Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызга авырлыкларын җиңәргә ярдәм итегез

Балаларыгызга авырлыкларын җиңәргә ярдәм итегез

Балаларыгызга авырлыкларын җиңәргә ярдәм итегез

БЕЗНЕҢ яшьләр көчле басым кичерә. Алар Шайтанның бозык дөньясы рухының тәэсиренә дучар, һәм аларга «яшьлекнең әдәпсез теләкләре» белән көрәшергә туры килә (2 Тим. 2:22; 1 Яхъя 5:19). Өстәвенә, алар, үзләрен Яратучыны искә алырга тырышканга, ышануларына каршы килгән кешеләрнең мыскыллап көлүләрен һәм хәтта хурлауларын кичерергә мәҗбүр (Вәг. 12:1, 2). Яшүсмер чакларын исенә төшереп, Винсент исемле абый-кардәш болай ди: «Йәһвә Шаһите булганга, мине һәрвакыт рәнҗетәләр, куркыталар иде һәм сугышырга котырталар иде. Кайвакыт миңа шулхәтле начар иде, мәктәпкә дә барасым килми иде» *.

Дөнья басымыннан тыш улларыбыз белән кызларыбыз яшьтәшләре кебек булу теләкләре белән көрәшергә тиеш. «Башкалардан аерылып тору җиңел түгел»,— дип әйтә 16 яшьлек Кэтлин. Алан исемле яшь абый кардәш болай дип әйтә: «Классташларым еш кына мине ял көннәрен бергә үткәрергә чакыра иде, һәм минем алар белән бик барасым килә иде». Шулай ук яшьләрнең зыянлы аралашуга китерә алган мәктәптәге спорт ярышларында катнашу теләге бик көчле булырга мөмкин. «Мин спорт яратам,— дип әйтә Таня исемле яшь апа-кардәш.— Мәктәптәге тренерлар мине гел үз командаларына чакыра иде. Бу тәкъдимнәрдән баш тарту авыр иде».

Сез балаларыгызга авырлыкларын җиңәргә ничек ярдәм итә аласыз? Йәһвә ата-аналарга үз балаларына үгет-нәсыйхәт бирергә кушкан (Гыйб. сүз. 22:6; Эфес. 6:4). Аллаһыдан куркып яшәүче ата-аналарның максаты — балаларының күңелләрендә Йәһвәгә буйсыну теләге үстерү (Гыйб. сүз. 6:20—23). Ул чакта балалар бу дөньяның басымына, хәтта ата-аналары яннарында булмаганда да, каршы торачак.

Ата-аналарга бер үк вакытта эшләргә дә, балаларны да тәрбияләргә һәм җыелыш эшләрендә дә катнашырга кыен. Кемгәдер үз балаларын берүзенә яки Йәһвәгә ышанмаучы тормыш иптәшенең каршы килүләре белән очрашып, тәрбияләргә туры килә. Шулай да Йәһвә ата-аналарның үз балаларын өйрәтеп, аларга ярдәм итәр өчен вакыт бүлеп куюларын тели. Балаларыгыз һәр көн яшьтәшләренең басымына дучар, вәсвәсәләргә тартыла, һәм аларны мыскыл итәләр. Сез аларга үзләрен якларга ничек ярдәм итә аласыз?

Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр

Иң мөһиме, безнең балаларыбыз өчен Йәһвә реаль шәхес булырга тиеш. Аларга күзгә күренми торган Аллаһыны күрергә ярдәм итәргә кирәк (Евр. 11:27). Алдарак искә алынган Винсент ата-анасының үзенә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм иткәннәрен исенә төшерә. Ул болай ди: «Алар миңа дога кылуның мөһимлеген аңларга булышты. Әле дә хәтеремдә, кечкенә чактан ук мин һәр кич йокларга ятар алдыннан Йәһвәгә дога кыла идем. Йәһвә минем өчен реаль шәхес иде». Сез үз балаларыгыз белән дога кыласызмы? Аларның шәхси догаларында Йәһвәгә нәрсә әйткәннәрен тыңлап караганыгыз бармы? Алар ятлаган сүзләрне кабатлыймы? Яки догада Йәһвәгә чыннан да булган хисләрен белдерәме? Балаларыгызның догаларын тынлап, сез аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре ныгыймы икәнен аңларсыз.

Яшьләргә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм иткән тагын бер мөһим юл — бу Аллаһы Сүзен шәхси рәвештә уку. Алдарак искә алынган Кэтлин болай ди: «Кечкенә чакта мин Изге Язмаларны тулысынча укып чыктым. Бу мине, кешеләр миңа каршы булса да, Йәһвә минем яклы икәненә ышандырды». Сезнең балаларыгызның Изге Язмаларны уку графигы бармы? (Мәд. 1:1—3; 76:13).

