Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без мәрхәмәт нигезендә Йәһвәнеке

Без мәрхәмәт нигезендә Йәһвәнеке

Без мәрхәмәт нигезендә Йәһвәнеке

«Без һәрвакыт Раббыныкы» (РИМ. 14:8).

1, 2. a) Без нинди хөрмәткә ия? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

ЙӘҺВӘ исраиллеләргә: «Сез Минем җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз»,— диеп, аларга зур хөрмәт күрсәткән (Чыг. 19:5). Бүген мәсихче җыелыш әгъзалары дә Йәһвәнеке булу хөрмәтенә ия (1 Пет. 2:9; Ачыл. 7:9, 14, 15). Бу безгә мәңге файда китерә ала.

2 Йәһвәнеке булу — бу шулай ук җаваплылык та. Кайберәүләр болай дип борчыладыр: «Йәһвә миннән көткәнне мин эшли алырмынмы? Әгәр мин гөнаһ кылсам, ул мине кире какмасмы? Йәһвәнеке булсам, бу ирегемне чикләмәсме? Андый сорауларны карап чыгу мөһим. Әмма башта мондый сорауга җавап алыйк: «Йәһвәнеке булу нинди файда китерә?»

Йәһвәнеке булу бәхетле итә

3. Рәхәбнең Йәһвәгә хезмәт итәргә карары аңа нинди файда китергән?

3 Йәһвәнеке булу кешеләргә файда китерәме? Борынгы Әрихә шәһәрендә яшәгән Рәхәб исемле фахишә мисалын карап чыгыйк. Ул Кәнганның бозык илаһларына табынып үскән. Әмма Йәһвәнең Исраилгә биргән җиңүләре турында ишеткәч, ул Йәһвәнең чын Аллаһы икәнен аңлаган. Шуңа күрә ул Аллаһы сайлаган халкыннан булган кешеләрне яклар өчен, үз тормышын куркыныч астына куйган һәм шулай итеп үз язмышын аларга ышанып тапшырган. Изге Язмаларда болай диелә: «Хәбәрчеләрне сыендырып һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, уйнашчы хатын Рәхәб... кылган гамәленә карап Аллаһы тарафыннан акланды» (Ягък. 2:25). Ул Аллаһының Кануны буенча ярату һәм гаделлеккә өйрәтелгән Аллаһының саф халкы арасында яши башлагач, күпме фатихалар алганын күз алдыңа китер. Элекке яшәү рәвешен калдыргач, Рәхәб бик бәхетле булып киткәндер! Ул исраиллегә кияүгә чыккан һәм Богаз исемле угыл табып, аны Аллаһының яхшы хезмәтчесе итеп үстергән (Ешуа 6:25; Рут 2:4—12; Мат. 1:5, 6).

4. Рутның Йәһвәгә хезмәт итәргә карары аңа нинди файда китергән?

4 Рут исемле Моаб кызы да Йәһвәгә хезмәт итәргә булган. Яшь чакта ул, бәлкем, Кемошка һәм Моабның башка илаһларына табынгандыр. Ләкин ул хак Аллаһы Йәһвәне белеп алган һәм аның иленә сыеныр урын табарга килгән исраиллегә кияүгә чыккан. (Рут 1:1—6 ны укы.) Соңрак Рут һәм аның килендәше Орпа үз каенанасы Нагомия белән Бәйтләхемгә юлга чыккан. Нагомия бу ике яшь хатынны өйләренә кайтырга өнди башлаган. Алар өчен Исраилдә яшәү җиңел булмас иде. Орпа «туган кавеменә, үз тәңресенә әйләнеп кайтырга булган», ә Рут каенанасы белән калган. Ул үз иманы буенча эш итеп, кемнеке буласы килгәнен белгән. Рут Нагомиягә болай дигән: «Берьялгызыңны калдырып китәргә үгетләмә мине... Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, кайда яшәсәң, шунда яшәрмен, синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр» (Рут 1:15, 16). Йәһвәгә хезмәт итәргә булганга, Рут Аллаһы Кануныннан файдаланган, чөнки закон буенча, тол хатыннар, ярлылар һәм җирләре булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтелгән. Йәһвәнең шәфкать канаты астында ул бәхет, яклау һәм иминлек тапкан.

5. Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләр турында син нәрсә әйтә аласың?

5 Син, бәлкем, үзләрен Йәһвәгә багышлап, аңа дистә еллар буе тугры хезмәт итүче кешеләрне беләсеңдер. Бу аларга нинди файда китерә икәнен сора. Алар авырлыклар белән очрашса да, тормышлары мәдхия җырлаучының мондый сүзләрен раслый: «Алласы Ходай булган кеше... сәгадәтле» (Мәд. 143:15).

