Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу иң яхшы тормыш юлы!

Бу иң яхшы тормыш юлы!

Бу иң яхшы тормыш юлы!

«Яшибезме яки үләбезме — без һәрвакыт Раббыныкы» (РИМ. 14:8).

1. Гайсә өйрәткән иң яхшы тормыш юлы нинди?

ЙӘҺВӘ безнең иң яхшы тормыш юлыннан баруыбызны тели. Кешеләр төрлечә яши ала, ләкин иң яхшы юл бер генә. Аллаһы Сүзе буенча һәм аның Улы Гайсә Мәсихтән өйрәнеп яшәүдән яхшырак юл юк. Гайсә үзенең эзеннән баручыларны Аллаһыга «рух вә хакыйкать» белән гыйбадәт кылырга өйрәткән һәм аларга шәкертләр булдырырга кушкан (Мат. 28:19, 20; Яхъя 4:24). Гайсәнең өйрәтүләре буенча яшәсәк, без Йәһвәгә яраклы булачакбыз һәм аның фатихаларын алачакбыз.

2. Беренче гасырда Патшалык хакындагы хәбәрне күпләр ничек кабул иткән, һәм аларны ничек атаганнар?

2 «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнар» иман итеп суга чумдырылу үткәч, без аларга тулы ышаныч белән: «Бу иң яхшы тормыш юлы!» — дип әйтә алабыз (Рәс. 13:48). Беренче гасырда төрле халыклардан меңләгән кеше хакыйкатьне кабул иткән һәм суга чумдырылу үтеп, барлык кешеләр алдында Аллаһыга тугрылыклы булуларын күрсәткән (Рәс. 2:41). Бу беренче шәкертләр «Гайсә юлыннан баручылар» дип аталган (Рәс. 9:2; 19:23). Бу сүзләр урынлы булган, чөнки Гайсә Мәсихнең шәкертләре булып китүчеләр аңа иман иткәннәрен һәм аның үрнәгенә ияргәннәрен үз тормыш рәвешләре белән күрсәткән (1 Пет. 2:21).

3. Ни өчен Йәһвә халкы суга чумдырылу үтә, һәм соңгы ун елда күпме кеше бу йоланы үтәгән?

3 Бу соңгы көннәрдә шәкертләр булдыру эше тизләнә төшә һәм хәзер 230 дан артык ил һәм территориядә башкарыла. Соңгы ун ел эчендә 2 700 000 нән күбрәк кеше Йәһвәгә хезмәт итәргә булган һәм аңа үз багышлануларын суга чумдырылып символлаштырган. Атнага уртача 5 000 нән артык кеше! Кешенең суга чумдырылырга карары Аллаһыны яратуга, Изге Язмалардагы белемнәргә һәм өйрәнгәннәренә иман итүгә нигезләнгән. Суга чумдырылу — тормышыбызда мөһим вакыйга, чөнки ул Йәһвә белән безнең арабызда якын мөнәсәбәтләрнең башлануын билгели. Ул Аллаһыга ышанычыбызны да раслый: Йәһвә үткәндә хезмәтчеләренә үзенең юлыннан йөрергә ярдәм иткән кебек, безгә дә үзенә тугрылык белән хезмәт итәргә ярдәм итәчәк (Ишаг. 30:21).

Суга чумдырылуның мөһимлеге

4, 5. Суга чумдырылу нинди фатихалар китерә?

4 Син, бәлкем, Аллаһы турында белемнәр алып, тормышыңда үзгәрешләр ясагансыңдыр, һәм хәзер син суга чумдырылмаган вәгазьче. Сине мактап була. Ләкин син Аллаһыга догада багышланып, суга чумдырылырга телисеңме? Изге Язмаларны өйрәнеп, син тормышыңда беренче урында рәхәтне генә күреп яшәү я байлык җыю түгел, ә Йәһвәне данлау булырга тиеш икәнлеген аңлагансыңдыр (Мәдхия 148:11—13 не укы; Лүк 12:15). Суга чумдырылу нинди фатихалар китерә?

