Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күзләреңне яраксыз нәрсәләрдән бор!

Күзләреңне яраксыз нәрсәләрдән бор!

Күзләреңне яраксыз нәрсәләрдән бор!

«Күзләремне яраксыз нәрсәләрдән бор, үз юлыңда мине исән килеш сакла» (МӘД. 119:37, ЯД).

1. Күрү сәләте никадәр мөһим?

НИКАДӘР кыйммәтле безнең күрү сәләтебез! Без шунда ук тирә-яктагы бар нәрсәне бөтен төсләрендә күреп алабыз. Якын дусларыбызны таныйбыз һәм куркынычларны аера алабыз. Күрү сәләте аша без матурлыкны тоябыз, барлыкка китерелгән гаҗәеп нәрсәләргә бәя бирә алабыз һәм Аллаһының барлыгына, аның бөек данына дәлилләр алабыз (Мәд. 8:4, 5; 18:2, 3; 103:24; Рим. 1:20). Күзләребез аша баш мие мәгълүматларны кабул иткәнгә, күрү сәләтенең Йәһвә турындагы белемнәр алуда һәм аңа иманыбызны үстерүдә әһәмияте зур (Ешуа 1:8; Мәд. 1:2, 3).

2. Ни өчен без күргәннәребезгә игътибарлы булырга тиеш, һәм мәдхия җырлаучының эчкерсез үтенеченнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

2 Әмма күргәннәребез безгә зыян да китерә ала. Күрү сәләтебезнең акылыбыз белән бәйләнеше шулхәтле тыгыз ки, күргәннәребез бездә омтылышлар һәм теләкләр тудырырга яки аларны көчәйтергә мөмкин. Һәм безгә, Шайтан Иблис идарәсендәге бозык һәм нәфесле дөньяда яшәгәнгә, безне җиңел генә юлдан яздыра алган сурәтләр һәм мәгълүмат яудырыла. Аларга күз ташлау да зыянлы (1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә мәдхия җырлаучының Аллаһыдан: «Күзләремне яраксыз нәрсәләрдән бор, үз юлыңда мине исән килеш сакла»,— дип сораганына гаҗәпләнәсе юк (Мәд. 119:37).

Күзләребез безне ялгыштыра ала

3—5. Изге Язмалардагы нинди хикәяләр күз нәфесен тыймау куркыныч икәнен күрсәтә?

3 Беренче хатын Хаува белән булган хәлне карап чыгыйк. Шайтан, ул «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан» җимеш ашаса, аның күзләре «ачылачак» дигән. Күзләре «ачылачак» дигән фикер Хауваны бик кызыксындыргандыр. Ул «агачның карап торышка гүзәл, җимешенең ризык өчен хуш булуын күргәч», аның бу тыелган җимешне ашау теләге тагы да арткан. Нәфес белән бу агачка карау Хауваны Аллаһының әмеренә буйсынмаска этәргән. Аның ире Адәм дә аңа ияргән. Бу бар кешелек өчен һәлакәтле нәтиҗәләргә китергән (Ярат. 2:17; 3:2—6; Рим. 5:12; Ягък. 1:14, 15).

4 Нух көннәрендәге кайбер фәрештәләргә дә күргәннәре тәэсир иткән. Алар турында Яратылыш 6:2 дә болай дип әйтелә: «Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлекләрен күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап алалар иде». Адәм кызларына азгын теләк белән карау фетнәчел фәрештәләрдә аларга карата табигый булмаган җенси дәрт уяткан. Бу фәрештәләр көчле әзмәверләрнең аталары булып киткән. Ул көннәрдәге адәмнәрнең явызлыгы бөтен кешелекнең юк ителүенә китергән. Нух белән аның гаиләсе генә исән калган (Ярат. 6:4—7, 11, 12).

5 Гасырлар үткәч исраилле Ахан, яулап алынган Әрихә шәһәрендәге кайбер нәрсәләрне күргәч, аларны урлаган. Аллаһы бу шәһәрдәге бар нәрсәне юк итәргә дигән әмер биргән. Кайбер нәрсәләр генә Йәһвәгә багышланырга, хәзинә сандыгына салынырга тиеш булган. Исраиллеләргә, шәһәрдән берәр нәрсә алырга теләкләре тумасын өчен, «юк ителүгә билгеләнгән нәрсәләрдән ерак торырга» дип әйтелгән булган. Ахан бу әмерне тыңламагач, Исраил кешеләре Гай шәһәре янында җиңелгән һәм кайберәүләр үтерелгән булган. Ахан, фаш ителгәнче, үз гаебен танымаган. «Минем... [бу әйберләргә] күзем төште,— дигән ул.— Аларны аласым килде, һәм мин аларны алдым». Күзләр нәфесе аның һәм «аның булган бар нәрсәсенең» юк ителүенә китергән (Ешуа 6:18, 19; 7:1—26). Ахан йөрәгендә тыелганны теләгән.

