Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу авыр вакытларда «күңел сафлыгын» сакла

Бу авыр вакытларда «күңел сафлыгын» сакла

Бу авыр вакытларда «күңел сафлыгын» сакла

КАТОЛИК журналисты Витторио Мессори күптән түгел Италиядәге католик чиркәүләрдә булган азгынлык аркасында ызгышларны күзәтеп, мондый сүзләр әйткән: «Бүгенге чиркәүләрдә гыйффәтлелекнең булмавы беркем өчен сер түгел... Чиркәүдәге өйләнмәү турында антны юкка чыгару да ярдәм итә алмас, чөнки бөтен очракларның 80 проценты гомосексуализм очраклары — руханилар ир-атларны һәм малайларны көчлиләр» («La Stampa»).

Һичшиксез, явызлыкның киң таралуы — бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәренең» билгесе (2 Тим. 3:1—5). Яңалыкларда әйтелгәнчә, әхлакый бозыклык тулаем кешеләргә генә түгел, ә шулай ук үзләрен Аллаһыга ышанучы дип санаган кешеләргә дә начар яктан тәэсир итә. Аларның әхлаксыз һәм бозык йөрәкләре мәрхәмәтсез эшләргә этәрә (Эфес. 2:2). «Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлек итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга»,— дип Гайсә юкка гына әйтмәгән (Мат. 15:19). Әмма Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчеләренең «күңел сафлыгын» яратуларын тели (Гыйб. сүз. 22:11). Шуңа күрә мәсихче хәзерге авыр вакытларда саф күңелне ничек саклый ала?

«Саф күңелле» булу нәрсәне аңлата?

Изге Язмаларда «күңел» сүзе еш кына символик мәгънәдә кулланыла. Бер белешмәлек буенча, Изге Язмаларда күңелне аңлаткан сүз «кешенең иң яшертен эчке дөньясын» һәм «беренче чиратта, кешенең Аллаһы мөрәҗәгать итә торган төп урынын күрсәтә, һәм бу урын Аллаһы белән мөнәсәбәтләрнең чыганагы булып тора һәм әхлакый тәртипне билгели». Күңел безнең уйларыбыз һәм эчке теләкләребез нинди икәнен ачыклый. Өстә китерелгән белешмәлектә игътибар ителгәнчә, Йәһвә үз хезмәтчеләрендә нәкъ күңелне тикшерә һәм кадерли (1 Пет. 3:4).

Изге Язмаларда «чиста» һәм «саф» дигән сүзләр физик яктан чисталыкны аңлата. Ләкин шул ук сүзләр әхлакый һәм дини яктан нәҗесләнмәгәнне — димәк бозылмаганны, пычранмаганны, азмаганны аңлатырга мөмкин. Таудагы вәгазьдә Гайсә мондый сүзләр әйткән: «Саф күңеллеләр бәхетле». Ул теләкләре һәм уйлары чынлыкта чиста булган кешеләр турында сөйләгән (Мат. 5:8). Аларның омтылышлары, теләкләре һәм эчке ниятләре саф. Андый кешеләр Йәһвәгә рәхмәтле булганга, аны бөтен йөрәктән, эчкерсез яраталар (Лүк 10:27). Сез дә бу мәгънәдә саф булырга телисездер, шулай бит?

«Күңел сафлыгын» саклау җиңел түгел

Йәһвә хезмәтчесе «гаепсез куллы» гына түгел, ә шулай ук «саф күңелле» булырга тиеш (Мәд. 23:3, 4). Әмма бүген Аллаһы хезмәтчеләре өчен «саф күңелле» булып калырга бик авыр. Шайтан һәм аның идарәсе астындагы дөнья, шулай ук безнең камил булмаган тәнебезнең нык басымы аркасында без Йәһвәдән ераклашырга мөмкин. Андый басымга каршы торыр өчен, безгә «күңел сафлыгын» яратырга һәм аны тырышып сакларга аеруча мөһим. Бу безне саклаячак һәм безгә Аллаһы дуслары булып калырга ярдәм итәчәк. Без саф күңелне ничек саклый алабыз?

