Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылу

Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылу

Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылу

«Шуңа күрә, барыгыз һәм... Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз» (МАТ. 28:19).

1, 2. a) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимда нәрсә булган? б) Ни өчен күпләр суга чумдырылу үтәргә булган?

БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимга күп җирләрдән кешеләр килгәнгә шау-шулы булган. Бу бәйрәм вакытында рәсүл Петер башкаларга искитәрлек итеп тәэсир иткән илһамландыргыч нотык сөйләгән. Якынча 3 000 яһүд һәм прозелит аның сүзләреннән таң калган һәм тәүбә итеп, суга чумдырылу үткән. Шулай итеп, алар яңа гына барлыкка килгән мәсихче җыелышка кушылган (Рәс. 2:41). Күп кешеләрнең Иерусалим тирәсендәге сулыкларда һәм буаларда суга чумдырылуы ыгы-зыгы тудыргандыр!

2 Ни өчен шулхәтле күп кеше суга чумдырылу үтәргә булган? Моңа кадәр шул ук көнне гаҗәеп хәл булган: «күктән кинәт көчле җил искән кебек тавыш ишетелгән». Бер йортның өске бүлмәсендә Гайсәнең 120 шәкерте изге рух белән сугарылган. Бу тавышка җыелган диндар ир-атлар һәм хатын-кызлар ул шәкертләрнең «башка телләрдә» сөйләгәнен гаҗәпләнеп тыңлаган. Петернең сөйләгәннәре, шул исәптән үзләренә юнәлгән Гайсәнең үлеме турындагы сүзләре, күпләрнең «йөрәкләренә барып кадалган». Алар нәрсә эшләргә тиеш булган? Петер: «Һәркайсыгыз... тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез һәм сез Аллаһының бүләген — Изге Рухны кабул итәрсез»,— дигән (Рәс. 2:1—4, 36—38).

3. Илленче көн бәйрәмендә тәүбә иткән яһүдләр һәм прозелитлар нәрсә эшләргә тиеш булган?

3 Петерне тыңлаган яһүдләр белән прозелитларның дини хәле турында уйлап кара. Алар Йәһвәне инде үз Аллаһысы итеп кабул иткән. Еврей Язмаларыннан алар изге рухның Аллаһының эш итүче көче икәне һәм ул аны бар нәрсәне барлыкка китергәндә һәм соңыннан кулланган икәне турында белгән (Ярат. 1:2; Хак. 14:5, 6; 1 Пат. 10:6; Мәд. 32:6). Ләкин бу җитәрлек булмаган. Алар Аллаһының коткару чарасы — бу Мәсих, Гайсә икәнен аңларга һәм кабул итәргә тиеш булганнар. Шуңа күрә Петер аларга «Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтәргә» кирәк икәненә басым ясаган. Моңа хәтле берничә көн алдарак терелтелгән Гайсә Петергә һәм башкаларга кешеләрне «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырырга» кушкан (Мат. 28:19, 20). Беренче гасырда суга чумдырылу тирән мәгънәгә ия булган һәм бүген дә шулай. Аның мәгънәсе нинди?

Ата исеме белән

4. Йәһвә үзе белән мөнәсәбәтләре булган кешеләр өчен нинди үзгәреш керткән?

4 Инде әйтелгәнчә, Петернең сүзләрен кабул иткән кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәм аның белән мөнәсәбәтләргә ия булган. Алар аның Канунын үтәргә тырышкан һәм шул сәбәптән башка илләрдән Иерусалимга килгәннәр дә (Рәс. 2:5—11). Әмма күптән түгел генә Аллаһы кешеләр белән эш итүенә мөһим үзгәреш керткән. Ул яһүдләрне үзенең махсус халкы буларак кире каккан. Һәм Канунны үтәп, инде аның хуплавын алып булмас иде (Мат. 21:43; Көл. 2:14). Петерне тыңлаган кешеләр Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен сакларга теләсә, алардан бүтән нәрсә таләп ителгән.

