Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшәгән һәр көнең белән Аллаһыны данла!

Яшәгән һәр көнең белән Аллаһыны данла!

Яшәгән һәр көнең белән Аллаһыны данла!

«ШӘФКАТЕҢНЕ миңа иртүк ишеттер,— дип дога кылган Давыт Йәһвәгә.— Әй Ходай, барасы юлымны миңа күрсәт» (Мәд. 142:8). Уянып, Йәһвәгә яңа көн өчен рәхмәтеңне белдергәч, син, Давыт кебек, аңардан үзеңә иң яхшы карарлар кабул итәр өчен һәм дөрес эш итәр өчен җитәкчелек бирүен үтенәсеңме? Һичшиксез, үтенәсеңдер.

Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләре буларак, без «ашыйбызмы, эчәбезме, яки башка берәр нәрсә эшлибезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләргә» тырышабыз (1 Көр. 10:31). Без көндәлек тормышыбыз белән Йәһвәне я данлаячакбыз я хурлаячакбыз икәнен аңлыйбыз. Без шуны да онытмыйбыз: Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, Шайтан Гайсәнең кардәшләрен, һәм асылда Аллаһының җирдәге барлык хезмәтчеләрен, «көне-төне» гаепли (Ачыл. 12:10). Шуңа күрә без, күктәге Атабыз тапшырган изге хезмәтебезне «көне-төне» үтәп, Шайтанның ялган гаепләвенә җавап бирергә һәм Йәһвәнең йөрәген сөендерергә тәвәккәл (Ачыл. 7:15; Гыйб. сүз. 27:11).

Яшәгән һәр көнебез белән без Аллаһыны ничек данлый алабыз? Беренчедән, тормышыбызда нәрсә беренче урында торырга тиеш икәнен дөрес билгеләп. Икенчедән, башкаларга игътибарлы булып. Бу ике мөмкинлекне карап чыгыйк.

Вәгъдәң буенча яшә

Үзебезне Йәһвәгә багышлап, без аңа хезмәт итәргә эчкерсез теләгебезне белдердек. Без шулай ук Йәһвәгә «көн саен», мәңге, аның юлларыннан йөрергә вәгъдә иттек (Мәд. 60:6, 9). Бу вәгъдә буенча без ничек яши алабыз? Йәһвәне чын күңелдән яратканыбызны һәр көн ничек күрсәтергә?

Аллаһы Сүзендә Йәһвә безгә тапшырган бурычлар турында ачык итеп әйтелә. Ул без аларны үтәрбез дип өметләнә (Кан. 10:12, 13). Аларның кайберсе 22 нче биттәге « Аллаһы тапшырган бурычлар» дигән рамкада китерелә. Аларның барысын Аллаһы тапшырган, шуңа күрә алар мөһим. Аларның бер үк вакытта берничәсен үтәргә кирәк булса, беренче итеп кайсысын башкарырга?

Без изге хезмәтебезне, шул исәптән Изге Язмаларны өйрәнү, дога кылу, очрашуларга йөрү һәм вәгазьләүне, беренче урынга куябыз (Мат. 6:33; Яхъя 4:34; 1 Пет. 2:9). Әмма без һәр көн, рухи эшләрдән тыш, эшкә, мәктәпкә барырга һәм көндәлек эшләр башкарырга тиешбез. Шулай да без дөньяви эшебез һәм башка нәрсәләр изге хезмәтебезгә, мәсәлән, мәсихче очрашуларга йөрергә, комачауламасын өчен, хәлебездән килгәнне эшлибез. Әйтик, отпускны планлаштырганда, без район күзәтчесенең килеп-китүен һәм конгрессларны калдырмаска тырышабыз. Кайвакыт без кайбер бурычларыбызны берләштерергә мөмкин. Мәсәлән, без бар гаиләбез белән бергә Патшалык Залын җыештырырга бара алабыз я эштәге яки мәктәптәге төшке аш вакытында хезмәттәшләребезгә я классташларыбызга вәгазьли алабыз. Әйе, тормышыбызда сайлау ясаганда — әйтик, эш, уку урыны эзләгәндә я дуслар сайлаганда — без кайгыртучан Атабыз Йәһвәгә гыйбадәт кылуны иң беренче урынга куярга телибез (Вәг. 12:13).

Башкаларга игътибарлы бул

Йәһвә безнең башкалар турында кайгыртуыбызны һәм аларга игелек эшләвебезне тели. Ә Шайтан үз-үзебезне яратырга өйрәтә. Аның дөньясы «үзләрен генә сөючән», «ләззәтне күбрәк яратучы» һәм шулай ук «үзенең кешелек табигатенә чәчүче» кешеләр белән тулы (2 Тим. 3:1—5; Гәл. 6:8). Күпләр башкалар турында уйлап та бирми: теләсә нәрсә эшлиләр. «Кешелек табигатенең эшләре» һәр җирдә күренә (Гәл. 5:19—21).

