Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, Йәһвәгә хезмәт итү теләгегезне көчәйтегез

Яшьләр, Йәһвәгә хезмәт итү теләгегезне көчәйтегез

Яшьләр, Йәһвәгә хезмәт итү теләгегезне көчәйтегез

«Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал» (ВӘГ. 12:1, 2).

1. Исраилдәге балалар нәрсә эшләргә чакырылган?

ЯКЫНЧА 3 500 ел элек Йәһвәнең пәйгамбәре Муса Исраилдәге руханиларга һәм аксакалларга болай дип әйткән: «Бу канунны тыңласын, Раббы Аллаһыгыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен һәм канунның барлык сүзләрен тырышып үтәсен өчен, бөтен халыкны — ирләрне, хатыннарны, балаларны... җыегыз» (Кан. 31:12). Игътибар итегез, ирләр, хатыннар һәм балалар гыйбадәт кылырга җыелырга тиеш булган. Әйе, хәтта балаларга да Йәһвәнең җитәкчелеген тыңларга, өйрәнергә һәм үтәргә кирәк булган.

2. Йәһвә беренче мәсихче җыелыштагы яшьләр турында ничек кайгырткан?

2 Беренче гасырда Йәһвә үз халкы арасындагы яшьләр турында кайгыртуын дәвам иткән. Мәсәлән, ул рәсүл Паулны үзенең җыелышларга җибәргән кайбер хатларында яшьләр өчен махсус күрсәтмәләр язарга рухландырган. (Эфеслеләргә 6:1; Көлессәйлеләргә 3:20 не укы.) Андый киңәшләрне тоткан яшь мәсихчеләр үзләренең күктәге яратучан Атасына тагы да рәхмәтлерәк булып киткән һәм аның фатихасын алган.

3. Бүгенге яшьләр Аллаһыга хезмәт итү теләкләрен ничек белдерә?

3 Ә бүген Йәһвә яшьләрне үзенә гыйбадәт кылырга чакырамы? Әйе! Аллаһының бөтен дөньядагы күп кенә яшь хезмәтчеләре аның бар халкын шатландыра, чөнки алар Паулның мондый сүзләренә колак сала: «Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз» (Евр. 10:24, 25). Өстәвенә, күп балалар үз ата-аналары белән Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьли (Мат. 24:14). Һәм үзләренең Йәһвәгә карата эчкерсез мәхәббәтен белдереп, меңләгән яшьләр һәр ел суга чумдырылу үтә һәм Мәсихнең шәкерте булганга фатихалар ала (Мат. 16:24; Марк 10:29, 30).

Чакыруны хәзер кабул ит

4. Яшьләр Йәһвәнең үзенә хезмәт итәргә чакыруын кайчан кабул итә ала?

4 Вәгазьче 12:1, 2 дә болай дип әйтелә: «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал». Яшьләр Йәһвәгә гыйбадәт кылырга һәм хезмәт итәргә бу эчкерсез чакыруны кабул итәр өчен ничә яшьтә булырга тиеш? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми. Шуңа күрә мин Йәһвәне тыңларга һәм аңа хезмәт итәргә әле бик яшьмен дип икеләнеп торма. Сиңа ничә генә яшь булмасын, тоткарланмыйча бу чакыруны кабул ит.

5. Ата-аналар үз балаларына рухи яктан уңышлар ясарга ничек ярдәм итә ала?

5 Сезнең күбегезгә рухи яктан уңышлар ясарга ата-аналарыгыз ярдәм итә. Алайса, сез Тимутегә охшаш. Аны әнисе Әүникә һәм әбисе Лоис «Изге язмаларга балачактан ук» өйрәткән (2 Тим. 3:14, 15). Синең әти-әниең дә сине тәрбиялидер: алар синең белән Изге Язмаларны өйрәнә, дога кыла, сине җыелыш очрашуларына һәм Аллаһы халкының зуррак җыеннарына вә үзләре белән вәгазьләргә аладыр. Әйе, Аллаһы юлларына сине өйрәтү — бу әти-әниеңә Йәһвә үзе биргән мөһим җаваплылык. Син аларның яратуы һәм кайгыртуы өчен рәхмәтлеме? (Гыйб. сүз. 23:22).