5 Аллаһыга багышланган мәсихче буларак, син чын мәгънәле тормыш алып барачаксың. Аның ихтыярын үтәгәнгә, син бәхетле булачаксың (Рим. 12:1, 2). Йәһвәнең изге рухы синдә Аллаһыга яраклы сыйфатлар, мәсәлән, иминлек һәм ышаныч булдырачак (Гәл. 5:22, 23). Аллаһы догаларыңа җавап бирәчәк һәм үзенең Сүзе буенча яшәргә тырышлыкларыңны фатихалаячак. Хезмәтең шатлык китерәчәк, һәм Аллаһы хуплаган тормыш алып барганга мәңге яшәү өметең арта барачак. Өстәвенә, багышлану һәм суга чумдырылу синең чыннан да Йәһвә Шаһите булырга теләгәнеңне күрсәтәчәк (Ишаг. 43:10—12).

6. Безнең суга чумдырылуыбыз нәрсә күрсәтә?

6 Аллаһыга багышланып һәм суга чумдырылу үтеп, без халык алдында Йәһвәнеке икәнебезне белдерәбез. «Безнең беребез дә үзе өчен яшәми һәм беребез дә үзе өчен үлми,— дип язган рәсүл Паул.— Әгәр яшибез икән — Раббы өчен яшибез, үләбез икән — Раббы өчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме — без һәрвакыт Раббыныкы» (Рим. 14:7, 8). Аллаһы безгә ихтыяр иреге биреп, хөрмәт күрсәткән. Аллаһыны ярату безне бу тормыш юлыннан барырга дәртләндергәндә, без аның йөрәген сөендерәбез (Гыйб. сүз. 27:11). Суга чумдырылуыбыз Аллаһыга багышлануыбызны да һәм Йәһвә безнең Хакимебез икәнен тануыбызны да символлаштыра. Һәм Галәмдәге хакимлек итү турындагы бәхәсле сорауда аның ягында торганыбызны күрсәтә (Рәс. 5:29, 32). Йәһвә исә безнең якта. (Мәдхия 117:6 ны укы.) Суга чумдырылу шулай ук безгә бүгенге һәм киләчәктә булачак башка күп рухи фатихаларга юл ача.

Яратучан кардәшлек

7—9. a) Гайсә бар нәрсәләрен калдырып, үзенең артыннан баручыларны нәрсәгә ышандырган? б) Гайсәнең Марк 10:29, 30 да язылган вәгъдәсе ничек үтәлә?

7 Рәсүл Петер Гайсәгә болай дигән: «Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның өчен безгә нәрсә була?» (Мат. 19:27). Ул үзенең һәм башка шәкертләрнең киләчәген белергә теләгән. Үзләрен тулысынча Патшалык турындагы вәгазьләү эшенә багышлап, алар күп нәрсәләрдән баш тарткан (Мат. 4:18—22). Гайсә аларны нәрсәгә ышандырган?

8 Марк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Гайсә үз шәкертләре турында алар рухи кардәшлекнең өлеше булачак дип әйткән. Ул болай дигән: «Йортын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-аналарын яки балаларын яки басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем хәзерге вакытта йөз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар һәм, әлбәттә, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә инде киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак» (Марк 10:29, 30). Беренче мәсихчеләр, мәсәлән, Лудия, Әкүл, Прискиллә һәм Гәй, Гайсә вәгъдә иткәнчә, үз имандашлары өчен «агай-энеләр яки апа-сеңелләр яки ата-аналар» булып киткән, һәм аларның «йортлары» кардәшләре өчен һәрвакыт ачык булган (Рәс. 16:14, 15; 18:2—4; 3 Яхъя 1, 5—8).