5, 6. Беренче гасырдагы күп кенә яһүдләр һәм прозелитлар, Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булыр өчен, нәрсә эшләгән?

5 Билгеле, аларга үзләренә Яшәү Бирүче Йәһвәдән читләшергә кирәк булмаган (Рәс. 4:24). Петернең аңлатуына колак салган кешеләр Йәһвәнең игелекле Ата булганын хәзер элеккегә караганда яхшырак күрә алган. Ул аларны коткарыр өчен, Мәсихне җибәргән. Петер нотыгын болай тәмамлаган: «Бөтен Исраил халкы яхшы белсен: Аллаһы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Раббы һәм Мәсих итте». Йәһвә хәтта андый кешеләрне дә кичерергә әзер булган. Әйе, кешеләр аның белән яхшы мөнәсәбәтләрдә була алсын өчен, ул тиешле чара күргән. Шуңа күрә Петернең сүзләрен игътибарга алган кешеләр Аллаһыга тагы да рәхмәтлерәк була алган! (Рәсүлләр 2:30—36 ны укы.)

6 Һичшиксез, бу яһүдләр белән прозелитларга хәзер шунысы билгеле булган: Йәһвә белән мөнәсәбәтләр булсын өчен, алар коткарылуның Гайсә аша бирелә икәнен танырга тиеш булганнар. Шунлыктан аларның үз гөнаһларыннан, шул исәптән белә торып я белмичә Гайсәнең үлемендә гаепле булганнарыннан, тәүбә иткәннәре аңлашыла. Һәм шулай ук алдагы көннәрдә аларның «һәрвакыт рәсүлләрнең өйрәтүләрен кабул иткәннәрен» дә аңлап була (Рәс. 2:42). Алар «ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына бара» алган һәм моны теләгән дә (Евр. 4:16).

7. Ни өчен бүген күпләр Аллаһы турында карашларын үзгәртеп, Ата исеме белән суга чумдырылган?

7 Бүген чыгышлары буенча төрле булган миллионлаган кеше Изге Язмалардан Йәһвә турындагы хакыйкатьне белгән (Ишаг. 2:2, 3). Аларның кайберләре атеистлар белән деистлар * булган, ләкин Барлыкка Китерүченең булуына һәм аның белән аңлы рәвештә мөнәсәбәтләр урнаштырып була икәненә инанган. Башкалар Троицага я төрле потларга табынган. Алар Йәһвәнең генә чиксез кодрәтле Аллаһы икәнен белеп, хәзер аңа исеме белән мөрәҗәгать итә. Бу Гайсәнең аның шәкертләре Ата исеме белән суга чумдырылырга тиеш дигән сүзләренә туры килә.

8. Адәм гөнаһы турындагы тәгълиматны белмәгән кешеләр Ата хакында нәрсә аңларга тиеш булган?

8 Алар шулай ук Адәмнән гөнаһ мирас итеп алганнарын аңлаган (Рим. 5:12). Бу алар өчен яңа тәгълимат булган, һәм алар аны хакыйкать итеп кабул итәргә тиеш булган. Андый кешеләрне үз чире турында белмәгән авыру кеше белән чагыштырып була. Бу кешене вакыт-вакыт ниндидер авырту борчыгандыр. Әмма чирләгәнен белмәгәнгә, ул үзен гомумән сау-сәламәт дип санаган. Ләкин аның хәле киресен күрсәткән. (1 Көринтлеләргә 4:4 не чагыштыр.) Аңа төгәл диагноз куелса, ул ышаныр идеме? Һәм билгеле, ышанычлы һәм файдалы дәвалану ысулларын табып, әллә дәваланмас идеме? Шулай ук күпләр, мирас итеп алынган гөнаһ турындагы хакыйкатьне белгәч, Изге Язмалардагы бу «диагноз» белән ризалашкан һәм Аллаһының «дәвалауны» тәкъдим иткәнен аңлаган. Әйе, Атадан читләшкән бар кешеләр үзләрен «дәвалый» алган Шәхескә борылырга тиеш (Эфес. 4:17—19).

