Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Марк хезмәттә яхшы ярдәмче

Марк хезмәттә яхшы ярдәмче

Марк хезмәттә яхшы ярдәмче

АНТИУХЕЯ җыелышында кайбер проблемалар булган, ләкин Паул белән Барнаб башка сәбәп аркасында ачуланышкан. Бу кардәшләр миссионерлык сәяхәтенә барырга җыенган, әмма үзләре белән кемне алырга дип уйлаганда, алар арасында «җитди каршылык туган» (Рәс. 15:39). Алар аерылышып, икесе ике якка китеп барган. Бәхәснең килеп чыгуына, өченче миссионер, Марк сәбәпле булган.

Кем ул Марк? Ни өчен ике рәсүл аның аркасында бәхәсләшкән? Ни сәбәптән андый көчле фикер каршылыгы туган? Аларның карашлары үзгәргәнме? Һәм Марк очрагыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Иерусалимда, өендә

Марк, күрәсең, чыгышы белән бай яһүд гаиләсеннән булган һәм Иерусалимда туып үскән. Беренче тапкыр ул Изге Язмаларда беренче мәсихче җыелышның тарихы бәян ителгәндә искә алына. Якынча б. э. 44 елында Һируд Әгрип I рәсүл Петерне зинданга утырткан. Йәһвәнең фәрештәсе могҗизалы рәвештә аны азат иткәч, ул «Марк исемле Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык иде» (Рәс. 12:1—12) *.

Маркның анасы Мәрьям йортында Иерусалим җыелышының очрашулары үткәндер. Бу йорт, анда «халык» җыелганга, күрәсең, зур булган. Петер Мәрьям йортының «ишегенә шакыгач», аның Роди исемле хезмәтче кызы чыккан. Андый җентеклелекләр Мәрьямнең чыннан да бай хатын-кыз булганын күрсәтә. Йорт иренең түгел, ә аның йорты дип әйтелгәнгә, бәлкем, ул тол хатын, ә Марк әле бик яшь булгандыр (Рәс. 12:13).

Марк, күрәсең, дога кылырга җыелган кешеләр арасында булган. Ул, мөгаен, Гайсәнең укучыларын һәм Мәсихнең хезмәте белән бәйле булган вакыйгаларны үз күзләре белән күргән башка шәкертләрне дә яхшы белгәндер. Гайсәне кулга алганда аның артыннан ияргән, ләкин аны тотарга тырышканда ялангач диярлек качып киткән яшь егет бу, бәлкем, Марк булгандыр (Марк 14:51, 52).

Җыелыштагы вазифалар

Җитлеккән мәсихчеләр белән аралашу, һичшиксез, аңа яхшы яктан тәэсир иткән. Ул рухи яктан үскән һәм җаваплы кардәшләр аңа игътибар иткән. Якынча б. э. 46 елында, Паул белән Барнаб ачлык булган Иерусалимга Антиухеядән «ярдәм» алып килгәндә, Марк белән кызыксынганнар. Антиухеягә кире кайтканда алар үзләре белән Маркны алган (Рәс. 11:27—30; 12:25).

Бу өч кеше турында игътибарсыз гына укыганда алар рухи кардәшләр генә булган сыман һәм Паул белән Барнаб Маркны аның сәләтләре өчен генә алганнар кебек тоелырга мөмкин. Ләкин Паулның бер хаты буенча, Марк Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы булган (Көл. 4:10). Бу Марк белән бәйле алдагы вакыйгаларны аңларга булыша ала.

Якынча бер ел үткәч, изге рух Паул белән Барнабны миссионерлык сәяхәткә чыгарга дәртләндергән. Алар Антиухеядән Кипрга киткән. Яхъя Марк аларга «ярдәм иткән» (Рәс. 13:2—5). Рәсүлләр рухи эшләр белән генә шөгыльләнә алсын өчен, Марк, бәлкем, сәяхәттәге төрле ихтыяҗлар турында кайгыртырга тиеш булган.

