Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең изге рухын кайгыга салмагыз

Йәһвәнең изге рухын кайгыга салмагыз

Йәһвәнең изге рухын кайгыга салмагыз

«Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чөнки... [сезгә] сугылган мөһер — нәкъ Ул» (ЭФЕС. 4:30).

1. Йәһвә миллионлаган кеше өчен нәрсә эшләгән, һәм аларның нинди бурычы бар?

ЙӘҺВӘ тынычсыз дөньяда яшәгән миллионлаган кеше өчен гадәти булмаганны эшләгән: ул аларга үзенә бердәнбер Улы, Гайсә Мәсих, аша якынлашырга юл ачкан (Яхъя 6:44). Син үзеңне Аллаһыга багышлап, багышлануың буенча яшисең икән, син бу кешеләрнең берсе. Изге рух исеме белән суга чумдырылганга, син бу рух буенча яшәргә бурычлы (Мат. 28:19).

2. Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

2 Без рухка чәчеп, яңа кеше булып киенәбез (Гәл. 6:8; Эфес. 4:17—24). Әмма рәсүл Паул безне Аллаһының изге рухын кайгыга салмагыз дип кисәтә. (Эфеслеләргә 4:25—32 не укы.) Без хәзер аның киңәшен җентекләп карап чыгарбыз. Паулның, Аллаһы рухын кайгыга салмагыз диеп, нәрсә әйтәсе килгән? Йәһвәгә багышланган кеше ничек инде моны эшли ала? Һәм Аллаһының рухын ничек кайгыга салмаска?

Паул нәрсәне күздә тоткан

3. Эфеслеләргә 4:30 дагы сүзләрне аңлатыгыз.

3 Башта Паулның Эфеслеләргә 4:30 да язылган мондый сүзләренә игътибар итик: «Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чөнки сезне йолып алу көне өчен сугылган мөһер — нәкъ Ул». Паул яраткан имандашларының үз рухилыкларын куркыныч астына куюын теләмәгән. Нәкъ Йәһвәнең рухы аларны «йолып алу көне өчен» мөһерләгән бит. Үз сафлыкларын саклаучы майланганнар өчен Аллаһының изге рухы мөһер, ягъни «биреләчәк нәрсәләр өчен... ышанычлы дәлил», булган һәм булып кала да (2 Көр. 1:22). Бу мөһер аларның Аллаһыныкы һәм күктәге тормыш алачак икәннәрен күрсәтә. Ахыр чиктә мөһерләнгәннәрнең саны 144 000 булачак (Ачыл. 7:2—4).

4. Ни өчен Аллаһы рухын кайгыга салмау мөһим?

4 Мәсихче рухны кайгыга салса, бу аның тормышында Аллаһының эш итүче көченең тәэсирен югалтуга китерүче беренче адым булырга мөмкин. Моны Давытның Бирсәбия белән гөнаһ кылганнан соң әйткән сүзләреннән күреп була. Давыт тәүбә итеп, Йәһвәдән: «Үз йөзеңнән мине кума, Үзеңнең Изге Рухыңны миннән алма»,— дип үтенгән (Мәд. 50:13). «Үлгәнгә тикле тугры» булган майланганнар гына күктә үлемсез тормыш «таҗын» алачак (Ачыл. 2:10; 1 Көр. 15:53). Җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр дә, Аллаһыга тугрылыкларын саклап, Мәсихнең йолым корбанына иман итү нигезендә тормыш бүләген алыр өчен, изге рухка мохтаҗ (Яхъя 3:36; Рим. 5:8; 6:23). Шуңа күрә һәрберебез, Йәһвәнең изге рухын кайгыга салмас өчен, сак булырга тиеш.

Без рухны ничек кайгыга салырга мөмкин?

5, 6. Мәсихче Йәһвәнең рухын ничек кайгыга салырга мөмкин?

5 Без, багышланган мәсихчеләр буларак, рухны кайгыга салудан саклана алабыз. Моның өчен без рух буенча яшәргә һәм рух буенча эш итәргә тиешбез. Ул чакта без кешелек табигатенең азгын теләкләренә бирелмәбез һәм начар сыйфатлар күрсәтмәбез (Гәл. 5:16, 25, 26). Ләкин сак булырга кирәк. Аллаһының рухландырылган Сүзендә хөкем ителгән тәртипкә әкренләп, бәлкем үзебез дә сизмичә, бирелә башласак, без Аллаһының рухын кайгыга салыр идек.

