Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихнең чын шәкерте бул

Мәсихнең чын шәкерте бул

Мәсихнең чын шәкерте бул

«Яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә начар агач начар җимеш бирә» (МАТ. 7:17).

1, 2. Мәсихнең чын шәкертләре ялган мәсихчеләрдән, аеруча бу ахыр заманда, ничек аерылып тора?

ГАЙСӘ ялган мәсихчеләрне чын мәсихчеләрдән җимешләре — аларның тәгълиматлары һәм тәртипләре аерып торачак дигән (Мат. 7:15—17, 20). Чыннан да, кешеләргә үз уйларына һәм йөрәкләренә керткән нәрсәләр котылгысыз тәэсир итә (Мат. 15:18, 19). Ялган белән тукланучы «начар җимеш» бирә, ә рухи хакыйкатьләргә өйрәнүче «яхшы җимеш» китерә.

2 Бу ахыр заманда яхшы һәм начар җимешләр аеруча ачык күренә. (Данил 12:10 ны укы *.) Ялган мәсихчеләр Аллаһы турында бозык карашта тора, һәм еш алар тышкы яктан гына иман тотучы булып күренә. Ә рухи хакыйкатьләрне аңлаган кешеләр Аллаһыга «рух вә хакыйкать» белән гыйбадәт кыла (Яхъя 4:24; 2 Тим. 3:1—5). Алар Мәсихкә хас сыйфатларны күрсәтергә тырыша. Ләкин безнең һәрберебез турында нәрсә әйтеп була? Без хәзер чын мәсихчеләрне аерып торган биш якны карап чыгарбыз. Һәм мәкалә дәвамында үзеңнән болай дип сора: «Минем тәртибем һәм өйрәтүләрем Аллаһы Сүзенә туры киләме? Мин хакыйкатьне аны эзләгән кешеләр алдында үз тәртибем һәм өйрәтүләрем белән бизимме?»

Аллаһы Сүзе буенча яшәгез

3. Йәһвә чын мәсихчеләрнең нинди булуларын тели, һәм бу үз эченә нәрсәне ала?

3 «Күк Патшалыгына миңа: „Раббым! Раббым!“ — дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк»,— дигән Гайсә (Мат. 7:21). Әйе, Йәһвәгә үзен мәсихче дип атаучы түгел, ә мәсихчеләрчә яшәүче кеше яраклы. Бу чын мәсихченең бөтен тормыш рәвешен үз эченә ала, шул исәптән аның акчага, эшкә, күңел ачуларга, бу дөньяның гореф-гадәтләре белән бәйрәмнәренә, никахка карашына һәм кешеләр белән үзен тотышына кагыла. Әмма ялган мәсихчеләр бу соңгы көннәрдә һаман да бозыла барган бу дөньяның фикер йөртүен үзләштерә (Мәд. 91:8).

4, 5. Йәһвәнең Малахий 3:18 дә язылган сүзләрен тормышта ничек кулланып була?

4 Малахий пәйгамбәр дә болай дип язган: «Сез тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы, аерманы кабат күрерсез» (Мал. 3:18). Бу сүзләр турында уйланганда, үзеңнән болай дип сора: «Мин бу дөнья кешеләреннән аерылып тораммы я юкмы? Мин һәрвакыт мәктәптә я эштә кешеләргә ярарга тырышаммы яки Изге Язмалар принципларын нык тотаммы һәм хәтта урынлы булганда алар турында сөйлимме?» (1 Петер 3:16 ны укы.) Әлбәттә, без үз-үзенә чиктән тыш ышанган кешеләр булып күренергә теләмибез, ләкин без Йәһвәне яратмаган һәм аңа хезмәт итмәгән кешеләрдән аерылып торырга тиеш.

