Син Македуниягә күчә аласыңмы?
Син Македуниягә күчә аласыңмы?
КЕЧЕ АЗИЯДӘГЕ диңгез ярында урнашкан Троас шәһәрендә рәсүл Паул күренеш күргән. «Македунияле берәү Паулның Македуниягә килүе һәм аларга ярдәм итүе турында ялварган». Паул бу күренешне күргәч, үз юлдашлары белән бергә шундый нәтиҗәгә килгән: «Аллаһы безне шунда Яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра». Алар анда нинди уңышларга ирешкән? Македуниянең төп шәһәре Филиппуйда Лудия үз өендәгеләре белән бергә Мәсихнең шәкертләре булып киткән. Римның бу өлкәсендә яшәүче башка кешеләр дә суга чумдырылу үткән (Рәс. 16:9—15).
Бүгенге Йәһвә Шаһитләре дә рәсүл Паул күрсәткән ашкынучан рухны күрсәтә. Күпләр үз теләкләре белән һәм үз акчаларына Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган урыннарга күчәләр. Мәсәлән, Лисаның хезмәткә күбрәк вакыт һәм көч багышлыйсы килгән, шуңа күрә ул Канададан Кениягә күчкән. Канадада яшәүче Тревор белән Эмили үз хезмәтләрен киңәйтергә теләп, Малавига күчкән. Англиядә яшәүче Пол белән Мэгги пенсиягә чыккач, моның Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен менә дигән мөмкинлек булуын аңлаганнар, һәм Көнчыгыш Африкага киткәннәр. Ә синдә фидакарьлек рухы бармы? Син Аллаһыга хезмәт итәр өчен башка җиргә күчә аласыңмы? Синең андый мөмкинлегең булса, Изге Язмалардагы нинди принциплар һәм гамәли киңәшләр моны уңышлы башкарырга ярдәм итә ала?
Үз-үзеңне тикшереп чык
Ни өчен син күченергә телисең? Моның сәбәпләрен карап чык. Иң мөһим әмер турында Гайсә болай дигән: «Раббы Аллаһыңны Мат. 22:36—39; 28:19, 20). Башка илдә хезмәт итәр өчен, гадәттә, күп тырышлык һәм фидакарьлек рухы кирәк. Башка ил — бу ял итү урыны түгел. Сине хезмәткә мәхәббәт дәртләндерергә тиеш. Намибиядә хезмәт итәр өчен Нидерландиядән килгән Ремко белән Сюзанна мондый нәтиҗәгә килгән: «Монда калырга безне мәхәббәт дәртләндерде».
бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат». Чит телдә сөйләшүче кешеләр яшәгән территориядә хезмәт итүнең төп сәбәпләре — Аллаһыны ярату һәм шәкертләр әзерләү йөкләмәсен үтәү теләге булырга тиеш. Гайсә: «Икенчесе дә шундый ук: „Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат“»,— дигән. Якыныңны яратсаң, аңа эчкерсез теләк белән булышырсың (Намибиядә хезмәт итүче Уилли исемле район күзәтчесе болай ди: «Чит илгә күчеп килеп, анда хезмәт итүче вәгазьчеләр шул илдәге кардәшләр алар турында кайгыртыр дип көтмәгән. Алар кардәшләр белән бергә хезмәт итәргә һәм ул җирдәге кардәшләргә ярдәм итәргә теләп килгәннәр».
Күчүеңнең сәбәпләрен тикшергәч, үзеңә мондый сораулар бир: «Минем чит илдә хезмәт итеп, файда китерер өчен нинди тәҗрибәм бар? Мин хезмәттә уңышлымы? Мин нинди телләрне беләм? Мин яңа тел өйрәнергә әзерме?» Бу сораулар турында гаиләң белән бергә фикер алышып ал. Үз җыелышыңның өлкәннәре белән киңәшләш. Һәм, әлбәттә, бу теләгеңне белдереп, Йәһвәгә дога кыл. Үз-үзеңне намуслы тикшереп чыгу сиңа шуны күрергә булышачак: син чыннан да чит илдә хезмәт итә аласыңмы һәм хезмәт итәргә телисеңме? (« Үз-үзеңне тикшереп чык» дигән рамканы кара.)