9. Йәһвә, кешеләр аның белән мөнәсәбәтләргә ия була алсын өчен, нәрсә эшләгән?

9 Син инде Йәһвә Аллаһыга багышланган һәм суга чумдырылган мәсихче икән, аның белән мөнәсәбәтләргә ия булу нинди искиткеч икәнен аңлагансыңдыр. Хәзер син Йәһвәнең никадәр яратучан Ата икәнлегенә төшенә аласың. (Римлыларга 5:8 не укы.) Аллаһы, Адәм белән Хаува үзенә каршы гөнаһ кылсалар да, аларның буыннары, шул исәптән без дә, үзе белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булсын өчен, чара күргән. Аның кадәрле улы газаплар кичерергә һәм үләргә тиеш булган. Моны күреп, Аллаһының күңеле сыкрангандыр. Бу безгә Аллаһының хакимлеген танырга һәм яратудан чыгып аның әмерләренә буйсынырга ярдәм итмимени? Син әле үзеңне Аллаһыга багышлап, суга чумдырылу үтмәгәнсең икән, моны эшләр өчен сәбәпләр күп.

Угыл исеме белән

10, 11. a) Син Гайсәгә нәрсә белән бурычлы? б) Гайсәнең йолым үлеме синдә нинди хисләр уята?

10 Петернең халыкка әйткән сүзләре турында кабат уйлан. Ул Гайсәне кабул итәргә кирәклегенә басым ясаган. Бу турыдан-туры «Угыл... исеме» хакына суга чумдырылу белән бәйле. Ни өчен бу ул вакыттагы кебек бүген дә мөһим? Гайсәне кабул итү һәм аның исеме белән суга чумдырылу — бу безнең Барлыкка Китерүчебез белән мөнәсәбәтләребездә аның ролен тану. Гайсә яһүдләрне канун ләгънәтеннән коткарыр өчен җәфалау баганасына кадакланырга тиеш булган. Әмма аның үлеме зуррак файда китергән (Гәл. 3:13). Ул бар кешелек мохтаҗ булган йолым корбаны биргән (Эфес. 2:15, 16; Көл. 1:20; 1 Яхъя 2:1, 2). Моның өчен Гайсә гаделсезлек, хурлау, җәзалау һәм ахыр чиктә үлем кичергән. Син аның корбаны өчен никадәр рәхмәтле? Күз алдыңа китер, 1912 ел. Син 12 яшьлек малай һәм «Титаникта» сәяхәт итәсең. Ул айсбергка бәрелә һәм бата башлый. Син коткару шлюпкасына сикерергә телисең, ләкин анда урын юк. Шул вакытта бер ир-кеше үз хатынын үбеп, кире палубага сикерә һәм сиңа үз урынын бирә. Син нәрсә хис итәр идең? Һичшиксез, син аңа рәхмәтле булыр идең! Син тормышында андый хәл кичергән малайның тойгыларын аңлый аласың *. Әмма Гайсә синең өчен күбрәкне эшләгән. Ул син мәңге яши алсын өчен үлгән.