5 Син, кайбер яктан үзгәрергә кирәк икәнен күрсәң, нәрсә эшләрсең? Моның турыда дога кылсаң һәм Изге Язмалар өйрәнү, дога, җыелыш очрашулары аша рухи көч алырга тырышсаң, бу яхшы булмас идеме? Аллаһы Сүзен үзеңә никадәр күбрәк сеңдерсәң, шул кадәр күбрәк «яхшы җимешләр» китерәчәксең, шул исәптән Аллаһының «исемен телең белән мактаячаксың» (Евр. 13:15).

Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгез

6, 7. Патшалык хәбәре турында әйткәндә, чын һәм ялган мәсихчеләрнең арасында нинди аерма бар?

6 «Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен»,— дигән Гайсә (Лүк 4:43). Ни өчен ул Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән? Гайсә үзе бу Патшалыкның Патшасы буларак үзенең терелтелгән рухтан туган кардәшләре белән бергә кеше кайгыларының чыганагын — гөнаһ һәм Иблисне — юк итәчәген белгән (Рим. 5:12; Ачыл. 20:10). Шуңа күрә ул үз шәкертләренә бу Патшалык хакында хәзерге дөнья төзелеше беткәнгә кадәр игълан итәргә кушкан (Мат. 24:14). Үзләрен Мәсихнең шәкертләре дип кенә санаган кешеләр бу эштә катнашмый, чынлыкта алар аны башкара алмый. Ни өчен? Моңа ким дигәндә өч сәбәп бар. Беренчедән, алар үзләре аңламаганны вәгазьли алмый. Икенчедән, аларның күбесендә басынкылык вә кыюлык юк. Бу сыйфатлар кешеләргә Патшалык турындагы хәбәрне сөйләгәндә очрый алган мыскыл итүләр белән каршылыкларны түзәр өчен кирәк (Мат. 24:9; 1 Пет. 2:23). Һәм өченчедән, ялган мәсихчеләрдә Аллаһы рухы юк (Яхъя 14:16, 17).

7 Ә Мәсихнең чын шәкертләре Аллаһы Патшалыгы нәрсә икәнен һәм аның нәрсә башкарачагын аңлый. Өстәвенә, алар Патшалык эшләрен үз тормышларында беренче урынга куя һәм аны Йәһвәнең рухы ярдәме белән бөтен дөнья буенча вәгазьли (Зәк. 4:6). Син бу эштә регуляр рәвештә катнашасыңмы? Патшалык вәгазьчесе буларак, бәлкем, күбрәк хезмәт итеп я хезмәтне сыйфатлырак башкарып, яхшырырга тырышасыңмы? Кайберәүләр Изге Язмаларны остарак кулланып, үз хезмәтләрен яхшыртырга тырыша. «Аллаһының сүзе тере вә куәтле»,— дип язган рәсүл Паул. Изге Язмалар нигезендә әңгәмә кору аның гадәте булып киткән (Евр. 4:12; Рәс. 17:2, 3).

8, 9. a) Вәгазьләгәндә, Изге Язмаларны куллану мөһим икәнен нинди очраклар күрсәтә? б) Аллаһы Сүзен остарак кулланыр өчен, нәрсә эшләргә?

8 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә бер абый-кардәш католик динен тотучы ир-атка Данил 2:44 не укып, Аллаһы Патшалыгының ничек чын тынычлык белән иминлек китерәчәген аңлаткан. Ул ир-ат болай дигән: «Шигырьне үз сүзегез белән әйтер урынына Изге Язмаларны ачып, аны укып күрсәткәнегез миңа бик ошады». Икенче бер абый-кардәш православие динендәге хатын-кызга бер шигырьне укыгач, ул кардәшкә күп яхшы сораулар биргән. Бу очракта да ул абый-кардәш үз хатыны белән Изге Язмалар нигезендә аңа җавап биргән. Соңрак бу хатын болай дигән: «Беләсезме ни өчен мин сезнең белән сөйләштем? Сезнең кулыгызда Изге Язмалар иде, һәм сез аннан миңа укыдыгыз».