9 Гайсәнең сүзләре бүген зуррак күләмдә үтәлә. Аның шәкертләре калдырган «басулар» — бу акча эшләү мөмкинлеге. Төрле илләрдә Патшалык эшләре алга барсын өчен, күпләр, шул исәптән миссионерлар, Вефиль гаиләсе әгъзалары, халыкара программа хезмәтчеләре һәм башкалар, үз теләкләре буенча бу мөмкинлектән баш тарта. Күп кардәшләр йотларын калдырып, тормышларын гадиләштерә. Һәм без Аллаһының алар турында кайгыртканын вә хезмәтләре аларга бәхет китергәнен ишетеп сөенәбез (Рәс. 20:35). Моннан тыш, Йәһвәнең суга чумдырылган бар хезмәтчеләре халыкара мәсихче кардәшлекнең өлеше буларак, «барыннан да бигрәк... [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләп», фатихалар алалар (Мат. 6:33).

Аллаһының «түбәсе астында» яшәү

10, 11. «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында» яшәү нәрсә аңлата, һәм бу хөрмәтне ничек алып була?

10 Багышлану һәм суга чумдырылу тагын бер зур фатиха китерә, бу — «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында» яшәү хөрмәте. (Мәдхия 90:1 не укы.) Бу символик урын, анда куркынычсыз һәм рухи зыяннан яклау алып була. Рухи яктан күрү сәләте булмаган һәм Аллаһыга таянмаган кешеләр ул урынны белми. Багышлануыбыз буенча яшәсәк һәм Йәһвәгә тулысынча өметләнсәк, асылда, без аңа: «Сыендыручым һәм яклаучым, әй Аллам, Сиңа ышанып торам»,— дип әйтәбез (Мәд. 90:2). Йәһвә Аллаһы безнең «сыендыручыбыз» булып китә (Мәд. 90:9). Әллә яхшырак сыену урыны бармы?

11 Йәһвәнең «түбәсе астында яши» башлавыбыз аның белән шәхси мөнәсәбәтләр булдыру хөрмәтенә ия булганыбызны да аңлата. Бу мөнәсәбәтләр багышлану һәм суга чумдырылу белән башлана. Аннары без Изге Язмаларны өйрәнү һәм эчкерсез догалар аша һәм тулы тыңлаучанлык белән Аллаһыга якынлашып, дуслыгыбызны ныгытабыз (Ягък. 4:8). Берәү дә Гайсә кебек Йәһвәгә якын булмаган, аның ышанычы Барлыкка Китерүчегә һәрвакыт нык булган (Яхъя 8:29). Шуңа күрә һәрвакыт Йәһвәгә ышаныйк: ул безгә багышлануыбыз буенча яшәргә булыша ала һәм моны тели дә (Вәг. 5:4). Аллаһының үз халкына биргән рухи бүләкләре аның чыннан да безне яратканына һәм аңа хезмәт итүдә уңышлы булуыбызны теләгәненә бәхәссез дәлил булып тора.

Рухи оҗмахны кадерләү

12, 13. a) Рухи оҗмах нәрсә ул? б) Без яңаларга ничек ярдәм итә алабыз?

12 Багышлану һәм суга чумдырылу шулай ук безгә искиткеч рухи оҗмахта яшәргә юл ача. Анда имандашлар үзенчә бердәнбер рухи шартларда рәхәтләнеп, Йәһвә Аллаһы белән һәм үзара иминлектә яши (Мәд. 28:11; Ишаг. 54:13). Бүгенге дөньяда безнең рухи оҗмахыбыз белән чагыштырырлык бернәрсә дә юк. Бу аеруча төрле халыктан, телдән һәм этник группалардан булган кардәшләр бердәмлек, иминлек һәм мәсихчеләрчә ярату хөкем сөргән халыкара конгрессларда бергә җыелганда күренә.