Йәһвә хәлебездән килгәнне генә таләп итә

6. Ни өчен без Йәһвәнең ышанычын аклый алмабыз дип куркырга тиеш түгел?

6 Син Йәһвәнең ышанычын аклый алачагыңа шикләнәсеңдер. Аллаһыга хезмәт итү, аның кануны буенча яшәү һәм аның исеме турында сөйләү җаваплылыгы кешене куркытырга мөмкин. Мәсәлән, Муса исраиллеләргә һәм Мисыр патшасына хәбәр белән җибәрелгәч, үзен яраксыз дип санаган. Ләкин Аллаһы Мусадан аның хәленнән килгәнне генә таләп иткән. Йәһвә аны «нәрсә эшләргә кирәклегенә» өйрәткән. (Чыгыш 3:11; 4:1, 10, 13—15 не укы.) Муса, бу ярдәмне кабул иткәнгә, Аллаһы ихтыярын үтәүдән шатлык кичергән. Йәһвә нәкъ шулай ук бездән дә хәлебездән килгәнне генә таләп итә. Ул безнең камил булмаганыбызны аңлый һәм безгә ярдәм итәргә тели (Мәд. 102:14). Аллаһыга Гайсәнең эзеннән барып хезмәт итсәк, без хәлсезлек түгел, ә рухи көч алырбыз, чөнки андый яшәү рәвеше башкаларга файда китерә һәм Йәһвәнең йөрәген сөендерә. Гайсә болай дигән: «Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле» (Мат. 11:28, 29).

7. Ни өчен сез Йәһвәнең үзе биргән йөкләмәне үтәргә ярдәм итәчәгенә ышана аласыз?

7 Без Йәһвәгә өметләнсәк, ул безгә һәрвакыт кирәкле көч биреп торачак. Мәсәлән, Иремиянең, күрәсең, оста итеп сөйләү сәләте булмаган. Йәһвә аны үзенең пәйгамбәре итеп билгеләгәч, Иремия: «И, Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Мин бит сөйли белмим, мин бик яшь әле»,— дигән. Соңрак ул хәтта: «Аның исеменнән башка сөйләмәячәкмен»,— дип әйткән (Ирем. 1:6; 20:9). Шулай да Йәһвәнең ярдәме белән Иремия 40 ел буе күпчелек кешеләргә ошамаган хәбәрне вәгазьли алган. Йәһвә аны күп тапкыр: «Сине саклар өчен һәм коткарыр өчен, мин синең белән»,— дип ышандырган (Ирем. 1:8, 19; 15:20).

8. Йәһвәгә өметләнгәнебезне без ничек күрсәтәбез?

8 Йәһвә, Муса белән Иремияне ныгыткан кебек, безгә дә бүгенге мәсихчеләрдән таләп иткәнне үтәргә ярдәм итә ала. Иң мөһиме — Аллаһыга таяну. Изге Язмаларда болай диелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Йәһвәгә өметләнгәнебезне без аның үз Сүзе һәм җыелыш аша биргән ярдәмен кабул итеп күрсәтәбез. Йәһвәгә адымнарыбыз белән җитәкчелек итәргә юл куйсак, безгә аңа тугры булырга бернәрсә дә комачауламаячак.

Йәһвә һәр хезмәтчесе турында кайгырта

9, 10. 90 нчы Мәдхиядә нинди яклау турында әйтелә?

9 Үзен Йәһвәгә багышларга микән дип уйлаганда, кайберәүләр гөнаһ кылырмын, Йәһвәнең хуплавын югалтырмын һәм ул мине кире кагар дип куркадыр. Әмма Йәһвә без аның белән кадерле мөнәсәбәтләребезне саклар өчен, безгә бар кирәклесен бирә. Әйдәгез, 90 нчы Мәдхиядә моның хакта нәрсә әйтелгәнен карап чыгыйк.

10 Бу мәдхия мондый сүзләр белән башлана: «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында яшәүче кеше Кодрәтленең бөркәве эчендә тыныч тора. Ходайга әйтә: „сыендыручым һәм яклаучым, әй Аллам, Сиңа ышанып торам“. Ул сине тотарга җибәрүченең тозагыннан, үтерә торган чирдән коткара» (Мәд. 90:1— 3). Игътибар итегез, Аллаһы аны яраткан һәм аңа өметләнгән кешеләрне якларга вәгъдә бирә. (Мәдхия 90:9, 14 не укы). Биредә нинди яклау турында сүз бара? Борынгы вакытларда Йәһвә кайбер хезмәтчеләрен физик яктан яклаган, ул моны кайчакта вәгъдә ителгән Мәсихкә китерүче нәсел җебен саклар өчен эшләгән. Әмма Аллаһының күп кенә хезмәтчеләрен төрмәгә япканнар, азаплаганнар һәм үтергәннәр. Шулай итеп Иблис аларның Аллаһыга тугрылыкларын боздырырга тырышкан (Евр. 11:34—39). Йәһвә аларны рухи яктан яклаганга, алар тугрылыкларын саклап, нык кала алган. Шуңа күрә 90 нчы Мәдхиядә рухи яклау турында вәгъдә бирелә дип әйтеп була.

