Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр»

«Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр»

«Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр»

«Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр. [...] Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын» (АЧЫЛ. 22:17).

1, 2. Патшалык эшләре тормышыбызда нинди урында булырга тиеш, һәм ни өчен?

ПАТШАЛЫК эшләре тормышыбызда нинди урында булырга тиеш? Гайсә үз шәкертләрен иң элек патшалыкны эзләргә дәртләндергән һәм алар шулай эшләсә, Аллаһы аларга кирәк булганны бирәчәк дип ышандырган (Мат. 6:25—33). Ул Аллаһы Патшалыгын шулхәтле кыйммәтле энҗе белән чагыштырган ки, хәтта сәүдәгәр аны тапкач, «бар булган нәрсәсен саткан һәм аны сатып алган» (Мат. 13:45, 46). Патшалык хакында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше безнең өчен дә иң мөһиме булырга тиеш түгелме?

2 Үткән ике мәкаләдән күргәнебезчә, хезмәттә кыюлык белән сөйләү һәм Аллаһы Сүзен оста итеп куллану Аллаһы рухының җитәкчелегендә булуыбызны күрсәтә. Бу рух шулай ук безгә Патшалык хакында вәгазьләү эшендә регуляр рәвештә катнашырга ярдәм итә. Ничек? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Ачык чакыру

3. Бөтен кешеләр нинди су эчәргә чакырыла?

3 Бар кешеләр изге рух аша чакыру ала. (Ачылыш 22:17 не укы.) Алар килергә һәм сусауларын махсус су белән басарга чакырыла. Бу — ике водород атомы һәм бер кислород атомыннан торган гади су түгел. Билгеле, су җирдәге тормыш өчен бик мөһим. Ләкин Гайсә Самарея хатыны белән кое янында сөйләшкәндә, аңа башка төрле су турында әйткән: «Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк» (Яхъя 4:14). Кешеләр эчәргә чакырыла торган бу гаҗәеп су мәңгелек тормыш бирә.

4. Ни өчен тереклек суы кирәк булып киткән, һәм бу су нәрсәне символлаштыра?

4 Андый су, беренче кеше Адәм үз хатынына кушылып, үзләрен барлыкка китергән Йәһвә Аллаһыны тыңламый башлагач, кирәк булып киткән (Ярат. 2:16, 17; 3:1—6). Адәм «тереклек агачыннан... җимеш сузылып алып һәм аны ашап, үлемсез булып китмәсен» өчен, беренче пар үз йортларыннан, Гадән бакчасыннан, куылган булган (Ярат. 3:22). Кешелекнең атасы буларак, Адәм бөтен кешеләргә мирас итеп үлем биргән (Рим. 5:12). Тереклек суы Аллаһының, тыңлаучан кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткарып, аларга җирдәге Оҗмахта бетмәс камил тормыш бирер өчен, күргән бар чараларын символлаштыра. Бу чаралар Гайсә Мәсихнең йолым корбаны нигезендә мөмкин булган (Мат. 20:28; Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:9, 10).

5. Кил» һәм «тереклек суын бушлай ал» диеп, кем чакыра? Аңлатыгыз.

5 «Кил» һәм «тереклек суын бушлай ал» диеп, кем чакыра? Аллаһы Гайсә аша тормыш өчен күргән бар чаралар белән кешелек тулысынча Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында файдалана алачак. Ул чакта бу фатихалар «кристалл сыман ялтырап торган тереклек суы елгасы» итеп сурәтләнә. Бу елга «Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән чыга» (Ачыл. 22:1). Димәк, бу тормыш бирүче суның Чыганагы — яшәү Бирүче Йәһвә (Мәд. 35:10). Ул бу суны «Бәрән», Гайсә Мәсих, аша бирә (Яхъя 1:29). Йәһвә бу образлы елга ярдәмендә Адәмнең тыңламаучанлыгы аркасында кешелеккә китерелгән бар зыянны юк итәчәк. Әйе, «кил» диеп, Йәһвә Аллаһы чакыра.

6. «Тереклек суы елгасы» кайчан ага башлаган?

