Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сынаулар белән көрәшү Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытты

Сынаулар белән көрәшү Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытты

Сынаулар белән көрәшү Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытты

Ада Делло Стритто сөйләде

Мин әле генә үз дәфтәремә көндәлек шигырьне күчереп язып куйдым. Миңа 36 яшь, әмма берничә юллык бу кыска текстны язар өчен, миңа ике сәгать вакыт кирәк булды. Ни өчен мин шулай озак күчереп яздым? Моны сезгә әнием аңлатып бирер (Джоэл).

БЕЗ ирем белән 1968 елны суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһитләре булдык. Башта Дейвид белән Марк исемле ике угылым туды, аннан соң Джоэл дөньяга килде. Ул 1973 елны Брюссельдан 60 километр ераклыкта, көнчыгышта урнашкан Бинш шәһәрендәге (Бельгия) хастаханәдә туды. Мин аны вакытыннан алдарак таптым һәм туганда аның авырлыгы нибары 1,7 килограмм иде, шуңа күрә аны вакытлыча хастаханәдә калдырырга куштылар.

Атналар узды, ләкин улымның хәле яхшы якка барыбер үзгәрмәде. Шуңа күрә без аны ирем Луиджи белән педиатр янына алып бардык. Ул улымны тикшереп чыккач, болай диде: «Бик кызганыч, әмма, күрәсең, абыйларында булмаган бар авырлыклар Джоэлның өлешенә төшкән». Без озак кына дәшмичә тордык. Шунда мин кечкенә улымның сәламәтлеге бик начар икәнен аңладым. Табиб иремне читкәрәк чакырып: «Балагыз трисомия-21 белән авырый»,— дип әйтте. Бу авыруны Даун синдромы дип тә атыйлар *.

Бу педиатрның сүзләреннән кайгыга төшеп без башка табибка барырга булдык. Ул улыбызны бер сәгать дәвамында бер сүз дә дәшмичә җентекләп тикшереп чыкты. Әмма безнең өчен бу бер сәгать мәңгелек булып тоелды. Ахыр чиктә ул башын күтәреп болай диде: «Сезгә балагызны һәрвакыт карап торырга туры киләчәк». Аннары йомшак тавыш белән: «Шулай да улыгыз бәхетле булыр, чөнки аның әти-әнисе аны бик нык ярата!» — дип өстәде. Күңелем тулып китте. Мин улымны кочагыма алдым да, ирем белән өебезгә кайтып киттек. Ул вакытта Джоэл 8 атналык сабый иде.

Мәсихче очрашулар һәм хезмәттә катнашу көч өстәде

Алдагы тикшерүләр улыбызның шулай ук җитди йөрәк авыруы белән рахит авыруының барлыгын ачыклады. Йөрәге зур булганга күрә, аның үпкәсе кысылган иде һәм балабыз төрле инфекцияләргә бирелүчән иде. Джоэлга дүрт ай булганда аңа бронх пневмониясе чире йокты һәм аны кабат хастаханәгә салдылар. Газапланып яткан улыбызны күрү бик авыр иде. Аны кулларыбызга алып иркәлисе килсә дә, ун атна дәвамында безгә аның янына керергә дә, аңа кагылырга да рөхсәт итмәделәр. Без ирем белән бергә кочаклашып аңа карап кына тордык һәм дога кылдык.

Шушы авырлыкларны кичергәндә дә без алты яшьлек Дейвид белән өч яшьлек Маркны алып, җыелыш очрашуларына йөрүебезне дәвам иттек. Безнең өчен Патшалык Залында булу Йәһвәнең яратучан кочагында булу кебек иде. Шул вакытны мәсихче кардәшләр белән бергә үткәргәндә, без Йәһвәгә үз йөгебезне тапшырырга сәләтле икәнебезне сизә идек һәм анда җан тынычлыгы таба идек (Мәд. 54:23). Хәтта Джоэл турында кайгырткан шәфкать туташлары да мәсихче очрашуларга йөрү безгә үзебезне акыллы тотарга булышканына игътибар итте.