Паул, Барнаб һәм Марк вәгазьләп, бөтен Кипрны йөреп чыккан; аннары алар Кече Азиягә юл тоткан. Анда Яхъя Марк Паулны күңелсезләндергән карарга килгән. Изге Язмаларда алар Перги шәһәренә килгәч, «Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайткан» дип әйтелә (Рәс. 13:13). Моның сәбәбе аңлатылмый.

Берничә ел үткәч Паул, Барнаб һәм Марк яңадан Антиухеядә булган. Ике рәсүл беренче миссионерлык сәяхәттә эшләгәнне дәвам итәр өчен икенчесе турында сөйләшкән. Барнабның үзе белән туганын аласы килгән, ләкин Паулның моның турыда ишетәсе дә килмәгән, чөнки үткән тапкыр Марк аларны калдырып киткән. Нәкъ менә шуңа күрә мәкалә башында әйтелгән каршылык килеп чыккан да. Барнаб Маркны алып, су юлы белән Кипрга, ә Паул Суриягә киткән (Рәс. 15:36—41). Билгеле, Паул һәм Барнаб Маркның беренче сәяхәтләрендәге карарына төрлечә караган.

Татулашу

Бу хәл Маркны, һичшиксез, күңелсезләндергән. Әмма ул Аллаһының тугры хезмәтчесе булып калган. Паул белән аралары бозылганнан соң якынча 11—12 ел үткәч, Марк беренче мәсихче җыелышның тарихында кабат искә алына. Һәм кем белән дип уйлыйсыз? Ул Паулга ярдәм итә!

Б. э. 60—61 елларында, Рим төрмәсендә утырганда, Паул Изге Язмаларның өлеше булып киткән берничә хат яза. Көлессәйлеләргә язылган хатында ул болай ди: «Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар — Аллаһы Патшалыгы өчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр... алар миңа зур юаныч булдылар» (Көл. 4:10, 11).

Нинди искиткеч үзгәреш! Кайчандыр Паулда канәгатьсезлек тудырган Марк яңадан аның кадерле хезмәттәше булып киткән. Паул, күрәсең, көлессәйлеләргә яннарына Маркның килүе турында хәбәр иткән. Ул чакта Марк Паулның вәкиле булып хезмәт итәр иде.

Еллар элек Паул Маркка чиктән тыш таләпчән булганмы? Маркка тиешле төзәтү кирәк идеме? Бәлкем, шулайдыр да. Һәрхәлдә, аларның татулашуы Паулның да, Маркның да җитлеккән булганын күрсәтә. Алар үткәндә булганны оныткан һәм яңадан бергә хезмәт иткән. Фикере башка мәсихченекеннән аерылып торган һәр кардәш өчен нинди искиткеч үрнәк!

Маркның сәяхәтләре

Сез Маркның төрле ерак юллары турында укыганда, аның бик күп сәяхәт иткәненә игътибар итәрсез. Ул Иерусалимда туган, Антиухеягә күченеп киткән, аннан су юлы белән Кипрга һәм Пергигә барган. Соңыннан Римга киткән. Римнан Паул аны Көлессәйгә җибәрергә ниятләгән. Ул башка шәһәрләрдә дә булган!

Рәсүл Петер үзенең беренче хатын якынча б. э. 62—64 елларында язган. Ул болай дигән: «Бабылдагы... иман итүчеләр бердәмлеге һәм рухи улым Марк сезгә сәлам юллый» (1 Пет. 5:13). Димәк, Марк күп еллар элек әнисенең йортындагы мәсихче очрашуларга йөргән рәсүл белән бергә Бабылда хезмәт иткән.

Якынча б. э. 65 елында, Паул икенче тапкыр Римда тоткын ителгәндә, Тимутегә, аны Эфестән чакырып, хат язган һәм: «Маркны үзең белән алып кил»,— дип өстәгән (2 Тим. 4:11). Шулай итеп ул вакытта Марк Эфестә булган. Ул, һичшиксез, Паул сораганча, Тимуте белән Римга барырга ризалашкан. Ул чакта сәяхәт итү җиңел булмаган, ләкин Марк теләп андый ерак юлга чыккан.

