Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге рух Йәһвә ниятен үтәргә ярдәм итә

Изге рух Йәһвә ниятен үтәргә ярдәм итә

Изге рух Йәһвә ниятен үтәргә ярдәм итә

«Минем авызымнан чыккан сүз... мин аны нәрсә өчен җибәргәнмен, шуны башкарачак» (ИШАГ. 55:11).

1. План белән ниятнең аермасын күрсәтегез.

КҮЗ алдыгызга китерегез, ике кеше машинада сәяхәткә җыена. Берсе теләгән урынга бару юлын җентекләп билгели. Икенчесе исә бару урынын ачык итеп исендә тота, ләкин анда барыр өчен башка күп юлларны да белә. Ул көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, маршрутны үзгәртергә әзер. Бу ике кешенең юлга төрлечә әзерләнүләре ниндидер мәгънәдә план белән ниятнең аермасын күрсәтә. Планны картага төшерелгән җентекле маршрут белән чагыштырып була. Ният исә максатны күздә тотуны үз эченә ала, ә ирешү юллары төрле булырга мөмкин.

2, 3. a) Йәһвә нияте нәрсәдән тора, һәм ул, Адәм белән Хаува гөнаһ кылгач, нинди чаралар күргән? б) Ни өчен без Йәһвә ниятенең үтәлүенә игътибарлы булырга тиеш?

2 Үз ихтыярын үтәүгә килгәндә, Йәһвәнең катгый планы түгел, ә нияте бар (Эфес. 3:11). Бу нияткә аның җир белән кешелеккә карата беренче нияте керә, ягъни җир камил кешеләрнең мәңге тыныч һәм бәхетле яши алачак Оҗмах өйләренә әверелергә тиеш (Ярат. 1:28). Адәм белән Хаува гөнаһ кылгач, Йәһвә, үз нияте үтәлсен өчен, чаралар күргән. (Яратылыш 3:15 не укы.) Ул үз хатын-кызының ахыр чиктә котыртучы Шайтанны һәм ул китергән бар зыянны юк итәчәк «нәсел» (токым), ягъни Угыл, тудырачагын билгеләгән (Евр. 2:14; 1 Яхъя 3:8).

3 Аллаһы әйткән ниятенең үтәлүенә күктә дә, җирдә дә комачаулый алырлык көч юк (Ишаг. 46:9 —11). Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки бу ниятнең үтәлүендә Йәһвәнең изге рухы катнаша. Бу җиңелмәслек көч Аллаһының үз ниятен «башкарачагына» ышандыра (Ишаг. 55:10, 11). Безгә Аллаһының үз ниятен ничек үтәгәнен аңларга һәм шуның буенча эш итәргә кирәк. Безнең киләчәгебез аның үтәлүенә бәйле. Өстәвенә, Йәһвәнең изге рухны куллануын күрү иманны ныгыта. Шуңа күрә әйдәгез, изге рухның үткәндә, безнең көннәрдә һәм киләчәктә Йәһвә ниятенең үтәлүендәге ролен карап чыгыйк.

Изге рух үткәндә ничек булышкан?

4. Йәһвә үз ниятен ничек әкренләп ачып барган?

4 Изге Язмалар язылган чорда Йәһвә үз ниятен әкренләп ачып барган. Ул вәгъдә ителгән Токымның кем булачагы турындагы «серне иң баштан ук яшереп тоткан» (Эфес. 3:9). Якынча 2 000 ел үткәч, Йәһвә яңадан токым турында әйткән. (Яратылыш 12:7; 22:15—18 не укы.) Йәһвә Ибраһимга зуррак үтәлеше булачак вәгъдә биргән. «Синең нәсел орлыгың аша» дигән сүзләр Токымның кеше һәм ул Ибраһим буыныннан булачагын ачык итеп күрсәткән. Аллаһының моны ачып барганын Шайтан, һичшиксез, зур кызыксыну белән күзәтеп торган. Бу Дошманның Ибраһимның шәҗәрә җебен юк итәргә яки бозарга омтылганы һәм шулай итеп Аллаһы ниятен җимерергә тырышканы ап-ачык. Ләкин Аллаһының күзгә күренмәгән рухы моңа юл куймаган. Ничек итеп?