6. a) Мәдхия 109:3 буенча, Йәһвәгә нинди гыйбадәт ошый? б) Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

6 Шулай да син үскән саен, Йәһвә синең, нәкъ Тимуте кебек, «Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый» баруыңны тели (Рим. 12:2). Моны эшләсәң, син җыелыш эшләрендә, әти-әниең теләгәнгә түгел, ә Аллаһының ихтыярын үзең үтисе килгәнгә, катнашачаксың. Йәһвәгә теләп хезмәт итсәң, бу аңа ошый (Мәд. 109:3). Ә син Йәһвәне тыңлау һәм аның җитәкчелеге буенча эш итү теләгеңне көчәйтәсеңме? Моңа омтылганыңны ничек күрсәтә аласың? Син бу яктан эшли алачак өч мөһим ысулга игътибар итик. Бу өйрәнү, дога кылу һәм тәртип. Әйдәгез аларны бер-бер артлы карап чыгыйк.

Йәһвәне Шәхес итеп бел

7. Гайсә Изге Язмаларны өйрәнүдә нинди үрнәк калдырган, һәм бу яктан аңа нәрсә булышкан?

7 Йәһвәгә хезмәт итү теләгеңне көчәйтер өчен беренче ысул — бу Изге Язмаларны һәр көн уку. Аллаһы Сүзен көн дә укып, син рухи ихтыяҗларыңны канәгатьләндерәсең һәм Изге Язмалардан кыйммәтле белемнәр ала аласың (Мат. 5:3). Гайсә бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Бервакыт, аңа 12 яшь булганда, ата-анасы аны Аллаһы Йортында тапкан, ул анда «яһүд укытучылары арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утырган» (Лүк 2:44—46). Гайсә инде балачактан ук Язмаларны белергә һәм аңларга теләген үстергән. Ул моны ничек эшләгән? Аның әнисе Мәрьям һәм үги атасы Йосыф бу яктан һичшиксез аңа зур ярдәм күрсәткән. Алар Аллаһының хезмәтчеләре булган һәм балачактан ук аны Аллаһы турында өйрәткән (Мат. 1:18—20; Лүк 2:41, 51).

8. a) Ата-аналар үз балаларының күңелләренә Аллаһы Сүзен яратуны кайчан салырга тиеш? б) Баланы кечкенә чактан ук өйрәтүнең мөһимлеген күрсәтүче мисал сөйлә.

8 Шулай ук Аллаһыдан куркып яшәүче ата-аналар да үз балаларының күңеленә балачактан ук хакыйкатьне белү теләген салырга кирәк икәнен аңлый (Кан. 6:6—9). Руби апа-кардәш, үзенең беренче улы Йосыф туганнан соң, шулай эшләгән дә. Ул аңа һәр көн «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н укыган. Үскән саен, анасы аңа Изге Язмалардан төрле шигырьләр ятларга булыша барган. Бу Йосыфка файда китергәнме? Теле ачылгач, ул Изге Язмалардагы күп хикәяләрне үз сүзләре белән сөйли алган. Ә аңа биш яшь тулгач, ул Теократик хезмәт мәктәбендә беренче чыгышын ясаган.

9. Ни өчен Изге Язмаларны уку һәм укыганнарың турында уйлану мөһим?

9 Яшьләр, рухи яктан моннан ары да үсәр өчен, Изге Язмаларны көн саен уку гадәтегез булып китәргә тиеш һәм аны үсмер чакта һәм алдагы елларда да саклагыз (Мәд. 70:17). Ни өчен Изге Язмаларны уку уңышлар ясарга ярдәм итәчәк? Игътибар ит, Гайсә үзенең Атасына болай дип дога кылган: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны... танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Чыннан да, Йәһвә турында күбрәк белемнәр алган саен, син аны Шәхес итеп ачыграк күрәчәксең һәм аңа карата яратуың тирәнәя барачак (Евр. 11:27). Шуңа күрә Изге Язмалардан өзек укыганда Йәһвә турында күбрәк белергә тырыш. Үз-үзеңнән болай дип сора: «Бу өзектән Йәһвә турында Шәхес буларак мин нәрсә белдем? Анда Аллаһының миңа карата яратуы һәм кайгыртуы хакында нәрсә әйтелә?» Андый сораулар турында уйланыр өчен вакыт табып, син Йәһвәнең фикерләрен вә хисләрен һәм аның синнән нәрсә таләп итә икәнен белерсең. (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5 не укы.) Яшь Тимуте кебек, син дә Изге Язмалардан белгәннәреңә инаначаксың һәм Йәһвәгә теләп гыйбадәт кылачаксың (2 Тим. 3:14).

