Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безнең исән-имин булуыбызны тели

Йәһвә безнең исән-имин булуыбызны тели

Йәһвә безнең исән-имин булуыбызны тели

ТАРИХТАГЫ иң куркыныч вакыйга башланганда, Чиксез кодрәтле Аллаһы үзенә яраклы булган бар кешеләрне, һичшиксез, коткарачак (Йоил 2:32). Әмма, чынлыкта, Йәһвә һәрвакыт кешеләрне зыяннан сакларга теләгән. «Тереклек чишмәсе» буларак, ул бар кешеләрне кыйммәтле, яклауга лаеклы дип саный (Мәд. 35:10).

Аллаһының борынгы тугры хезмәтчеләре тормышка аның кебек караганнар. Яратылыш 33:18 буенча, Ягъкуб һәм аның гаиләсе куркыныч сәяхәтләрен «исән-имин» тәмамлаганнар. Ягъкуб Йәһвәнең яклавына ышанган, ләкин шулай ук юлдашларын яклар өчен, ул кайбер чаралар да күргән (Ярат. 32:7, 8; 33:14, 15). Изге Язмалар принципларын кулланып, без үзебезгә һәм башкаларга сак булырга ярдәм итә алабыз. Әйдәгез, моны Патшалык Залларын төзегәндә һәм охшаш проектларда катнашканда, шулай ук афәтләр булган җирләрдә ярдәм иткәндә ничек кулланып булганын карап чыгыйк.

Муса канунындагы саклык

Муса кануны буенча, Аллаһы халкыннан саклык чараларын үтәргә таләп ителгән. Мәсәлән, яңа йортны төзегәндә исраиллеләр түбә кырыена култыкса ягъни саклагыч такта куярга тиеш булганнар. Кешеләр үз йортының яссы түбәсендә еш кына җыелганга күрә, култыкса аларга егылып төшәргә бирмәгән (1 Пат. 9:26; Мат. 24:17). Бу канун үтәлмәгәнгә берәр фаҗига булса, хуҗа Йәһвә алдында җаваплы булган (Кан. 22:8).

Канунда хайван китергән зыян өчен җәза турында да әйтелгән булган. Берәр үгез кешене сөзеп үтергән икән, хуҗасы, ул башка беркемгә дә зыян китермәсен өчен, аны үтерергә тиеш булган. Андый хайванны үтерү кыйммәткә төшкән, чөнки бу кеше аның итен ашый алмаган һәм башкаларга аны сата алмаган. Ләкин бу үгез берәр кешене сөзеп үтергәннән соң хуҗасы аны карамаса, бу нәрсәгә китерә алган? Шул ук үгез кемнедер аннан соң сөзеп үтерсә, аны һәм аның хуҗасын үтерергә кирәк булган. Бу канун малын начар караган кешегә кисәтү кебек булып торган (Чыг. 21:28, 29).

Канун шулай ук коралларны дөрес кулланырга өйрәткән. Күп исраиллеләр утын ярыр өчен балта кулланганнар. Балтаның тимере ялгыш ычкынып китеп, икенче кешене үтерсә, утын кисүче сыену шәһәренә кача алган. Ул анда баш рухани үлгәнгә кадәр яшәргә тиеш булган, һәм бу ялгыш үтерүче кешегә үзенең гаиләсеннән һәм туган якларыннан еллар дәвамында аерылып яшәргә туры киләчәк дигәнне аңлата алган. Бу тәртип халыкны Йәһвә өчен тормыш изге икәненә өйрәткән. Тормышка Аллаһы кебек караган кеше үз коралларын төзек килеш тоткан һәм алар белән сак кулланган (Сан. 35:25; Кан. 19:4—6).

Андый кануннарны биреп, Йәһвә үз халкының өйдә һәм башка җирләрдә сак булуын теләгәнен ачык күрсәткән. Хәтта ялгыш үтерүчеләр яки зыян китерүчеләр Аллаһы алдында җавап тотканнар. Йәһвәнең иминлеккә карашы үзгәрмәгән (Мал. 3:6). Ул кешеләрнең үзләренә һәм башкаларга зыян китермәвен элеккечә тели. Хак гыйбадәт кылуга багышланган биналарны төзегәндә һәм аларны караганда бу аеруча мөһим.