5, 6. Йәһвә үзенең рухы аша токымга китергән шәҗәрә җебен ничек саклаган?

5 Йәһвә Токымга алып барган шәҗәрә җебеннән булган аерым кешеләрне яклар өчен, үз рухын кулланган. Йәһвә Ибрамга (Ибраһимга): «Мин — синең калканың»,— дигән (Ярат. 15:1). Бу буш сүзләр булмаган. Якынча б. э. к. 1919 елда Ибраһим белән Сара вакытлыча Герар шәһәренә күченгәч, булган хәлне карап чыгыйк. Сараның Ибраһим хатыны булганын белмичә, Герар патшасы Әбумәлик аны хатынлыкка алырга теләп, үзенә алдырткан. Бу Шайтанның хәйләсе булганмы? Шулай итеп ул Ибраһимның Сарадан токымын булдырмаска тырышканмы? Изге Язмаларда бу хакта бер ни әйтелми. Әмма Йәһвә моңа юл куймаган: ул Әбумәликкә төшендә Сарага кагылмаска кисәтү биргән (Ярат. 20:1—18).

6 Йәһвә башка күп очракларда да Ибраһимны һәм аның гаиләсен коткарган (Ярат. 12:14—20; 14:13—20; 26:26—29). Шуңа күрә мәдхия җырлаучы Ибраһим һәм аның токымнары хакында болай дип әйтә алган: «[Йәһвә] аларны кыерсытырга берәүгә дә ирек бирмәгән, һәм алар өчен патшаларны ачуланган: „Минем майланганнарыма тимәгез, һәм пәйгамбәрләремә явызлык кылмагыз“» (Мәд. 104:14, 15).

7. Йәһвә ничек итеп Исраил халкын яклаган?

7 Йәһвә изге рухы ярдәмендә вәгъдә ителгән Токым туачак борынгы Исраил халкын яклаган. Йәһвә изге рухы аша исраиллеләрне рухи, әхлакый һәм физик нәҗесләүдән саклаучы һәм хак гыйбадәт кылуны яклаучы Канун биргән (Чыг. 31:18; 2 Көр. 3:3). Хакимнәр заманында Йәһвәнең рухы кайбер кешеләргә Исраил халкын дошманнардан азат итәргә көч биргән (Хак. 3:9, 10). Гасырлар дәвамында, Ибраһим токымының төп өлеше, Гайсә, туганчы, бу рух, күрәсең, Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешендә мөһим роль уйнаячак Иерусалимны, Бәйтлехемне һәм гыйбадәтханәне яклаган.

8. Изге рухның турыдан-туры Гайсәгә тормышында һәм хезмәтендә булышканы нәрсәдән күренә?

8 Изге рух турыдан-туры Гайсәгә тормышында һәм хезмәтендә булышкан. Гыйффәтле Мәрьямнең карынында эш итеп, изге рух моңа кадәр һәм соңыннан булмаган эш башкарган; аның ярдәмендә камил булмаган хатын-кыз балага узып, үлем ләгънәтеннән азат булган камил Угыл тудырган (Лүк 1:26—31, 34, 35). Соңрак бу рух сабый Гайсәне вакытсыз үлемнән саклап калган (Мат. 2:7, 8, 12, 13). Якынча 30 яшендә Аллаһы Гайсәне изге рух белән майлап, аны Давыт тәхетенең варисы итеп билгеләгән һәм аңа вәгазьләргә кушкан (Лүк 1:32, 33; 4:16—21). Изге рух Гайсәгә могҗизалар эшләргә, шул исәптән авыруларны савыктырырга, халыкны ашатырга һәм үлеләрне терелтергә, көч биргән. Андый бөек эшләр без Гайсә патшалык иткәндә күрәчәк фатихаларның прообразы булган.