11 Аллаһы Улы синең өчен нәрсә эшләгәнен белгәч, син нәрсә хис иттең? (2 Көринтлеләргә 5:14, 15 не укы.) Син бик рәхмәтле булгансыңдыр. Бу сине Аллаһыга багышланырга һәм үзең өчен түгел, ә синең өчен үлгән шәхес хакына яшәргә дәртләндерде. Угыл исеме белән суга чумдырылу — бу Гайсәнең синең хакка эшләгәнен тану вә аның «Хаким һәм Коткаручы» буларак хакимлеген кабул итү (Рәс. 5:31). Элек синең Барлыкка Китерүче белән мөнәсәбәтләрең булмаган һәм асылда чын өметең дә юк иде. Ләкин Гайсә Мәсихнең түгелгән канына иман иткәнгә һәм суга чумдырылу үткәнгә, хәзер синең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрең бар (Эфес. 2:12, 13). «Сезне, фикерегез һәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаһыга чит һәм дошман булганнарны,— дип язган рәсүл Паул,— [Аллаһы] хәзер Үз алдында изге, кимчелексез һәм гаепсез итеп күрсәтү өчен, Улының тәне аркылы, Аның үлеме аша Үзе белән татулаштырды» (Көл. 1:21, 22).

12, 13. a) Угыл исеме белән суга чумдырылу сине рәнҗеткән кеше белән мөнәсәбәтләреңә ничек тәэсир итәргә тиеш? б) Угыл исеме белән суга чумдырылган мәсихче буларак, син нәрсә эшләргә тиеш?

12 Угыл исеме белән суга чумдырылган булсаң да, син гөнаһлы омтылышларыңның булганын яхшы беләсең. Моны һәр көн истә тотарга кирәк. Мәсәлән, берәрсе сине рәнҗетсә, икегезнең дә гөнаһлы булганыгызны истә тотарсыңмы? Сез икегез дә Аллаһының кичерүенә мохтаҗ, һәм сез икегез дә кичерүчән булырга тиеш (Марк 11:25). Моңа басым ясап, Гайсә мондый мисал китергән: хуҗа үзенә ун мең талант (60 миллион динар) бурычлы булган хезмәтчесен бәхилләгән. Соңрак бу хезмәтче үзенә 100 динар тиешле хезмәттәшен кичермәгән. Гайсә аннары мондый нәтиҗә ясаган: Йәһвә үз кардәшен кичермәгән кешене кичермәячәк (Мат. 18:23—35). Әйе, Угыл исеме белән суга чумдырылу — бу Гайсәнең хакимлеген тану һәм аның үрнәгенә вә өйрәткәннәренә иярергә тырышу, шул исәптән башкаларны кичерергә әзер булу (1 Пет. 2:21; 1 Яхъя 2:6).

13 Гөнаһлы булганга, син камил рәвештә Гайсәнең үрнәгенә иярә алмыйсың. Шулай да, Аллаһыга чын күңелдән багышланганга, синең хәлеңнән килгәнчә Гайсәгә иярәсең килә. Бу элекке кешегә хас булган сыйфатларны бетерү һәм яңа кеше булып киенү өчен даими тырышлыклар кую дигәнне аңлата. (Эфеслеләргә 4:20—24 не укы.) Син дустыңны хөрмәт итсәң, аңардан өйрәнергә һәм аның яхшы сыйфатларын үзләштерергә тырышасыңдыр. Шулай ук син Мәсихтән өйрәнергә һәм аңардан үрнәк алырга телисең.

14. Гайсәнең күктәге Патша буларак хакимлеген таныганыңны син ничек күрсәтә аласың?

14 Угыл исеме белән суга чумдырылуның мәгънәсен аңлаганыңны башкача да күрсәтеп була. Аллаһы «һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге өчен Аны бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйды» (Эфес. 1:22). Шулай итеп, сиңа Гайсәнең Йәһвәгә багышланган кешеләр белән ничек итеп җитәкчелек иткәнен хөрмәт итәргә кирәк. Мәсих җыелышта камил булмаган кешеләрне, аеруча рухи яктан җитлеккән ир-атларны, билгеләнгән өлкәннәрне куллана. Алар «изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенең [Мәсихнең] тәнен ныгытуга әзерләү өчен» билгеләнә (Эфес. 4:11, 12). Камил булмаган кеше хата эшләсә дә, Гайсә күктәге Патшалыкның Патшасы буларак, бу хәлне үз вакытында һәм тиешле итеп үзгәртә ала. Син моңа ышанасыңмы?