11. «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында» дигән сүзләр нәрсә аңлата, һәм анда Аллаһы кемне яклый?

11 Мәдхия җырлаучының «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында» дигән сүзләре рухи яклау урынын символлаштыра. Анда Аллаһының кунаклары булып яшәүче кешеләр үзләрен куркынычсыз хис итә, һәм аларның Аллаһыга булган иманнары белән яратуларына бернәрсә вә беркем дә янамый (Мәд. 14:1, 2; 120:5). Йәһвәгә ышанмаучы кешеләр андый урынның барлыгын белми. Анда Йәһвә асылда: «Син мин өметләнгән Аллаһым»,— дип әйткән кешеләрне яклый. Без бу сыеныр урында калсак, безгә Шайтанның, «тотарга җибәрүченең», тозагына эләгеп, Аллаһының хуплавын югалтырбыз дип чиктән тыш борчылырга кирәк түгел.

12. Безнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләргә нинди куркыныч яный?

12 Безнең Аллаһы белән кадерле мөнәсәбәтләргә нинди куркыныч яный? Мәдхия җырлаучы аларның берничәсен искә ала, мәсәлән, «караңгыда була торган чир» һәм «төш вакытындагы йогышлы авыру» (Мәд. 90:5, 6). «Тотарга җибәрүче» күпләрне аларның бәйсез булырга эгоистик теләкләрен кулланып эләктерә (2 Көр. 11:3). Башкаларны ул комсызлык, горурлык һәм байлык артыннан куу тозагына каптыра. Бүтәннәрне Шайтан эволюция теориясе, ялган диннәр аша һәм аларда патриотик хисләр тудырып алдый (Көл. 2:8). Ә күпләр җенси әхлаксызлык тозагына төшә. Миллионлаган кеше андый рухи яктан зарарлы чирләр аркасында Аллаһыга булган яратуларын югалткан. (Мәдхия 90:7—10 ны укы; Мат. 24:12.)

Аллаһыга булган яратуыңны якла

13. Йәһвә безне рухи иминлегебезгә янаган куркынычлардан ничек яклый?

13 Йәһвә үз халкын бу рухи куркынычлардан ничек яклый? Мәдхиядә: «Ул синең турыда Үз фәрештәләренә белдерә, сине һәрбер юлыңда сакларга куша»,— дип әйтелә (Мәд. 90:11). Күктәге фәрештәләр, мәсихчеләр яхшы хәбәрне вәгазьли алсын өчен, алар белән җитәкчелек итә һәм аларны яклый (Ачыл. 14:6). Шулай ук мәсихче өлкәннәр дә безне Изге Язмалар нигезендә өйрәтеп, безгә ялган фикер йөртүләр тыңлап алданмаска ярдәм итә. Алар дөньяви омтылышлар белән көрәшкән һәркемгә шәхси ярдәм күрсәтергә әзер (Тит. 1:9; 1 Пет. 5:2). Өстәвенә, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безне эволюцион тәгълиматлардан, әхлаксыз теләкләрдән, байлык һәм дан артыннан куудан, шулай ук башка күп зарарлы теләкләрдән вә тәэсирләрдән яклар өчен, рухи ризык бирә (Мат. 24:45). Сиңа бу куркынычлардан сакланырга нәрсә ярдәм итә?

14. Без Йәһвә биргән яклаудан ничек файда ала алабыз?

14 Аллаһының «түбәсе астында» калыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Без үзебезне зыян китерүче куркынычлардан, мәсәлән, бәхетсезлектән, җинаятьчеләрдән я инфекцияләрдән һәрвакыт саклаган кебек, шулай ук үзебезне һәрчак рухи куркынычлардан сакларга тиеш. Шунлыктан безгә Йәһвә безнең басмалар, җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша биргән җитәкчелекне регуляр рәвештә кулланырга кирәк. Без мәсихче өлкәннәрдән киңәш сорыйбыз. Ә төрле сыйфатларга ия булган мәсихче кардәшләребез белән аралашу безгә файда китермиме? Һичшиксез, җыелыш белән аралашу безгә зирәк булырга ярдәм итә. (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Петер 4:10 ны укы.)