Кайда хезмәт итәргә?
Аллаһы Паулга күренеш аша Македуниягә барырга кушкан. Бүген Йәһвә җитәкчелекне андый күренешләр аша түгел, ә бу журнал һәм бүтән басмалар аша бирә. Шуңа күрә Аллаһы халкы Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирләр турында шул басмалардан белә ала. Башта андый җирләрнең исемлеген төзе. Әгәр син яңа тел өйрәнергә әзер түгел икән яки чит илгә вакытлыча гына күченергә планлаштырасың икән, алайса үзеңә таныш булган телдә сөйләшүче илдә хезмәт итү турында уйла. Аннары виза, транспорт, шул илдәге куркынычсызлык мәсьәләсен карап чык. Сиңа анда яшәр өчен акча җитәрме һәм андагы һава торышы сиңа яраклымы? Моны алдан тикшереп чык. Бәлки, элек чит илгә күчеп анда яшәгән кардәшләр белән сөйләшү файдалы булыр. Җитәкчелек сорап, Аллаһыга дога кыл. Һәм шуны истә тот: «Изге Рух аларга [Паулга һәм аның юлдашларына] Асия өлкәсендә вәгазь сөйләтмәгән». Алар Битуния төбәгенә барырга булса да, «Гайсәнең Рухы аларны җибәрмәгән». Ә син кайсы җирдә чыннан да ярдәм итә аласың? Сиңа моны аңлар өчен, берникадәр вакыт кирәк булыр (Рәс. 16:6—10).
Бәлкем, синең инде берәр нинди уйларың бардыр. Чит илдә хезмәт итү хакында уйланасың икән, шул илләрдәге Йәһвә Шаһитләренең филиалларына яз. Кыскача үз теократик тәҗрибәңне искә ал, һәм сине кызыксындыручы сораулар бир. Мәсәлән, бу илдә яшәр өчен күпме акча кирәк булыр, нинди йорт, эш табып була һәм анда ничек дәваланып була. Аннары хатыңны яки хатларыңны үз җыелышыңның хезмәт комитетына бир. Алар үз рекомендация хатын өстәп, синең хатларыңны син сайлаган филиалларга җибәрәчәкләр. Филиаллардан килгән җаваплар сиңа хезмәтең күбрәк файда китерәчәк илне сайларга булышыр.
Искә алынган Уилли болай ди: «Башка җиргә күченеп уңышлы хезмәт иткән кардәшләр турында әйткәндә, алар, гадәттә, башта илгә килеп, яшәр өчен яраклы урын табалар. Бер ир белән хатын үзләренә ерак җирләрдә хезмәт итү авыр булачагын белгәннәр. Шуңа күрә алар вәгазьчеләр кирәк булган һәм яшәү шартлары үзләре өчен уңайлы булган кечкенә шәһәрдә урнашканнар».
Яңа урын — яңа авырлыклар
Өеңнән яңа җиргә күченү, әлбәттә, яңа авырлыклар тудырачак. Лиса болай ди: «Ялгызлык хисе авыр сынау булырга мөмкин». Аңа нәрсә ярдәм итә? Яңа җыелыш белән тыгыз аралашу. Ул үзенә мондый максат куйган: бар кардәшләрнең исемнәрен яттан белергә. Моның өчен ул очрашуларга алдарак килә һәм очрашудан соң, имандашлары белән аралашыр өчен, озаграк кала. Лиса үз кардәшләре белән вәгазьгә бара, күпләрне өенә чакыра һәм шулай итеп яңа дуслар таба. «Мин китергән
корбаннарыма үкенмим. Йәһвә чыннан да мине фатихалады»,— ди ул.Пол белән Мэгги, балалары инде үскәч, 30 ел яшәгән өйләрен калдырып, башка җиргә күчкәннәр. Пол болай ди: «Әйберләр белән саубуллашу бик җиңел үтте, ә менә туганнарны калдырып китү күпкә авыррак булды. Без бу шулкадәр авыр булыр дип көтмәгән идек тә. Самолетка утыргач, без күз яшьләребезне инде тыя алмадык. „Юк, без моны булдыра алмыйбыз“,— дип уйлап тынычлану — бу җиңел юл. Әмма без Йәһвәгә таяндык. Яңа дусларыбыз да безгә бирешмәскә булыша».