15. Син суга чумдырылу үтәргә җыенасың икән, бу сиңа нинди фатихалар китерәчәк?

15 Әмма кайберәүләр үзләрен Йәһвәгә әле багышламаган һәм суга чумдырылу үтмәгән. Син бу адымнарны ясамагансың икән, өстә китерелгән фикерләрдән Угылны тану бу — акыллы һәм рәхмәтле булуыңны күрсәтә икәнен аңлыйсыңмы? Угыл исеме белән суга чумдырылу сиңа мул фатихалар китерәчәк. (Яхъя 10:9—11 не укы.)

Изге рух белән

16, 17. Изге рух исеме белән суга чумдырылу синең өчен нәрсә аңлата?

16 Изге рух исеме белән суга чумдырылу нәрсә аңлата? Иңде әйтелгәнчә, Илленче көн бәйрәмендә Петерне тыңлаган кешеләр изге рух турында белгән. Чыннан да, алар үз күзләре белән Аллаһының һаман да изге рухны кулланганын күрә алган. Петер «Изге Рух белән сугарылган һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башлаганнарның» берсе булган (Рәс. 2:4, 8). Изге рух исеме белән суга чумдырылган кеше изге рухның шәхес түгел, ә Йәһвәнең эш итүче көче икәнен таный. Һәм андый суга чумдырылу кеше изге рухның Аллаһы ниятендәге ролен таный икәнен аңлата.

17 Изге Язмаларны өйрәнеп, син изге рух турында белемнәр алдың, шулай бит? Мәсәлән, син Изге Язмаларның изге рух тәэсире астында язылганын белдең (2 Тим. 3:16). Рухи яктан үскәндә син «күктәге Ата Үзеннән сораучыларга», шул исәптән сиңа да, изге рухны бирә икәнен яхшырак аңлагансыңдыр (Лүк 11:13). Син, бәлкем, изге рухның үз тормышыңда эш итүен сизгәнсеңдер. Гайсә Атаның изге рух бирәчәгенә ышандырган. Шуңа күрә изге рух исеме белән суга чумдырылгач һәм аны алгач, син чын фатихаларга ия булачаксың.

18. Изге рух исеме белән суга чумдырылган кешеләр нинди фатихалар ала?

18 Һичшиксез, Йәһвә бүген дә мәсихче җыелыш белән үзенең изге рухы аша җитәкчелек итә һәм аны алып бара. Бу рух шулай ук безгә көндәлек эшләребездә дә ярдәм итә. Изге рух исеме белән суга чумдырылуыбыз аның тормышыбыздагы ролен аңлаганыбызны һәм бу рухның җитәкчелеген шатланып кабул иткәнебезне аңлата. Әмма кайберәүләр мондый сорау бирергә мөмкин: Йәһвәгә багышлану буенча ничек яшәргә һәм изге рух бу яктан ничек ярдәм итә ала? Моны без киләсе мәкаләдән белербез.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Деизм тарафдарлары Аллаһының барлыгына ышана, ләкин ул табигать һәм җәмгыять тормышы белән кызыксынмый дип уйлый.

^ 10 абз. «Уяныгыз!» (инглиз) 1981 ел, 22 октябрь, 3—8 битләрне кара.

Хәтерлисезме?

• Ата исеме белән суга чумдырылу синең өчен нәрсә аңлата?

• Угыл исеме белән суга чумдырылу нәрсә аңлата?

• Ата һәм Угыл исеме белән суга чумдырылуның мәгънәсен аңлаганыңны син ничек күрсәтә аласың?

• Изге Рух исеме белән суга чумдырылу нәрсә аңлата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң яңа шәкертләр Ата белән нинди мөнәсәбәтләргә ия булган?

[10 иллюстрация астына язылган текст]

By permission of the Israel Museum Jerusalem