Дога Йәһвәгә мәхәббәтеңне ныгыта

10, 11. Дога Аллаһыга хезмәт итү теләгеңне көчәйтергә ничек ярдәм итә?

10 Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итү теләгеңне син дога аша көчәйтә аласың. Бу икенче ысул. Мәдхия 65:19 да: «Мине Алла ишетте»,— дип әйтелә, ә Мәдхия 64:3 тә: «Һәрбер кеше Сиңа килер»,— диелә. Исраил Аллаһы белән килешүдә торган халык булган чакта да Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә килгән чит ил кешеләре аңа дога кылып якынлаша алган (3 Пат. 8:41, 42). Аллаһы бар кешеләрне бертигез күрә. Аның әмерләрен үтәгән кешеләр Йәһвә үзләрен тыңлаячак икәненә бер дә шикләнми (Гыйб. сүз. 15:8). Һичшиксез, «һәрбер кеше» дигән сүзләр сезгә дә яшьләр кагылышлы.

11 Син чын дуслыкның нигезе яхшы аралашу икәнен беләсең. Сиңа үз уйларыңны, борчылуларыңны һәм хисләреңне якын дустыңа сөйләргә ошыйдыр. Нәкъ шулай ук син эчкерсез догалар ярдәмендә үзеңнең Бөек Барлыкка Китерүчең белән сөйләшәсең (Флп. 4:6, 7). Яратучан әти-әниеңә я якын дустыңа үз эчеңдәге уй-фикерләреңне сөйләгән сыман, Йәһвәгә күңелеңне бушат. Әйе, дога кылуың белән Йәһвәгә мөнәсәбәтең арасында тыгыз бәйләнеш бар. Син Йәһвә белән дуслыгың ныгыган саен, догаларыңның мәгънәлерәк булып китәчәгенә игътибар итәрсең.

12. a) Ни өчен тирән мәгънәле догалар сүзләрдән генә тормый? б) Йәһвәнең сиңа якын икәнен аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?

12 Әмма онытма, тирән мәгънәле дога сүзләрдән генә тормый. Ул күңел түрендәге хисләреңне үз эченә ала. Догаларыңда Йәһвәгә кайнар яратуыңны, тирән хөрмәтеңне һәм тулы ышанычыңны белдер. Йәһвәнең догаларыңа җавап бирүен күргәч, син «ялварып чакыручыларның барсына да Ходайның» якын икәнен яхшырак аңларсың (Мәд. 144:18). Әйе, Йәһвә, сине Иблискә каршы торырга һәм тормышта дөрес карарлар кабул итәргә ныгытып, сиңа якынлашачак. (Ягъкуб 4:7, 8 не укы.)

13. a) Аллаһы белән дуслык бер апа-кардәшкә ничек ярдәм иткән? б) Йәһвә белән дуслык сиңа яшьтәшләрнең басымына бирешмәскә ничек булыша?

13 Шери мисалын карап чыгыйк. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә булу аңа көч биргән. Мәктәптә укудагы һәм спорттагы уңышлары өчен ул бүләкләр алган. Мәктәпне тәмамлагач, аңа югары белем алырлык стипендия тәкъдим ителгән. «Бу кызыктыргыч тәкъдим иде,— дип әйтә Шери,— тренерлар һәм сыйныфташларым аны кабул итүемне теләп, миңа бик зур басым ясадылар». Әмма ул югары белем алганда укулар һәм спорт ярышларына әзерләнү бик күп вакыт алачагын, ә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен вакытның калмаячагын аңлаган. Шери нәрсә эшләгән? «Йәһвәгә дога кылганнан соң мин бу стипендиядән баш тарттым һәм гомуми пионер хезмәтен башладым»,— дип әйтә ул. Хәзер инде ул биш ел пионер. «Мин бер дә үкенмим. Йәһвә хуплаган карар кабул итүемә мин бик шатмын. Чыннан да, Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куйсаң, калган барысы бирелер»,— дип әйтә ул (Мат. 6:33).

Яхшы тәртип күңелеңнең саф булганын ачыклый

14. Ни өчен яхшы тәртип Йәһвә өчен мөһим?

14 Йәһвәгә теләп хезмәт иткәнеңне күрсәтер өчен өченче ысул — бу синең тәртибең. Йәһвә әхлакый яктан сафлыкларын саклаган яшьләрне фатихалый. (Мәдхия 23:3—5 не укы.) Яшь Шамуил Ели улларының бозык тәртипләренә иярмәгән. Шамуилның яхшы тәртибе игътибарсыз калмаган. Изге Язмаларда: «Ул арада яшь Шамуил үсә төште һәм Йәһвәгә вә кешеләргә тагы да ошый барды»,— дип әйтелә (1 Пат. 2:26).