Үзеңә хуҗа бул

6, 7. Шайтан безне еш нинди алымы белән тозакка эләктерергә тырыша, һәм сәүдә рекламасын булдыручылар моны ничек куллана?

6 Хаува, тыңламаучан фәрештәләр һәм Ахан очрагында кулланылган ысуллар белән бүгенге кешелек тә вәсвәсәгә тартыла. Шайтан кешелекне алдар өчен кулланган бар мәкерле алымнарның иң көчлесе — бу «күзләр нәфесен» уяту (2 Көр. 2:11; 1 Яхъя 2:16). Бүген сәүдә рекламасын булдыручылар кешеләргә күргәннәренең көчле йогынты ясавын бик яхшы белә. «Күрү сәләте иң кызыктыргычы,— дип әйтә Европаның маркетинг буенча бер белгече.— Ул еш кына башка тойгылардан өстенлек итә, һәм аның акылга ятышлы бар нәрсәләргә каршы инандыру көче бар».

7 Шуңа күрә реклама булдыручыларның кешеләргә үз товарларына я хезмәтләренә кызыксыну уятырлык итеп ясалган сурәтләрне яудырганына гаҗәпләнәсе юк! Алар күрү сәләте аша зур йогынты ясап була икәнен белә. Кушма Штатларда рекламаның кешеләргә йогынтысын өйрәнгән бер тикшерүче болай дигән: «Реклама аны караучыда белем арттыру өчен генә түгел, ә иң мөһиме тойгылар һәм теләкләр уятыр өчен билгеләнгән». Еш кына моның өчен көчле җенси теләк уятучы сурәтләр кулланыла. Шуңа күрә нәрсәгә карарга, нәрсәгә карамаска икәнен белергә һәм акылыбыз белән күңелебезгә керәчәк нәрсәләрне тикшерергә кирәк.

8. Изге Язмаларда күзләребезне сакларга кирәк икәненә ничек басым ясала?

8 Мәсихчеләр дә тән һәм күзләр нәфесләренә бирешергә мөмкин. Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә күзләребезгә һәм теләкләребезгә хуҗа булырга кирәк диелә (1 Көр. 9:25, 27; 1 Яхъя 2:15—17 не укы). Тугры кеше Әюб күрү сәләте белән теләкнең бәйләнеше көчле икәнен аңлаган. Ул болай дигән: «Мин үз күзләрем белән килешү төзедем. Ничек инде мин берәр кызга карап торыйм?» (Әюб 31:1). Әюб хатын-кызга бозык ният белән кагылудан гына түгел, хәтта моның турыда уйлаудан да баш тарткан. Гайсә: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— диеп, әхлаксыз уйлардан чиста булырга кирәк икәненә басым ясаган (Мат. 5:28).

Яраксыз нәрсәләрдән саклан

9. a) Ни өчен Интернетны кулланганда аеруча сак булырга кирәк? б) Порнографияне бер генә карап алу да нәрсәгә китерә ала?

9 Бүгенге дөньяда порнография карау, аеруча Интернетта, гадәти хәл. Без андый сайтларны эзләмибез, алар үзләре безне таба! Ничек? Компьютер экранында кинәт кенә күңел аздыргыч рәсемле реклама килеп чыгарга мөмкин. Яки зыянсыз булып күренгән электрон хат капыл гына әдәпсез сурәткә әйләнә ала, һәм аны ябу кыен булырга мөмкин. Аны юк иткәнче, күз төшереп алсаң да, ул мидә уелып кала. Андый сурәткә бер генә карап алу да аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Кешене вөҗданы газапларга һәм аңа бозык күренешләрне онытырга авыр булырга мөмкин. Ә порнографияне белә торып «караучы» тагы да аянычлырак хәлдә. Аңа үз теләкләрен үтерергә кирәк. (Эфеслеләргә 5:3, 4, 12 не укы; Көл. 3:5, 6.)

10. Ни өчен кайбер балалар порнография карый башлый, һәм моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

10 Балалар бар нәрсә белән кызыксынганга, порнография карый башларга мөмкин. Бу аларның җенси мөнәсәбәтләргә карашына йогынты ясый ала. Бер басмада әйтелгәнчә, бу йогынты бала тормышында төрлечә чагыла ала: җенси мөнәсәбәтләргә бозык караш, «саф яратучан мөнәсәбәтләрне саклауда авырлык, хатын-кызга дөрес булмаган караш; һәм бәлкем, укуга, дуслык белән гаилә бәйләнешләренә комачаулый алган порнография белән мавыгу». Ә киләчәктә гаилә коргач, бу тагы да аянычлырак нәтиҗәләргә китерә ала.