Әйе, балалар ата-аналарның җитәкчелеген төрлечә кабул итә. Шулай ук аларның рухи яктан үсүе яшьләренә бәйле булырга мөмкин. Әмма җитәкчелексез аларга Йәһвәне реаль шәхес итеп кабул итү авыр булачак. Ата-аналар үз балаларының күңелләренә Аллаһы сүзләрен сеңдерергә тиеш. Ул чакта алар, кайда гына булмасын, Йәһвәне ишетә ала (Кан. 6:6—9). Балаларыгыз Йәһвә үзе алар турында кайгырта икәненә ышанырга тиеш.

Аралашу файдалы булсын

Балаларга ярдәм итәр өчен тагын бер мөһим мөмкинлек — бу балалар белән аралашу. Әлбәттә, яхшы аралашу сөйләшү белән генә чикләнми. Аларга сораулар биреп, сабырлык белән җавапларын, хәтта аларның җаваплары сез ишетергә теләгәннән аерылып торса да, тыңларга кирәк. «Мин балаларымның уйларын һәм борчылуларын аңлаганчы, аларга сораулар бирәм»,— дип әйтә ике улы булган Энн. Сез балаларыгызны тыңлыйсызмы? Алар моны сизәме? Алдарак искә алынган Таня болай ди: «Әти-әнием мине игътибар белән тыңлый иде һәм сөйләшүләребезне хәтерли иде. Алар классташларымның исемнәрен беләләр иде. Әти-әни алар хакында һәм элек сөйләшкән очраклар турында сораштыра иде». Тыңлау вә хәтерләү уңышлы аралашу өчен мөһим.

Күп гаиләләр бергә җыелып ашау вакытын файдалы аралашу өчен яхшы мөмкинлек дип саный. «Без һәрвакыт гаиләбез белән бергә җыелып ашый идек,— дип әйтә Винсент.— Һәм мөмкин булганда без бар гаилә белән табынга җыелырга тиеш идек. Ашаганда телевизор карарга, радио тыңларга я берәр нәрсә укырга ярамый иде. Өстәл артында без иркен генә сөйләшеп утыра идек, мин үземне тыныч һәм күңелле хис итә идем. Бу миңа мәктәптәге ыгы-зыгыга һәм басымга бирелмәскә булыша иде». Ул болай дип өсти: «Ашаганда әти-әнием белән сөйләшеп утырырга гадәтләнгәнгә, мин җитди сораулар буенча да алардан ярдәм сорарга тартынмый идем».

Үзеңә мондый сорау бир: «Атнага күпме тапкыр без гаилә белән бергә табын алдына җыелабыз?» Бу яктан ясалган үзгәрешләр балаларыгыз белән күбрәк һәм яхшырак аралашырга мөмкинлек бирмәсме?

Ни өчен сәхнәләштерү мөһим?

Гаилә белән гыйбадәт кылу киче дә гаиләдәгеләргә бер-берсе белән ачык аралашырга ярдәм итә һәм яшьләргә үз авырлыкларын җиңәргә булыша. Алдарак искә алынган Алан болай ди: «Гаилә өйрәнүе вакытында әти-әниебез безне ачык итеп сөйләштерергә тырыша иде. Алар безнең өчен файдалы булган темаларны сайлыйлар иде». Аланның әнисе болай ди: «Гаилә өйрәнүе вакытында без балаларыбыз эләгә алган очракларны сәхнәләштерүгә вакыт бүлеп куя идек. Бу балаларыбызга үз иманнарын якларга вә ышанулары хак икәнен исбатларга ярдәм итә иде. Һәм туган авырлыкларны икеләнмичә кичереп чыгарга булыша иде».

Яшьтәшләренең басымына дучар булганда, балалар «юк» диеп, китеп бара ала, ләкин еш кына бу җитәрлек түгел. Аларга ни өчен һәм ни өчен юк дигән сорауларга җавап бирә белергә кирәк. Алар шулай ук, үз иманнары аркасында мыскылланган вакытта, ышандырырлык итеп, сөйли белергә тиеш. Ә үз ышануларын яклый белмәсә, аларга хак гыйбадәт кылу ягында нык тору авыр булачак. Булырга мөмкин хәл-мөнәсәбәтләрне сәхнәләштерү аларга бу яктан булыша ала.

 18 нче биттәге рамкада гаилә өйрәнүе вакытында сәхнәләштерү өчен кайбер очраклар китерелә. Бу гамәли әзерләнүләрне, балаларыгыз биргән җавапларга каршы килеп, чынбарлыктагы кебек итегез. Өйдәге андый өйрәтү, һичшиксез, балаларыгызны мәктәптәге һәм башка җирдәге авырлыкларны җиңәргә коралландырачак.

Өегез ышык урынмы?

