Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Рух кылычын» оста куллан

«Рух кылычын» оста куллан

«Рух кылычын» оста куллан

«Рух кылычын — Аллаһы сүзен кабул итегез» (ЭФЕС. 6:17).

1, 2. Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булганга, без нәрсә эшли алабыз?

ХАЛЫК төркемнәренең рухи ихтыяҗларын күреп, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен». Гайсә моны әйтеп кенә чикләнмәгән. Ул «үзенең янына унике шәкертен чакырып алып», аларны «ашлык урырга», ягъни вәгазьләргә, җибәргән (Мат. 9:35—38; 10:1, 5). Соңрак Гайсә башка шәкертләрен дә «икешәр-икешәр» итеп вәгазьләргә җибәргән (Лүк 10:1, 2).

2 Бүген дә Патшалык вәгазьчеләре бик кирәк. 2009 хезмәт елында бөтен дөнья буенча Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсенә 18 168 323 кеше килгән. Бу Йәһвә Шаһитләренең санына караганда 10 миллионга күбрәк. Чыннан да, игеннәр агарып уракка өлгергән инде (Яхъя 4:34, 35). Шуңа күрә без дога кылырга һәм күбрәк эшчеләр сорарга тиеш. Ләкин андый үтенечләребез буенча ничек эш итәргә? Без ашкынып Патшалык хакында вәгазьләгәндә һәм шәкертләр булдырганда, уңышлырак хезмәтчеләр була алабыз (Мат. 28:19, 20; Марк 13:10).

3. Аллаһы рухы безгә уңышлырак хезмәтче булырга ничек ярдәм итә?

3 Аллаһы рухының җитәкчелеге безгә «Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйләргә» ярдәм итә (Рәс. 4:31). Моны без үткән мәкаләдә карап чыккан идек. Бу рух безгә оста хезмәтчеләр булырга да ярдәм итә ала. Хезмәттә уңышлырак булыр өчен бер мөмкинлек — бу Йәһвә Аллаһы биргән искиткеч коралны, аның Сүзен, Изге Язмаларны, яхшы итеп куллану. Ул изге рух ярдәмендә язылган (2 Тим. 3:16). Андагы хәбәр Аллаһы тарафыннан рухландырылган. Шуңа күрә без хезмәттә оста итеп Изге Язмаларны куллана белсәк, безнең белән изге рух җитәкчелек итәчәк. Аллаһы Сүзен оста итеп ничек кулланырга? Башта, әйдәгез, аның никадәр куәтле икәнен карап чыгыйк.

«Аллаһының сүзе... куәтле»

4. Изге Язмалар кешене ничек үзгәртә ала?

4 Аллаһы Сүзе зур көчкә ия! (Евр. 4:12). Изге Язмалардагы хәбәр, образлы әйткәндә, кеше ясаган теләсә нинди кылычтан да үткенрәк, чөнки ул буыннарны сөяк җелегеннән аерыр өчен, тирән үтеп керә дип әйтеп була. Изге Язмалардагы хакыйкать кеше күңеленең иң түренә, уй-фикерләренә вә тойгыларына үтеп кереп, аның чынлыкта нинди кеше икәнен ачыклый. Бу хакыйкать үз куәтен эшләтеп, кешене чын-чынлап үзгәртә ала. (Көлессәйлеләргә 3:10 ны укы.) Әйе, Аллаһы Сүзе кеше тормышларын үзгәртергә сәләтле!

5. Изге Язмаларда безнең өчен нинди җитәкчелек бар, һәм аны куллану нинди нәтиҗәгә китерә?

5 Өстәвенә, Изге Язмалар — чагыштыргысыз акыллылык китабы. Анда бу авыр дөньяда яшәргә ярдәм итүче файдалы мәгълүмат бар. Аллаһы Сүзе аяк астын гына түгел, ә бөтен юлны яктыртып тора (Мәд. 118:105). Ул проблемаларны хәл иткәндә я дуслар, күңел ачулар, эш, кием сайлау буенча яки башка яктан карарлар кабул иткәндә зур ярдәм булып тора (Мәд. 36:25; Гыйб. сүз. 13:20; Яхъя 15:14; 1 Тим. 2:9). Аллаһы Сүзендәге принципларны куллану безгә башкалар белән тату яшәргә булыша (Мат. 7:12; Флп. 2:3, 4). Барган юлыбыз «яктыртылып» торганга, без кабул иткән карарларыбызның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген күрә алабыз (1 Тим. 6:9). Изге Язмаларда Аллаһының киләчәккә нияте дә алдан әйтелә, һәм бу безгә шул ният буенча яшәргә ярдәм итә (Мат. 6:33; 1 Яхъя 2:17, 18). Кеше, Аллаһы принциплары буенча яшәсә, максатлы тормыш алып барачак!