9, 10. a) Изге рухның эш итүе Гайсәнең беренче шәкертләрендә ничек күренгән? б) Б. э. I гасырында Йәһвә ниятенең үтәлүендә нинди үзгәреш булган?

9 Б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәменнән алып, Йәһвә үз рухын кулланып, Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге әгъзаларын майлый башлаган. Аларның күбесе Ибраһим нәселеннән булмаган (Рим. 8:15—17; Гәл. 3:29). Изге рухның эш итүе Гайсәнең беренче гасырдагы шәкертләрендә ап-ачык күренгән: ул аларга ашкынып вәгазьләргә һәм могҗизалар эшләргә көч биргән (Рәс. 1:8; 2:1—4; 1 Көр. 12:7—11). Бу могҗизалы бүләкләр аша изге рух Йәһвә ниятенең үтәлешендәге искиткеч үзгәрешләрне күрсәткән. Йәһвә күп гасырлар дәвамында үзәге Иерусалимдагы Аллаһы Йортында булган гыйбадәтне инде кулланмаган. Хәзер ул яңа оешкан мәсихче җыелышка үз илтифатын күрсәткән. Шуннан бирле Йәһвә үз ниятен үтәр өчен, бу майланган мәсихчеләр җыелышын куллана.

10 Изге Язмалар язылган чорда Йәһвә үз ниятен үтәр өчен, изге рухын төрлечә, мәсәлән якларга, көч бирергә һәм майларга дип, кулланган. Ә бүген Йәһвә үз ниятен үтәр өчен изге рухны ничек куллана? Без моны белергә тиеш, чөнки рух буенча эш итәргә телибез. Шуңа күрә, әйдәгез, дүрт якка игътибар итик.

Изге рух бүген ничек булыша?

11. Изге рухның Аллаһы халкына чиста булырга ярдәм итүе нәрсәдән күренә, һәм син рух җитәкчелеге буенча эш иткәнеңне ничек күрсәтә аласың?

11 Беренчедән, изге рух Аллаһы халкына чиста булырга ярдәм итә. Йәһвә ниятенең үтәлешендә катнашучылар әхлакый яктан саф булырга тиеш. (1 Көринтлеләргә 6:9—11 не укы.) Кайберәүләр, мәсихчеләр булганчы, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелүчеләр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр булган. Гөнаһлы адымнарга китергән теләкләр тирән тамырланырга мөмкин (Ягък. 1:14, 15). Әмма андый кешеләр Аллаһыга яраклы булыр өчен, тормышларын үзгәртеп, «юылып чистарынган». Аллаһыны яратучы кешегә бозык теләккә бирешмәскә нәрсә булыша? «Аллаһыбыз Рухы»,— дип әйтелә 1 Көринтлеләргә 6:11 дә. Әхлакый яктан сафлыкны саклап, син рух җитәкчелеге буенча эш иткәнеңне күрсәтәсең.

12. a) Йәзәкил күренеше буенча, Йәһвә үз оешмасы белән ничек җитәкчелек итә? б) Аллаһы рухы буенча эш иткәнеңне син ничек күрсәтә аласың?

12 Икенчедән, Йәһвә изге рухын үз оешмасын үзе теләгән юнәлеш белән алып барыр өчен куллана. Йәзәкилгә бирелгән күренештә Йәһвә оешмасының күктәге өлеше аның ниятен үтәргә дип бертуктаусыз алга барган күктәге арба белән сурәтләнә. Бу арбаны билгеле бер юнәлештә барырга нәрсә хәрәкәткә китерә? Изге рух (Йәз. 1:20, 21). Онытмыйк, Йәһвә оешмасы күктәге һәм җирдәге өлешләрдән тора. Аның күктәге өлешен изге рух җитәкчелек итә икән, җирдәгесе турында да шуны ук әйтеп була. Аллаһы оешмасының җирдәге өлешенең җитәкчелегенә тыңлаучан булып һәм буйсынып, син Йәһвәнең күктәге арбасы белән бергә баруыңны һәм аның изге рухы буенча эш иткәнеңне күрсәтәсең (Евр. 13:17).