Сезнең өегез турында ышык урын дип әйтеп буламы? Балагызга мәктәптән соң өйгә кайту күңеллеме? Өегез ышык урын икән, бу балаларыгызга көндәлек авырлыкларын кичереп чыгарга ярдәм итәчәк. Вефильдә хезмәт итүче бер апа-кардәш болай ди: «Үскән чакта, өебезнең ышык урын икәнен белү миңа һәрвакыт көч өстәп тора иде. Мәктәптә ничек кенә авыр булмасын, өйгә кайткач барысы да әйбәтләнәчәген мин белә идем». Сезнең гаиләгездә нинди рух хөкем сөрә? Өегездә ызгыш-талаш, бик нык ярсу, низаглар, үзара каршылыклар гадәти хәлме, я анда «мәхәббәт, шатлык [һәм] иминлекме»? (Гәл. 5:19—23). Өегездә тынычлык сирәк булса, аны балаларыгызга ышык урын итәр өчен, нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен ачыкларга тырышасызмы?

Балаларыгызга авырлыкларын җиңәргә ярдәм иткән тагын бер мөмкинлек — бу рухи яктан ныгыта торган аралашу. Мәсәлән, сез гаиләгез белән бергә ял итәргә җыелыштан рухи карашлы кардәшләрне чакыра аласызмы? Яки гади табын әзерләп, күчеп йөрүче күзәтче я башка тулы вакытлы хезмәтчене кунак итә аласызмы? Сез берәр миссионерны я Вефильдә хезмәт итүчене беләсезме? Балаларыгыз алар белән хатлар алышып, я электрон почта аша хатлар язышып, телефоннан шалтыратышып, дуслаша алыр иде. Андый мөнәсәбәтләр балаларыгызга үзләренә туры юл салырга һәм рухи максатлар куярга ярдәм итә ала. Рәсүл Паулның яшь Тимутегә яхшы йогынты ясаганын исегезгә төшерегез (2 Тим. 1:13; 3:10). Паул белән якын аралашу Тимутегә рухи максатларны күз алдында тотарга ярдәм иткән (1 Көр. 4:17).

Балаларыгызны мактагыз

Яшьләрнең Шайтан дөньясының басымына карамастан дөреслек ягында нык торулары Йәһвәне сөендерә (Мәд. 146:11; Гыйб. сүз. 27:11). Һичшиксез, сез дә яшьләрнең акыллылык юлыннан барганнарын күреп, сөенәсездер (Гыйб. сүз. 10:1). Балаларыгыз үзләренә карата хисләрегезне белсен. Яратуга вә мактауга юмарт булыгыз. Йәһвә ата-аналарга яхшы үрнәк күрсәтә. Гайсә суга чумдырылганда Йәһвә: «Син Минем сөекле Улым. Син Минем куанычым!» — дигән (Марк 1:11). Атасының ышандыруы Гайсәне ул кичерергә тиеш булган күп авырлыкларны җиңеп чыгарга бик ныгыткандыр! Сез дә балаларыгызга үз яратуыгызны белдерегез һәм аларның тырышлыкларын күрегез.

Сүз дә юк, сез балаларыгызны барлык басымнан, рәнҗетүләрдән һәм мыскыллап көлүләрдән саклый алмыйсыз. Шулай да сез аларга ярдәм итәр өчен күпне эшли аласыз. Ничек итеп? Аларга Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булышыгыз. Файдалы аралашуга китерә торган уңай шартлар булдырыгыз. Гаилә өйрәнүе гамәли яктан файда китерсен, һәм өегез ышык урын булсын. Шулай итеп сез балаларыгызга авырлыкларын җиңәргә ярдәм итәчәксез.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[18 биттәге рамка/иллюстрация]

 СӘХНӘЛӘШТЕРҮ БУЛЫША

Биредә безнең балаларыбызның тормышында була алган кайбер очраклар китерелә. Аларны гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә сәхнәләштереп була.

▸ Тренер кызыгызны мәктәп командасына чакыра.

▸ Улыгызга, мәктәптән өйгә кайтканда, тәмәке тартырга тәкъдим итәләр.

▸ Берничә яшь егет улыгызны, кабат вәгазьләп йөргәнен күрсәләр, кыйныйбыз дип куркыта.

▸ Кызыгыз вәгазьләгәндә, ишекне классташы ача.

▸ Класс алдында кызыгыздан ни өчен ул байракка честь бирми дип сорыйлар.

▸ Бер яшь егет һәрвакыт улыгыздан, аның Йәһвә Шаһите булганы өчен, мыскыллап көлә.

[17 биттәге иллюстрация]

Балаларыгызның Изге Язмаларны уку графигы бармы?

[19 биттәге иллюстрация]

Сез рухи карашлы мәсихчеләрне бергә ял итәргә чакырасызмы?