Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беренче мәсихчеләр һәм Рим илаһлары

Беренче мәсихчеләр һәм Рим илаһлары

Беренче мәсихчеләр һәм Рим илаһлары

РИМ императоры Траянга язган хатында Битуния хакиме Кече Плини болай дип әйткән: «Мәсихчеләр буларак хөкем ителгән кешеләрдән мин бу дөресме дип сорый идем, һәм алар үзләрен мәсихчеләр дип таныса, мин алардан, җәза белән куркытып, икенче һәм өченче кат сорый идем. Шул кешеләр үз сүзләрендә торса, мин аларны үтерергә куша идем». Мәсихне хурлап һәм Плини судка алып килгән император сынына һәм илаһлар сурәтләренә табынып, мәсихче булудан баш тарткан кешеләр турында ул: «Мин уйлаганча, аларны җибәреп була»,— дип әйткән.

Беренче гасырдагы мәсихчеләрне императорга һәм төрле илаһларның сурәтләренә табынмаганнары өчен эзәрлекләгәннәр. Ә Рим империясендә таралган башка диннәр турында нәрсә әйтеп була? Ул вакытта нинди илаһларга табынганнар, һәм римлылар аларга ничек караган? Ни өчен мәсихчеләрне Рим илаһларына корбаннар китермәгәннәре өчен эзәрлекләгәннәр? Бу сорауларга җавап Йәһвәгә тугрылыгыбыз белән бәйле хәзерге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк.

Рим империясендәге диннәр

Рим империясендә төрле телләр һәм культуралар күп булган кебек, төрле илаһлар да күп булган. Яһүдләр дине римлыларга сәер булып күренсә дә, алар аңа рэлигио ликита (religio licita), яки танылган дингә кебек караган һәм аны яклаган. Көнгә ике мәртәбә Иерусалим гыйбадәтханәсендә кайсарга һәм Рим халкына ике бәрәнне һәм бер үгезне корбанга китергәннәр. Бу корбаннар бер илаһның күңелен җайлаганмы яки күп илаһларныкынмы — римлылар өчен бу мөһим булмаган. Алар өчен яһүдләрнең Римга тугры булуларын күрсәткәне әһәмиятле булган.

Рим империясендәге культлар мәҗүсилекнең төрле формалары белән тулган булган. Анда грек мифологиясе киң таралган, һәм күрәзәлек еш кына кулланылган. Көнчыгышның мистик дип саналган диннәрендә табынучыларга үлемсезлек, йолалар аша илаһларга мөрәҗәгать итәргә һәм турыдан-туры күренеш алырга мөмкинлек вәгъдә ителгән. Бу диннәр бөтен империягә таралган. Безнең эраның беренче гасырларында күпләр Мисырдагы Серапис илаһына һәм Исида алиһәсенә, Суриядәге ярым балык ярым кеше итеп сурәтләнгән Атаргатис алиһәсенә һәм Фарсыдагы Митра исемле кояш илаһына табынганнар.

Изге Язмалардагы Рәсүлләр китабы беренче мәсихчеләр яшәгән вакытлардагы мәҗүсилекне яхшы тасвирлый. Мәсәлән, яһүди сихерче Кипрдагы римлы өлкә башлыгы белән аралашкан (Рәс. 13:6, 7). Лустрада яшәүче кешеләр Паул белән Барнабны грекларның илаһлары Гермес һәм Зевс дип ялгыш атаганнар (Рәс. 14:11—13). Филиппуй шәһәрендә булганда, Паул күрәзәчелек иткән бер хезмәтче кызны очраткан (Рәс. 16:16—18). Афинадагы кешеләр бөтен яклап аеруча диндар булганнар. Бу шәһәрдә Паул шулай ук «Билгесез илаһка» дип язылган корбан китерү урынын күргән (Рәс. 17:22, 23). Эфестә яшәүчеләр Артемида алиһәсенә табынганнар (Рәс. 19:1, 23, 24, 34). Мальта утравындагы кешеләр Паулны илаһ дип атаганнар, чөнки ул зәһәрле еланнан зыян күрмәгән (Рәс. 28:3—6). Андый очракларда, мәсихчеләргә үзләренең саф гыйбадәтләрен боза алган зыяннан сакланырга кирәк булган.