13, 14. а) Гайсә искә алган «буын» кемнән тора? б) Изге рухның Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләрне аңларга булышканына мисал китер. (« Яктылыгы арта барган хакыйкатьне аңлап барасызмы?» дигән рамканы кара.)

13 Өченчедән, Йәһвә үз рухы аша Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңларга булыша (Гыйб. сүз. 4:18). «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» бу журналны инде күп еллар Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне әкренләп ачыклар өчен, төп билгеләнгән юл итеп куллана (Мат. 24:45). Мәсәлән, Гайсә искә алган «буынның» кемнән торганын без ничек аңлаганыбызны карап чыгыйк. (Маттай 24:32—34 не укы.) Ул нинди буын турында әйткән? «Мәсих күктә Патша булып идарә итә. Синең өчен бу нәрсә аңлата?» дигән мәкаләдә Гайсәнең бозык кешеләр турында түгел, ә үзенең тиздән изге рух белән майланырга тиеш булган шәкертләре хакында әйткәне аңлатыла *. Гайсәнең беренче гасырдагы һәм безнең көннәрдәге майланган шәкертләре билгене дә күрергә һәм аның мәгънәсен дә, Гайсәнең «якын, инде ишек төбендә» икәнен, аңларга тиеш булган.

14 Бу аңлату безгә ничек кагыла? Без «бу буынның» гомер озынлыгын төгәл билгели алмасак та, безгә «буын» сүзе белән бәйле берничә якны исәпкә алырга кирәк. Бу сүз гадәттә гомерләре берәр чорда «кисешкән» төрле яшьтәге кешеләргә карата кулланыла; бу чор чиктән тыш озын булмый; һәм аның ахыры бар (Чыг. 1:6). Гайсәнең «бу буын» турындагы сүзләрен ничек аңларга? Аның сүзләре буенча, 1914 елны билге ачык күренә башлаганда яшәгән майланганнарның гомерләре һәм зур афәтнең башлануын күрәчәк башка майланганнарның гомерләре «кисешергә» тиеш. Бу буынның башы булган, һәм аның, һичшиксез, ахыры да булачак. Бу билгенең төрле үзенчәлекләренең үтәлеше ачык итеп афәтнең тиздән башланырга тиеш икәнен күрсәтә. Һәрвакыт әзер һәм уяу булып, син рухи хакыйкатьләрнең аңлавындагы үзгәрешләргә игътибарлы булганыңны һәм изге рухның җитәкчелеге буенча эш иткәнеңне күрсәтәсең (Марк 13:37).

15. Изге рухның яхшы хәбәрне вәгазьләргә көч биргәне нәрсәдән күренә?

15 Дүртенчедән, изге рух безгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә көч бирә (Рәс. 1:8). Югыйсә, яхшы хәбәрнең бөтен җиһанда таратылуын ничек аңлатып булыр иде? Исеңә төшер, син кайчандыр чиктән тыш оялганга һәм курыкканга: «Мин беркайчан да өйдән-өйгә йөреп вәгазьләмәячәкмен!» — дип уйлагансыңдыр. Бүген исә син бу эштә ашкынып катнашасың *. Күп кенә тугры Йәһвә Шаһитләре каршылыкларга һәм эзәрлекләүләргә карамастан, вәгазьләвен дәвам итә. Аллаһы рухы гына безгә куркыныч киртәләрне җиңәргә һәм үзебез булдыра алмаганны эшләргә көч бирә ала (Мих. 3:8; Мат. 17:20). Вәгазь эшендә хәлеңнән килгәнчә катнашып, син изге рухның җитәкчелеге буенча эш иткәнеңне күрсәтәсең.

Изге рух киләчәктә ничек булышачак?

16. Ни өчен без Йәһвәнең үз халкын зур афәт вакытында яклаячагына ышана алабыз?

