Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авырган якының турында кайгыртканда рухи яктан нык кал

Авырган якының турында кайгыртканда рухи яктан нык кал

Авырган якының турында кайгыртканда рухи яктан нык кал

КИМ исемле Йәһвә Шаһитенең умыртка баганасы янында шеш табылгач, аңа рак дигән диагноз куйганнар *. Аның ире Стив болай дип сөйли: «Операция ясап бу шешне кисеп ташлаганнан соң, Кимны радиация ярдәмендә дәваладылар һәм ул химиотерапия үтте. Ул бик нык көчсезләнде һәм аңа һәрбер хәрәкәт бик зур авырлык белән бирелә иде».

Стивка үз кадерле тормыш иптәшенең хәлсезләндерә торган авыруы белән көрәшүен күрү бик зур авырту китергәндер. Моны күз алдыңа китереп кенә кара. Бәлкем, синең дә берәр авырудан газапланган яки олы яшькә хас авырлыклар кичергән якының бардыр (Вәг. 12:1—7). Алайса син шуны беләсең: аңа күбрәк ярдәм күрсәтә алыр өчен, син үзең турында кайгыртырга тиеш. Син рухи яктан хәлсезләнеп китсәң, эмоциональ һәм физик сәламәтлегең дә начарлана башларга мөмкин. Нәтиҗәдә син авырган якыныңа тиешле ярдәм күрсәтә алмассың. Авырган яисә олы яшьтәге якының турында кайгыртканда, мәсихче буларак үз бурычларыңа дөрес караш ничек сакларга? Һәм җыелыштагы башка кардәшләр авырган кешеләр өчен нәрсә эшли ала?

Акыл белән эш итәр өчен адымнар

Авырган туганың турында кайгыртканда, рухи эшләреңә һәм сәламәтлегеңә акыл караш саклар өчен, сиңа туган шартларга ияләшергә һәм вакыт белән көчеңне планлаштырып кулланырга кирәк. Гыйбрәтле сүзләр 11:2 дә: «Тыйнакларга ияреп зирәклек килер»,— дип әйтелә. Бу шигырьдә кулланылган «тыйнак» дигән сүз үз мөмкинлекләреңнең чикле булуын тану дигәнне аңлата. Туган шартларда үз чикләреңне билгеләр өчен, бәлки, үз графигыңны һәм вазифаларыңны тикшереп чыгарга туры килер.

Өстә искә алынган Стив акыллылык белән эш иткән һәм тыйнаклык күрсәткән: ул үзенең башкарыла торган эшләрен яңадан карап чыккан. Төп эшеннән тыш ул Ирландиядәге җыелышта өлкәннәр советының координаторы һәм хезмәт күзәтчесе булып хезмәт иткән. Ул шулай ук Хастаханәләр белән бәйләнеш тотучы бер комитетның әгъзасы булган. «Минем бу вазифаларны үтәр өчен чиктән тыш күп вакытым китә иде, әмма хатыным, аңа әзрәк игътибар итсәм дә, моннан зарланмый иде. Шулай да мин чамадан тыш күп эшләгәнемне белә идем»,— дип әйтә Стив. Ул бу хәлне үзгәртер өчен нинди адымнар ясаган? «Дога кылганнан соң, мин координатор хезмәтен калдырырга булдым,— дип сөйли Стив.— Мин җыелышта өлкән булып хезмәт итүемне дәвам иттем, ләкин кайбер вазифаларымны башкаларга тапшырдым һәм хатыным белән күбрәк вакыт үткәрә алдым һәм аңа тиешле игътибар бирә алдым».

Вакыт узу белән Кимның сәламәтлеге яхшырган һәм Стив белән Ким үз шартларын кабат карап чыкканнар. Ул үз хатынының ярдәме белән җыелыштагы калдырган вазифаларын кабат үти башлаган. Стив болай дип сөйли: «Авыру төрле авырлыклар тудырса да, без көчебездән килгәнне башкарырга өйрәндек. Мин Йәһвәгә аның ярдәме өчен шундый рәхмәтле. Хатыныма да, начар сәламәтлегенә карамастан, миннән зарланмыйча таяныч булганы өчен, рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә».