6 «Тереклек суы елгасы» Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында тулы мәгънәдә ага башлаячак. Шулай да ул «Бәрәннең» 1914 елда күктә тәхеткә утыруы белән башланган «Раббының көнендә» ага башлаган (Ачыл. 1:10). Шуңа күрә кешеләргә Аллаһының тормыш өчен күргән кайбер чаралары инде ул вакыттан ук файда китерә. Бу чаралар Изге Язмалар белән бәйле, чөнки аның хәбәре «су» белән чагыштырыла (Эфес. 5:26). Бар кешеләр дә «тереклек суын» алырга, ягъни Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ишетеп, аны кабул итәргә, чакырыла. Ләкин Раббы көнендә бу чакыруны кешеләргә кем тарата?

Кәләш: «Кил!» — ди

7. «Раббы көнендә» беренче итеп «кил» дигән чакыруны кем тарата башлаган һәм кемгә?

7 Беренче итеп бу чакыруны кәләш төркеме әгъзалары — рух белән майланган мәсихчеләр тарата башлаган. Кемгә? Билгеле, үзенә түгел. Кәләш: «Кил!» — диеп, «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге сугышыннан» соң җирдә мәңгелек тормыш алырга өметләнгән кешеләргә әйтә. (Ачылыш 16:14, 16 ны укы.)

8. Майланган мәсихчеләрнең Йәһвә чакыруын 1918 елдан тарата башлаганын нәрсә күрсәтә?

8 Мәсихнең майланган шәкертләре бу чакыруны инде 1918 елдан тарата. Ул елдагы «Хәзер яшәүче миллионлаганнар беркайчан да үлмәскә мөмкин» дигән ачык нотык кешеләргә Һармагедун сугышыннан соң күпләр җирдәге оҗмахта яшәячәк икәненә өмет биргән. 1922 елда Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) үткән Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең конгрессында яңгыраган нотык тыңлаучыларны Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итәргә дәртләндергән. Бу өндәү кәләш төркеменең калдыгына чакыруны тагы да күбрәк кешеләргә таратырга ярдәм иткән. 1929 елда «Күзәтү манарасы» (инглиз), 15 март санында төп шигыре Ачылыш 22:17 булган «Мәрхәмәтле чакыру» дигән мәкалә бастырылган. Бу мәкаләдә болай дип әйтелгән иде: «Тугры төркем калдыгы [Аллаһы Тәгаләнең] мәрхәмәтле чакыруына кушылып: „Кил“,— дип әйтә. Бу хәбәр гаделлеккә һәм хакыйкатькә сусаган кешеләргә таратылырга тиеш. Моны хәзер эшләргә кирәк». Кәләш төркеме кешеләрне бүген дә чакыруын дәвам итә.

«Ишетүче дә: „Кил!“ — дип әйтсен»

9, 10. Чакыруны ишетүчеләр «Кил!» дип әйтергә ничек чакырылган?

9 «Кил» дигән чакыруны ишетүчеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар да: «Кил!» — дип әйтергә чакырыла. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1932 елның 1 август санында, 232 биттә болай диелгән иде: «Майланган мәсихчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә теләгән бар кешеләрне дәртләндерсен. Аларга, Раббының хәбәрен игълан итәр өчен, Аның майлавы кирәк түгел. Күп кешеләр Йәһвәнең зур мәрхәмәте нигезендә Һармагедунны кичереп, җирдә мәңгелек тормыш алырга мөмкин. Йәһвәнең шаһитләре бу кешеләр төркеменә тереклек суын җиткерергә рөхсәт ителгәнен белеп, зур юаныч таба».

10 Ишетүченең «Кил!» дияргә җаваплы булуына басым ясап, «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1934 елның 15 август санында, 249 биттә болай дип әйтелгән булган: «Ионадав төркеменнән булганнар Ииуй, ягъни майланганнар, төркеме белән бергә, үзләре Йәһвәнең майланган шаһитләре булмаса да, барырга һәм Патшалык турындагы хәбәрне игълан итәргә тиеш». 1935 елны Ачылыш 7:9—17 дә әйтелгән «бихисап күп кешенең» кем икәне ачыкланган. Бу Аллаһы чакыруын тарату эшен киңәйтер өчен көчле этәргеч булган. Шул вакыттан бу чакыруны сан ягыннан үсә барган бихисап күп чын гыйбадәт кылучылар кабул итә башлаган. Хәзер алар җиде миллионнан күбрәк. Бу хәбәрне ишеткәч, алар рәхмәт белдереп, Аллаһыга багышланган, суга чумдырылу үткән һәм кәләш төркеме белән бергә башкаларны ашкынып, «тереклек суын бушлай алырга» чакыра башлаган.