Шул вакытта мин Йәһвәдән вәгазьгә барырга көч бирсен дип үтендем. Өйдә елап ятар урынына минем башка кешеләргә вәгазьлисе килә иде. Мин Аллаһының авырусыз-чирсез дөнья турындагы вәгъдәсенә ышану ни өчен миңа көч бирә икәнен аңлатырга тели идем. Вәгазьләгәндә мин Йәһвәнең догама җавап биргәнен һәрвакыт сиздем.

«Бу гаҗәеп хәл!»

Ниһаять, без Джоэлны хастаханәдән алып кайттык. Нинди бәхетле идек без ул көнне! Әмма инде икенче көнгә шатлыгыбыз кайгы белән алмашынды. Улыбызның хәле бик тиз начарланды, һәм безгә аны кире хастаханәгә илтергә туры килде. Табиблар аны тикшереп чыккач: «Джоэлга күп дигәндә алты ай яшәргә калган»,— диделәр. Ике ай үткәч, Джоэлга якынча сигез ай булганда, аларның сүзләре хак булган кебек күренде, чөнки улыбызның хәле һаман начарая бара иде. Бер табиб яныбызга утырып болай диде: «Кызганычка каршы, без инде аңа берничек тә булыша алмыйбыз». Шуннан соң ул: «Хәзер аңа Йәһвә генә ярдәм итә ала»,— дип өстәде.

Мин Джоэл яткан бүлмәгә кире кердем. Физик һәм эмоциональ яктан хәлсез булсам да, аның янында калырга тәвәккәл идем. Берничә апа-кардәш чиратлашып минем белән бергә калырга булды, ә ирем башка ике угылыбыз турында кайгырта иде. Бер атна үтте. Шуннан соң көтмәгәндә Джоэлның йөрәк өянәге кузгалды. Шәфкать туташлары аның бүлмәсенә ташланды, әмма аңа инде берничек тә булыша алмады. Берничә минут үткәч, аларның берсе йомшак кына: «Бетте...»,— дип әйтеп куйды. Минем башка түзәрлек хәлем калмаган иде һәм мин елап бүлмәдән чыгып киттем. Йәһвәгә дога кылырга тырышсам да, кайгымны сөйләп бирер өчен, сүзләр табу бик авыр иде. 15 минут вакыт үткәннән соң бер шәфкать туташы: «Джоэл исән!» — дип мине чакырды. Ул кулымнан тотты да: «Әйдәгез, хәзер аның янына керсәгез дә була»,— дип әйтте. Мин кергәндә улымның йөрәге кабат тибә иде! Моның турында яңалык яшен тизлеге белән бөтен хастаханә буйлап таралды. Шәфкать туташлары белән табиблар, аны күрер өчен, аның янына кереп чыкты һәм күпләре: «Бу гаҗәеп хәл!» — дип әйтеп куйды.

Дүрт яшьтә искиткеч адым

Джоэл үскән саен педиатр безгә еш кына кабатлап торды: «Джоэл бик нык яратуга мохтаҗ». Джоэл туганнан соң без ирем белән Йәһвәнең яратучы кайгыртуын аеруча нык сиздек, шуңа күрә безнең улыбызга да шундый ук мәхәббәт күрсәтәсебез килә иде. Моның өчен мөмкинлекләр күп булды, чөнки аңа һәрнәрсәдә һәм һәр яктан ярдәм кирәк иде.