9 Әлбәттә, безнең басмалар бик әһәмиятле, һәм без аларны хезмәттә тәкъдим итәргә тиеш. Әмма безнең төп коралыбыз — Изге Язмалар. Шуңа күрә, хезмәтеңдә аны кулланырга гадәтең юк икән, моны максат итеп куйсаң, ничек булыр иде? Мәсәлән, син Аллаһы Патшалыгы нәрсә икәнен һәм синең тирәдә яшәүче кешеләрне борчыган проблемаларны ул ничек чишәчәк икәнен аңлаткан берничә төп шигырьне сайлый аласың. Һәм соңыннан өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә аларны укыр өчен әзерли аласың.

Горурланып Аллаһы исемен йөртегез

10, 11. Аллаһы исемен куллану турында әйткәндә, Гайсәнең һәм үзләрен аның шәкертләре дип санаган кешеләрнең карашларында нинди аерма бар?

10 «Сез минем шаһитләрем,— дип әйтә Йәһвә,— ә мин Аллаһы» (Ишаг. 43:12). Йәһвәнең иң күренекле Шаһите, Гайсә Мәсих, Аллаһы исемен йөртү һәм аны игълан итүне зур хөрмәт дип санаган. (Чыгыш 3:15, искәрмә; Яхъя 17:6; Еврейләргә 2:12 не укы.) Гайсә, үз Атасының исемен игълан иткәнгә, «тугры Шаһит» дип аталган (Ачыл. 1:5; Мат. 6:9).

11 Ә үзләрен Аллаһының һәм аның Улының вәкилләре итеп санаган күп кешеләр Аллаһының исемен хурлый һәм хәтта аны үз Изге Язмалар тәрҗемәләреннән алып ташлый. Мәсәлән, католик руханиларга бирелгән күптән түгелге күрсәтмә буенча, гыйбадәт кылу вакытында «Аллаһының тетраграмматон рәвешендәге ЙҺВҺ дигән исемен кулланырга һәм әйтергә ярамый» *. Андый фикер йөртү хөкем ителүгә лаек!

12. Ни өчен 1931 елдан, кешеләр Йәһвәнең хезмәтчеләре һәм Йәһвә арасында тагы да күбрәк бәйләнеш күрә башлаган?

12 Чын мәсихчеләр, Мәсихтән һәм аңа хәтле булган шулкадәр күп шаһитләрдән үрнәк алып, Аллаһы исемен горурлык белән куллана (Евр. 12:1). Ә 1931 елдан, Аллаһы хезмәтчеләре Йәһвә Шаһитләре дигән исем алгач, алар һәм Йәһвә арасында тагы да күбрәк бәйләнеш күренә башлаган. (Ишагыйя 43:10 ны укы *.) Шулай итеп, Мәсихнең чын шәкертләре Аллаһы «исемен йөртә башлаган халык булып киткән» (Рәс. 15:14 ЯД, 17).

13. Без Аллаһы биргән исемебез буенча ничек яши алабыз?

13 Безнең һәрберебез үзенчә бердәнбер исемебез буенча ничек яши ала? Иң элек, без тугрылык белән Аллаһы исеме турында шаһитлек итәргә тиеш. «„Ялварып Раббыга [Йәһвәгә] мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак“,— дип язган Паул.— Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Аңа ничек ялварып мөрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? Әгәр игълан итәргә җибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр?» (Рим. 10:13—15). Шулай ук без Барлыкка Китерүчегә кара яккан дини ялганны, мәсәлән, Иблиснең рәхимсез сыйфатларын яратучан Аллаһыныкы итеп күрсәткән утлы тәмуг турындагы тәгълиматны, әдәпле итеп фаш итәргә тиеш. (Ирем. 7:31; 1 Яхъя 4:8; Марк 9:17—27 не чагыштыр.)

14. Кайберәүләр Аллаһы исемен белгәч, бу аларга ничек тәэсир иткән?