Рух: «Кил!» — ди

11. Беренче гасырда изге рухның вәгазь эшендәге роле нинди булган?

11 Насара шәһәрендәге гыйбадәтханәдә вәгазьләгәндә Гайсә кулъязма төргәген ачып, Ишагыйя пәйгамбәрнең мондый сүзләрен укыган: «Раббының Рухы Минем өстемдә, чөнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерергә, әсирләргә — азатлык, сукырларга — күрә башлауны игълан итәргә, җәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга, Раббының шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә җибәрде». Аннары Гайсә бу сүзләрне үзенә кулланып: «Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты» — дигән (Лүк 4:17—21). Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм... дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз»,— дигән (Рәс. 1:8). Беренче гасырда изге рух вәгазь эшендә мөһим роль уйнаган.

12. Аллаһының рухы безнең көннәрдә кешеләрне чакырырга ничек ярдәм итә?

12 Аллаһының изге рухы безнең көннәрдә кешеләрне чакырырга ничек ярдәм итә? Йәһвә — изге рух Чыганагы. Ул бу рух аша кәләш төркемендәгеләрнең йөрәген вә акылын ача, һәм алар аның Сүзен, Изге Язмаларны, аңлый. Бу рух аларны җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә өмете булган кешеләргә чакыруны таратырга һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңлатырга дәртләндерә. Бу чакыруны кабул итеп, Гайсә Мәсихнең шәкерте булып киткән һәм аны башкаларга тараткан кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы рухы аларга да булыша. «Изге Рух исеме белән суга чумдырылганга», алар аның җитәкчелеге буенча эш итә һәм ярдәменә таяна башлый (Мат. 28:19). Майланган һәм сан ягыннан үсә барган бихисап күп мәсихчеләрнең вәгазьләгән хәбәре турында да уйланыйк. Ул хәбәрнең чыганагы — Изге Язмалар, Аллаһы рухының җитәкчелегендә язылган китап. Шулай итеп, чакыру изге рух аркылы таратыла. Асылда, бу рух безнең белән җитәкчелек итә. Бу башкаларны чакыру эшендә катнашуыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

Алар: «Кил!» — диләр

13. «Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр» дигән сүзләр нәрсә күрсәтә?

13 «Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр». Бу Аллаһының чакыруын таратуда даимилекне аңлата. Ул чакыруны ишетеп, кабул итүчеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар да: «Кил!» — диләр. Бихисап чын гыйбадәт кылучылар турында алар Йәһвәнең «Йортында Аңа көне-төне хезмәт итәләр» дип әйтелә (Ачыл. 7:9, 15). Алар нинди мәгънәдә «көне-төне хезмәт итәләр»? (Лүк 2:36, 37; Рәсүлләр 20:31; 2 Тессалуникәлеләргә 3:8 не укы.) Олы яшьтәге Ханна пәйгамбәр һәм рәсүл Паул мисаллары буенча, «көне-төне хезмәт итү» хезмәттә даими булу һәм зур тырышлыклар куюны аңлата.

14, 15. Данил өзлексез гыйбадәт кылуның мөһимлеген ничек күрсәткән?

14 Данил пәйгамбәр дә Аллаһыга регуляр рәвештә гыйбадәт кылуның мөһим булганын күрсәткән (Дан. 6:4—10, 16). Ул үзенең рухи тәртибен — Аллаһыга «көненә өч тапкыр» дога кылу гадәтен, хәтта бер айга да, үзгәртмәгән. Моның өчен аңа арысланнар чокырына ташлану янаса да, ул «моңа кадәр һәрвакыт эшләгәнчә» дога кылуын дәвам иткән. Аның эш итүе башкаларга Йәһвәгә регуляр рәвештә гыйбадәт кылудан мөһимрәк бернәрсә дә юк икәнен ачык итеп күрсәткән! (Мат. 5:16).