Еврейләргә 3:12 дә мондый кисәтү язылган: «Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаһыдан баш тарткан, явыз, ышанмый торган йөрәк булмасын». Безнең йөрәгебезнең «ышанмый торган» булып китүенә юл куйсак, без «күңел сафлыгын» саклый алмаячакбыз. Аллаһыга иманыбызны җимерер өчен Шайтан Иблис нинди карашлар тарата? Мәсәлән, эволюция теориясе, әхлакый һәм дини нормаларны сайлауда иреклек һәм Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылган булуы турында шикләр. Андый куркыныч фикерләр безгә зыян китермәсен (Көл. 2:8). Мондый фикер йөртүдән үзебезне саклар өчен, безгә беренче чиратта Изге Язмаларны һәр көн укырга һәм укыганнар турында уйланырга кирәк. Аллаһы Сүзеннән төгәл белем алсак, безнең Йәһвәгә карата яратуыбыз үсәчәк һәм без аның кешеләр белән мөгамәләсен яхшырак аңлаячакбыз. Дөрес булмаган карашларны кире кагар өчен һәм Йәһвәгә иманны ныгытыр өчен, безгә шундый ярату һәм аңлау кирәк. Шулай итеп без саф күңелне саклый алачакбыз (1 Тим. 1:3—5).

Тән теләкләренең басымы

«Күңел сафлыгын» сакларга тырышканда безгә шулай ук тән теләкләре һәм байлык артыннан куып яшәү омтылышы комачауларга мөмкин (1 Яхъя 2:15, 16). Акчаны ярату яки байлык җыярга һәм матди әйберләргә ия булырга теләк мәсихче йөрәген боза ала һәм Аллаһының ихтыярына каршы килгән эшләргә этәрә. Кайберәүләр эшләрендә үзләрен намуссыз тота башлаганнар, башкаларны алдаганнар һәм хәттә акча яки әйберләр урлаганнар (1 Тим. 6:9, 10).

Әмма, Йәһвәдән дөрес курку үстереп, гаделлекне яратып һәм чиста вөҗдан сакларга тырышып, без «күңел сафлыгын» яратканыбызны күрсәтәбез. Шундый ярату безне алда да «бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга» дәртләндерәчәк (Евр. 13:18). Без үзебезне намуслы тотсак, безнең тәртибебез яхшы шаһитлек булырга мөмкин. Италиядә яшәүче Йәһвә Шаһите Эмилио шәһәр транспорты компаниясендә йөртүче булып эшли. Бер тапкыр ул кошелек тапкан һәм анда 470 евро булган. Ул бу кошелекны үз җитәкчесенә биргән, һәм тегесе кошелекны хуҗасына кайтарган. Эмилионың андый тәртибе аның хезмәттәшләрен бик гаҗәпләндергән, һәм кайберәүләр Изге Язмалар белән кызыксынып, өйрәнә башлаганнар. Нәтиҗәдә, ике гаиләдәге җиде кеше хакыйкатьне кабул иткән. Әйе, саф күңелдән намуслы тәртипне күреп, башкалар Йәһвәне данлый башларга мөмкин (Тит. 2:10).

Мәсихченең күңел сафлыгына шулай ук җенси мөнәсәбәтләргә бозык караш та начар яктан тәэсир итә ала. Өйләнешмәгән кешеләр арасында һәм никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләр, шулай ук гомосексуаль мөнәсәбәтләр дөньяда зыянсыз булып саналганга, мәсихченең йөрәге бозыла ала. Җенси әхлаксызлыкка бирелгән кеше үз гөнаһын яшереп, ике төрле тормыш алып барырга мөмкин. Андый тәртип берничек тә «күңел сафлыгын» күрсәтми.