14 Син күктәге Атаңның исемен горурланып йөртәсеңме? Башкаларга бу изге исемне белергә булышасыңмы? Парижда (Франция) яшәүче бер хатын Йәһвә Шаһитләренең Аллаһы исемен белгәннәрен ишеткән. Шуңа күрә ул бер апа-кардәшне очраткач, үзенең Изге Язмаларыннан бу исемне күрсәтергә сораган. Мәдхия 82:19 да язылган сүзләрне укыгач, ул таң калган. Ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, һәм хәзер ул чит илдә Аллаһыга тугры хезмәт итә. Австралиядә яшәүче католик динен тоткан бер хатын-кыз Изге Язмаларда беренче тапкыр Аллаһы исемен күргәч, шатлыгыннан елап җибәргән. Ул да кардәшебез булып киткән һәм күп еллар гомуми пионер булып хезмәт итә. Күптән түгел Ямайкадагы Йәһвә Шаһитләре бер хатын-кызга аның Изге Язмаларыннан Аллаһы исемен күрсәткәч, аның да күзләре шатлыгыннан яшь белән тулган. Шулай итеп, Аллаһы исемен горурланып йөртегез, һәм, Гайсәдән үрнәк алып, бу кадерле исем турында бар кешеләргә дә сөйләгез.

«Фани дөньяны... яратмагыз»

15, 16. Чын мәсихчеләр бу дөньяга ничек карый, һәм без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

15 «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк» (1 Яхъя 2:15). Бу дөнья үзенең кешелек табигатенең рухы белән Йәһвәгә һәм аның изге рухына каршы тора. Шуңа күрә Мәсихнең чын шәкертләре бу дөнья өлеше булудан тыела гына түгел, ә аны күңелләреннән дә кире кага, чөнки алар, шәкерт Ягъкуб язганча, «дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була» икәнен белә (Ягък. 4:4).

16 Исәпсез вәсвәсәләр тәкъдим иткән бу дөньяда яшәп, Ягъкубның сүзләренә колак салу авыр булырга мөмкин (2 Тим. 4:10). Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләре өчен дога кылган: «Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:15, 16). Үзеңнән болай дип сора: «Мин бу дөньядан булмаска омтыламмы? Башкалар минем Изге Язмаларга нигезләнмәгән һәм шулай ук, бәлкем, мәҗүси булмаган, ләкин бу дөнья рухын ачык итеп чагылдырган бәйрәмнәр белән йолаларга карашымны беләме?» (2 Көр. 6:17; 1 Пет. 4:3, 4).

17. Эчкерсез кешеләрне Йәһвә ягына басарга нәрсә дәртләндерә ала?

17 Сүз дә юк, без Изге Язмаларга нигезләнгән карашларыбыз белән бу дөнья хуплавын яулый алмыйбыз. Ләкин бу эчкерсез кешеләрдә кызыксыну уятырга мөмкин. Андый кешеләр безнең иманыбызның Изге Язмаларга нык тамырланганын һәм бар яшәү рәвешебезгә тәэсир иткәнен күрә һәм, бәлкем, хакыйкатьне кабул итеп, майланган мәсихчеләргә: «Без сезнең белән барабыз, чөнки без Аллаһы сезнең белән икәнен ишеттек»,— дип әйткән кебек булалар (Зәк. 8:23).

Чын мәхәббәт күрсәтегез

18. Йәһвәне һәм якыннарыбызны ярату үз эченә нәрсә ала?

18 «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» вә «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 22:37, 39). Бу ярату (грекча ага́пе) — бурыч, принцип һәм әдәплелекне үз эченә алган әхлакый сыйфат, ләкин ул еш кына көчле тойгылар белән дә бәйле. Андый мәхәббәт кайнар һәм көчле булырга мөмкин (1 Пет. 1:22). Ул эгоизмның капма-каршысы, чөнки ул риясыз эшләр белән сүзләрдә күренә. (1 Көринтлеләргә 13:4—7 не укы.)

