Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул яшьләргә үз Яратучыларын искә алырга ярдәм итә

Ул яшьләргә үз Яратучыларын искә алырга ярдәм итә

Ул яшьләргә үз Яратучыларын искә алырга ярдәм итә

«ЯШЬЛЕГЕҢДӘ... үзеңне Яратучыны искә ал»,— дип язган якынча 3 000 ел элек акыллы кеше Сөләйман (Вәг. 12:1, 2). Хәзер яшь мәсихчеләргә бу яктан ярдәм итүче тагын бер китап бар: «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр», 2 том *. Бу китапның чыгуы турында белдерү 2008 елның май аеннан 2009 елның гыйнварына кадәр үткән «Безне Аллаһы рухы йөртә» дигән Йәһвә Шаһитләренең өлкә конгрессларында ясалган иде.

Бу китап Җитәкче советның яшьләр язган мөрәҗәгате белән башлана. Анда мондый сүзләр бар: «Бу китаптагы киңәшләр сиңа яшьләр очраган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итсен һәм сине Аллаһы ихтыяры буенча карарлар кабул итәргә өйрәтсен. Без чын күңелдән моның турында дога кылабыз».

Әти-әниләрнең үз балаларын «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтәсе һәм тәрбиялисе» килә (Эфес. 6:4). Әмма яшүсмер чагында күпләр кыюсыз һәм җитәкчелеккә мохтаҗ. Әгәр балаң яшүсмер икән, син аңа бу китаптан күбрәк файда алырга ничек ярдәм итә аласың? Берничә киңәш карап чыгыйк.

Синең үз китабың булсын, һәм аны яхшылап укып чык. Китаптагы фикерләрнең ничек итеп язылганын аңларга тырыш. Бу китапта яхшылык белән яманлыкның нәрсә икәне турында да языла һәм яшьләр ак белән караны аера белергә дә өйрәтелә (Евр. 5:14). Анда шулай ук дөрес булганны ничек якларга икәне турында гамәли киңәшләр бирелә. Мәсәлән, 15 нче бүлектә («Начар йогынтыга ничек бирелмәскә?») проблемаларны Изге Язмаларга нигезләнеп, ничек чишәргә икәне һәм тормышта була алган очракларда ничек җавап биреп була икәне күрсәтелә. Бу яшьләргә «юк» дип әйтү белән генә чикләнмәскә, ә «һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белергә» ярдәм итә (Көл. 4:6).

Китаптагы үзенчәлекләрне куллан. Бу үзенчәлекләр — схемалар һәм рамкалар — яшьләр өчен булса да, син үз китабыңда, урынлы булганда, үз фикерләреңне язып куя аласың *. Мәсәлән, 16 нчы биттәге йөрешү турындагы ике сорауны карап чыкканда, балаң кебек яшүсмер булгандагы хисләреңне исеңә төшерергә тырыш. Ул вакытта йөрешү турында син нәрсә уйлаган идең? Син, бәлкем, үз җавапларыңны язып куярга теләрсең. Аннары үзеңнән болай дип сора: «Вакыт узу белән бу сорауга минем карашым үзгәрдеме? Мин нинди тәҗрибә тупладым һәм балама моны яхшы итеп ничек аңлата алам?»

Балаңны хөрмәт ит, һәм аның китабын рөхсәтсез алма. Китапта сораулар бирелгән өлешләр дә бар, бу сораулар балагызны фикер йөртергә этәрә, һәм аларның кайберләренә җавапларны язып та куеп була. Синең максатың — балаңның китабында нәрсә язылганын түгел, ә аның йөрәгендә нәрсә «язылганын» күрү. Бу китапның 3 нче битендә ата-аналарга болай дип әйтелә: «Сезнең балагыз дөресен язсын өчен аның китабын рөхсәтсез алмагыз. Соңрак ул, бәлкем, язганнарын үзе сезгә сөйләп бирер».

Гаилә белән өйрәнер өчен китап

«Яшьләрнең сораулары», 2 том — гаилә белән гыйбадәт кылу киче вакытында өйрәнер өчен яхшы китап. Бу китапта абзацларга сораулар юк. Шуңа күрә сез аны, балаларыгызга яраклаштырып, өйрәнү вакытында ничек кулланырга икәнен үзегез карар итә аласыз.

Мәсәлән, кайбер гаиләләргә 132—133 нче битләрдәге схеманы («Басым ясалганда минем адымнарым») кулланып, була алган очракларны сәхнәләштерү ошый. Андагы беренче сорау балаңа үзе өчен иң кыен хәлне билгеләргә ярдәм итә ала. Икенче сорау андый хәл кая булырга мөмкин икәнен күрсәтә. Яшьтәшләрнең басымына бирелү я каршы торуның нәтиҗәләре карап чыгылганнан соң, балагызга, ул мыскыллау сүзләре белән ризалашырга я кире кагарга яки каршы җавап бирергә булса, нәрсә дип әйтергә икәнен уйларга тәкъдим ителә. Улыңа я кызыңа уйлап табучан булырга һәм үзләрен ышанычлы хис итеп, югалып калмас өчен җаваплар әзерләргә ярдәм ит (Мәд. 118:46).

