Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Тәкъва кешеләр... кояштай балкып торырлар»

«Тәкъва кешеләр... кояштай балкып торырлар»

«Тәкъва кешеләр... кояштай балкып торырлар»

«Тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торырлар» (МАТ. 13:43).

1. Гайсә мисаллар ярдәмендә Патшалык тәгълиматының нинди якларын аңлаткан?

ГАЙСӘ МӘСИХ Патшалык тәгълиматының төрле якларын аңлатыр өчен, күп мисаллар кулланган яки кинаяле хикәяләр сөйләгән. Ул халыкка «кинаяле хикәя кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәгән» (Мат. 13:34). Патшалык турында хакыйкать орлыкларын чәчү хакындагы гыйбрәтле хикәяләрендә Гайсә яхшы хәбәрне кабул итүдә кеше йөрәге торышының роленә һәм шулай ук кешенең рухи үсешендәге Йәһвәнең роленә басым ясаган (Марк 4:3—9, 26—29). Гайсә шулай ук Патшалык хәбәрен кабул иткән кешеләрнең арта баруы башта беленмәсә дә, аларның искиткеч үсешен дә сурәтләгән (Мат. 13:31—33). Өстәвенә, ул Патшалык хәбәрен тыңлаган кешеләрнең кайберләре бу Патшалыкның гражданнары булырга яраксыз икәненә игътибар иткән (Мат. 13:47—50) *.

2. Гайсәнең тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәясендә яхшы орлык нәрсә аңлата?

2 Гайсә бер мисалында үзе белән Патшалыкта идарә итәчәк кешеләрне җыюына игътибар итә. Бу мисал, Маттай Инҗиленең 13 нче бүлегендә язылган. Ул еш кына тиле бодай хакында гыйбрәтле хикәя дип атала. Бүтән кинаясендә Гайсә чәчелгән орлыкны — «Патшалык хакындагы сүз» дип атаса да, бу хикәядәге яхшы орлыклар «Патшалык кешеләрен» сурәтли (Мат. 13:19, 38). Алар Патшалыкның гражданнары түгел, ә Патшалык «балалары» яки варислары (Рим. 8:14—17; Гәләтиялеләргә 4:6, 7 не укы).

Тиле бодай хакында киная

3. Хикәядәге кеше нинди авырлыкка очрый, һәм ул аны ничек хәл итәргә була?

3 Әйдәгез, бу хикәягә игътибар итик: «Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына иң яхшы орлыгын чәчкән. Әмма төнлә, һәммәсе йоклаган чакта, аның дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән. Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган. Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аңа килеп: „Әфәнде, син бит үзеңнең басуыңа орлыкның иң яхшыларын чәчтең. Тиле бодай каян килеп чыккан соң?“ — дип сорадылар. „Бу дошман эше“,— дип җавап бирде хуҗалары. Алар әйттеләр: „Теләсәң, без барып утыйк аларны!“ Ләкин ул әйтте: „Кирәкми, югыйсә утаган вакытта тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар. Анысы да, монысы да уңыш урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак өстендә Мин уручыларга әйтермен: „Иң элек яндыру өчен, тиле бодай көлтәләрен җыегыз, ә игенне келәткә илтеп салыгыз“» (Мат. 13:24—30).

4. a) Хикәядәге кеше кем ул? б) Гайсә орлыкны кайчан һәм ничек чәчә башлаган?

4 Үз басуына яхшы орлык чәчүче кеше кем ул? Гайсә үзенең шәкертләренә бу хикәяне аңлатканда: «Яхшы орлык чәчүче — ул Адәм Улы»,— дип әйтә (Мат. 13:37). «Адәм Улы», Гайсә, бу басуны, җирдә өч ярым ел хезмәт иткәндә, чәчүлеккә әзерләгән (Мат. 8:20; 25:31; 26:64). Аннары, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән башлап, ул яхшы орлыкны — «Патшалык кешеләрен» чәчәргә керешкән. Бу чәчү, күрәсең, Гайсә Йәһвәнең вәкиле буларак шәкертләргә изге рух сугара башлаганда, шулай итеп аларны Аллаһы балалары итеп майлаганда, башланган (Рәс. 2:33) *. Яхшы орлык иген булып үскән. Шулай итеп яхшы орлыкны чәчү максаты — ахыр чиктә Гайсә белән аның Патшалыгында варисташлары һәм хакимдәшләре булып китәчәк кешеләрнең тулы санын җыю.

5. Хикәядәге дошман кем ул, һәм тиле бодай кем?

