Зур кызыл утрау һәм Изге Язмалар
Зур кызыл утрау һәм Изге Язмалар
АФРИКАНЫҢ көньяк-көнчыгыш ярыннан якынча 400 километр ераклыкта урнашкан Мадагаскар утравы зурлыгы буенча дөньяда дүртенче утрау булып санала. Бу утрауда яшәүче малагаси халкына инде күптән Йәһвә исеме билгеле, чөнки алар аны үз телендә Изге Язмалар тәрҗемәсеннән укый ала. Бу тәрҗемә 170 тән артык ел элек ясалган булган, һәм ул — бер дә бирешмәгән һәм үз эшләренә тугры калган кешеләр тарихы.
Изге Язмаларны малагаси теленә тәрҗемә итәр өчен беренче адымнар якында урнашкан Маврикий утравында ясала. 1813 елда Британиядән Маврикийгә губернатор итеп билгеләнгән Роберт Фаркуар җитәкчелегендә малагаси теленә Инҗилнең беренче дүрт китабы тәрҗемә ителә башлана. Соңрак Фаркуар Мадагаскар патшасы Радама I не Лондон миссионер оешмасыннан (ЛМС) Зур кызыл утрауга (еш кына Мадагаскар шулай атала) укытучылар чакырырга дәртләндерә.
1818 елда, 18 августта Туамасина исемле портлы шәһәргә Маврикийдән ике Уэльс миссионеры, Дейвид Джонс белән Томас Бивен, килеп җитә. Анда алар дини кешеләр арасында яши башлый. Бу кешеләрнең көндәлек тормышынның мөһим өлеше булып ата-бабаларга табыну һәм үз гореф-гадәтләрен тоту булган. Малагаси халкы малайо-полинези телләрдән барлыкка килгән матур телдә сөйләшкән.
Кечкенә мәктәп ачылганнан соң, Джонс белән Бивен Маврикийдән Туамасинага үз хатыннарын һәм балаларын алып килә. Кызганычка каршы, алар барысы да малярия белән авырып китә һәм 1818 елның декабрендә Джонсонның хатыны һәм баласы үлә. Ике ай үткәч, бу авырудан Бивенның да гаиләсе үлә. Ахыр чиктә Дейвид Джонс кына исән кала.
Шулай да Джонс бирешми. Ул башланган эшне тәмамлар өчен һәм Мадагаскарда яшәүчеләр Аллаһы Сүзен укый алсын өчен бар көчен куя. Сәламәтлеген ныгытыр өчен, ул Маврикийгә бара һәм анда малагаси телен өйрәнә башлый. Бу бик авыр эш була. Тиздән ул, Яхъя бәян иткән яхшы хәбәрне тәрҗемә итәр өчен, хәзерлек эшләрен башлый.
1820 елның октябрендә Джонс Мадагаскарга кайта. Ул илнең башкаласында, Антананариву шәһәрендә, туктый һәм тиздән яңа миссионер мәктәбе ача. Уку бик начар шартларда үтә: дәреслекләр, класс тактасы, парталар булмый. Ләкин программа искиткеч булганга, балалар рәхәтләнеп укый.
Җиде айга якын Джонс берүзе генә эшләгәннән соң, аның янына, үлгән Бивен урынына, яңа хезмәттәш, Дейвид Гриффитс исемле миссионерны җибәрәләр. Алар икесе дә үзен Изге Язмаларны малагаси теленә тәрҗемә итүгә тулысынча багышлый.
Тәрҗемә эше башлана
1820 елларда утрауда язуның бердәнбер төре сурабе (малагаси сүзләре гарәп хәрефләре белән языла) булган. Малагаси халкының күпчелеге гарәп хәрефләрен укый белмәгән. Шуңа күрә миссионерлар бу проблема хакында патша Радама I белән фикер алыша һәм ул латин алфавитын кертеп, аны сурабе урынына кулланырга рөхсәт итә.