11. Порнография карауның куркыныч икәненә мисал китерегез.

11 «Йәһвә Шаһите булып киткәнче, минем начар гадәтләрем бар иде һәм порнография караудан арыну иң авыры булды,— дип язган бер абый-кардәш.— Ул сурәтләр ниндидер ис сизгәндә, музыка тыңлаганда я берәр нәрсә күргәндә я хәтта уйлаганда да әле дә күз алдыма килеп баса. Бу — көндәлек һәм даими көрәш». Икенче абый-кардәш бала чагында өйдә берүзе калганда Йәһвә Шаһите булмаган әтисенең порнографик журналларын караган. Ул болай дип язган: «Нинди котычкыч тәэсир ул сурәтләр минем яшь миемә ясады! Хәзер дә, 25 ел үткәч, мин аларның кайберсен оныта алмыйм. Ничек кенә тырышсам да, алар һаман да хәтеремдә. Бу сурәтләр турында уйламасам да, мин үземне гаепле хис итәм». Шуңа күрә яраксыз нәрсәләрне карамыйча, авыр йөк булырлык хисләрдән саклану никадәр акыллы! Моны ничек эшләргә? «Мәсихкә итагатьле итү өчен һәр фикерне үзебезгә буйсындырырга» кирәк (2 Көр. 10:5).

12, 13. Мәсихчеләр нинди яраксыз нәрсәләр карарга тиеш түгел һәм ни өчен?

12 «Канунга каршы», яки яраксыз, нәрсәләргә материализмга этәрүче, сихерчелек, көч куллану, кан кою һәм үлем күренешләре булган күңел-ачулар да керә. (Мәдхия 100:3 не укы.) Мәсихче ата-аналар өйләрендә нәрсә карарга рөхсәт ителә, ә нәрсә юк икәненә игътибарлы булырга тиеш; алар моның өчен Йәһвә алдында җаваплы. Әлбәттә, бер мәсихче дә белә торып спиритизм белән бәйле эшләрдә катнашмаячак. Шулай да ата-аналар кайбер фильмнар, сериаллар, видеоуеннар, комикслар һәм балалар өчен китаплар спиритизм белән бәйле булырга мөмкин икәнен белергә тиеш (Гыйб. сүз. 22:5).

13 Без, яшьме яки олы яшьтәме, көч куллану һәм чынбарлыктагы кебек канлы үтерү күренешләре булган видеоуеннарны яратмаска тиеш. (Мәдхия 11:5 не укы *.) Безнең акылыбызда Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәләргә урын булмасын. Онытмагыз, Шайтан безнең акылыбызга хуҗа булырга тели (2 Көр. 11:3). Хәтта яраклы булып саналган күңел ачулар да, аларга чиктән тыш бирелсәң, гаилә белән гыйбадәт кылу, һәр көн Изге Язмаларны уку һәм җыелыш очрашуларына әзерләнү вакытын урлый ала (Флп. 1:9, 10).

Гайсәдән үрнәк ал

14, 15. Шайтанның Мәсихне өченче мәртәбә сынавында нәрсә игътибарга лаек, һәм Гайсә моңа ничек каршы тора алган?

14 Кызганычка каршы, без бу бозык дөньяда яраксыз нәрсәләр күрәбез. Хәтта Гайсәне дә андый нәрсәләргә карарга мәҗбүр иткәннәр. Гайсәне өченче тапкыр Аллаһы ихтыярын үтәмәскә этәргәндә, «иблис Аны бик биек тауга алып менеп, дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен күрсәткән» (Мат. 4:8). Шайтанның максаты нинди булган? Һичшиксез, ул күрү сәләтенең куәтле көчен кулланырга теләгән. Дөньядагы бар патшалыкларның шөһрәтләренә карап, Гайсәнең җәмгыятьтә күренекле урын алырга теләге уяна алыр иде. Гайсә үзен ничек тоткан?

15 Гайсә бу вәсвәсәле тәкъдимгә игътибарын тупламаган. Ул бозык теләкләргә үз йөрәгенә үтеп керергә юл куймаган. Һәм аңа, Шайтанның тәкъдимен кире кагар өчен, уйланып торырга кирәк булмаган. Гайсә шунда ук аңа: «Кит, шайтан!» — диеп, җавап кайтарган (Мат. 4:10). Гайсә иң элек үзенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында уйлаган һәм, Аллаһы ихтыярын үтәү тормышының максаты булганга, тиешенчә җавап биргән (Евр. 10:7). Нәтиҗәдә, Гайсә Шайтанның мәкерле ниятен бозган.