16 Киләчәктә Йәһвә үз ниятен үтәр өчен изге рухын искиткеч итеп кулланачак. Иң элек яклау мәсьәләсен карап чыгыйк. Күргәнебезчә, Йәһвә үткәндә изге рухын аерым кешеләрне дә һәм тулаем алганда Исраил халкын да яклар өчен кулланган. Шуңа күрә бер дә шикләнмәскә була: ул шул ук көчле рухын якынлашкан зур афәт вакытында да үз халкын яклар өчен кулланачак. Безгә ул вакытта Йәһвә безнең турыда ничек кайгыртыр микән дип фаразлар корырга кирәк түгел. Без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, чөнки Йәһвәне яратучылар һәрчак аның күз күремендә булачак һәм изге рухның ирешә алмаслык урыны юк (2 Елъ. 16:9; Мәд. 138:7—12).

17. Йәһвә изге рухын яңа дөньяда ничек кулланачак?

17 Йәһвә изге рухын яңа дөньяда ничек кулланачак? Ул вакытта бу рух тәэсирендә яңа китаплар ачылачак (Ачыл. 20:12). Анда нәрсә язылган булачак? Күрәсең, Йәһвәнең без мең ел дәвамында үтәргә тиеш булачак җентекле таләпләре. Син бу китапларның эчтәлеген тикшерергә телисеңме? Йәһвә үзенең җиргә һәм кешелеккә карата ниятен үтәргә дип изге рухын кулланачак вакытны, яңа дөньяны, без зур түземсезлек белән көтәбез. Ул чактагы фатихалы тормышның нинди булачагын без күз алдыбызга да китерә алмыйбыз.

18. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Әйдәгез, Йәһвә ниятенең, һичшиксез, үтәләчәген беркайчан да онытмыйк, чөнки ул аны үтәр өчен үзенең изге рухын — Галәмдәге иң куәтле көчне куллана. Бу ният сиңа да кагыла. Шуңа күрә Йәһвәдән изге рухын сорарга һәм аның җитәкчелеге буенча эш итәргә тәвәккәл бул (Лүк 11:13). Шулай итеп, син Йәһвә кешеләргә ниятләгән тормыш белән — җирдәге Оҗмахта мәңге яши аласың.

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 февраль, 21—25 битләрне кара.

^ 15 абз. Чиктән тыш оялчанлыгын җиңеп, хезмәттә ашкынучан булып киткән кешенең мисалын «Күзәтү манарасы» (рус) 1993 ел, 15 сентябрь, 19 биттә кара.

Хәтерлисезме?

• Йәһвә үз ниятен үтәр өчен, изге рухын үткәндә ничек кулланган?

• Йәһвә изге рухын бүген ничек куллана?

• Йәһвә үз ниятен үтәр өчен, изге рухын киләчәктә ничек кулланачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

 [10 биттәге рамка]

Яктылыгы арта барган хакыйкатьне аңлап барасызмы?

Йәһвә үз халкына хакыйкатьләрне ачыклавын дәвам итә. «Күзәтү манарасы»нда аларның кайберләре ничек аңлатыла?

▪ Гайсәнең чүпрә турындагы кинаясендә нинди рухи үсешкә басым ясала? (Мат. 13:33) «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 июль, 19—20 битләр.

▪ Күктә яшәргә өметләре булган мәсихчеләрнең чакырылуы кайчан тәмамлана? «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 1 май, 30—31 битләр.

▪ Йәһвәгә «рухта» гыйбадәт кылу нәрсә аңлата? (Яхъя 4:24) «Күзәтү манарасы» 2002 ел, 1 октябрь, 11 бит.

▪ Бихисап күп кеше нинди ишегалдында хезмәт итә? (Ачыл. 7:15) «Күзәтү манарасы» (рус) 2002 ел, 1 май, 30—31 битләр.

▪ Сарыклар кәҗәләрдән кайчан аерыла? (Мат. 25:31—33) «Күзәтү манарасы» (рус) 1995 ел, 15 октябрь, 18—28 битләр.