Башка хөрмәтле йөкләмә

Маркка бер хөрмәтле йөкләмә бирелгән булган: Йәһвә аны Яхшы хәбәрне язарга рухландырган. Инҗилнең бу икенче китабында аны кем язган икәнлеге китерелмәсә дә, беренче гасырдагы һәм аннан соңгы ышанычлы чыганаклар буенча, бу китапны Марк язган, ә мәгълүматларны ул Петердән алган. Петер чыннан да Марк язганнарының барысының да диярлек шаһите булган.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәрне тикшерүчеләр ул аны яһүд булмаганнар өчен язган дип саный; ул яһүд йолаларына кирәкле аңлатмалар биргән (Марк 7:3; 14:12; 15:42). Марк яһүд булмаган кешеләр аңламаган арамей телендәге сүзләрне тәрҗемә итә (Марк 3:17; 5:41; 7:11, 34; 15:22, 34). Ул күп латин сүзләрен куллана һәм хәтта киң таралган грек сүзләрен латинча аңлата. Ул яһүд акчасына тиң булган Рим акчасы берәмлеген китерә (Марк 12:42, искәрмә). Моның барысы Марк үзенең Яхшы хәбәрен, күпләр уйлаганча, Римда язган икәнен раслый.

«Хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала»

Марк Римда Яхшы хәбәрне бәян итүдән тыш башка эшләрне дә башкарган. Паулның Тимутегә: «Маркны үзең белән алып кил»,— дигән сүзләре исегездәдер. Ни өчен Паул Маркның килүен теләгән? «Чөнки хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала»,— дигән ул (2 Тим. 4:11).

Изге Язмаларда Марк бу урында хронология буенча соңгы мәртәбә искә алына, һәм бу аның турында күп нәрсәне ачыклый. Марк рәсүл, җитәкче я пәйгамбәр булып та хезмәт итмәгән. Ул хезмәтче булган, ягъни башкалар турында кайгырткан вә аларга хезмәт иткән. Һәм, һичшиксез, Паулның үлеме алдыннан ул аңа хезмәтендә ярдәм итә алган.

Марк турындагы барлык бу мәгълүматлар аны яхшы хәбәрне төрле җирләрдә ашкынып таратучы, башкаларга шатлык белән хезмәт итүче кеше итеп сурәтли. Чыннан да, Марк бирешмәгәнгә күрә хөрмәтле йөкләмәләр башкарган!

Без дә, Аллаһы хезмәтчеләре буларак, Марк кебек, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне шундый ук тәвәккәллек белән вәгазьлибез. Безнең кайберләребез, Марк очрагындагы кебек, яхшы хәбәрне җиткерер өчен, башка җирләргә һәм хәтта чит илләргә күченә ала. Безнең күпчелегебезнең башка җиргә күченергә мөмкинлеге юктыр, әмма без барыбыз Маркка башка мөһим яктан иярә алабыз. Ул үз кардәшләренә тырышып хезмәт иткән кебек, без дә имандашларыбызга төрле яктан Аллаһыга хезмәт итәргә булышырга омтылабыз. Шулай эшләсәк, без моннан ары да Йәһвәнең фатихаларын алачагыбызга бер дә шикләнмибез (Гыйб. сүз. 3:27; 10:22; Гәл. 6:2).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Марк яшәгән вакытта икенче, яһүд я чит ил, исемен алу гадәти хәл булган. Яһүдчә Маркның исеме Иоханан булган — татарча Яхъя. Марк — бу аның Рим исеме (Рәс. 12:25).

[8, 9 биттәге карта/иллюстрация]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Марк барган кайбер шәһәрләр

Рим

Эфес

Көлессәй

Перги

Антиухея (Сурия)

Кипр

УРТА ҖИР ДИҢГЕЗЕ

Иерусалим

Бабыл