5 Дошман кем ул, һәм тиле бодай кем? Гайсә аңлатканча, дошман — бу «иблис», ә тиле бодай — «шайтан кешеләре» (Мат. 13:25, 38, 39). Бу тиле бодай, агулы чүп үлән, башта чын бодайга, ул иген булып өлгергәнче, бик охшаш. Үзләрен Патшалык кешеләре дип атаган, ләкин чын җимеш китермәгән христианнар өчен нинди урынлы чагыштыру! Мәсих шәкертләре исемен дәгъвалаучы бу икейөзле христианнар чынлыкта Шайтан Иблис «токымының», ягъни орлыгының, өлеше булып тора (Ярат. 3:15).

6. Тиле бодай кайчан үсә башлаган, һәм кешеләр ул вакытта нинди мәгънәдә «йоклаган»?

6 Тиле бодайга охшаш христианнар кайчан пәйдә булган? «Һәммәсе йоклаган чакта»,— дип әйтә Гайсә (Мат. 13:25). Бу кайчан булган? Җавапны без рәсүл Паулның Эфес өлкәннәренә язган сүзләрендә табабыз: «Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, көтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген мин беләм. Иман итүчеләрне үзләренә ияртү өчен сезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак» (Рәс. 20:29, 30). Ул бу өлкәннәрне рухи яктан уяу булырга өндәвен дәвам иткән. Мөртәтлекне тоткарлап торган рәсүлләр үлем йокысына китә башлаганнан соң, күп кенә мәсихчеләр рухи яктан йокыга талган. (2 Тессалуникәлеләргә 2:3, 6—8 не укы.) Нәкъ шул вакытта бөек мөртәтлек башланган.

7. Игеннең өлеше тиле бодайга әверелгәнме? Аңлатыгыз.

7 Гайсә «иген арасына тиле бодай» чәчелгән дип әйткән. Димәк, аның сүзләре буенча, иген бодайга әверелми. Шунлыктан бу хикәядә хакыйкатьтән киткән мәсихчеләр сурәтләнми. Киресенчә, анда Шайтанның җыелышны бозар өчен явыз ният белән эшләнгән тырышлыклары күрсәтелә. Ул анда бозык кешеләрне керткән. Соңгы рәсүл, Яхъя, картайган вакытка мөртәтлек ачык күренә башлаган (2 Пет. 2:1—3; 1 Яхъя 2:18).

Икесе дә «уңыш урганга кадәр үссен»

8, 9. a) Ни өчен Хуҗаның үз хезмәтчеләренә биргән әмере Гайсәнең тыңлаучыларына аңлаешлы булган? б) Хуҗаның тиле бодай белән иген бергә үссен дигән сүзләре ничек үтәлгән?

8 Хезмәтчеләр үз хуҗасына килеп, туган хәл турында сөйли һәм: «Теләсәң, без барып утыйк [тиле бодайны]!» — дип әйтә (Мат. 13:27, 28). Хуҗаның аларга биргән җавабы сәер булып күренергә мөмкин. Ул аларга икесе дә уңыш урганга кадәр бергә үссен дип әйтә. Гайсәнең шәкертләренә хуҗаның бу әмере аңлаешлы булган. Алар чын бодайны тиле бодайдан аеру авыр икәнен белгән. Авыл хуҗалыгы эшләре белән аз-маз таныш булган кешеләргә тиле бодай тамырларының гадәттә чын бодайныкы белән уралып үскәне мәгълүм *. Шуңа күрә Хуҗаның көтәргә кушуы гаҗәпләндерми!

9 Нәкъ шулай ук гасырлар дәвамында христиан диненең төрле конфессияләре — башта католик һәм православие чиркәүләре, ә соңыннан барлыкка килгән күп кенә протестант агымнары — бик күп тиле бодай уңышы китергән. Шул ук вакытта бөтендөнья басуына күпмедер чын бодай да чәчелгән булган. Бу хикәядәге йорт хуҗасы озак вакыт кыска дәвамлы урак өстен сабыр гына көткән.

Ниһаять урак өсте

10, 11. a) Урак өсте кайчан башланган? б) Символик иген Йәһвәнең келәтенә ничек илтеп салына?

10 Гайсә: «Урак өсте — дөнья бетү ул, ә уручылар — фәрештәләр»,— дип әйтә (Мат. 13:39). Бу дөнья тезелешенең соңгы көннәрендә аеру эше бара: Патшалык кешеләре җыелырга һәм тиле бодайга охшаш кешеләрдән аерылырга тиеш. Рәсүл Петер бу хакта болай дип әйтә: «Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул үзенекеләрен хөкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр?» (1 Пет. 4:17).

