Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Йәһвәне Әтиең итеп саныйсыңмы?

Син Йәһвәне Әтиең итеп саныйсыңмы?

Син Йәһвәне Әтиең итеп саныйсыңмы?

«РАББЫМ!.. безне дога кылырга өйрәтче». Гайсәнең бер шәкерте бу сүзләрне әйткәч, Гайсә болай дигән: «Дога кылганда болай дип әйтегез: „Атабыз! Исемең, изге дип, икърар ителсен“» (Лүк 11:1, 2). Гайсә Йәһвәне «Кодрәт иясе», «Бөек Нәсихәтче», «Барлыкка Китерүче», «Көннәрдән Борынгы» һәм «Мәңгелек Патша» дигән тәэсирле титуллар белән атый алган (Ярат. 49:25; Ишаг. 30:20; 40:28; Дан. 7:9; 1 Тим. 1:17). Ләкин ул «Атабыз» дигән сүзне кулланган. Ни өчен? Бәлкем, Гайсә безнең Галәмдәге иң бөек Шәхескә, кечкенә басынкы бала яратучан әтисенә якын булган кебек, якын булуыбызны теләгәндер.

Әмма кайберәүләр өчен Аллаһыны үз Атасы итеп санау авыр. «Суга чумдырылганнан соң еллар дәвамында миңа Йәһвәгә якынлашу һәм дога кылганда аны Әти итеп күрү авыр иде»,— дип таный Шери * исемле мәсихче апа-кардәш. Моны аңлатып, ул болай ди: «Мин үз атамның җылы мөнәсәбәтен бер дә сизми идем».

Бу авыр соңгы көннәрдә аталар күрсәтергә тиеш булган мәхәббәт еш кына күрсәтелми (2 Тим. 3:1, 3). Шуңа күрә күпләргә Шери кичергән хисләр таныш. Әмма Йәһвәне яратучан Әти итеп санар өчен, җитди сәбәпләр күп, бу безне юата.

Йәһвә — яратучан Бирүче

Без Йәһвәне үз Әтиебез итеп күрергә теләсәк, безгә аны яхшы белергә кирәк. «Улын Атасыннан башка һичкем белми,—дигән Гайсә.— Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми» (Мат. 11:27). Йәһвәнең нинди Ата икәнен белер өчен, яхшы мөмкинлек — бу Гайсәнең чын Аллаһы хакында әйткәннәре турында уйлану. Гайсә үз Атасы хакында нинди хакыйкатьләр ачкан?

Йәһвәне үз тормышының Чыганагы итеп танып, Гайсә: «Мин Атам аша яшим»,—дигән (Яхъя 6:57). Без дә яшәвебез өчен Атабызга бурычлы (Мәд. 35:10; Рәс. 17:28). Йәһвәне башкаларга тормыш бирергә нәрсә дәртләндергән? Әллә ярату түгелме? Андый бүләк өчен без, һичшиксез, күктәге Атабызны яратырга тиеш.

Аллаһының кешелеккә карата иң бөек яратуы Гайсә Мәсихнең йолым корбанында чагылган. Бу йолым ярдәмендә гөнаһлы кешеләр Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия була ала (Рим. 5:12; 1 Яхъя 4:9, 10). Күктәге Атабыз үз ниятләрен үтәгәнгә, аны яраткан һәм аңа буйсынган бар кешеләр ахыр чиктә «Аллаһы балаларының данлы азатлыгын» алачакларына без бер дә шикләнмибез (Рим. 8:21).

Күктәге Атабыз шулай ук безнең өчен «кояшын... чыгара» (Мат. 5:45). Кояшның чыгуы турында дога кылу берәрсенең уена килә микән? Әмма кояшның җылы нурларын тою безгә бик рәхәт һәм шатлык китерә! Өстәвенә, безнең Атабыз — иң яхшы Бирүче, аңардан сораганчы ук безнең нәрсәгә мохтаҗ булганыбызны ул белә. Әйе, ул үзенең иҗади эшләре турында кайгырта. Моны күзәтер өчен һәм моның турында рәхмәт белән уйланыр өчен без вакыт табарга тиеш түгелме? (Мат. 6:8, 26).

Атабыз безне назлы итеп яклый

Ишагыйя пәйгамбәр Аллаһының борынгы халкын болай дип ышандырган: «„Таулар читкә китәчәк һәм калкулыклар какшаячак, ә минем яратучан игелегем синнән читкә китмәячәк һәм минем тынычлык турындагы килешүем какшамаячак“,— дип әйтә сиңа мәрхәмәт күрсәтүче Йәһвә» (Ишаг. 54:10). Җирдәге тормышының соңгы төнендә Гайсәнең әйткән догасы бу сүзләрне раслый һәм Йәһвәнең чыннан да назлы яклаучы икәнен күрсәтә. Гайсә үз шәкертләре турында: «Алар әле дөньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам!.. Аларны Үз исемең белән... саклап тор»,— дип дога кылган (Яхъя 17:11, 14). Йәһвә Гайсәнең шәкертләрен саклап торган вә яклаган.