15 Данил арысланнар чокырында төн үткәргәннән соң, патша чокыр янына килеп: «И, Данил, тере Аллаһының хезмәтчесе, син өзлексез хезмәт иткән Аллаһың сине арысланнардан коткара алдымы?» — дип кычкырган. Данил шунда ук болай дигән: «И, патша, мәңге яшә! Минем Аллаһым арысланнарның авызын каплар өчен, үз фәрештәсен җибәрде, һәм алар миңа зыян китермәделәр, чөнки мин аның алдында гаепсез дип табылдым, һәм синең алдыңда да, патша, мин бернинди начар эш кылмадым». Йәһвә Данилны «өзлексез» хезмәте өчен фатихалаган (Дан. 6:19—22).

16. Данил мисалы хезмәттә катнашуыбыз турында нинди сораулар тудырырга тиеш?

16 Данил үзенең рухи тәртибеннән баш тартмаган. Ул үләргә дә әзер булган. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез вәгазьләр өчен, без нәрсәдән баш тартабыз я нәрсәдән баш тартырга әзер? Без һәр ай башкаларга Йәһвә турында сөйләргә тиеш! Мөмкин булса, безгә һәр атна бу эштә катнашырга кирәк. Начар сәламәтлек аркасында аена 15 минут кына вәгазьли алсак та, без моны отчетыбызга язып куярга тиеш. Ни өчен? Чөнки рух һәм кәләш белән безнең: «Кил!» — дип әйтәсебез килә. Әйе, без Патшалыкның регуляр вәгазьчеләре булыр өчен, хәлебездән килгәнне эшләргә телибез.

17. Йәһвәнең чакыруын таратыр өчен, без нинди мөмкинлекләрне кулланырга тиеш?

17 Йәһвәнең чакыруын таратыр өчен, без вәгазьләргә бүлеп куйган вакытны гына түгел, ә һәр мөмкинлекне кулланырга тиеш. Әйберләр сатып алганда, юлда, отпускта, эштә, мәктәптә яки башка берәр нәрсә эшләгәндә без сусаган кешеләрне тереклек суын бушлай алырга чакыра алабыз. Бу зур хөрмәт! Хакимлек итүчеләр безнең эшчәнлегебезне чикләсәләр дә, без сак кына, бәлкем, һәр фатирга я йортка кермичә яки күбрәк очраклы вәгазьләп, хезмәтебезне дәвам итәчәкбез.

«Кил!» — диегез

18, 19. Аллаһы хезмәттәшләре булу хөрмәтен кадерләгәнегезне сез ничек күрсәтә аласыз?

18 Инде туксан елдан күбрәк рух та, кәләш тә тереклек суына сусаучыларга: «Кил!» — диләр. Сез бу дулкынландыргыч чакыруны ишетәсезме? Алайса, сез аны башкаларга таратырга чакырыласыз.

19 Йәһвәнең яратучан чакыруы тагын күпме вакыт таратылачагын без белмибез. Һәрхәлдә, аны кабул итеп һәм «Кил!» — дип әйтеп, без «Аллаһының хезмәттәшләре» булып китәбез (1 Көр. 3:6, 9). Нинди зур хөрмәт! Моны кадерләгәнебезне күрсәтик һәм регуляр рәвештә вәгазьләп, «Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик» (Евр. 13:15). Җирдә яшәргә өмете булган һәрберебез кәләш төркеме белән бергә: «Кил!» — дип әйтсен. Һәм тагы да күбрәк кеше тереклек суын бушлай алсын!

Сез нәрсә белдегез?

• «Кил» дип кем чакырыла?

• Ни өчен «кил» дигән чакыру Йәһвәдән дип әйтеп була?

• «Кил» дигән чакыруны таратуда изге рухның роле нинди?

• Ни өчен без хезмәттә регуляр рәвештә катнашырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге диаграмма/иллюстрацияләр]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

«Кил!» — дип әйтегез

1914

5 100 вәгазьче

1918

Күпләр җирдәге Оҗмахта тормыш алачак

1922

«Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез, игълан итегез»

1929

Тугры калдык: «Кил!» — ди

1932

«Кил!» дияргә майланганнар белән башкалар да чакырыла

1934

Ионадав төркеме вәгазьләргә чакырыла

1935

«Бихисап күп кешенең» кем икәнлеге ачыклана

2009

7 313 173 вәгазьче