Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Баланың рухи үсешкә хокукы»

«Баланың рухи үсешкә хокукы»

«Баланың рухи үсешкә хокукы»

ТУГЫЗЫНЧЫ декабрьдә 2008 елны балалар хокукы буенча Швеция институты «Баланың рухи үсешкә хокукы» дип исемләнгән махсус семинар үткәргән. Семинарда Швеция чиркәве, башка христиан диннәре, ислам әһелләре һәм гуманизм тарафдарлары үз фикерләрен белдергән.

Бер докладчы, христиан рухание, болай дигән: «Баланың рухилыгына Изге Язмалардагы хикәяләрнең никадәр көчле тәэсир итүен төгәл һәм дөрес сурәтләп бирү авырдыр». Изге Язмаларда язылганнар балаларның рухи ихтыяҗларын ничек канәгатьләндерә ала?

«Бу өзекләр һәм хикәяләр турында балалар мөстәкыйль рәвештә фикер йөртә һәм уйлана ала»,— дип әйткән христиан рухание. Ул «Адәм белән Хаува, Кабил белән Һабил, Давыт белән Голиаф, Гайсәнең тууы, салым җыючы Зәкәй, Гайсәнең читкә киткән угыл һәм игелекле самареяле турындагы хикәяләрен» санап чыккан һәм аларны «хыянәт итү, кичерү, йолып алу, нәфрәт итү, бозылу, китерелгән зыянны каплау, кардәшлек һәм риясыз яратуга кагылышлы мөһим сорауларда баланың фикер йөртүен тәрбияли алган үрнәк хикәяләренең берничәсе» дип атаган. «Бу өзекләрдәге хәлләрне кеше үзенең тормышына күчерә ала, алар эш итә башлый һәм тормыш тәҗрибәсенә әйләнә»,— дип өстәгән ул.

Сүз дә юк, балаларны Изге Язмаларны укырга дәртләндерү бик яхшы. Әмма бала Изге Язмалардан укыганнары турында «мөстәкыйль рәвештә фикер йөртеп һәм уйланып», дөрес нәтиҗәләргә килә алырмы?

Хәтта зурларга да Изге Язмалардагы өзекләрне аңлатырга кирәк. Мәсәлән, Изге Язмаларда югары дәрәҗәле хәбәш кешесе турында әйтелә. Аңа «мөстәкыйль рәвештә фикер йөртү һәм уйлану» чын рухилыкны табарга ярдәм итмәгән. Ул Ишагыйя пәйгамбәр китабын укыган, ләкин укыганын аңламаган. Пәйгамбәрнең хәбәрен аңларга теләгәнгә, ул шәкерт Филипның аңлатуын шатлык белән тыңлаган (Рәс. 8:26—40). Бу хәбәш кешесенә кебек, безнең барыбызга да, аеруча балаларга, Изге Язмалардагы кайбер өзекләрне аңлатырга кирәк.

Изге Язмаларда: «Бала күңелендә акылсыз уйлар да булыр»,— диелә (Гыйб. сүз. 22:15). Балалар җитәкчелек белән күрсәтмәләргә мохтаҗ, һәм ата-аналары аларга Изге Язмаларга һәм мәсихче җыелышта өйрәнгәннәренә нигезләнгән әхлакый вә рухи белем бирергә җаваплы. Балаларның андый өйрәтү алырга хокукы бар. Аларга кечкенә чактан ук, рухи яктан үсәр өчен, Изге Язмалар буенча нык нигез салырга ярдәм итәргә кирәк. Бу аларга «тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгән» җитлеккән кешеләр булып китәргә булыша ала (Евр. 5:14).