13 Безнең рухи оҗмахыбыз — бу дөньядагы аяныч хәлнең капма-каршысы. (Ишагыйя 65:14 не укы *.) Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләп, без башкаларны да бу рухи оҗмахка чакырабыз. Бу зур хөрмәт. Яңа гына җыелышка кушылган кешеләргә булышу һәм аларны вәгазьләргә өйрәтү — тагын бер фатиха. Әкүл белән Прискиллә Апуллуска «Аллаһы юлы турында тулырак аңлаткан» кебек, безнең дә өлкәннәрнең җитәкчелегендә яңаларга ярдәм итәргә хөрмәтле йөкләмәбез бар (Рәс. 18:24—26).

Гайсәдән өйрәнүне дәвам итәбез

14, 15. Ни өчен Гайсәдән өйрәнү мөһим?

14 Гайсәдән өйрәнүне дәвам итү мөһим. Җиргә килгәнче, ул күп меңләгән еллар Атасы белән хезмәттәшлек иткән (Гыйб. сүз. 8:22, 30). Ул Аллаһыга хезмәт итү һәм хакыйкать хакында шаһитлек бирү иң яхшы тормыш юлы икәнен белгән (Яхъя 18:37). Гайсә бик яхшы аңлаган: ул, башкача яшәгән булса, үзен эгоистларча һәм акылсыз тоткан булыр иде. Ул алда каты сынауларның булачагын һәм үләчәген белгән (Мат. 20:18, 19; Евр. 4:15). Безнең өчен Үрнәк буларак, ул безне сафлыгыбызны сакларга өйрәткән.

15 Гайсә суга чумдырылганнан соң Шайтан аны сынап, иң яхшы тормыш юлыннан алып китәргә тырышкан, ләкин юкка гына маташкан (Мат. 4:1—11). Шуңа күрә, Шайтан нәрсә генә эшләмәсен, без сафлыгыбызны саклый алабыз. Ул суга чумдырылырга әзерләнгәннәрне һәм яңа гына Йәһвә Шаһите булып киткәннәрне күздән ычкындырмастыр (1 Пет. 5:8). Каршылыкларны иң яхшы ниятләрдән чыгып, ләкин ялгыш фикерләре булган туганнар күрсәтә ала. Әмма андый сынаулар безгә искиткеч мәсихче сыйфатлар күрсәтергә мөмкинлекләр бирә. Мәсәлән, без аларның сорауларына җавап биргәндә һәм аларга вәгазьләгәндә, үзебезне ихтирамлы һәм әдәпле тотабыз (1 Пет. 3:15). Бу безне тыңлаган кешеләргә уңай яктан тәэсир итә ала (1 Тим. 4:16).

Иң яхшы тормыш юлыннан бар!

16, 17. a) Канун 30:19, 20 дә яшәү өчен нинди өч мөһим таләп китерелә? б) Муса язганны Гайсә, Яхъя һәм Паул ничек раслаган?

16 Гайсә җиргә килгәнче якынча 1 500 ел элек Муса исраиллеләрне ул чактагы иң яхшы тормыш юлын сайларга өндәгән. Ул болай дигән: «Мин бүген күк белән җирне шаһит итеп чакырам: сезгә яшәү яки үлем, хәер-фатиха яки ләгънәт-каргыш сайларга тәкъдим итәм. Үзегезнең һәм нәсел варисларыгызның яшәвен теләсәгез, тормышны сайлагыз. Раббы Аллаһыгызны яратыгыз, Аның әйткәнен тыңлагыз, Аңарга сыеныгыз» (Кан. 30:19, 20). Исраил халкы Аллаһыга тугрылыгын югалтса да, Мусаның яшәү өчен әйткән өч мөһим таләбе үзгәрмәгән. Аларны Гайсә һәм башкалар раслаган.

