Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыр вакытларда шатлыгыңны югалтма

Авыр вакытларда шатлыгыңны югалтма

Авыр вакытларда шатлыгыңны югалтма

«[Йәһвәгә] өмет тотучылар барсы да куанырлар, мәңгегә сөенерләр» (МӘД. 5:12).

1, 2. a) Нәрсә бүген күп кайгы китерә? б) Бар кешеләр кичергән бәла-казалардан тыш, чын мәсихчеләр тагы нәрсәгә дучар була?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ дә башкалар сыман бәла-казалар кичерә. Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре җинаять, сугыш һәм башка бәхетсезлекләр корбаннары булган. Афәтләр, ярлылык, чирләр һәм үлем күп кайгы китерә. Рәсүл Паул: «Без беләбез: Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана һәм бала тудыргандагы газапларны кичерә»,— дигән (Рим. 8:22). Өстәвенә, без үз камилсезлегебез аркасында интегәбез. Борынгы Исраил патшасы Давыт кебек, без дә: «Гөнаһларым башымны ук каплады, авыр күтәрәм шикелле авырайтты»,— дип әйтә алабыз (Мәд. 37:5).

2 Бар кешеләр кичергән бәла-казалардан тыш, чын мәсихчеләр образлы җәфалану баганасын күтәреп бара (Лүк 14:27). Әйе, Гайсәне кебек, аларны да нәфрәт итәләр һәм эзәрлеклиләр (Мат. 10:22, 23; Яхъя 15:20; 16:2). Шуңа күрә безгә, яңа дөнья фатихаларын көткән чакта, Мәсихкә иярер өчен, бик күп көч һәм ныклык кирәк (Мат. 7:13, 14; Лүк 13:24).

3. Мәсихчеләргә Аллаһыга яраклы булыр өчен, кайгылы тормыш алып барырга кирәк түгел икәнен без кайдан беләбез?

3 Алайса, чын мәсихчеләрнең тормышы шатлыксыз һәм бәхетсез дип әйтеп буламы? Ахыр килгәнче, безнең тормышыбызда кайгы-хәсрәт кенә булырга тиешме? Йәһвә безнең, үз вәгъдәләренең үтәлүен көткәндә, бәхетле тормыш алып баруыбызны тели. Изге Язмаларда кат-кат Аллаһының хезмәтчеләре бәхетле халык итеп сурәтләнә (Ишаг. 65:13, 14). «[Йәһвәгә] өмет тотучылар барсы да куанырлар, мәңгегә сөенерләр»,— дип әйтелә Мәдхия 5:12 дә. Әйе, шулхәтле күп бәла-казалар булганда да, зур шатлык, җан тынычлыгы һәм канәгатьлек кичереп була. Изге Язмалар безгә, шатлыгыбызны югалтмыйча, сынауларны кичерергә ничек ярдәм итә ала? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Йәһвә — «мөбарәк Аллаһы»

4. Йәһвә, акылга ия затлар аның ихтыярын санга сукмаганда, үзен ничек хис итә?

4 Йәһвә мисалын карап чыгыйк. Аллаһы Тәгалә буларак, ул бөтен галәм белән идарә итә. Һәм беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Әмма, иң югары көченә карамастан, Йәһвә, аның бер рухи улы фетнә күтәреп, Шайтан булып киткәч, бик күңелсезләнгәндер. Һәм соңрак кайбер башка фәрештәләр дә бу фетнәгә кушылгач, бу да аның күңелен төшергәндер. Шулай ук, Йәһвәнең җирдәге иҗади эшләренең иң күренеклесе, Адәм белән Хаува, аны кире каккач, аның җан әрнүе турында уйлап кына кара. Шуннан бирле аларның миллиардлаган буыннары Йәһвәнең хакимлеген танырга теләми (Рим. 3:23).

5. Йәһвәне аеруча нәрсә рәнҗетә?