Намибиядә рәсми тел — инглиз теле, шуңа күрә бу телдә сөйләшүче Грег белән Кристал Канададан шул илгә күчкәннәр. Әмма соңрак алар бу илдәге телләрнең берсен өйрәнү файдалы булыр дигән нәтиҗәгә килгән. «Кайвакыт без өметсезлеккә бирелә идек. Әмма без, бу илдәге телне өйрәнгәч кенә, анда яшәгән халыкның культурасын аңлый башладык. Андагы имандашлар белән тыгыз аралашу безгә яңа шартларга ияләшергә ярдәм итте».
Андый басынкылык һәм башка илләргә күчәргә әзер булуыбыз шул илләрдәге кардәшләргә дә яхшы яктан тәэсир итә ала. Ирландиядә үскән Дженни үзенең иленә күчкән гаиләләрне җылы хисләр белән искә ала. «Алар бик кунакчыл булдылар,— дип сөйли ул.— Алар үзләренә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә үзләре хезмәт итәргә килделәр. Алар шулхәтле ашкынучан һәм шатлыклы иде, минем дә алар кебек буласым килде». Хәзер Дженни ире белән Гамбиядә миссионер булып хезмәт итә.
Йәһвәнең фатихасы «баета»
Македуниядә хезмәт итү Паулны чыннан да баеткан! Якынча ун ел үткәч, ул Филиппуйдагы кардәшләренә: «Сезне искә төшергән саен, мин Аллаһыма рәхмәт укыйм»,— дип язган (Флп. 1:3).
Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадка чакырылганчы, Малавида хезмәт иткән Тревор белән Эмили шундый ук хисләр кичерә. «Без кайчакта теге вакытта дөрес эшләгәнбез микән дип уйлыйбыз, шулай да без бәхетле идек. Без бер-беребезгә тагы да якынлаштык һәм Йәһвәнең фатихаларын күреп тордык». Грег белән Кристал болай ди: «Без бернәрсәгә үкенмибез».
Һичшиксез, бар кеше дә чит илдә хезмәт итә алмый. Кайберәүләр, бәлки, үз иленең вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган башка районына күченер. Башкалар якындагы икенче берәр җыелышка күчә ала. Һәрхәлдә, иң мөһиме шул: Йәһвәгә көчеңнән килгәнчә хезмәт ит (Көл. 3:23, 24). Һәм син Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләрнең дөреслеген күрерсең: «Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара» (Гыйб. сүз. 10:22).
[5 биттәге рамка/иллюстрация]
Үз-үзеңне тикшереп чык
Син чит илдә хезмәт итә аласыңмы? Үз-үзеңне тикшереп чыгар өчен, аста китерелгән сорауларны карап чык. Андый күченү синең өченме? Бу сорауга җавапны дога кылып һәм аек караш белән эзлә, үз-үзең белән намуслы бул. Бу яктан сиңа «Күзәтү манарасы»нда (рус) бастырылган материал ярдәм итәр.
• Мин рухи кешеме? — «Бәхетле булыр өчен адымнар» (1997 ел, 15 октябрь, 6 нчы бит).
• Минем хезмәтем уңышлымы? — «Пионер хезмәтендә ничек уңышлы булырга?» (1989 ел, 15 май, 21 нче бит, инглиз).
• Мин гаиләмнән һәм дусларымнан ерак яши алырмынмы? — «Аллаһыга хезмәт иткәндә сагыш хисе белән көрәшәбез» (1994 ел, 15 май, 28 нче бит).
• Мин яңа тел өйрәнә аламмы? — «Чит тел җыелышында хезмәт итү» (2006 ел, 15 май, 17 нче бит).
• Күченгәч, мин үземне тәэмин итә алырмынмы? — «Син башка илдә хезмәт итә аласыңмы?» (1999 ел, 15 октябрь, 23 нче бит).
[6 биттәге иллюстрация]
Басынкылык һәм башка илләргә күчәргә әзер булуыбыз ул илләрдәге кардәшләргә яхшы яктан тәэсир итә ала
[7 биттәге иллюстрация]
Башкаларга хезмәт итәргә дип килгән кардәшләр уңышлы була