Рим дине

Империя үсә барган саен римлылар яңа илаһларны кабул иткән: алар шул илаһларны рим илаһларының башка формасы дип санаган. Чит табынуларны юк итәр урынына, Рим яулап алучылары аларны кабул итеп үзләштергән. Римда төрле культурадан чыккан кеше күп булган кебек диннәр дә күп булып киткән. Рим динендә тугры табыну таләп ителмәгән. Кешеләр берьюлы берничә илаһка табына алган.

Римлыларның үзләренең илаһлары арасында иң башы Юпитер булган, аны Оптимус Максимус дип атаганнар, бу ул иң яхшы һәм иң бөек дигәнне аңлаткан. Ул җил, яңгыр, яшен һәм күк күкрәү белән идарә итә дип санаганнар. Ай белән тиңләштерелгән Юпитерның сеңлесе һәм хатыны Юнона турында ул хатын-кызлар тормышының бар якларын күзәтә дип сөйләгәннәр. Аның кызы Минерва һөнәр, сәнгать һәм сугыш алиһәсе булган.

Римлылар санап бетергесез күп илаһларга ышанганнар. Ларлар һәм Пенатлар гаилә илаһлары булган. Веста йорттагы ямь алиһәсе дип саналган. Ике йөзле Янус бар башлангычлар илаһысы булган. Һәр эшнең үз яклаучы илаһы булган. Римлылар хәтта абстракт әйберләргә дә илаһ билгеләгәннәр. Пакс тынычлыкны, Салус сәламәтлекне яклаган, Пудикиция тыйнаклык белән гыйффәтлелекне, Фидес тугрылыкны, Виртута кыюлыкны һәм Волюптас ләззәтне символлаштырган. Аулакта яки кешеләр алдында башкарган һәр эш илаһлар ихтыярының үтәлүе дип саналган. Шуңа күрә һәр башланган эш яхшы тәмамлансын өчен, кирәкле илаһка дога кылганнар, корбаннар китергәннәр һәм аңа багышланган бәйрәмнәр үткәргәннәр.

Илаһлар ихтыярын белер өчен бер юл — күрәзәлек итү булган. Моның төп ысулы корбанга китерелгән хайванның эчке әгъзаларын тикшерү булган. Кешеләр уйлаганча, әгъзаларның торышы һәм тышкы күренеше илаһлар билгеләнгән эшне хуплыймы яки хупламыймы икәнен күрсәткән.

Безнең эрага кадәр икенче гасырның ахырында римлыларга үзләренең төп илаһларын грек илаһлары белән тиңләштерергә туры килгән, мәсәлән, Юпитерны Зевс белән, Юнонаны Гера белән һәм башкаларны шулай ук тиңләштергәннәр. Римлылар шулай ук грек илаһлары белән бәйле булган мифологияне кабул иткәннәр. Бу риваятьләр илаһларны бер дә мактамаган, чөнки илаһларда кешеләрнеке кебек кимчелекләр һәм көчсез яклар булган. Мәсәлән, Зевс көчләүче һәм педофил итеп сурәтләнгән, имеш ул кешеләр белән һәм үлемсез дип саналган затлар белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән. Илаһларның оятсыз тәртипләренә борынгы театрларда еш кына котырып кул чапканнар, һәм аларның андый тәртипләре табынучыларга пычрак теләкләрен канәгатьләндерергә юл куйган.

Күрәсең, белеме әз булган кешеләр бу риваятьләрне букваль мәгънәдә кабул иткән. Ә кайберәүләр аларны аллегория итеп аңлаткан. Понти Пилатның «Нәрсә ул — хакыйкать?» дигән билгеле соравы моңа дәлил булып тора (Яхъя 18:38). Бу сорау «белемле кешеләрнең киң таралган фикерен күрсәткән: алар берәр әйбер турында төгәл хакыйкатьне белү мөмкин түгел дип санаганнар».

Императорга табыну

Август идарә иткәндә (б. э. к. 27 ел — б. э. 14 ел) императорга табыну тарала башлаган. Аеруча көнчыгышта грек телендә сөйләшүче кешеләр яшәгән өлкәләрдә Августка, озак сугыштан соң тынычлык һәм муллык урнаштырганы өчен, чын күңелдән рәхмәтле булганнар. Кешеләр алар күрә алган берәр идарә итүченең һәрвакыт яклап торуын теләгәннәр. Алар дини аермаларны юк итә алган, патриотик хисләрне уята торган һәм «коткаручының» идарәсе астында бар кешеләрне берләштерә алган бер төзелешне урнаштырырга теләгән. Нәтиҗәдә, императорны илаһ дип саный башлаганнар.