5 Шайтан күтәргән фетнә әле дә дәвам итә. Якынча 6 000 ел дәвамында Йәһвә кешеләрнең потка табынуын, көч куллануын, башкаларны үтергәннәрен һәм җенси бозыклыкка батканын күзәткән (Ярат. 6:5, 6, 11, 12). Өстәвенә, аңа коточкыч ялган һәм үзе турында көфер сүзләр ишетергә туры килгән. Хәтта Аллаһының чын хезмәтчеләре дә аны кайчак рәнҗетә. Андый бер очрак Изге Язмаларда болай сурәтләнә: «Алар Аны чүлдә ничә тапкыр рәнҗеткәннәр, һәм сусыз җирдә Аның ачуын китергәннәр. Һәм тагын Алланы сынаганнар, һәм Исраилнең Изгесен рәнҗеткәннәр» (Мәд. 77:40, 41). Йәһвә, аны үз халкы кире какканда, чыннан да бик әрни (Ирем. 3:1—10). Билгеле, бәла-казалар булып тора, һәм аның хезмәтчеләре кайгырганда, Йәһвә бик кайгыра. (Ишагыйя 63:9а ны укы *.)

6. Аллаһы авыр вакытларда үзен ничек тота?

6 Шулай да Йәһвәне авыр кичерешләр һәм рәнҗетүләр көчсезләндерми. Авырлыклар килеп чыккач, ул, моның начар нәтиҗәләрен киметер өчен, шунда ук адымнар ясаган. Ул шулай ук үз нияте ахыр чиктә үтәлсен өчен, чаралар күргән. Шуңа күрә Йәһвә шатлык белән үз хакимлегенең аклануын көтә, бу аның тугры хезмәтчеләренә фатихалар китерәчәк (Мәд. 103:31). Әйе, үзенә күпме хурлык китерелүенә карамастан, Йәһвә «мөбарәк Аллаһы» булып кала (1 Тим. 1:11; Мәд. 15:11).

7, 8. Хәлләр начар булганда без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз?

7 Билгеле, авырлыкларны хәл итүгә килгәндә, без үзебезне Йәһвә белән чагыштыра алмыйбыз. Шулай да без кыенлыклар белән очрашканда аңардан үрнәк ала алабыз. Әлбәттә, хәлләр начар булганда күңелсезләнү табигый, ләкин төшенкелеккә бирелергә ярамый. Йәһвәгә охшатып яратылганга, безнең уйлау сәләтебез һәм акылыбыз бар. Бу безгә туган авырлыкларны тикшереп чыгып, мөмкинлек булганда кирәкле чаралар күрергә ярдәм итә.

8 Кайбер нәрсәләр бездән тормый. Моны танысак, бу тормыштагы проблемаларны җиңәргә булышачак. Андый нәрсәләр турында чиктән тыш борчылу безне тагы да боектырырга һәм хак гыйбадәт кылу китергән шатлыкны урларга мөмкин. Туган кыенлыкны чишәр өчен, хәлебездән килгәнне эшләгәнбез икән, аның турында борчылмыйча, игътибарыбызны башка файдалы эшләргә туплау яхшы булыр иде. Изге Язмалардагы мисаллар моны яхшы сурәтли.

Хәлеңнән килгәнне эшлә

9. Һанна борчылуын ничек киметкән?

9 Башта бала таба алмаганына кайгырган, ә соңыннан Шамуил пәйгамбәр анасы булып киткән Һанна мисалын карап чыгыйк. Баласы булмаганга аңардан мыскыллап көлгәннәр. Һанна кайчак бик борчылган, шуңа күрә елаган һәм ашамаган (1 Пат. 1:2—7). Бер тапкыр, Йәһвәнең изге чатырына килгәндә, ул «көенеп һәм каты елап, Йәһвәгә дога кыла башлаган» (1 Пат. 1:10). Һанна Йәһвәгә күңелен бушаткач, аның янына баш рухани Ели килеп: «Имин йөр, һәм Исраил Аллаһысы сиңа сораганыңны бирсен»,— дигән (1 Пат. 1:17). Шул чакта Һанна, күрәсең, хәленнән килгәнне эшләгәнен аңлаган. Аның бала табу сәләте аңардан тормаган. Ул инде борчылмаган. Һанна «китеп барган. Ул ашый башлаган, һәм аның йөзе бүтән күңелсез булмаган» (1 Пат. 1:18).

10. Паул, үзе чишә алмаган проблема тугач, үзен ничек тоткан?