Төзелеш урыннарында саклык

Патшалык Залларын, Конгресс Залларын һәм филиал биналарын төзү һәм карау безнең өчен зур хөрмәт булып тора. Афәтләр булган җирләрдә ярдәм итү турында да моны әйтеп була. Безгә үз эшебезне һәрвакыт оста итеп башкарырга кирәк, чөнки гади йөкләмәләрне үтәүдә дә тәҗрибәбез булмаса, без үзебезгә һәм башкаларга зыян китерә алабыз (Вәг. 10:9). Дөрестән дә, эшләгәндә сак булу гадәтен үстереп, без зыян китерүдән сакланырбыз.

Изге Язмаларда болай дип язылган: «Көч-куәт — яшьләрнең даны, ә картларны бизәгән матурлык — чаларган баш» (Гыйб. сүз. 20:29). Авыр эшләрне башкарыр өчен яшьләрнең көче кирәк. Ләкин төзелеш эшендә тәҗрибәле булган олы яшьтәге кешеләр үз куллары һәм кораллары белән вак-төяк бизәкләү эшләрен башкаралар. Хәзер олы яшьтә булган кардәшләр яшь чагында үз көчләрен авыр эшне башкарыр өчен кулланганнар. Без төзелештә яңа кеше булсак, безгә тәҗрибәле кешеләр эшләгәнен күзәтеп торырга һәм аларның киңәшләрен тыңларга кирәк. Өйрәнергә теләсәк, төзелештә тәҗрибәле кардәшләр безне күп нәрсәләргә өйрәтерләр. Бу зыянлы материаллар белән эшләгәндә һәм авыр йөкләрне күтәргәндә сак булуны да үз эченә ала. Моның ярдәмендә без эштә уңышлы, сак булачакбыз һәм шатлык табачакбыз.

Төзелештә эшләгән кешеләр һәрвакыт уяу булырга тиешләр. Шартлар тиз үзгәрәләр. Элек тигез булган җирдә чокыр барлыкка килергә мөмкин. Башка хезмәттәшләребез баскыч, такта һәм буяу чиләген икенче урынга күчерергә мөмкин. Игътибарыбызны югалтсак, без җиңел генә үзебезгә зыян китерә алабыз. Гадәттә, төзү нормалары буенча, төзелештә эшләгән эшчеләр шәхси саклый торган әйберләрне кулланырга тиешләр. Саклагыч күзлек, каска һәм яраклы аяк киеме безне төзелештәге төрле зыяннан саклый ала. Ләкин шул әйберләрне яхшы килеш саклап һәм аларны кулланып кына, без үзебезне яклый алабыз.

Күп кораллар файдалануда гади күренсә дә, алар белән сак һәм оста итеп эшләр өчен, өйрәнергә һәм аларны ешрак кулланырга кирәк. Безнең кирәкле корал белән эш итүдә тәҗрибәбез булмаса, җаваплы абый кардәшкә әйтеп була. Ул безнең дөрес кулланырга өйрәнүебез турында кайгыртачак. Тыйнаклык, яки үз чикләреңне белү, бик матур сыйфат. Әйе, үзебезгә яки башкаларга төзелештә зыян китермәс өчен, бу сыйфат бик мөһим (Гыйб. сүз. 11:2).

Төзелештә эшләгәндә еш кына егылганга күрә җәрәхәтләр барлыкка килә. Баскычка менәр алдыннан яки уратып алынган басмаларда йөрер алдыннан, анда куркынычсызлык өчен кирәкле бар нәрсә урнаштырылганын һәм аларның яхшы эшләгәнен тикшер. Уратып алынган басмаларда яки түбәдә эшләсәң, төзү нормалары буенча саклагыч бау бәйләргә яки култыксаны урнаштырырга таләп ителергә мөмкин. Биеклектә эшләү белән бәйле сораулар булса, эш күзәтчесеннән сора *.

Бөтен дөнья буенча Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләрнең саны арта барганга күрә, хак гыйбадәт кылу өчен кирәкле Патшалык Залларын һәм башка биналарны төзү мохтаҗлыгы үсә. Патшалык Залларын төзү эшендәге һәм охшаш проектлардагы күзәтчеләр аларның җитәкчелеге астында эшләгән Йәһвәнең кадерле сарыкларын яклау өчен җаваплы (Ишаг. 32:1, 2). Сиңа төзелеш проектларында кардәшләр белән җитәкчелек итү хөрмәте күрсәтелгән булса, сак булуның мөһимлеген беркайчан да онытма. Төзелеш урынында чиста булсын һәм бернәрсә дә комачауламасын. Берәр кемгә саклык турында искә төшерергә кирәк булса, йомшак һәм туры итеп моның турында әйт. Яшь һәм тәҗрибәсез эшчеләргә аеруча куркыныч урыннарга керергә рөхсәт итмә. Эшче төркем очрата алган куркынычларны алдан күрергә тырыш һәм эшчеләрне сак итеп эшләргә әзерлә. Безнең максатыбыз төзелешне җәрәхәтләнмичә тәмамлау икәнен онытма.