17 Беренчедән, без Йәһвә Аллаһыбызны яратырга тиеш. Аның гадел юллары буенча йөреп, без Аллаһыны яратканыбызны күрсәтәбез (Мат. 22:37). Икенчедән, без Йәһвәнең Сүзен өйрәнеп һәм аның әмерләрен үтәп, аның әйткәннәрен тыңларга тиеш (1 Яхъя 5:3). Моның өчен безгә регуляр рәвештә мәсихче очрашуларга йөрергә кирәк, анда без Изге Язмаларны өйрәнәбез (Евр. 10:23—25). Өченчедән, без Йәһвәгә сыенырга тиеш. Нәрсә генә булмасын, һәрвакыт Йәһвәгә иман итик һәм аның Улы артыннан барыйк (2 Көр. 4:16—18).

18. a) 1914 елны «Күзәтү манарасы»нда хакыйкать турында нәрсә әйтелгән иде? б) Хакыйкать яктылыгына карашыбыз нинди булырга тиеш?

18 Изге Язмалардагы хакыйкать буенча яшәү нинди фатиха! 1914 елны «Күзәтү манарасы» журналында мондый әһәмиятле сүзләр язылган булган: «Без фатихалы, бәхетле халык түгелмени? Әллә Аллаһыбыз тугры түгелме? Кемдер яхшыракны белсә, аны кабул итсен. Сезнең берәрегез яхшыракны тапса, безгә сөйләячәк дип өметләнәбез. Аллаһы Сүзеннән белгәннәребездән яхшырак бернәрсә дә юк. [...] Хак Аллаһы турындагы ачык белем йөрәгебезгә һәм тормышыбызга китергән иминлекне, шатлыкны һәм фатихаларны бернинди тел вә каләм сурәтләп бирә алмый. Аллаһының акыллылыгы, гаделлеге, көче һәм ярату турындагы Яхшы хәбәр, безнең акылыбызны һәм йөрәгебезне канәгатьләндерә. Бүтән без эзләмибез. Без бу гаҗәеп Яхшы хәбәрне генә яхшырак белергә телибез» («Күзәтү манарасы», инглиз, 1914 ел, 15 декабрь, 377—378 битләр). Без рухи яктылык һәм хакыйкать өчен әле дә рәхмәтле. Чыннан да, «Йәһвә яктылыгында йөргәнебезгә» бүген шатланыр өчен хәтта зуррак та сәбәп бар (Ишаг. 2:5; Мәд. 42:3; Гыйб. сүз. 4:18).

19. Ни өчен суга чумдырылу үтәргә яраклы булганнар бу адымны озакка сузмаска тиеш?

19 Син «Йәһвә яктылыгында йөрергә» телисеңдер, ләкин әлегә Аллаһыга багышланып, суга чумдырылу үтмәгәнсеңдер. Алай булса, озакка сузма. Изге Язмаларда суга чумдырылу үтәр өчен таләпләр китерелә. Аларга туры килер өчен, бар кирәкле адымнар яса. Бу — Аллаһыга һәм Мәсихкә безнең хакка эшләгәннәре өчен рәхмәтләребезне белдерергә үзенчә бердәнбер ысул. Йәһвәгә иң кыйммәтлесен — тормышыңны бир. Аллаһы ихтыярын үтәргә теләгәнеңне аның Улына ияреп күрсәт (2 Көр. 5:14, 15). Һичшиксез, бу — иң яхшы тормыш юлы!

[Искәрмә]

^ 13 абз. Ишагыйя 65:14: «Минем хезмәтчеләрем йөрәк шатлыгыннан кычкырачак, ә сез йөрәк кайгысыннан кычкырырсыз һәм рух төшкәнлектән үксеп еларсыз».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Безнең суга чумдырылуыбыз нәрсә символлаштыра?

• Аллаһыга багышлану һәм суга чумдырылу нинди фатихалар китерә?

• Ни өчен Гайсәдән өйрәнү мөһим?

• Иң яхшы тормыш юлыннан барырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Суга чумдырылуың иң яхшы тормыш юлын сайлаганыңны күрсәтә!

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Син «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астындамы»?