11 Соңгы көннәр, яки «дөнья бетү» вакыты, башланганнан соң тиз арада үзләрен мәсихчеләр дип атаганнар хөкем ителә башлаган. Ягъни алар «Патшалык кешеләреме» я «шайтан кешеләреме» икәнлеге билгеләнгән. Уру вакыты башында «иң элек» Бөек Бабыл җимерелгән, ә аннары Патшалык кешеләре бергә җыелган булган (Мат. 13:30). Ләкин бүген символик иген Йәһвәнең келәтенә ничек илтеп салына? Уру вакытында җыелган бу мәсихчеләр я яңадан торгызылган мәсихче җыелышка «илтеп салына», алар анда Аллаһының хуплавына вә яклавына ия булалар, я күктәге бүләкләрен ала.

12. Уңыш уру күпме вакыт барачак?

12 Хөкем итү күпме барачак? Гайсә уңыш уру турында «урак өсте» дип әйтә. Бу иген ура торган вакыт (Ачыл. 14:15, 16). Майланганнарны хөкем итү ахыр заман дәвамында бара. Ул соңгы майланган мәсихче мөһерләнгәнче дәвам ителәчәк (Ачыл. 7:1—4).

13. Тиле бодайга охшаш кешеләр ничек абыну ташы була һәм явызлык эшли?

13 Патшалыктан кем җыеп алыначак, һәм алар ничек гөнаһка тарта һәм явызлык эшли? (Мат. 13:41). Тиле бодайга охшаш христиан дине руханилары гасырлар дәвамында миллионлаган кешеләрне алдаган. Алар моны Аллаһыны хурлаучы, «гөнаһка тартучы», ягъни абыну ташы булган, тәгълиматлар, мәсәлән, тәмугтагы мәңге җәзалау һәм буталчык, серле Троица турындагы ышанулар, аша эшләгән. Күп кенә дини җитәкчеләр бу дөнья белән хыянәтчел дуслык үстереп һәм кайчакта шаккатыргыч әхлаксыз тәртипләре белән үз мәхәллә кешеләренә начар үрнәк күрсәткән (Ягък. 4:4). Өстәвенә, христиан дөньясы үз кешеләре арасындагы арта барган әхлаксызлыкны түзә бара. (Яһүд 4 не укы.) Шул ук вакыт алар үзләрен тышкы яктан диндар итеп күрсәтә бара. Патшалык кешеләре тиле бодайга охшаш кешеләрнең йогынтысыннан һәм бозык, абыну ташы булган тәгълиматларыннан аерылганына бик сөенә!

14. Тиле бодайга охшаш кешеләр ничек «елый һәм теш шыкырдата»?

14 Тиле бодайга охшаш кешеләр ничек «елый һәм теш шыкырдата»? (Мат. 13:42). «Шайтан кешеләре» интегә, чөнки «Патшалык кешеләре» бу тиле бодайга охшаш кешеләрнең рухи яктан агулы хәлләрен фаш итә. Алар шулай ук үз чиркәүләре кешеләреннән алган ярдәмнең азайганнан-азая баруына һәм аларга тәэсирләрен югалтуларына күз яше түгә. (Ишагыйя 65:13, 14 не укы *.)

15. Нинди мәгънәдә тиле бодай җыелып, утта яндырыла?

15 Нинди мәгънәдә тиле бодай җыелып, утта яндырыла? (Мат. 13:40). Бу тиле бодай белән ахыр чиктә нәрсә булачагын күрсәтә. Аларны символик рәвештә утка ыргыту аларның мәңгелек юк ителүен аңлата (Ачыл. 20:14; 21:8). Нәкъ шулай ук «зур афәт» вакытында тиле бодайга охшаш христианнар да, ялган исем белән йөрүчеләр, юкка чыгарылачак (Мат. 24:21).

Алар «кояштай балкып торырлар»

16, 17. Аллаһы гыйбадәтханәсе турында Малахий нинди пәйгамбәрлек әйткән, һәм бу ничек үтәлә башлаган?

16 Игенгә охшаш кешеләр кайчан «кояштай балкып тора»? (Мат. 13:43). Аллаһы гыйбадәтханәсен чистарту турында Малахий пәйгамбәр болай дигән: «„Кинәт кенә сез эзләгән чын Раббы вә сез зарыгып көткән килешү хәбәрчесе үз гыйбадәтханәсенә киләчәк. Ул, һичшиксез, киләчәк“,— дип әйтә гаскәрләр Иясе Йәһвә. „Ләкин аның килү көнен кем күтәрә алыр, һәм ул килгәч, кем нык тора алыр? Ул эретүченең ялкыны кебек һәм кер юучының көл селтесе кебек булачак бит. Ул эретүче сыман һәм көмешне чистартучы сыман утырачак һәм Леви угылларын сафландырачак, аларны алтын вә көмеш сыман чистартачак, һәм алар Йәһвә өчен тәкъвалыкта бүләк китерүче халык булып китәчәк“» (Мал. 3:1—3).