6. Изге Язмалар рухи сугышта никадәр көчле корал?

6 Изге Язмаларның рухи сугышта никадәр көчле корал икәне турында да уйланыйк. Паул Аллаһы сүзен «Рух кылычы» дип атаган. (Эфеслеләргә 6:12, 17 не укы.) Изге Язмалардагы хәбәр, оста итеп җиткерелсә, кешеләрне Шайтанның рухи коллыгыннан азат итә ала. Бу кылыч кешеләр тормышын җимерми, ә коткара. Без аны оста итеп кулланыр өчен, тырышлыклар куярга тиеш түгелмени?

Аллаһы сүзен дөрес куллан

7. Ни өчен «Рух кылычын» оста кулланырга өйрәнү мөһим?

7 Сугышчы, коралы белән кулланырга өйрәнеп торса гына, аның белән оста сугыша алачак. Безнең рухи сугышта «Рух кылычын» куллану турында да шуны ук әйтеп була. «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә»,— дип язган Паул (2 Тим. 2:15).

8, 9. Изге Язмаларда язылганны дөрес аңларга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Мисал китер.

8 Хезмәттә «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче» булырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Изге Язмаларда язылганнарны башкаларга ачык итеп сөйләр өчен, без аны үзебез аңларга тиеш. Моның өчен Изге Язмалардагы шигырьнең я өзекнең контекстына игътибар итәргә кирәк. Бер аңлатмалы сүзлек буенча, контекст — бу «текстның мәгънә ягыннан бер бөтен булган һәм үзенә кергән сүзнең яки тулы бер фразаның мәгънәсен ачып бирә торган өлеше».

9 Изге Язмалардагы берәр өзекне дөрес аңлар өчен, якындагы шигырьләрне карап чыгарга кирәк. Мисал өчен рәсүл Паулның Гәләтиялеләргә 5:13 тәге сүзләрен алыйк. Ул болай дип язган: «Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин сезнең ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү өчен сәбәп булмасын, бәлки бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез». Паул биредә нинди ирекне күздә тоткан? Ул гөнаһ белән үлемнән, ялган тәгълиматлар коллыгыннан яки башка берәр нәрсәдән азат ителү турында әйткәнме? Контекст буенча, Паул «канун ләгънәтеннән» азат ителүне, ягъни Мәсихнең шәкерте булу китергән ирекне, күздә тоткан (Гәл. 3:13, 19—24; 4:1—5). Бу ирекне кадерләгән кешеләр мәхәббәттән чыгып бер-берсенә хезмәт иткән, ә кадерләмәгәннәре башкаларга яла яккан һәм ызгыш-талаш чыгарган (Гәл. 5:15).

10. Изге Язмалардагы берәр шигырьне төгәл аңлар өчен, нинди мәгълүматны исәпкә алырга кирәк, һәм аны кайдан табарга?

10 «Контекст» сүзенең икенче мәгънәсе дә бар. Аның синонимнары: «фон», «шарт», «хәл». Берәр шигырьнең мәгънәсен төгәл аңлар өчен, без Изге Язмалардагы бу китапны кем язганын, аның кайчан һәм нинди шартларда язылганын исәпкә алырга тиеш. Шулай ук бу китапның нинди максат белән язылганы һәм, мөмкин булса, ул вакыттагы кешеләрнең гореф-гадәтләре, тәртипләре, культура хәзинәләре һәм диннәре турында белү файдалы булыр *.

11. Изге Язмалардагы шигырьләрне аңлатканда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

11 Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче булыр өчен, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне төгәл аңлату гына җитәрлек түгел. Кешеләрне Изге Язмалар нигезендә куркытмас өчен, без сак булырга тиеш. Гайсә, Иблис тарафыннан сыналганда хакыйкатьне яклаган кебек, без дә Изге Язмаларны кулланып, хакыйкатьне яклый алабыз. Ләкин Изге Язмалар — кешеләрне куркыту күсәге түгел (Кан. 6:16; 8:3; 10:20; Мат. 4:4, 7, 10). Без рәсүл Петернең мондый киңәшенә колак салырга тиеш: «Йөрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз» (1 Пет. 3:15).