Габриеле 15 яшендә суга чумдырылу үткән һәм шунда ук пионер хезмәтен башлаган. Әмма соңрак ул азгын кешеләр белән төнге клубларда вакыт үткәрә башлаган (Мәд. 25:4). Бу әхлаксыз һәм ике төрле тормышның башлангычы булып киткән, һәм ул мәсихче җыелыштан чыгарылган булган. Йәһвәнең шундый җәзасы аны җитди уйланырга дәртләндергән. Габриеле болай дип искә төшерә: «Элек җитди карамаган эшләр минем өчен мөһим булып китте. Мин Изге Язмаларны һәр көн укый башладым, Йәһвәнең сүзләрен ишетергә тырыштым һәм игътибар белән теократик басмаларны тикшердем. Мин Изге Язмаларны шәхси өйрәнү шатлык һәм канәгатьлек китерә алганын күрдем һәм эчкерсез дога кылу белән Изге Язмаларны уку никадәр зур көч бирә алганын аңладым». Бу Габриелегә әхлаксыз тәртибен калдырырга һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен яңадан төзергә ярдәм иткән.

Хәзер Габриеле үз хатыны белән пионер хезмәтен дәвам итә. Аның белән булган очрак Изге Язмаларны, шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән басмаларны өйрәнү кешегә саф күңел сакларга һәм әхлаксызлыктан баш тартырга ярдәм иткәнен күрсәтә (Мат. 24:45; Мәд. 142:10).

Сынаулар вакытында «күңел сафлыгын» саклау

Каршы килүчеләрнең басымы, экономик кыенлыклар һәм каты авыру Аллаһының кайбер хезмәтчеләренең тормышын катлауландыра. Кайчакта, алар күңел төшенкелегенә бирелә. Хәтта Давыт патша да андый хисләр кичергән: «Эчемдә рухым әрнеде, йөрәгем каушады»,— дигән ул (Мәд. 142:4). Шундый минутларда аңа нәрсә ярдәм иткән? Давыт Аллаһы аны коткарган очраклар турында һәм Йәһвәнең үз хезмәтчеләре өчен башкарган эшләре турында искә төшергән. Ул Йәһвәнең үзенең бөек исеме хакына эшләгән гамәлләре турында уйланган. Давыт Йәһвәнең бар эшләре турында фикер йөрткән (Мәд. 142:5). Нәкъ шулай ук безнең Барлыкка Китерүчебез турында, аның безгә карата башкарган элеккеге һәм хәзерге эшләре турында уйлану безгә хәтта сынаулар вакытында да булышачак.

Безгә карата башкалар гаделсез булсалар, яки безгә шулай тоелса, без үпкәләргә мөмкин. Андый хәл турында һәрвакыт уйлап, безнең кардәшләребезгә карата начар хисләребез туачак. Без кешеләрдән аерылып һәм алар белән кызыксынмый башлап, үз-үзебезгә бикләнергә мөмкин. Әмма үзебезне шулай тотсак, бу «саф күңелле» булырга теләгебезне күрсәтерме? Шундый йөрәк торышы кардәшләр белән аралашканда һәм үзара каршылыклар килеп чыкканда, үзебезне дөрес тотарга булышачак.

Әхлакый яктан бозыла барган дөньяда без, чын мәсихчеләр буларак, аерылып торабыз, чөнки без «күңел сафлыгын» яратабыз. Аллаһы ихтыярын башкарганда без җан тынычлыгына ирешәбез, һәм шуңа күрә безнең тормышыбыз яхшы якка үзгәрә. Өстәвенә, без Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә шатланабыз, ә ул «саф күңелле» кешеләрне ярата (Мәд. 72:1). Чыннан да, без бәхетле булачак кешеләр арасында була алабыз, чөнки Гайсә «алар Аллаһыны күрерләр» дип вәгъдә иткән, ягъни алар Йәһвәнең «күңел сафлыгын» яратучылар хакына башкарган эшләрен күзәтәчәк (Мат. 5:8).