Бүген Аллаһы «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша рухи ризыкны үз вакытында өләшеп, безне Шайтанның мәкерле ниятләреннән яклый (Мат. 24:45). Без, «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр» белән коралланырга теләсәк, көч бирүче ризык белән тукланырга тиеш. Мәсәлән, «иман калканы» ярдәмендә без явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алабыз (Эфес. 6:11, 16). Иманыбыз безне рухи зыяннан яклый һәм Атабызның яклаучы көчен таныганыбызны күрсәтә.

Аллаһы Улының үзен җирдә ничек тотканын игътибар белән карап чыксак, күктәге Атабызның никадәр назлы икәнен белербез. Марк 10:13—16 да язылган өзеккә игътибар ит. Гайсә үз шәкертләренә: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез»,— дип әйтә. Балалар Гайсә янына җыелгач, ул аларны назлы итеп кочаклаган һәм фатихалаган. Аларның йөзләре шатлыктан балкып торгандыр! Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән, шуңа күрә, һичшиксез, хак Аллаһы безнең үзе янына килүебезне тели (Яхъя 14:9).

Йәһвә Аллаһы — чиксез ярату Чыганагы. Ул иң яхшы Бирүче һәм тиңе булмаган Яклаучы. Ул безнең үзенә якынлашуыбызны тели (Ягък. 4:8). Бәхәссез, Йәһвә — иң яхшы Ата!

Зур файда!

Йәһвәне яратучан назлы күктәге Атабыз итеп санап, аңа өметләнсәк, без зур файда алачакбыз (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Гайсәнең үз Атасына тулысынча ышануы аңа ярдәм иткән. «Мин Үзем генә түгел, Мине җибәрүче Ата белән бергә Мин»,— дигән Мәсих үз шәкертләренә (Яхъя 8:16). Гайсә Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Ул суга чумдырылу үткәндә, Атасы: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— диеп, аңа үз яратуын белдергән (Мат. 3:15—17). Һәм үзенең үлеме алдыннан Гайсә каты тавыш белән: «Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам»,— дип кычкырган (Лүк 23:46). Гайсәнең үз Атасына ышанычы элеккечә нык булган.

Без дә аңа нык ышана алабыз. Йәһвә безнең яклы икән, безгә нәрсәдән куркырга? (Мәд. 117:6). Алдарак искә алынган Шери авырлыклар белән очрашканда үз көченә таянырга өйрәнгән. Ләкин аннары ул, Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында укыганда, аеруча аның күктәге Атасы белән якын мөнәсәбәтләренә игътибар иткән. «Минем хәзер таяна алырлык Әтием бар,— дип әйтә Шери.— Мин чын иминлек һәм бәхет тойдым. Чыннан да, борчылыр өчен бернинди сәбәп юк».

Йәһвәне Әтиебез итеп санау тагын кайсы яктан файдалы? Гадәттә, балалар үз ата-аналарын ярата һәм аларга ярарга тели. Аллаһы Улы Атасын яратканга, һәрвакыт «Ул теләгән эшләрне генә эшләгән» (Яхъя 8:29). Шулай ук күктәге Атабызга булган ярату безне дә акыллы эш итәргә һәм башкалар алдында аны данларга дәртләндерә ала (Мат. 11:25; Яхъя 5:19).

Атабыз безне уң кулыбыздан тота

Күктәге Атабыз безгә шулай ук «Яклаучы-Юатучыны», үзенең изге рухын бирә. «Ул... сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак»,— дигән Гайсә (Яхъя 14:15—17; 16:12, 13). Аллаһының изге рухы безгә Атабызны яхшырак аңларга ярдәм итә ала. Изге рух ярдәмендә без «теләсә нинди ныгытмаларны», ягъни алдан ук ялгыш булган фикер йөртүләрне, дөрес булмаган уйларны я бозык карашларны, җимерә алабыз. Шулай без «Мәсихкә итагатьле итү өчен һәр фикерне үзебезгә буйсындырабыз» (2 Көр. 10:4, 5). Шуңа күрә әйдәгез, Йәһвәдән вәгъдә ителгән «Яклаучы-Юатучыны» сорыйк, һәм «күктәге Атаның Үзеннән сораучыларга Изге Рухны... бирәчәгенә» бер дә шикләнмик (Лүк 11:13). Догада шулай ук изге рухның безгә Йәһвә белән тагы да якынлашырга ярдәм итүен сорап була.

Кечкенә бала атасының кулына тотынып барганда, үзен куркынычсыз хис итә. Син, Йәһвәне Әтиең итеп санасаң, аның мондый сүзләренә ышана аласың: «Мин Йәһвә, синең Аллаһың, сине уң кулыңнан тотам һәм: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен“,— дип әйтәм» (Ишаг. 41:13). Синең Аллаһы белән мәңге йөрергә искиткеч мөмкинлегең бар (Мих. 6:8). Моннан ары да аның ихтыярын үтә, һәм, Йәһвә синең Әтиең булганга, син ярату, шатлык вә иминлек кичерәчәксең.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Исем үзгәртелгән.