Август исән чагында үзен илаһ дип атарга рөхсәт итмәсә дә, ул Рома алиһәсенә (Roma Dea), Римның символына, табынуны таләп иткән. Августны аның үлеменнән соң илаһ итеп саный башлаганнар. Кайбер урыннарда дин һәм патриотизм империянең үзәге һәм идарә итүчеләре белән бәйле була башлаган. Тиздән бөтен җирләргә таралган императорга табына башлау хөкүмәткә зур хөрмәт һәм тугрылык күрсәтү мөмкинлеге булып киткән.

Безнең эраның 81 елыннан алып 96 елына кадәр идарә иткән Домициан император үзенә илаһка кебек табынуны таләп иткән беренче Рим идарәчесе булган. Аның идарәсе вакытында, римлылар мәсихчеләрне яһүдләрдән аерганнар һәм, аларны «яңа» культ дип санап, каршы килгәннәр. Күрәсең, Домициан идарә иткәндә, рәсүл Яхъя «Гайсә хакында шаһитлек иткәне өчен» Патмос дип аталган утрауга сөрелгән булган (Ачыл. 1:9).

Төрмәдә Яхъя Ачылыш китабын язган. Анда ул императорга табынуның мөһим үзәгендә, Пергәмдә, үтерелгән мәсихче Антипас турында яза (Ачыл. 2:12, 13). Шул вакытта империянең хөкүмәте мәсихчеләрдән дәүләт диненең йолаларын үтәргә таләп итә башлагандыр. Һәрхәлдә, б. э. 112 елына, мәкалә башында искә алынган Траянга язылган хат буенча, Плини Битуниядәге мәсихчеләрдән шундый йолаларны үтәргә таләп иткән.

Траян Плинине аңа тапшырылган эшләрне чишү юлы һәм Римдагы илаһларга табынудан ваз кичкән мәсихчеләрне үлемгә дучар иткәне өчен мактаган. «Ләкин, әгәр дә кеше мәсихче булудан баш тартса һәм моны безнең илаһларыбызга табынып күрсәтсә, аны тәүбә иткәне өчен, элеккеге тәртибенә карамастан, кичерергә дә ярый»,— дип язган Траян.

Римлылар гыйбадәт кылучылардан җан-тән белән бирелгәнлекне таләп иткән динне аңлый алмаган. Рим илаһлары моны таләп итмәгән, ә ни өчен мәсихчеләр Аллаһысы моны таләп итәргә тиеш булган? Күрәсең, дәүләт илаһларына табыну сәяси системага тугры булуны гына күрсәткән. Шуңа күрә, аларга табынудан баш тарту хыянәт кебек саналган булган. Плини аңлаганча, күпчелек мәсихчеләрне берничек тә үзгәртеп булмаган. Алар өчен илаһларга табыну Йәһвәгә хыянәт булган, һәм беренче гасырдагы күп мәсихчеләр императорга илаһка кебек табынуга караганда үләргә ризалашканнар.

Ни өчен бу безне кызыксындырырга тиеш? Кайбер илләрдә яшәүчеләрдән милли символларны данлау таләп ителә. Мәсихчеләр буларак, без, әлбәттә, дөньяви хөкүмәтне хөрмәт итәбез (Рим. 13:1). Ләкин милли байрак белән бәйле йолалар турында сүз барганда, без Йәһвә Аллаһының аңа гына тугры булып калырга таләбен һәм аның Сүзендәге «потларга табынудан качыгыз» һәм «үзегезне потлардан саклагыз» дигән киңәшен истә тотабыз (1 Көр. 10:14; 1 Яхъя 5:21; Наум 1:2). Гайсә болай дигән: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит» (Лүк 4:8). Шуңа күрә, әйдәгез, без гыйбадәт кылган Аллаһыга тугрылыгыбызны саклыйк!

[5 биттәге өстәмә текст]

Чын мәсихчеләр Йәһвәгә генә тугры булып калалар

[3 биттәге иллюстрация]

Беренче гасырдагы мәсихчеләр императорга яки илаһларның сурәтләренә табынудан баш тарткан

Домициан император

Зевс

[Иллюстрацияләр астына язылган текст]

Emperor Domitian: Todd Bolen/Bible Places.com; Zeus: Photograph by Todd Bolen/Bible Places.com, taken at Archaeological Museum of Istanbul

[4 биттәге иллюстрация]

Эфестәге мәсихчеләр киң танылган Артемида алиһәсенә табынудан баш тарткан (Рәс. 19:23—41)