1823 елда, 10 сентябрьдә миссионерлар тәрҗемә эшен башлый. Джонс Яратылыш китабын һәм Маттай бәян иткән яхшы хәбәрне, ә Гриффитс Чыгыш китабын һәм Лүк бәян иткән яхшы хәбәрне тәрҗемә итә. Алар икесе дә эш яратучан була һәм тәрҗемә белән бәйле күп эшләр алып бара. Моннан тыш алар әле мәктәптә иртән һәм көндез дәресләр үткәрә. Алар шулай ук чиркәүдә өч телдә гыйбадәт йолаларын әзерләп үти. Шулай да беренче урында тәрҗемә эше кала.
Ике миссионер 12 шәкерт ярдәмендә тулысынча Грек Язмаларын һәм Еврей Язмаларының күп китапларын 18 ай эчендә тәрҗемә итә. Киләсе елда Изге Язмаларның каралама тәрҗемәсе тәмамлана. Әлбәттә, әле хаталарны төзәтәсе һәм үзгәрешләр ясыйсы кирәк була. Шуңа күрә аларга булышыр өчен Англиядән Дейвид Джонс белән Джозеф Фриман исемле ике телче җибәрелә.
Авырлыкларны җиңү
Изге Язмаларны малагаси теленә тәрҗемә итү эше тәмамлангач, ЛМС Мадагаскарга, анда беренче китап басу станогын көйләр өчен, Чарлз Ховенденны җибәрә. Ховенден 1826 елда, 21 ноябрьдә килә, ләкин малярия белән чирли башлый һәм үлә. Яңа урында ул нибары бер ай яшәп кала. Китап басу станогында эшләрлек кеше булмый. Чираттагы елда Шотландиядән килгән Джеймс Камерон исемле тәҗрибәле һөнәрче детальләр арасыннан тапкан җитәкчелек ярдәмендә бу станокны җыя. 1827 елда, 4 декабрьдә Камерон, күп көч түккәннән соң, ниһаять, Яратылыш китабынның беренче бүлегеннән бер өзекне бастыра *.
1828 елда, 27 июльдә Радама I үлгәч, тагын бер авырлык туа. Радама патша үзе тәрҗемә итү эшенә зур булышлык күрсәткән. Дейвид Джонс аның турында бер тапкыр болай дигән: «Радама патша игелекле һәм кече күңелле. Белем алуның ашкынучан яклаучысы буларак, ул үз халкының цивилизация казанышларына ияләшүен тели. Бу аның өчен алтын белән көмешкә караганда кыйммәтлерәк». Ләкин аның хатыны, Ранавалуна I идарә итә башлаганнан соң, тиздән шунсы ачыкланган: ул, ире кебек, миссионерларга булышлык күрсәтмәячәк.
Мәсәлән, Англиядән килгән бер кеше аңардан тәрҗемә итү эше белән бәйле сораулар турында фикер алышыр өчен, кабул итү турында сорагач, ул аны кабул итми. Башка бер очракта миссионерлар аның белән сөйләшкәндә, аларга халыкны әле күп нәрсәгә, шул исәптән борынгы грек һәм борынгы еврей телләренә, өйрәтергә кирәк дигәч, ул аларга мондый җавап бирә: «Миңа борынгы грек һәм борынгы еврей телләре кирәк түгел. Ләкин шуны әйтегез: халкымны күпкә файдалырак берәр эшкә, мәсәлән, сабын ясарга өйрәтә аласызмы?» Камерон бик яхшы аңлый: аларны, Изге Язмалар малагаси телендә әле чыкканчы, бу илдән куып чыгара алалар, шуңа күрә бу киңәш турында уйланыр өчен бер атна вакыт сорый.
Бер атнадан соң Камерон әби-патшага аның сарай кешеләре аша бу илдәге материаллардан ясалган ике кечкенә сабын кисәге җибәрә. Бу эш һәм миссионерлар башкарган башка файдалы эшләр әби-патшаның күңелен йомшарта, һәм шуңа күрә алар Еврей Язмаларының бар китапларын диярлек бастыра ала.