12, 13. Аллаһы Сүзендәге хакыйкать нинди «ныгытмаларны» җимерә ала? Мисал китерегез.

12 Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне дөрес өйрәткәндә, нәрсәгә ирешеп була? (2 Көринтлеләргә 10:4, 5 не укы.) Изге Язмалардагы хакыйкать «ныгытмаларны» җимерә ала, ягъни ялган тәгълиматларны, зыянлы йолаларны һәм камил булмаган кешеләрнең акыллылыгын чагылдырган фәлсәфәләрне фаш итә. Без Изге Язмалар ярдәмендә «Аллаһыны танып белүгә каршы» булган һәртөрле карашларны чабып ташлый алабыз. Изге Язмалардагы тәгълиматлар кешеләргә фикер йөртүләрен хакыйкатькә туры китерергә ярдәм итә ала.

13 Мәсәлән, Һиндстанда яшәүче 93 яшьлек бер олы яшьтәге хатын-кыз бала чактан ук реинкарнациягә ышанган. Ул, чит илдә яшәүче улы белән хат аша Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, Йәһвә һәм аның ниятләре турында өйрәнгәннәрен икеләнмичә кабул иткән. Әмма кеше үлгәч, аның белән нәрсә була икәне турында белгәч, ул моның белән ризалаша алмаган, чөнки реинкарнация тәгълиматы аның акылында бик тирән тамырланган булган. Ул болай дигән: «Синең Изге Язмаларыңдагы бу тәгълиматны мин бер дә аңлый алмыйм. Бөтен диннәрдә кешенең үлми торган өлеше бар дип өйрәтәләр. Мин һәрвакыт тән үлә, ә кешенең күренмәгән өлеше кат-кат, якынча 8 400 000 тапкыр, башка тәннәргә күчә дип ышана идем. Бу дөрес түгелмени? Күпчелек диннәр ялган булып чыгамыни?» «Рух кылычы» андый нык тамырланган тәгълиматларны җимерә аламы? Берничә атна дәвамында бу тема буенча Изге Язмаларга нигезләнеп фикер алышканнан соң, ул хатын болай дип язган: «Мин, ниһаять, үлем турындагы чын хакыйкатьне аңлый башладым. Терелтелү вакытында үлгән якыннарыбыз белән очраша алачагыбызга мин бик шат. Мин Аллаһы Патшалыгының тиздән киләчәгенә өметләнәм».

Инандырырлык итеп куллан

14. Тыңлаучыларны инандыру нәрсә аңлата?

14 Изге Язмаларны хезмәттә уңышлы кулланыр өчен, андагы шигырьләрне китерү генә җитәрлек түгел. Паул инандырырлык итеп вәгазьләгән, без дә шулай эшләргә тиеш. (Рәсүлләр 19:8, 9; 28:23 не укы.) «Инандыру» «яулап алу» дигәнне аңлата. Инанган кеше «берәр нәрсәгә шулхәтле ышана, хәтта моңа шикләнми». Без, кешене Изге Язмаларның берәр тәгълиматына ышандырганда, аның ышанычын яулап алабыз, һәм ул бу тәгълиматка инана башлый. Моның өчен безгә тыңлаучыны әйткәннәребезнең дөреслегенә ышандырырга кирәк. Моны ничек эшләп була? Әйдәгез карап чыгыйк.

15. Кешеләр Изге Язмаларны хөрмәт итсен өчен, аны ничек кулланырга?

15 Аллаһы Сүзен кешеләрдә хөрмәт уятырлык итеп куллан. Изге Язмалардагы берәр шигырьне китергәндә, сөйләшкән тема буенча Аллаһы фикерен белү мөһим икәненә игътибар ит. Кешегә сорау биреп, аны тыңлаганнан соң, син болай дип әйтә аласың: «Әйдәгез, Аллаһының бу сорауга карашын белик». Я болай дип сорый аласың: «Ә Аллаһы моның турында нәрсә уйлый?» Андый сүзләр Изге Язмаларның Аллаһыдан булганын күрсәтә һәм тыңлаучыларда бу китапка карата хөрмәт уятырга ярдәм итә. Андый сүзләрне әйтү аеруча Аллаһыга ышанган, ләкин Изге Язмаларның тәгълиматларын белмәгән кешеләргә вәгазьләгәндә мөһим (Мәд. 18:8—11).

16. Изге Язмалардагы өзекләрне дөрес аңлатырга нәрсә ярдәм итәчәк?