Джоэл тормышының беренче җиде елында без һәр ел кабатланып торган бер төрле авырлыклар белән көрәштек. Октябрь белән март айлары арасында бер авыруны башкасы алмаштырып тора иде, шуңа күрә безгә һәрвакыт хастаханәгә йөреп торырга туры килде. Шул ук вакыт мин Дейвид белән Маркка мөмкин кадәр күбрәк вакыт багышларга тырыша идем. Ә алар үз чиратында Джоэлга үз үсешендә алга адымнар ясарга булыша иде. Бу искиткеч нәтиҗәләргә китерде. Мәсәлән, берничә табиб Джоэл беркайчан да аягына басмаячак дип әйткән иде. Әмма бер көн, аңа дүрт яшь булганда, улыбыз Марк Джоэлга болай диде: «Әйдә, Джоэл, әнигә күрсәт әле! Син моны булдырасың бит». Һәм Джоэл беренче адымнарын ясады! Мин моңа сокланып карап тордым. Шатлыгыбызның чиге юк иде һәм без Йәһвәгә чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтер өчен, гаиләбез белән бергәләп дога кылдык. Шуннан соң Джоэл берәр яктан, хәтта кечкенә адымнар ясаса да, без аны һәрвакыт дәртләндереп мактап тордык.

Сабый чактан Аллаһы турында белем бирү яхшы җимешләр китерә

Без Патшалык Залындагы очрашуларга барганда, Джоэлны үзебез белән мөмкин кадәр ешрак алырга тырыша идек. Ул төрле авыруларга тиз бирелүчән иде һәм, аны яклар өчен, без аны махсус коляскага салып, өстен үтә күренмәле клеёнка белән каплый идек. Ул очрашуларда, андый махсус коляскада булса да, шатланып утыра иде.

Кардәшләребез гамәли киңәшләр биреп һәм үз мәхәббәтләрен күрсәтеп, безгә көч өстәп торды. Бер абый-кардәш Ишагыйя 59:1 дәге: «Йәһвәнең кулы коткара алмаслык кыскармаган, һәм аның колагы ишетә алмаслык саңгырауланмаган»,— дигән сүзләрне һәрвакыт исебезгә төшереп торды. Бу сүзләр безгә Йәһвәгә өметләнеп яшәргә булышты.

Джоэл үсә барды һәм без, Йәһвәгә хезмәт итү аның тормышында зур урын алып торсын өчен, көч куеп тордык. Без аның белән сөйләшкәндә, ул күктәге Атасы белән мәхәббәт бәйләнешләре булдырсын өчен, төрле юллар сайладык. Без Йәһвәдән бу өйрәнүләребезгә, алар яхшы җимеш китерсен өчен, фатиха бирсен дип үтенә идек.

Джоэл үз яшүсмер чагының беренче елларында башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөйләргә ярата иде. Без моны күреп шатландык. 14 яшендә бер җитди операциядан соң хастаханәдә ятканда, ул миннән: «Әнием, хирургка „Мәңге яшә“ дигән китап бирсәм буламы?» — дип сорады. Бу мине, әлбәттә, бик сөендерде. Берничә елдан соң аңа тагын бер операция ясарга тиеш иделәр. Бәлки, ул бу операция вакытында исән дә калмас иде. Без моны бик яхшы аңлый идек. Операция алдыннан Джоэл үз табибына без аның белән бергә алдан әзерләгән хатны бирде. Анда аның кан куллануга карашы аңлатылган иде. «Син моның белән ризамы?» — дип сорады аңардан табиб. Джоэл бер дә икеләнмичә: «Әйе»,— диде. Улыбызның үз Барлыкка Китерүчесенә ышануын һәм аңа шатлык китерергә тәвәккәллеген күреп, без горурланып куйдык. Хастаханәдә эшләүче кешеләр безгә зур ярдәм күрсәтте һәм без аларга моның өчен бик рәхмәтле идек.

Джоэл рухи яктан үсә

17 яшендә улыбыз суга чумдырылу үтеп, үзенең Аллаһыга багышлануын символлаштырды. Бу көн хәтеребездә мәңгегә уелып калды! Аның рухи яктан үсүен күрү безгә зур шатлык китереп тора иде. Шуннан бирле аның Йәһвәгә карата яратуы һәм хакыйкатькә карата ашкынуы бер дә кимемәде. Джоэл һәрбер очраткан кешегә: «Хакыйкать — бу минем тормышым!» — дип әйтергә ярата.