Аралашу чарасы

«Яшьләрнең сораулары», 2 том балаларны ата-аналары белән аралашырга дәртләндерә. Мәсәлән, «Миңа әти я әни белән секс турында ничек сөйләшергә?» (63—64 битләр) һәм «Әти-әниең белән сөйләш!» (189 бит) дигән рамкаларда четерекле темалар турында сөйләшү башлар өчен, файдалы киңәшләр бар. 13 яшьлек бер кыз болай дип язган: «Бу китапны укыгач, мин әти-әнием белән уйлаганнарым, хәтта эшләгәннәрем, турында сөйләшә алдым».

Бу китап башкача да аралашырга булыша. Һәр бүлек азагындагы «Син ничек уйлыйсың?» дигән рамка бар. Аның ярдәмендә үткән материалны да кабатлап була, һәм аны гаилә белән фикер алышыр өчен дә кулланып була. Шулай ук яшьләр бүлектән белгәннәрен ничек төгәл кулланып була икәнен һәр бүлек азагында диярлек «Синең адымнарың!» дигән рамкага язып куя ала. Алар анда әти-әнисенә бирергә теләгән сорауларын да яза ала. Бу сораулар аларга үз ата-аналарыннан файдалы киңәшләр сорарга булышыр.

Йөрәккә тәэсир ит!

Ата-ана буларак синең максатың — балаңның йөрәгенә тәэсир итү. «Яшьләрнең сораулары», 2 том бу яктан ярдәм итә ала. Бер әти кешенең мисалын карап чыгыйк. Ул бу китапны кулланып, үзенең кызы белән эчкерсез аралаша алган.

«Безнең Ребекка белән җәяү, велосипедта я машинада барырга яраткан берничә урыныбыз бар. Андый шартларда яхшы аралашып була.

Иң башта, без Җитәкче советның хатын һәм „Ата-аналарга“ мөрәҗәгать сүзләрен карап чыктык. Мин кызыма, 3 нче биттә әйтелгәнчә, ул курыкмыйча үз китабына фикерләрен язып бара ала дип әйттем. Аның язганнарын мин укымаячакмын дидем.

Мин Ребеккага ул карап чыгарга теләгән бүлекләрне сайлап, аларны үзе теләгән тәртип буенча билгеләргә тәкъдим иттем. Ул сайлаган беренче бүлекләр арасында „Миңа электрон уеннар уйнарга микән?“ дигәне дә бар иде. Ул бу бүлекне сайлар дип мин бер дә уйламаган идем! Әмма моңа сәбәп булган. Аның күп кенә дуслары бик яман уен уйный икән. Мин андагы көч куллану һәм пычрак телне күз алдыма да китерә алмаган идем! Бу 251 нче биттәге „Синең адымнарың!“ дигән рамканы карап чыкканда ачыкланды. Ул рамка Ребеккага берәрсе аны бу уенны уйнарга кыстаганда нәрсә әйтергә икәненә дә әзер булырга ярдәм итте.

Ребекка үз китабында язган фикерләрен миннән яшерми. Өйрәнү вакытында без һәрвакыт фикер алышабыз. Без чиратлашып укыйбыз, һәм аннары аның бар материалны, шул исәптән рәсемнәр белән рамкаларны, карап чыгасы килә. Бу миңа аның яшендә булган чагымдагы хисләрем белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, ә ул бүгенге яшьләрнең тормышы турында сөйли. Аның бар нәрсә белән уртаклашасы килә!»

Синең балаларың бар икән, син, һичшиксез, бу китапның чыгуына шатлангансыңдыр. Хәзер син аны яхшы куллана аласың. Җитәкче совет бу китап гаиләгез өчен фатиха булачак дип өметләнә. Ул барыбызга да — аеруча кадерле яшьләребезгә — «Рух буенча» яшәргә ярдәм итсен (Гәл. 5:16).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган, рус телендә дә бар.

^ 6 абз. Бу китаптагы кайбер схемаларны төрле яшьтәге кешеләр тутыра ала. Мәсәлән, 221 нче биттәге схеманы («Ярсуыңны тый») тутыру сиңа да, балаңа да файдалы була ала. Шуны ук 132—133, 163 һәм 314 нче битләрдәге схемалар турында да әйтеп була.

[30 биттәге рамка]

Яшьләрнең фикерләре

«Бу китапны каләм тотып укырга һәм укыганнарың турында уйланырга кирәк. Аны шәхси көндәлек дәфтәре итеп кулланып булганга, ул уйланырга вә иң яхшы тормыш юлын сайларга ярдәм итә» (Николь).

«Күп кешеләр хәтта иң яхшы ниятләрдән миңа берәрсе белән йөрешергә кирәк дип әйтә. Бу китапның беренче өлешеннән, миңа ни генә әйтмәсеннәр, мин йөрешергә әле әзер түгел икәнемне аңладым» (Катрина).

«„Син суга чумдырылу үтәргә уйлыйсыңмы?“ дигән рамка суга чумдырылуыма җитдирәк карарга ярдәм итте. Ул мине өйрәнүемә һәм догаларыма башкача карарга дәртләндерде» (Эшли).

«Әти-әнием мине кечкенә чактан ук хакыйкатьтә тәрбияләсә дә, бу китап миңа тормышымда нинди адымнар ясарга тиеш икәнемне күрсәтте. Һәм әти-әнием белән ачыграк булырга ярдәм итте» (Замира).

[31 биттәге иллюстрация]

Ата-аналар, бу китапны яхшылап укып чыгыгыз

[32 биттәге иллюстрация]

Балаңның йөрәгенә тәэсир итәргә тырыш