19, 20. Мәсихче мәхәббәтнең зур көчкә ия булуын раслаган кайбер очракларны сөйләгез.

19 Мәхәббәт — Аллаһының изге рухының җимеше. Шуңа күрә ул чын мәсихчеләрне башкалар эшли алмаганны — раса, культура һәм сәяси киртәләрне алып ташларга сәләтле итә. (Яхъя 13:34, 35 не укы; Гәл. 5:22.) Эчкерсез кешеләр андый яратуны күргәч, ваемсыз булып кала алмый. Мәсәлән, Израильдәге бер яшь еврей кешесе беренче мәртәбә мәсихче очрашуга килгәч, еврейләр белән гарәпләрнең Йәһвәгә бергә гыйбадәт кылганнарын күреп, шаккаткан. Нәтиҗәдә, бу яшь ир-ат регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына килә башлаган һәм Изге Язмалар өйрәнергә ризалашкан. Син кардәшләреңә андый эчкерсез мәхәббәт күрсәтәсеңме? Һәм Патшалык Залына килгән яңа кешеләрне, аларның милләтенә, тән төсенә һәм иҗтимагый дәрәҗәсенә карамастан, ачык йөз белән каршы алырга тырышасыңмы?

20 Чын мәсихчеләр бар кешеләрне яратырга омтыла. Сальвадорда бер яшь апа-кардәш 87 яшьлек католик динен тотучы хатын белән Изге Язмаларны өйрәнгән. Ул үз чиркәвенә тугры булган. Бервакыт бу хатын каты авырып киткәч, аны хастаханәгә салганнар. Ул өенә кайткач, Йәһвә Шаһитләре аның янына килеп, аңа ризык алып килгәннәр. Алар аның турында якынча бер ай буе кайгырткан. Чиркәвеннән исә аның хәлен белергә берәү дә килмәгән. Нәтиҗәдә нәрсә булган? Ул дини сурәтләрен ташлаган, чиркәвенә йөрми башлаган һәм Изге Язмаларны өйрәнүен дәвам иткән. Әйе, мәсихче мәхәббәт зур көчкә ия! Ул йөрәккә, әйткән сүзләр булдыра алмаганча, үтеп керә ала.

21. Киләчәгебез ышанычлы булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

21 Тиздән Гайсә аңа хезмәт итәбез дип ялганлаган кешеләргә: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» — дип әйтәчәк (Мат. 7:23). Шуңа күрә, әйдәгез, Атаны һәм Угылны данлаган җимеш китерик. «Минем сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган»,— дигән Гайсә (Мат. 7:24). Әйе, без Мәсихнең чын шәкертләре булсак, без Аллаһының хуплавын алачакбыз һәм безнең киләчәгебез, таш өстенә салган йорт кебек, ышанычлы булачак!

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Данил 12:10: «Бозыкларның берсе дә аңламаячак, ә зирәкләр аңлаячак».

^ 11 абз. Инглиз телендәге хәзергә кайбер католик басмаларда, шул исәптән Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә («The Jerusalem Bible»), тетраграмматон «Yahweh» (Яһве) дип тәрҗемә ителгән.

^ 12 абз. Ишагыйя 43:10: «„Сез минем шаһитләрем,— ди Йәһвә,—... мин сайлаган минем хезмәтчем“».

Хәтерлисезме?

• Мәсихнең чын шәкертләре ялган шәкертләрдән ничек аерылып тора?

• Чын мәсихчеләрне аерып торган кайбер «җимешләрне» әйтегез.

• Мәсихче җимешләр китерер өчен, син үзеңә нинди максатлар куя аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Синең хезмәттә Изге Язмаларны кулланырга гадәтең бармы?

[15 биттәге иллюстрация]

Башкалар синең дөньяви бәйрәмнәргә карашыңны беләме?