Сөенеч һәм өмет өзелү
Башта әби-патша миссионерларны кабул итмәсә дә, 1831 елның май аенда ул көтелмәгән указ чыгара. Бу указ буенча, ул үз гражданнарына суга чумдырылу үтеп христиан булып китәргә рөхсәт итә! Әмма бу указ тиздән гамәлдән чыгарыла. «Мадагаскар тарихы» дигән китап буенча, «суга чумдырылган кешеләрнең саны иске карашлы сарай кешеләрен борчый башлый, һәм алар әби-патшаны чиркәүдә үткәрелгән гыйбадәт кылу Британиягә тугры булу антына тиң
дип ышандыра». Шулай итеп, суга чумдырылуны рөхсәт итүче указ нибары алты ай гына «яши» һәм 1831 елның азагында гамәлдән чыгарыла.Әби-патшаның үзгәрүчән булуы һәм хөкүмәттәге иске карашлы кешеләрнең үсеп барган тәэсире миссионерларны Изге Язмаларны бастыру эшен тәмамларга ашыктыра. Мәсихче Грек Язмалар инде әзерләнгән була, һәм меңләгән нөсхә илдәге кешеләр арасында тарала. Әмма 1835 елда, 1 мартта әби-патша Ранавалуна I христиан диненең тыелуы турында указ игълан итә һәм бар христиан китапларны хакимиятләргә тапшырырга куша.
Бу указ шулай ук малагаси халкы Изге Язмаларны бастыру эшләрендә катнаша алмый икәнен аңлата. Эшне миссионерларның бер кечкенә төркеменә генә тәмамларга туры килә. Алар көне-төне эшли, һәм, ниһаять, 1835 елның июнь аенда Изге Язмалар китабы тулысынча бастырыла. Шулай итеп малагаси телендә Изге Язмалар «туа»!
Илдә бу әдәбият тыелган булганга, Изге Язмаларны тизрәк тараталар, ә 70 нөсхәне, аларны табып юк итмәсеннәр өчен, яшереп куялар. Андый алдан күрүчәнлек юкка гына булмаган, чөнки бер елдан соң утрауда ике миссионер гына кала. Шулай да Аллаһы сүзе Зур кызыл утрау буйлап тарала бара.
Малагаси халкы Изге Язмаларны ярата
Хәзер Мадагаскарда яшәүчеләр Аллаһы Сүзен үз туган телендә укый ала иде. Әлбәттә, бу аларга зур шатлык китерә! Бу тәрҗемәдә хаталар да бар, теле дә борынгы, шулай да малагасиларның күп йортларында бу китап бар, һәм халыкның күпчелеге аны регуляр рәвештә укый. Шунсы да игътибарга лаек: бу тәрҗемәнең Еврей Язмаларында еш кына Аллаһы исеме, Йәһвә, кулланыла. Беренче басмаларда Аллаһы исеме Грек Язмаларында да бастырылган булган. Шуңа күрә малагаси халкының күпчелеге Аллаһы исемен белә.
Грек Язмаларының беренче нөсхәләре китап басу станогыннан чыкканда, Бейкер исемле печатник малагасиларның шатлыгын күреп, болай дигән: «Үземне пәйгамбәр итеп күрсәтәсем килми, ләкин Аллаһы сүзенең кайчан да булса бу илдән юкка чыгуын күз алдына да китерә алмыйм!» Аның сүзләре үтәлгән. Малярия дә, телне өйрәнү белән бәйле авырлыклар да, идарәченең каты указлары да, Мадагаскарда Аллаһы сүзенең таралуына комачауламаган.
Бүгенге көндә бу хәл тагы да яхшыра бара. Ничек итеп? 2008 елда малагаси телендә «Изге Язма — Яңа дөнья тәрҗемәсе» бастырылган иде. Бу тәрҗемә алга китешнең зур адымы булды, чөнки ул хәзерге һәм аңлаешлы телдә язылган. Хәзер Аллаһы Сүзе Зур кызыл утрауда тагын да ныграк урнашкан (Ишаг. 40:8).
[Искәрмә]
^ 14 абз. Малагаси телендә иң беренче басмалар 1826 елның апрель-май айларында Маврикийда чыга. Бу Ун әмер һәм Раббы догасы була. Ләкин бар нөсхәләр Радама патшаның туганнары һәм кайбер хөкүмәт чиновниклар арасында гына тарала.
[31 биттәге иллюстрация]
Малагаси телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе» Аллаһы исемен, Йәһвәне данлый