17 Безнең көннәрдә, күрәсең, бу пәйгамбәрлек 1918 елны Йәһвә «килешү хәбәрчесе», Гайсә Мәсих, белән рухи гыйбадәтханәне тикшереп чыккач, үтәлә башлаган. Малахий бу чистарту тәмамлангач, нәрсә булачагын әйтә: «Сез тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез» (Мал. 3:18). Яңа көч алган чын мәсихчеләр эшчәнлегенең көчәеп китүе ул чорны урак өстенең башлануы итеп күрсәтә.

18. Безнең көннәрдә Данил пәйгамбәрлеге ничек үтәлә?

18 Данил пәйгамбәр безнең көннәр турында: «Аңлаучылар күк йөзе балкып торган кебек һәм күпләрне тәкъвалыкка китерүчеләр йолдызлар кебек, мәңге-мәңгегә балкып торачак»,— дип әйткән (Дан. 12:3). Балкып торучылар кемнәр алар? Бу — майланган мәсихчеләр, Гайсәнең тиле бодай хакында гыйбрәтле хикәясендәге чын бодай! Сан ягыннан үсә барган бихисап күп эчкерсез кеше тиле бодайга охшаш христианнарның җыелуын ачык итеп күрә. Патшалыкның булачак бу гражданнары рухи Исраил калдыгына кушылганда, шулай ук бу караңгы дөньяда балкып тора (Зәк. 8:23; Мат. 5:14 —16; Флп. 2:15).

19, 20. «Патшалык кешеләре» түземсезлек белән нәрсә көтә, һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Бүген «Патшалык кешеләре» зур түземсезлек белән данлыклы күктәге бүләкләрен көтә (Рим. 8:18, 19; 1 Көр. 15:53; Флп. 1:21—24). Әмма әлегә алар балкып торуларын дәвам итеп һәм «шайтан кешеләреннән» аерылып торып, тугры булып калырга тиеш (Мат. 13:38; Ачыл. 2:10). Безнең көннәрдә без үз күзләребез белән бу аерманы, тиле бодайның бу символик җыелуы нәтиҗәсен күрәбез. Без моңа бик шат!

20 Ләкин бу Патшалык кешеләре һәм җирдә Патшалыкның гражданнары булып, мәңге яшәргә өметләнгән сан ягыннан үсә барган бихисап күп кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында нәрсә әйтеп була? Моны без киләсе мәкаләдән белербез.

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 июль, 12—21 битләрне кара.

^ 4 абз. Бу хикәядәге чәчү вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшен сурәтләми, ягъни бу майланганнар булып китәчәк яңаларны җыю түгел. Гайсә басуда чәчелгән яхшы орлыклар турында алар Патшалык кешеләре булып китәчәк дип түгел, ә алар «Патшалык кешеләре» дип әйткән. Чәчү — бу бөтендөнья басуындагы Патшалык кешеләрен майлау.

^ 8 абз. Тиле бодайның тамырлары чын бодайныкы белән шулхәтле уралып үсә ки, хәтта аларны урак өсте килгәнче йолкып алсан, уңышсыз калачаксың. («Изге Язманы аңлау» (инглиз), 1 том, 1178 битне кара.)

^ 14 абз. Ишагыйя 65:13, 14: «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Минем хезмәтчеләрем ашарлар, ә сез ач булырсыз. Минем хезмәтчеләрем эчәрләр, ә сез сусаудан интегерсез, Минем хезмәтчеләрем күңел ачарлар, ә сез оятлы булырсыз. Минем хезмәтчеләрем йөрәк шатлыгыннан кычкырачак, ә сез йөрәк авыртуыннан кычкырырсыз һәм рух төшкәнлектән үксеп еларсыз“».

Хәтерлисезме?

Гайсәнең тиле бодай хакында кинаясендәге бу сүзләр нәрсә аңлата?

• Яхшы орлык

• Яхшы орлык чәчкән кеше

• Орлык чәчү

• Дошман

• Тиле бодай

• Урак өсте

• Келәт

• Елау һәм теш шыкырдату

• Утта яндыру

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрацияләр]

Б. э. 33 елы Илленче көн бәйрәмендә яхшы орлыклар чәчелә башлаган

[23 биттәге иллюстрация]

Бүген символик иген Йәһвәнең келәтенә илтеп салына

[23 биттәге иллюстрация астына язылган текст]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.