Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Нинди очракларда, бәлкем, яңадан суга чумдырылу үтәргә кирәк булыр?

Кайбер мәсихче суга чумдырылуы яраклы микән дип шикләнеп, яңадан суга чумдырылу турында уйланырга мөмкин. Әйтик, кемдер яшерен рәвештә җыелыштан чыгарырлык тормыш алып барган я эштә катнашкан килеш суга чумдырылган ди. Ул андый шартларда Аллаһыга багышлана алганмы? Андый кеше үзенең Изге Язмаларга туры килмәгән тәртибеннән арынган булса гына, Йәһвәгә яраклы итеп багышлана алыр иде. Шуңа күрә андый җитди киртәләр булганда суга чумдырылу үткән кеше яңадан суга чумдырылу турында уйланса, урынлы булыр.

Ә суга чумдырылу үткәннән соң, хокук комитетын җыюын таләп иткән гөнаһ кылган кеше турында нәрсә әйтеп була? Әйтик, ул суга чумдырылган вакытта бу адымның җитдилеген тулысынча аңлап бетермәгән дип әйтә һәм суга чумдырылуын чынлыкта яраксыз дип саный. Өлкәннәр гөнаһ кылучы белән очрашканда аның суга чумдырылуы турында сораулар күтәрергә һәм ул багышлануын һәм суга чумдырылуын яраклы итеп саныймы дип сорарга тиеш түгел. Чөнки ул суга чумдырылуның әһәмиятлелеге турында Изге Язмаларга нигезләнгән нотык тыңлаган һәм багышлану белән суга чумдырылуга кагылышлы сорауларга «әйе» дип җавап биргән. Аннары ул киемен алыштырып, суга чумдырылган булган. Шуңа күрә ул нәрсә эшләгәненең җитдилеген тулысынча аңлаган дип әйтеп була. Һәм өлкәннәр аны суга чумдырылган кеше итеп санаячак.

Кеше үзенең суга чумдырылуының яраклы булуы турында сорау күтәрсә, өлкәннәр «Күзәтү манарасы»ның үткән саннарында бастырылган суга чумдырылу турындагы мәкаләләргә игътибар итеп, аның белән бу сорауны карап чыга ала. Ахыр чиктә, билгеле шартларда суга чумдырылу үткән (мәсәлән, Изге Язмаларны аңлап бетермәгән) кеше яңадан суга чумдырылу үтәргәме-юкмы икәнен үзе карар итә.

Башкалар белән яшәү турында әйткәндә, мәсихчеләр нәрсәне исәпкә алырга тиеш?

Һәр кешегә яшәү урыны кирәк. Әмма бүген күп кешеләрнең үз тораклары юк. Акча, сәламәтлек ягыннан авырлыклар яки бүтән сәбәпләр аркасында кешегә башка туганнары белән бергә яшәргә туры килергә мөмкин. Кайбер илләрдә туган-тумачага бер бүлмәдә кырмыска оясыдай яшәргә туры килә, һәм аларның тормышлары уч төбендәге кебек үтә.

Йәһвә оешмасы бөтендөнья кардәшлегенә яшәү шартлары турында кагыйдәләр җыентыгы бирми. Мәсихчеләр Изге Язмалардагы принциплар нигезендә яшәү шартлары Аллаһыга яраклымы-юкмы икәнен үзләре билгеләргә тиеш. Бу принципларның кайберләре нинди?

Иң башта башкалар белән яшәү безгә һәм безнең рухилыгыбызга ничек тәэсир итәчәген исәпкә алырга кирәк. Бу кешеләр нинди? Алар Йәһвәгә хезмәт итәме? Изге Язмалардагы нормаларны тотамы? «Алданмагыз: „азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза“»,— дип язган Паул (1 Көр. 15:33).

Инҗилдә Йәһвә фәхешлекне һәм зиначылыкны хөкем итә дип әйтелә (Евр. 13:4). Шуңа күрә никахта булмаган төрле җенестәге кешеләр ир белән хатын кебек бер бүлмәдә йокласа, моны Аллаһы хупламый. Мәсихче әхлаксызлык рөхсәт ителгән җирдә яшәргә теләмәс.

Өстәвенә, Изге Язмаларда Аллаһы хуплавын алырга теләгән кешеләр өчен «фәхешлектән качыгыз» дигән чакыру бар (1 Көр. 6:18). Шуңа күрә әхлаксызлык кылырга этәрә алган шартларда яшәмәү акыллы булыр иде. Әйтик, берничә мәсихче бер өйдә яши ди. Андый шартларда көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкинме? Никахта булмаган ике кеше, башкалар вакытлыча өйдә булмаганга күрә, икәүдән-икәү калса, нәрсә булыр? Шулай ук бер-берсенә карата романтик хисләре булган ялгыз кешеләргә бер йортта яшәү әхлакый яктан куркыныч булыр иде. Андый хәлләргә эләкмәскә тырышу акыллы булыр.

Аерылышкан ир белән хатынга да бер өйдә яшәүләрен дәвам итү дөрес булмас иде. Алар өчен элек якынлык кылу гадәти хәл булганга күрә, бу әхлаксыз тәртипкә китерә ала (Гыйб. сүз. 22:3).

Исәпкә алырга кирәк булган тагын бер мөһим як бу — кешеләрнең сайлавыбызга карашы. Мәсихче үзенең яшәү шартларын яраклы дип санаса, ә кешеләр арасында сүз йөрсә, бу борчылыр өчен сәбәп. Без тәртибебез белән Йәһвәнең исеменә тап төшерергә теләмибез. Паул бу хакта болай дип язган: «Яһүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз. Мин дә үз файдама түгел, бәлки, күпләр котылсын өчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит» (1 Көр. 10:32, 33).

Йәһвәнең гадел нормаларын тотарга теләгән кешеләргә яраклы яшәү урыны табу бик авырдыр. Ләкин мәсихчеләр «Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышырга» тиеш. Аларга өйләрендә яраксыз эшләрнең булмавына инанырга кирәк (Эфес. 5:5, 10). Шуңа күрә мәсихчеләр Аллаһыга җитәкчелеген сорап дога кылырга, бер-берсенең физик вә әхлакый яктан иминлеген һәм Йәһвәнең игелекле исемен яклар өчен, хәлләреннән килгәнне эшләргә тиеш.