10 Паул да кыенлыклар белән очрашканда шундый ук караш күрсәткән. Аны бик борчый торган проблемасы булган. Ул аны «тәненә чәнечке» дип атаган (2 Көр. 12:7). Бу чәнечке нәрсә генә булмасын, Паул, аннан арыныр өчен, көченнән килгәнне эшләгән: Йәһвәгә дога кылган. Ул аңа ничә тапкыр ялварган? Өч мәртәбә. Шуннан соң Аллаһы Паулга «тәненә чәнечкене» могҗизалы рәвештә чыгармаячагын әйткән. Ул тынычланган һәм бар көчен Йәһвәгә хезмәт итү өчен туплаган. (2 Көринтлеләргә 12:8—10 ны укы.)

11. Дога һәм үтенеч бәла-казаларны кичерергә ничек ярдәм итә?

11 Бу мисаллардан үзебезне борчыган нәрсәләр турында Йәһвәгә дога кылудан туктарга кирәк дигән нәтиҗә ясау дөрес булмас иде (Мәд. 85:7). Киресенчә, Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез». Йәһвә андый үтенечләргә ничек итеп җавап бирәчәк? Изге Язмаларда: «Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак»,— дип әйтелә (Флп. 4:6, 7). Әйе, Йәһвә, бәлкем, безнең авырлыкларыбызны алып куймас, ләкин ул догабызга җавап биреп, фикерләребезне саклаячак. Ягъни туган берәр авырлык турында дога кылганнан соң, без чиктән тыш борчылуның куркыныч икәнен ачыграк күрә алачакбыз.

Аллаһы ихтыярын шатланып үтә

12. Ни өчен кайгы-хәсрәткә чуму зыянлы була ала?

12 Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да: «Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз»,— диелә. Ә Гыйбрәтле сүзләр 15:13 тә: «Йөрәкнең әрнүе рухны какшата»,— дип әйтелә. Кайбер мәсихчеләр шулхәтле кайгы-хәсрәткә чума, хәтта Изге Язмаларны укымый һәм Аллаһы Сүзе турында уйланмый башлый. Аларның догалары инде чын күңелдән түгел, ә үзләре алар, бәлкем, имандашларыннан читләшәдер. Сүз дә юк, төшенкелеккә бирелү зыянлы була ала (Гыйб. сүз. 18:1, 14).

13. Нинди эшләр безгә төшенкелеккә бирелмәскә һәм шатлыклы булырга булыша ала?

13 Уңай караш исә безгә тормышта шатлык һәм рәхәтлек китергән нәрсәләргә игътибарыбызны тупларга ярдәм итәчәк. Давыт: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә [«шатланып буйсынам», ЯД]»,— дип язган (Мәд. 39:9). Тормышыбызда ниндидер күңелсез берәр хәл килеп чыкса, гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә катнашуыбызны дәвам итик. Шатлык китергән эшләрне башкару — төшенкелекне җиңәр өчен бик яхшы чара. Йәһвә безгә аның Сүзен регуляр рәвештә укысак һәм игътибар белән тикшерсәк, шатлыклы һәм бәхетле булачакбыз ди (Мәд. 1:1, 2; Ягък. 1:25). Без, Изге Язмаларны укыганда һәм мәсихче очрашуларга килгәндә, көч бирүче һәм йөрәкләребезне шатландыручы «яхшы сүзләр» ишетәбез (Гыйб. сүз. 12:25; 16:24).

14. Йәһвәнең нинди ышандыруы безгә шатлык китерә?

14 Аллаһы безгә шатланыр өчен күп нәрсә бирә. Аның безне коткарырга вәгъдәсе безнең зур бәхет чыганагы булып тора (Мәд. 12:6). Безнең белән нәрсә генә булмасын, Аллаһы үзен эчкерсез эзләгән кешеләрне ахыр чиктә бүләкләячәк икәнен без беләбез. (Вәгазьче 8:12 не укы.) Аввакум пәйгамбәр моңа инануын мондый матур сүзләр белән белдергән: «Хәтта инҗир агачы чәчәк атмаса һәм йөзем ботакларында җимешләр булмаса, хәтта зәйтүн агачлары көтелгән уңыш бирмәсә һәм кырлар ризык булдырмаса, хәтта вак терлек утарда калмаса һәм эре терлек киртә абзарларда булмаса, Мин барыбер Йәһвә хакына сөенермен, мине коткаручы Аллаһы хакына шатланырмын» (Авв. 3:17, 18).