16. Шайтанның вәсвәсәләренә каршы тору турында әйткәндә, без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Без Гайсәдән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Беренчедән, Шайтан һәр кешегә һөҗүм итә ала (Мат. 24:24). Икенчедән, күзләребез күргән нәрсәләр күңелебездәге я яхшы, я начар теләкләрне көчәйтә ала. Өченчедән, Шайтан безне дөрес юлдан яздырырга тырышып, «күзләр нәфесен» кулланачак (1 Пет. 5:8). Һәм дүртенчедән, без дә Шайтанга, аеруча кичектермичә эш иткәндә, каршы тора алабыз (Ягък. 4:7; 1 Пет. 2:21).

Күзләреңне «яхшы» килеш сакла

17. Ни өчен күз алдыбызга яраксыз нәрсәләрнең килеп басуын көтмичә, нәрсә эшләвебезне карар итеп кую акыллы булыр иде?

17 Йәһвә Аллаһыга багышлануыбыз яраксыз нәрсәләрдән читкә борылырга дигән җитди вәгъдәне дә үз эченә ала. Аның ихтыярын үтәргә вәгъдә биргәндә без мәдхия җырлаучының: «Синең сүзләреңә лаек булу өчен, мин аякларыма яман юлдан барырга ирек бирмим»,— дигән сүзләре белән ризалаштык (Мәд. 118:101). Күз алдыбызга яраксыз нәрсәләрнең килеп басуын көтү акыллы булмас иде, безгә алдан ук нәрсә эшләячәгебезне билгеләп куярга кирәк. Изге Язмаларда хөкем ителгән нәрсәләр ачык итеп язылган. Шайтанның ниятләре дә безгә билгеле. Гайсә ташларны икмәккә әйләндерү вәсвәсәсенә кайчан тартылган? Бу Гайсә 40 көн һәм төн ашамыйча үткәреп, «бик нык ачыккач» булган (Мат. 4:1—4). Шайтан безнең хәлсезләнгән һәм вәсвәсәгә бирешә алган чакны күреп алырга сәләтле. Шуңа күрә төрле очракларда ничек эш итәчәгебезне хәзер билгеләп куярга кирәк. Озакка сузма! Йәһвәгә биргән вәгъдәбез һәрвакыт исебездә булса, без яраксыз нәрсәләрдән күзләребезне борырга тәвәккәл булачакбыз (Гыйб. сүз. 1:5; 19:20).

18, 19. a) «Яхшы» һәм «начар» күзләр арасында нинди аерма бар? б) Ни өчен файдалы нәрсәләр турында фикер йөртү мөһим, һәм бу хакта Филиппуйлыларга 4:8 дә нинди киңәш бирелә?

18 Без игътибарыбызны җәлеп иткән юк-бар нәрсәләрне һәр көн күрәбез, һәм аларның саны арта бара. Шуңа күрә Гайсәнең күзләреңне «яхшы» килеш сакла дигән кисәтүе безнең өчен тагы әһәмиятлерәк (Мат. 6:22, 23). «Яхшы» күз бер максатка — Аллаһы ихтыярын үтәүгә юнәлгән. «Начар» күз исә мәкерле, комсыз һәм аны яраксыз нәрсәләр җәлеп итә.

19 Онытма, күргәннәребез акылыбызга, ә акылыбыз йөрәгебезгә тәэсир итә. Шуңа күрә файдалы нәрсәләр турында һәрвакыт фикер йөртү мөһим. (Филиппуйлыларга 4:8 не укы.) Әйдәгез моннан ары да мәдхия җырлаучы кебек: «Күзләремне яраксыз нәрсәләрдән бор»,— дип дога кылыйк. Бу дога буенча эш итәргә тырышсак, Йәһвәнең безне «үз юлында... исән килеш саклаячагына» бер дә шикләнмәскә була (Мәд. 119:37; Евр. 10:36).

[Искәрмә]

^ 13 абз. Мәдхия 11:5 (ЯД): «Йәһвә үзе тәкъваны да, бозыкны да сынап тора. Көч куллануны сөюче һәркемне Аның җаны нәфрәт итә».

Кабатлау өчен сораулар

• Акыл һәм йөрәк күзләребез белән ничек бәйле?

• Ни өчен порнография карау куркыныч?

• Ни өчен күзләребезне «яхшы» килеш саклау мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләр нинди яраксыз нәрсәләрне караудан сакланырга тиеш?