15. Ни өчен Йәһвәнең безне үз хуплавын югалтуга китерә алган һәрнәрсәдән яклый алганына без бер дә шикләнмибез?

15 Йәһвә безне үз хуплавын югалтуга китерә алган һәрнәрсәдән яклый ала, без моңа бер дә шикләнмибез (Рим. 8:38, 39). Ул җыелышны көчле дини һәм сәяси дошманнардан яклый. Гадәттә аларның максаты — безне үтерү түгел, ә изге Аллаһыбыздан читләштерү. Йәһвәнең: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак»,— дигән вәгъдәсе хак (Ишаг. 54:17).

Кем безне ирекле итә?

16. Ни өчен дөнья безне ирекле итә алмый?

16 Йәһвәнеке булсак, бу безнең ирегебезне чикләмәсме? Киресенчә, бу дөньяныкы булу безне ирексез итәр иде. Бу дөнья Йәһвәдән читләшкән һәм аның белән кешеләрне кол иткән рәхимсез илаһ идарә итә (Яхъя 14:30). Мәсәлән, Шайтанның дөнья төзелешендә, кешеләрне ирексез итәр өчен, экономик яктан басым ясала. (Ачылыш 13:16, 17 не чагыштыр.) Гөнаһның да шулай ук кешеләрне кол итәргә алдау көче бар (Яхъя 8:34; Евр. 3:13). Шуңа күрә имансызлар, Йәһвә тәгълиматларына каршы булган яшәү рәвешен алып барырга этәргәндә, азатлык вәгъдә итсәләр дә, аларны тыңлаган кешеләр бик тиз гөнаһлы һәм бозыла барган тормышның коллары булып китәчәк (Рим. 1:24—32).

17. Йәһвә безгә нинди азатлык тәкъдим итә?

17 Икенче яктан, без үз тормышыбызны Йәһвәгә ышанып тапшырсак, ул зыян китерә алган һәрнәрсәдән безне азат итәчәк. Ниндидер мәгънәдә безнең хәлебез үз тормышын тәҗрибәле хирург кулына биргән кеше хәленә охшаш, ул аны коткара ала. Без барыбыз да мирас итеп алынган гөнаһ аркасында үлем хәлендә. Без, Мәсих корбанына иман итеп, үз тормышыбызны Йәһвәнең кулына тапшырсак кына, гөнаһ нәтиҗәләреннән котылырга һәм мәңге яшәргә өметләнә алабыз (Яхъя 3:36). Хирургны яхшы белгән саен, аңа ышанычыбыз үскән кебек, Йәһвә турында белемнәр алуыбызны дәвам итсәк, аңа ышанычыбыз ныгый барачак. Шул сәбәптән без Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнүебезне дәвам итәбез, чөнки бу безгә аны яратырга ярдәм итәчәк. Мәхәббәт исә Аллаһыныкы булырга куркуны юкка чыгарачак (1 Яхъя 4:18).

18. Йәһвәнеке булган кешеләрне нәрсә көтә?

18 Йәһвә бар кешеләргә дә сайлау иреге бүләк итә. Аның Сүзендә: «Үзегезнең һәм нәсел варисларыгызның яшәвен теләсәгез, тормышны сайлагыз. Раббы Аллаһыгызны яратыгыз»,— дип әйтелә (Кан. 30:19, 20). Ул безнең үзенә карата мәхәббәтебезне аңа хезмәт итәргә сайлау ясап күрсәтүебезне тели. Яраткан Аллаһыбызныкы булу безнең ирегебезне чикләр урынына, һичшиксез, безне бәхетле итәчәк.

19. Ни өчен Йәһвәнең мәрхәмәте нигезендә без аныкы була алабыз?

19 Гөнаһлы булганга, без камил Аллаһыныкы булырга лаек түгел. Бу Аллаһының мәрхәмәте нигезендә генә мөмкин (2 Тим. 1:9). Шуңа күрә Паул болай дип язган: «Әгәр яшибез икән — Раббы өчен яшибез, үләбез икән — Раббы өчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме — без һәрвакыт Раббыныкы» (Рим. 14:8). Без беркайчан да Йәһвәнеке булырга сайлау ясанганыбызга үкенмәячәкбез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвәнеке булу нинди файда китерә?

• Ни өчен без Йәһвәнең ышанычын аклый алабыз?

• Йәһвә үз хезмәтчеләрен ничек яклый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Башкалардан Йәһвәнеке булу аларга нинди файда китерә икәнен сора

[10 биттәге иллюстрация]

Йәһвә безне ничек итеп яклый?