«Алласы Ходай булган кеше генә сәгадәтле»

15, 16. Киләчәк фатихаларны көткән чакта Аллаһының безгә шатлык китергән кайбер бүләкләрен әйтеп бирегез.

15 Йәһвә безгә бик күп яхшы нәрсәләр бирә. Шуңа күрә ул безнең, вәгъдә ителгән искиткеч киләчәкне көткән чакта, биргәннәренә шатланып яшәвебезне тели. Изге Язмаларда болай диелә: «Мин шуны аңладым: кешеләр өчен үз гомерләрен күңел ачып һәм игелек эшләп уздырудан башка яхшы әмәл юк икән. Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер» (Вәг. 3:12, 13). «Игелек эшләү» башкаларның файдасына игелекле эшләр башкаруны үз эченә ала. Гайсә алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк дигән. Без үзебезне тормыш иптәшебез, балаларыбыз, ата-анабыз һәм башка туганнарыбыз белән игелекле тотсак, бу зур канәгатьлек китерәчәк (Гыйб. сүз. 3:27). Рухи кардәшләребезгә карата назлы, кунакчыл булу, аларны кичерергә әзер булу шулай ук безне бәхетлерәк итә, ә Йәһвәне шатландыра (Гәл. 6:10; Көл. 3:12—14; 1 Пет. 4:8, 9). Һәм фидакарьлек рухы белән Аллаһыга хезмәт итү дә безне чын-чынлап канәгатьләндерә.

16 Өстә Вәгазьче китабыннан китерелгән өзектә сүз шатлык китерүче гади нәрсәләр, мәсәлән аша-эчү турында бара. Әйе, сынаулар вакытында да без Йәһвә биргән матди нәрсәләргә сөенә алабыз. Шулай ук без бушлай кояшның матур итеп баюын, таң калдырырлык күренешләрне, хайван балаларының уйнавын һәм табигатьнең башка гүзәл урыннарын күзәтә алабыз. Бу бездә курку-хөрмәт уята һәм безне шатландыра ала. Боларның барысы турында уйлансак, Йәһвәгә карата мәхәббәтебез үсәчәк, чөнки һәртөрле игелекле бүләкләр аңардан килә.

17. Газаплардан тулысынча безне нәрсә азат итәчәк, һәм безне хәзер нәрсә юата?

17 Ахыр чиктә Аллаһыны яратканга, аның әмерләрен үтәгәнгә һәм йолым корбанына иман иткәнгә без камилсезлек китергән газаплардан тулысынча азат ителәчәкбез һәм безнең шатлыгыбызның чиге булмаячак (1 Яхъя 5:3). Ә әлегә безне шул юата: Йәһвә безне борчыган бар нәрсәләр турында белә. Давыт болай дип язган: «Мәрхәмәтеңә сөенеп куанырмын, чөнки Син минем ярлылыгыма карап, җанымны бәлаләрдән сакладың» (Мәд. 30:8). Яратканга Йәһвә безне бәла-казалардан коткарачак (Мәд. 33:20).

18. Ни өчен Аллаһы халкы шатлыклы булырга тиеш?

18 Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүен көткән чакта, әйдәгез бәхетле Аллаһыдан үрнәк алыйк. Начар хисләр безне рухи яктан көчсезләндермәсен. Авырлыклар туганда уйлау сәләтен кулланып, акыллылык белән эш итик Йәһвә безгә үзебезне кулда тотарга һәм бәла-казалар китергән нәтиҗәләрне киметер өчен, хәлебездән килгәнне эшләргә ярдәм итәчәк. Аллаһыдан килгән рухи һәм матди бүләкләр безгә шатлык китерсен. Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр сакласак, без шатлана алачакбыз, чөнки «Алласы Ходай булган кеше генә сәгадәтле» (Мәд. 143:15).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Ишагыйя 63:9а: «Алар газапланган чакта, ул да газапланган».

Сез нәрсә белдегез?

• Авырлыклар кичергәндә, без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз?

• Авырлыклар кичергәндә без борчылуларны ничек киметә алабыз?

• Авыр вакытларда без Аллаһы ихтыярын ничек шатланып үти алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Дөньяның аяныч хәле Йәһвәне борчый

[Фотография астына язу]

© G.M.B. Akash/Panos Pictures

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә безгә шатлыклы булыр өчен күп нәрсә бирә