Яшүсмер чагында Джоэл укырга һәм язарга өйрәнде. Моның өчен аңа бик зур тырышлыклар куярга туры килде. Кыска гына берәр сүз яза алса, бу инде үзе җиңү иде. Шуннан бирле ул «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрадан көндәлек шигырьне һәрвакыт карап чыга һәм аны үзенең дәфтәренә күчереп яза. Хәзер бу дәфтәрдә шактый күп санлы шигырьләр язылган!

Җыелыш очрашулары үткән көннәрне Джоэл Патшалык Залына безнең белән иртәрәк килергә тырыша, чөнки ул анда кергән бар кешене җылы сәламләргә тели. Очрашулар барганда ул комментарийлар бирә, демонстрацияләрдә катнаша, шулай ук микрофоннар белән булыша һәм башка йөкләмәләрне үти. Һәр атна, сәламәтлегенә карап, ул безнең белән бергә вәгазьдә катнаша. 2007 елда безнең җыелышта Джоэл хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнгән дигән белдерү ясалды. Шатлыгыбыздан без елап җибәрдек. Бу чыннан да Йәһвәнең фатихасы иде!

Без Йәһвәнең ярдәм итүче кулын сизәбез

1999 елны без тагын бер бәлагә дучар булдык. Саксыз бер йөртүче үз машинасы белән безнекенә бәрелде. Моның аркасында ирем җитди җәрәхәтләр алды. Аның бер аягын кистеләр һәм умыртка баганасына берничә җитди операция ясадылар. Без кабат Йәһвәгә таяндык һәм аның бәлагә эләккән үз хезмәтчеләренә биргән көчен тагын бер тапкыр сиздек (Флп. 4:13). Луиджи инвалид булып калса да, без уңай якларны күрергә тырышабыз. Эшкә йөри алмаганга күрә, Луиджи Джоэл белән күбрәк вакыт үткәрә ала. Бу миңа рухи эшләргә күбрәк вакыт багышларга булыша. Ирем шулай ук гаиләбезнең һәм җыелышның рухи ихтыяҗлары турында күбрәк кайгырта ала. Ул өлкәннәр советының координаторы булып хезмәт итүен дәвам итә.

Гаилә шартларыбыз махсус булганга, без бергә бик күп вакыт үткәрәбез. Вакыт узу белән без акыл белән эш итәргә һәм көчебездән килгәнне генә башкарырга өйрәндек. Боеккан чакларда без Йәһвәгә күңелебезне дога кылып бушатабыз. Кызганычка каршы, улларыбыз Дейвид белән Марк үсеп җитеп өйдән киткәч, тора-бара Йәһвәгә хезмәт итүләрен ташлады. Без алар Йәһвәгә бер көн кире кайтырлар дип өметләнәбез (Лүк 15:17—24).

Шул еллар дәвамында без Йәһвә ярдәмен сизеп тордык һәм бар сынауларда аңа таянырга өйрәндек. Ишагыйя 41:13 тә: «Мин, синең Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам һәм: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен“,— дип әйтәм»,— диелгән. Бу сүзләр безнең өчен аеруча кадерле. Йәһвәнең безне уң кулыбыздан тотып торганын белү безне юата. Әйе, без бер дә шикләнмичә болай дип әйтә алабыз: сынаулар белән көрәшү Йәһвәгә, безнең күктәге Атабызга, ышанычыбызны ныгытты.

[Искәрмә]

^ 5 абз. Трисомия-21 — бу акыл үсешен туктатучы тумыштан килгән зәгыйфьлек. Гадәттә, кеше тәнендәге күзәнәкләрдә хромосомалар парлап үсә. Әмма трисомия авыруы белән туган балаларда бер шундый парның өстәмә хромосомасы бар. Трисомия-21 егерме беренче хромосомага зыян китерә.

[16, 17 биттәге иллюстрацияләр]

Джоэл үз әнисе Ада белән

[18 биттәге иллюстрация]

Ада, Джоэл һәм Луиджи

[19 биттәге иллюстрация]

Джоэл Патшалык Залында кардәшләрне сәламләргә ярата