Яратуның мөһимлеге

Хак гыйбадәт кылуда кулланылган Патшалык Залларын һәм башка биналарны төзү эше куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә андый эшләрдә катнашучылар игътибарлы булырга тиеш. Изге Язмалардагы принципларны тотып, эш өчен бирелгән инструкцияләрне үтәп һәм зирәклек белән эш итеп, без куркынычтан качачакбыз һәм хезмәттәшләребезне зыяннан яклаячакбыз.

Ни өчен без куркынычсызлык турында аеруча кайгыртабыз? Чөнки без яратабыз. Чыннан да, Йәһвәгә карата ярату безне, аның кебек, тормышны кадерләргә дәртләндерә. Ә кешеләргә карата ярату безгә эшкә җитди карарга һәм аларга зыян китермәскә булышачак (Мат. 22:37—39). Шуңа күрә, безнең төзү проектларындагы кешеләр исән-имин булсын өчен бар көчебезне куйыйк.

[Искәрмә]

^ 14 абз. 30 нчы биттәге « Баскычларда куркынычсыз эшләү» дигән рамканы кара.

 [30 биттәге рамка/иллюстрация]

Баскычларда куркынычсыз эшләү

Узган елда Кушма Штатларда 160 меңнән артык эшче баскычлардан егылып зыян күргән. Моннан тыш, якынча 150 кеше егылып үлгән. Яшәү яки эш урынына карамастан, мондагы кайбер инструкцияләр сезгә баскычтан егылып төшмәскә ярдәм итә ала.

◇ Селкенә торган яки ватык баскычны кулланмагыз һәм аны ремонтламагыз. Аны ташлагыз.

◇ Бөтен баскычларның авырлык күтәрә алу дәрәҗәсе бар. Сезнең авырлыгыгыз һәм кораллар белән материалларның авырлыгы сез куллана торган баскычның бу дәрәҗәсеннән күбрәк булмасын.

◇ Баскычны тигез җиргә куегыз. Аны селкенә торган нигезгә, мәсәлән уратып алынган басмаларга, яки чиләк һәм коробкаларның каплавычларына куймагыз.

◇ Менгәндә яки төшкәндә һәрвакыт баскычка алдыгыз белән басыгыз.

◇ Һәркайсы баскычның өстәге ике басмасында басып тормагыз һәм утырмагыз.

◇ Баскычны түбәгә яки тигез урынга менәр өчен яисә аннан төшәр өчен кулланганда, аның ян-яклары түбәдән яисә терәп куйган урыннан кимендә бер метрга биегрәк булырга тиеш. Ул шуып китмәсен өчен, аның аякларын бәйләп куегыз яки аның алдында юка тар такта кадаклагыз. Сез аны шулай итеп ныгытып куя алмасагыз, эшләгәндә, аны бер урында тотып торырга берәр кемне сорагыз. Якка шуып китмәсен өчен, баскычны өстә бәйләп куегыз.

◇ Баскыч өстенә такталар җәймәгез.

◇ Өстә эшләп, кулларны һәм аякларны еракка сузганда, баскыч селкенә башларга мөмкин. Шундый куркыныч хәрәкәтләрдән сакланыгыз. Сезнең эшегезгә кирәк булганда, баскычны күчерегез.

◇ Ябык ишек алдында баскычка менеп эшләргә туры килсә, ишекнең икенче ягына кисәтүче язуны элеп куегыз һәм ишекне ябыгыз. Ишекне ябып булмаса, үтәргә теләгән кешеләрне кисәтеп торыр өчен берәр кемне бастырыгыз.

◇ Баскыч ике кеше өчен ясалмаган булса, бер кеше генә баскыч белән куллансын *.

[Искәрмә]

^ 33 абз. Баскычта эшләү өчен өстәмә киңәшләрне «Уяныгыз!» (рус) журналның 1999 ел, 8 август санының 22—24 нче битләрендә табып була.

[29 биттәге иллюстрация]

Муса кануны буенча, яссы түбәләрне култыкса белән уратып алырга кирәк булган