Джерри исемле күчеп йөрүче күзәтченең һәм аның Мария исемле хатынының мисалын карап чыгыйк. Аларга, үз олы яшьтәге ата-аналары турында кайгыртыр өчен, үз максатларын үзгәртергә туры килгән. Мария болай ди: «Безнең ирем белән берәр илдә миссионер булып хезмәт итергә максатыбыз бар иде. Әмма Джерриның әти-әнисе турында кайгыртырга кирәк булганга, без Ирландиядә калырга булдык, чөнки ирем үз гаиләсендә бердәнбер бала иде. Джерриның атасын үлеме алдыннан хастаханәгә салдылар һәм без Ирландиядә калып аның белән ешрак күрешә алдык. Хәзер без Джерриның әнисе белән һәр көн элемтәгә чыгабыз, һәм аңа ярдәм кирәк булса, без шунда ук килеп җитә алабыз. Джерриның әнисе йөргән җыелыш бик зур ярдәм күрсәтте һәм аңа таяныч булды, шулай итеп без район күзәтчесе хезмәтен дәвам итә алдык».

Башкалар ничек ярдәм итә ала?

Беренче гасырда җыелыштагы олы яшьтәге тол хатыннарга материаль яктан нинди ярдәм күрсәтелергә тиеш дигән сорау туган. Бу сорау каралганда, рәсүл Паул: «Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була»,— дип язган. Паул мәсихчеләрнең исләренә шуны төшергән: алар үз хезмәтләренең Аллаһыга яраклы булуын теләсә, олы яшьтәге ата-аналарына һәм әби-бабаларына материаль яктан булышырга тиеш (1 Тим. 5:4, 8). Ләкин җыелыштагы башка кардәшләр дә олы яшьтәге мәсихчеләргә гамәли ярдәм күрсәтә ала һәм күрсәтергә тиеш тә.

Швециядә яшәүче олы яшьтәге ирле-хатынлы Хокан белән Ингер мисалына игътибар итик. «Хатыныма рак диагнозы куелганнан соң,— дип сөйли Хокан,— без икебез дә шок кичердек. Ингер һәрвакыт та сәламәт һәм көчле иде. Ә хәзер безгә, дәвалау үтәр өчен, һәр көн хастаханәгә йөрергә туры килә иде. Рактан дәвалану аның сәламәтлеген какшатты һәм миңа, аның хакында кайгыртыр өчен, өйдә утырырга туры килде». Хокан белән Ингерга үзләренең җыелышы ничек ярдәм иткән?

Җыелыш өлкәннәре, Хокан белән Ингер мәсихче очрашуларын телефон аша тыңлый алсын өчен, чаралар күргән. Моннан тыш кардәшләр, аларга кереп чыгып һәм телефон аша шалтыратып, алар белән аралашуын дәвам иткән. Алар шулай ук хатлар һәм открыткалар җибәргән. «Без кардәшләребезнең дә, Йәһвәнең дә ярдәмен сиздек,— дип әйтә Хокан.— Бу безгә рухи яктан нык калырга булышты. Бәхеткә каршы, Ингер сәламәтләнеп китте һәм без Патшалык Залындагы очрашуларга яңадан йөри башладык». Җыелыштагылар авырган һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итәр өчен көчтән килгәнне эшләгәндә, һәркайсы вакытта ярата торган «чын дус» булуларын күрсәтәләр. Аларны «бәхетсезлеккә төшкәндә» яныңа килеп җиткән туган дип атап була (Гыйб. сүз. 17:17).

Йәһвә синең тырышлыкларыңны кадерли

Авырган туганнарыбыз турында кайгырту кайвакыт хәлсез калдырырга мөмкин. Шулай да Давыт патша: «Ярлы кеше турында кайгыртучы бәхетле»,— дип язган (Мәд. 40:2). Безнең очракта «ярлы кеше» — бу ярдәмгә мохтаҗ авыручы кеше.

Ни өчен кайгыртучы кеше бәхетле? «Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек — Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә үзенең бурычын кайтармый калмый»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 19:17 дә. Хак Аллаһы үзенең авырган тугры хезмәтчеләре турында аеруча кайгырта һәм андый кешеләргә ярдәм итүчеләрне фатихалый. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Чирләп яткан урында Ходай аңа ял бирер; чирләп яткан урынында аны савыктырыр»,— дип җырлаган (Мәд. 40:4). Һичшиксез, башка кеше турында яратып кайгырткан Аллаһының хезмәтчесе үзе берәр авырлыкка яисә бәлагә эләксә, Йәһвә аңа ярдәм итәчәк.

Аллаһы авырган туганыбыз турында кайгыртыр өчен башкарган эшләребезгә игътибар итә һәм аларны хуплый. Моны белү безгә шатлык-көч өсти! Андый кайгырту тырышлык таләп итсә дә, Изге Язмаларда «бу Аллаһы ярата торган корбан» дип әйтелә (Евр. 13:16).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Рухи эшләреңә акыл караш сакла һәм башкаларның ярдәмен кабул ит