Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Йәзәкил 18:20 дәге «атасының гөнаһлары өчен улы гаепле булмас» дигән сүзләр һәм Чыгыш 20:5 тәге Йәһвә «аталарының гөнаһлары өчен балаларына... җәза» бирәчәк дигән сүзләр бер-берсенә каршы киләме?

Юк, каршы килми. Бер шигырьдә кешенең җаваплылыгы турында әйтелә, ә икенчесендә кешенең хатасы аның балаларына тәэсир итәргә мөмкин икәне күрсәтелә.

Йәзәкил китабының 18 нче бүлегендә кешенең үз эшләре өчен җаваплылыгына басым ясала. Дүртенче шигырьдә: «Гөнаһ кылучы җан үләчәк»,— дип әйтелә. Ә «тәкъва, һәм... эшләре гадел һәм тәкъва булган» кеше турында нәрсә әйтеп була? «Ул һичшиксез исән булачак» (Йәз. 18:5, 9). Шуңа күрә җаваплылыкны аңлый башлаган яшькә җиткәч, һәр кеше «үз юллары буенча» хөкем ителәчәк (Йәз. 18:30).

Бу принципны Корах исемле левиле белән булган очрактан күреп була. Исраил халкы чүл буйлап йөргәндә, Корах үзенең Йәһвә биргән махсус йөкләмәсе белән канәгать булмаган. Руханилыкны дәгъваларга тырышып, Корах һәм башка кешеләр Йәһвәнең вәкилләре, Муса белән Һарунга каршы фетнә күтәргәннәр. Корах һәм аның белән бергә фетнә күтәргән кешеләр үз-үзенә чиктән тыш ышанып бу йөкләмәне алырга тырышкан өчен — моны эшләргә хаклы булмасалар да — Йәһвә аларны үлемгә дучар иткән (Сан. 16:8—11, 31—33). Әмма Корахның уллары фетнәдә катнашмаган. Аллаһы алар аталарының гөнаһы өчен җаваплы дип санамаган. Йәһвәгә тугры булганга, алар исән калган (Сан. 26:10, 11).

Ә Ун әмернең өлеше булган Чыгыш 20:5 тәге кисәтү турында нәрсә әйтеп була? Яңадан контекстка игътибар итик. Йәһвә Исраил халкы белән Канун килешүен төзегән. Килешүнең таләпләрен ишеткәч, исраиллеләр: «Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез»,— дип игълан иткәннәр (Чыг. 19:5—8). Бөтен халык шулай итеп Йәһвә белән махсус мөнәсәбәтләр төзегән. Димәк, Чыгыш 20:5 тәге сүзләр тулаем алганда бөтен халыкка кагыла.

Исраиллеләр Йәһвәгә тугрылык саклаганда, күп фатихалар һәм файда күргән (Лев. 26:3—8). Ә киресен эшләү шулай ук үз җимешләрен китергән. Исраил халкы Йәһвәне кире кагып ялган илаһларга табынганда, Йәһвә аларны фатихаламаган һәм якламаган; халык бәла-казалар белән очрашкан (Хак. 2:11—18). Әлбәттә, бөтен халык ялган илаһларга табынса да, алар арасында Аллаһы әмерләрен тоткан һәм сафлыгын саклаган кайбер кешеләр булган (3 Пат. 19:14, 18). Бу тугры кешеләр халыкның гөнаһлары аркасында кайбер авырлыклар кичергәндер, ләкин Йәһвә аларга карата яратучан игелеген күрсәткән.

Исраил халкы Йәһвә нормаларын чиктән тыш бозганга Аллаһы исеме тирә яктагы халыклар арасында мәсхәрә ителә башлагач, Йәһвә аларга җәза билгеләгән: Бабылга коллыкка алып китәргә рөхсәт иткән. Әлбәттә, моңа аерым кешеләргә һәм бөтен халыкка карата җәза кергән (Ирем. 52:3—11, 27). Әйе, Изге Язмаларда язылганча, Исраил халкының гаебе шулкадәр зур булган ки, хәтта аталарының җинаятьләре өч, дүрт яки күбрәк яшь буынга тәэсир иткән, нәкъ Чыгыш 20:5 тә әйтелгәнчә.

Аллаһы Сүзендә шулай ук ата-бабаларының начар тәртипләре аерым гаиләләргә зыян китергәнен күрсәтүче очраклар бар. Баш рухани Ели үзенең «яраксыз» әхлаксыз улларына руханилар булып калырга рөхсәт итеп Йәһвәне хурлаган (1 Пат. 2:12—16, 22—25). Ели Йәһвәгә караганда үз улларын күбрәк яраткан, шуңа күрә Аллаһы Ели гаиләсеннән баш руханилыкны алырга карар иткән, бу оныгының оныгы Эбьятарда үтәлә башлаган (1 Пат. 2:29—36; 3 Пат. 2:27). Чыгыш 20:5 тәге принципны Гыйзи мисалыннан да күреп була. Сурия гаскәрләренең башлыгы Нагаманның дәвалануыннан матди файда алыр өчен, ул Элишаның хезмәтчесе урыны белән намуссыз файдаланган. Элиша аша Йәһвә мондый хөкем чыгарган: «Нагаманның махау чире сиңа һәм синең токымыңа мәңгегә ябышачак» (4 Пат. 5:20—27). Шулай итеп Гыйзинең гөнаһы аркасында аның буыннары зыян күргән.

Барлыкка Китерүче һәм Тормыш Чыганагы буларак, Йәһвәнең нинди җәза гадел һәм урынлы булачагын билгеләргә тулы хакы бар. Өстә китерелгән очраклар шуны күрсәтә: балалар яки булачак нәселләр ата-бабалар гөнаһының зыянлы нәтиҗәләрен күрергә мөмкин. Әмма Йәһвә «тилмергәннәрнең ачы тавышларын ишетә», һәм Аллаһыга эчкерсез мөрәҗәгать иткән кешеләр аның хуплавын алырга һәм хәтта берникадәр җиңеллек тә сизәргә мөмкин (Әюб 34:28).

[29 биттәге иллюстрация]

Корах һәм аның белән фетнә күтәргән кешеләр үз эшләре өчен җаваплы булган