16 Укыган шигырьләрне аңлат. Паул гадәттә өйрәткәннәрен Изге Язмалар нигезендә «аңлаткан һәм исбат иткән» (Рәс. 17:3). Еш кына Изге Язмалардагы берәр өзектә берничә мөһим фикер була, шуңа күрә тиешле фикергә кагылышлы сүзләргә басым ясарга кирәк. Моның өчен бу фикерне ачыклаган сүзләрне кабатлап я аларны башкача әйтеп яки кешегә бу сүзләрне табарга ярдәм иткән сораулар биреп була. Аннары бу өзектәге ул өлешен аңлатыгыз. Аннан соң безне тыңлаган кешегә бу өзекнең аның үзенә ничек кагыла икәнен күрергә ярдәм итегез.

17. Изге Язмалар нигезендә ничек ышандырырлык итеп әңгәмә корып була?

17 Изге Язмалар нигезендә ышандырырлык итеп әңгәмә кор. Паул ихлас күңелдән дога кылып һәм акылга ятышлы итеп башкалар белән «Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корган» (Рәс. 17:2, 4). Тыңлаучының йөрәгенә, аның кебек, тәэсир итәргә тырышыгыз. Кеше белән шәхси кызыксынуыгызны күрсәткән сораулар биреп, аның күңелендә булганнарны «чумырып-чумырып» алыгыз (Гыйб. сүз. 20:5). Чиктән тыш туры булмагыз. Фикерләрне аңлаешлы һәм акылга ятышлы итеп әйтегез. Алар нигезле дәлилләр белән расланырга, ә сүзләрегез Аллаһы Сүзенә нигезләнергә тиеш. Тиз-тиз генә ике-өч шигырь укыр урынына, фикерне аңлата торган бер шигырьне куллану яхшырак. Кайчакта тикшерүләр үткәреп, өстәмә мәгълүмат кирәк булыр. Алдарак искә алынган 93 яшьлек хатынга ни өчен үлемсез җан (яки рух) тәгълиматы шулхәтле киң таралган икәнен белергә кирәк булган. Ул, Изге Язмаларның хак тәгълиматына ышаныр өчен, бу ялган тәгълиматның каян килеп чыкканын һәм аның дөньядагы күпчелек диннәргә ничек үтеп кергәнен аңларга тиеш булган *.

Моннан ары да оста куллан

18, 19. Ни өчен без моннан ары да «Рух кылычын» оста кулланырга тиеш?

18 «Бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Мәкерле кешеләр явызлыкларында тагын да алга китәләр (1 Көр. 7:31; 2 Тим. 3:13). Шуңа күрә «Рух кылычын — Аллаһы сүзен» кулланып, «ныгытмаларны» моннан ары да җимерү мөһим.

19 Без Аллаһы Сүзе Изге Язмаларның булуына һәм аның куәтле хәбәрен, ялган тәгълиматларны юкка чыгарып, эчкерсез кешеләрнең йөрәгенә тәэсир итәр өчен, кулланырга бик шат! Бу хәбәрдән көчлерәк бернәрсә дә юк. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһының Патшалык турында вәгазьләү эшендә рух кылычын оста кулланыр өчен, чын күңелдән тырышлыклар куйыйк.

[Искәрмәләр]

^ 10 абз. Изге Язмаларның китаплары турында мәгълүматны «Бар Язмалар да Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм файдалы» (рус), «Изге Язманы аңлау» (инглиз) дигән китапларда һәм шулай ук «Күзәтү манарасы»ндагы «Йәһвә Сүзе тере» дигән мәкаләләрдә табып була.

^ 17 абз. «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?» (рус) дигән брошюраның 5—16 битләрен кара.

Сез нәрсә белдегез?

• Аллаһы Сүзе никадәр көчле?

• Хакыйкать сүзенә ничек дөрес өйрәтергә?

• Изге Язмалардагы хәбәр «ныгытмалар» белән нәрсә эшли ала?

• Хезмәттә инандырырлык итеп сөйләр өчен, ничек яхшырырга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге рамка/иллюстрация]

Аллаһы Сүзен ышандырырлык итеп ничек кулланырга?

▪ Кешеләрдә Изге Язмаларга хөрмәт уят

▪ Шигырьләрне аңлат

▪ Йөрәккә тәэсир итәр өчен, ышандырырлык итеп әңгәмә кор

[11 биттәге иллюстрация]

«Рух кылычын» уңышлы итеп кулланыр өчен, өйрәнергә кирәк