Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Ни өчен Мәсих үләргә тиеш булган?

Гайсәнең үлеме шуны исбатлаган: камил кеше, иң авыр сынауларга карамастан, Аллаһыга чын күңелдән бирелгәнлеген саклый ала. Ул шулай ук Адәм буыннарын мирас итеп алынган гөнаһтан йолып алган, һәм мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек биргән (15.12., 22—23 нче бит.).

• Алкогольгә дөрес караш сакларга нинди адымнар булыша ала?

Дога кылу һәм Изге Язмаларны өйрәнү булыша ала. Үз-үзеңне кулда тоту, әйткән сүзеңне тоту, һәм чын дуслар сайлау мөһим. Эчәргә булган кеше билгеле чикләр куярга, «юк» дип әйтергә өйрәнергә тиеш (1.1., 7—9 нчы бит.).

• Балалар белән файдалы аралашу үз эченә нәрсә ала?

Ул сөйләшү белән генә чикләнми. Балаларга сораулар биреп, аларның җавапларын сабырлык белән тыңларга кирәк. Күп гаиләләр бергә җыелып ашау вакытын файдалы аралашу өчен яхшы мөмкинлек дип саный (15.1., 18—19 нчы бит.).

• Нинди очракларда, бәлкем, яңадан суга чумдырылу үтү урынлы булыр?

Кемдер яшерен рәвештә җыелыштан чыгарырлык тормыш алып барган я эштә катнашкан килеш суга чумдырылу үткән икән, ул чакта кабат суга чумдырылу урынлы булыр (15.2., 22 нче бит).

• Гайсәнең тиле бодай белән яхшы орлык турындагы кинаясендә яхшы орлыкны чәчү нәрсә аңлата?

Адәм Улы, Гайсә, басуны, җирдә хезмәт иткәндә, чәчүлеккә әзерләгән. Яхшы орлыкны чәчү б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән алып, мәсихчеләр Аллаһы балалары, Патшалык балалары итеп изге рух белән майлаганда, башланган (15.3., 20 нче бит).

• Гайсәнең кинаясендәге символик иген Йәһвәнең келәтенә ничек салына? (Мат. 13:30).

Бу киная дөнья төзелешенең ахыры дәвамында үтәлә. Патшалыкның майланган уллары, символик иген, Йәһвәнең келәтенә яңадан торгызылган мәсихче җыелышына «илтеп салына» яисә алар, күктәге бүләкләрен алгач, анда «илтеп салына» (15.3., 21—22 нче бит.).

• Мәсихче Грек Язмаларга керергә тиешле китапларны кем билгеләгән?

Моны чиркәүләрнең берәр җыелышы яисә дини җитәкчесе билгеләмәгән. Аллаһының изге рух җитәкчелеге ярдәмендә чын мәсихчеләр Аллаһы тарафыннан чыннан да иңдерелгән китапларны таныганнар. Мәсихче җыелышлар оештырылганнан соң беренче дистә еллар дәвамында бирелгән могҗизалы бүләкләрнең берсе — иңдерелгән сүзләрне «аера белү» сәләте — моңа дәлил булып тора (1 Көр. 12:4, 10) (1.4., 28 нче бит).