Ә Йәһвәнең изге рухы тәэсире астында мәхәббәт, игелек һәм яхшылык күрсәтеп эш иткән мәсихчеләрнең карашы бик аерылып тора (Гәл. 5:22). Аллаһы Сүзе буенча, безгә үзебез турында түгел, ә башкалар хакында кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә без бер-беребез белән кызыксынырга тырышабыз, әмма башкаларның шәхси эшенә тыкшынмыйбыз (1 Көр. 10:24, 33; Флп. 2:3, 4; 1 Пет. 4:15). Без аеруча имандашларыбызга игътибарлы. Ләкин Йәһвәгә ышанмаучыларга да файдалы булырга омтылабыз (Гәл. 6:10). Син кешеләргә игелек күрсәтергә мөмкинлек эзлисеңме? (23 нче биттәге « Аларга игътибарлы бул» дигән рамканы кара.)

Без игътибарлы булыр өчен ниндидер махсус вакыт бүлеп куярга я аерым хәлне көтәргә тиеш түгел (Гәл. 6:2; Эфес. 5:2; 1 Тес. 4:9, 10). Ә һәр көн башкаларның хәлләрен белешеп торырга һәм, үзебез өчен уңайлы булмаса да, ярдәм кирәк булганда булышырга тырышабыз. Без үзебездә булган бар нәрсәләр белән — вакытыбыз, мал-мөлкәтебез, тәҗрибәбез һәм акылыбыз белән бүлешергә телибез. Йәһвә безне башкаларга юмарт булсак, ул да безгә юмарт булачак дип ышандыра (Гыйб. сүз. 11:25; Лүк 6:38).

Изге хезмәтне «көне-төне» башкар

Йәһвә тапшырган изге хезмәтебезне «көне-төне» башкару чыннан да мөмкинме? Әйе, гыйбадәтебез белән бәйле бар эшләрдә регуляр һәм тырыш булсак, мөмкин (Рәс. 20:31). Без һәр көн Аллаһы Сүзен укып һәм укыганнарыбыз турында уйланып, даими дога кылып, бар очрашуларга килергә тырышып һәм вәгазьләргә һәр мөмкинлекне кулланып, тормышыбызны изге хезмәт белән тутыра алабыз (Мәд. 1:2; Лүк 2:37; Рәс. 4:20; 1 Тес. 3:10; 5:17).

Ә син үзең андый изге хезмәтне башкарасыңмы? Башкарсаң, синең Йәһвәгә яраклы булырга һәм Шайтанның гаепләвенә җавап бирергә теләгең көндәлек тормышыңның бар якларында чагылачак. Һәр хәлдә һәм башкарган һәр эшебездә без Йәһвәне данларга тырышабыз. Без аның принципларына сөйләмебез һәм тәртибебез белән һәм карарлар кабул иткәндә безнең белән җитәкчелек итәргә юл куябыз. Без Йәһвәгә тулысынча ышанып һәм хезмәттә бар көчебезне кулланып, аның яратучан кайгыртуы һәм ярдәме өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Һәм без камилсезлегебез аркасында аның нормаларын бозганда безне төзәтер өчен биргән киңәшләрен теләп кабул итәбез (Мәд. 31:5; 118:97; Гыйб. сүз. 3:25, 26; Көл. 3:17; Евр. 6:11, 12).

Моннан ары да яшәгән һәр көнебез белән Аллаһыны данлыйк. Шулай эшләсәк, без тынычлык табарбыз һәм күктәге Атабызның яратучан кайгыртуына мәңге шатланырбыз (Мат. 11:29; Ачыл. 7:16, 17).

[22 биттәге рамка/иллюстрация]

 Аллаһы тапшырган бурычлар

• Армый-талмый дога кыл (Рим. 12:12).

• Изге Язмаларны укы һәм өйрән, белгәннәреңне куллан (Мәд. 1:2; 1 Тим. 4:15).

• Йәһвәгә җыелышта гыйбадәт кыл (Мәд. 34:18; Евр. 10:24, 25).

• Матди, рухи һәм эмоциональ яктан гаиләң турында кайгырт (1 Тим. 5:8).

• Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьлә һәм шәкертләр булдыр (Мат. 24:14; 28:19, 20).

• Үзеңнең физик, рухи һәм эмоциональ сәламәтлегең турында кайгырт, шул исәптән файдалы ял итү төрләрен сайла (Марк 6:31; 2 Көр. 7:1; 1 Тим. 4:8, 16).

• Җыелыштагы вазифаларыңны үтә (Рәс. 20:28; 1 Тим. 3:1).

• Өең һәм Патшалык Залы турында кайгырт (1 Көр. 10:32).

[23 биттәге рамка/иллюстрация]

 Аларга игътибарлы бул

• Олы яшьтәге кардәшләргә (Лев. 19:32).

• Физик я эмоциональ авыру белән интеккән кешегә (Гыйб. сүз. 14:21).

• Кулыңнан килгәндә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булган мәсихчегә (Рим. 12:13).

• Гаиләңдәгеләргә (1 Тим. 5:4, 8).

• Тормыш иптәше вафат булган имандашыңа (1 Тим. 5:9).

• Җыелышыңда хезмәтен тырышып башкарган өлкәнгә (1 Тес. 5:12, 13; 1 Тим. 5:17).