15. Яхшы тәртипне саклар өчен, нинди сәбәпләр бар?

15 Без үзләрен генә сөючән, һавалы, ата-аналарына буйсынмаучан, изге нәрсәләрне ихтирам итмәүчән, яхшылыкны белмәүче, тугрылыксыз, шәфкатьсез, тәкәббер, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратучан кешеләр арасында яшибез. Бу Паул санап чыккан сыйфатларның кайберсе генә (2 Тим. 3:1—5). Шуңа күрә, әйләнә-тирәдә бозыклык булганда, синең өчен үрнәк тәртипне саклау авыр булырга мөмкин. Әмма һәрчак дөрес булганны эшләп һәм бозык эшләрдә катнашмыйча, син Галәмдә хакимлек итү турындагы сорауда Йәһвә ягында торганыңны күрсәтәсең (Әюб 2:3, 4). Шулай ук син Йәһвәнең мондый җылы сүзләренә колак салганга, канәгатьлек табасың: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйб. сүз. 27:11). Өстәвенә, Йәһвәнең хуплаганын белеп, аңа хезмәт итәргә теләгең көчәячәк.

16. Бер апа-кардәш Йәһвәнең йөрәген ничек сөендергән?

16 Кэрол исемле апа-кардәш яшүсмер чагында ук мәктәптә Изге Язмалардагы принципларны нык тоткан, һәм аның яхшы тәртибе игътибарсыз калмаган. Бу нәрсәгә китергән? Аның вөҗданы Изге Язмалар буенча өйрәтелгәнгә, ул бәйрәмнәрдә һәм патриотлык церемонияләрдә катнашмаган. Шунлыктан сыйныфташлары аны мыскыл иткән. Андый очракларда аның кайвакыт үз ышануларын башкаларга аңлату мөмкинлеге туган. Күп еллар үткәч, бергә укыган бер сыйныфташыннан ул открытка алган. Анда болай диелгән иде: «Минем сиңа күптән язып, рәхмәт әйтәсем килгән иде. Синең яшь мәсихче буларак яхшы тәртибең вә үрнәгең һәм бәйрәмнәргә карата нык торуың миңа бик тәэсир итте. Мин очраткан беренче Йәһвә Шаһите син идең». Кэролның үрнәге аңа шулхәтле нык тәэсир иткән ки, ул хәтта соңрак Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Кэролга язганча, ул инде 40 елдан артык безнең апа-кардәш. Яшьләр, Кэрол кебек, сезнең дә Изге Язмалардагы принципларны кыю рәвештә тотуыгыз эчкерсез кешеләрне Йәһвәне белергә дәртләндерергә мөмкин.

Яшьләр Йәһвәне данлый

17, 18. a) Сезнең җыелышыгыздагы яшьләргә мөнәсәбәтегез нинди? б) Аллаһыдан куркып яшәүче яшьләрне нинди киләчәк көтә?

17 Меңләгән ашкынучан яшьләр чын гыйбадәт кылуда катнаша. Без, Йәһвәнең бөтендөнья оешмасында булганнар, моңа бик шатланабыз! Изге Язмаларны һәр көн укып, дога кылып һәм Аллаһының ихтыяры буенча яшәп, алар Йәһвәгә гыйбадәт кылу теләкләрен көчәйтә. Үрнәк алырлык андый яшьләр ата-аналарын һәм Йәһвәнең бар халкын сөендерә (Гыйб. сүз. 23:24, 25).

18 Киләчәктә Аллаһының вәгъдә ителгән яңа дөньясына керәчәк кешеләр арасында тугры яшьләр дә булачак (Ачыл. 7:9, 14). Анда алар, Йәһвәгә карата рәхмәтләре үскәннән-үсә барганга, искиткеч фатихалар кичерәчәк һәм аны мәңге данлый алачак (Мәд. 148:12, 13).

Сез аңлата аласызмы?

• Яшьләр хак гыйбадәт кылуда ничек катнаша ала?

• Ни өчен Изге Язмаларны уку файда китерсен өчен, уйланырга кирәк?

• Дога сиңа Йәһвәгә якынлашырга ничек ярдәм итә?

• Мәсихченең яхшы тәртибе нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге иллюстрация]

Синең Аллаһы Сүзен һәр көн уку гадәтең бармы?