6 Без, кат-кат изге рух җитәкчелегенә каршы эш итсәк, изге рухны да һәм бу рухның Чыганагын, Йәһвәне дә, кайгыга салыр идек. Эфеслеләргә 4:25—32 не тикшерү, изге рухны кайгыга салмас өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен белергә ярдәм итәчәк.

Рухны ничек кайгыга салмаска?

7, 8. Ни өчен без дөресен сөйләргә тиеш?

7 Без дөресен сөйләргә тиеш. Эфеслеләргә 4:25 буенча, Паул: «Ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сөйләгез, без барыбыз да бер тәннең әгъзалары бит»,— дип язган. «Барыбыз да бер тәннең әгъзалары» булганга, без һичшиксез мәкерле булырга я белә торып имандашларыбызны ялгыштырырга тиеш түгел, чөнки бу алдауга тиң булыр иде. Үзен шулай тотуын дәвам иткән һәркем Аллаһы белән дуслыгын югалта ала. (Гыйбрәтле сүзләр 3:32 не укы.)

8 Ялган сүзләр бәлән мәкерле эшләр җыелыштагы бердәмлекне җимерергә мөмкин. Шуңа күрә без ышанычка лаек Данил пәйгамбәр кебек булырга тиеш; башкалар аңарда бернинди гаеп таба алмаган (Дан. 6:4). Һәм безгә Паулның күк өмете булган мәсихчеләргә биргән киңәшен истә тотарга кирәк. Ул алар барысы да Мәсих «тәненең» әгъзалары икәннәре һәм аларга, Гайсәнең намуслы майланган кардәшләре буларак, үзара бердәмлектә булырга кирәклеге турында әйткән (Эфес. 4:11, 12). Без җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә өметләнәбез икән, безгә дә дөресен сөйләргә кирәк. Бу бөтендөнья кардәшлегебезне ныгытачак.

9. Ни өчен Эфеслеләргә 4:26, 27 буенча эш итү мөһим?

9 Иблис безгә рухи яктан зыян китермәсен өчен, без аңа каршылык күрсәтергә тиеш (Ягък. 4:7). Изге рух безгә Шайтанга каршы торырга булыша. Моның өчен, мәсәлән, ярсып китмәскә тырышырга кирәк. Паул: «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез»,— дип язган (Эфес. 4:26, 27). Ачуыбыз нигезле булса да, шунда ук эчтән дога кылу безгә «сабыр-тыныч булырга» ярдәм итә ала, һәм без Аллаһы рухын кайгыга салмабыз (Гыйб. сүз. 17:27). Шуңа күрә ачу хисенә бирелеп, Шайтанга урын бирмик һәм явызлык эшләмик (Мәд. 36:8, 9). Шулай ук, Гайсәнең киңәше буенча, фикер каршылыкларын мөмкин кадәр тизрәк җайга салып, без Шайтанга каршы торабыз (Мат. 5:23, 24; 18:15—17).

10, 11. Ни өчен без урламаска, ә намуслы булырга тиеш?

10 Без урлау я намуссыз булу вәсвәсәсенә бирелмәскә тиеш. Караклык турында Паул болай дип язган: «Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын өчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен» (Эфес. 4:28). Багышланган мәсихче урлашса, ул Аллаһының «исеменә тап төшерер» иде (Гыйб. сүз. 30:7—9). Фәкыйрьлек тә урлауны акламый. Аллаһыны һәм якыннарын яратучылар урлауның берничек тә акланмаячагын аңлый (Марк 12:28—31).

11 Паул безнең нәрсә эшләмәскә һәм нәрсә эшләргә тиеш икәнебезне дә әйткән. Без, изге рух буенча яшәп, эш итәбез икән, гаиләбез турында кайгыртыр өчен һәм мохтаҗларга бирерлек нәрсә булсын өчен, тырышып эшләячәкбез (1 Тим. 5:8). Гайсә белән аның рәсүлләре ярлыларга ярдәм итәргә дип, акча бүлеп куйганнар, ләкин хыянәтче Яһүд Искариот бу акчаларның ниндидер өлешен үзенә ала торган булган (Яхъя 12:4—6). Аны һичшиксез Аллаһының изге рухы йөртмәгән. Без исә, Аллаһы рухының җитәкчелегендә булганга, Паул кебек, «бар нәрсәдә дөрес гамәл» кылабыз (Евр. 13:18). Шулай итеп без Йәһвәнең изге рухын кайгыга салмыйбыз.

Рухны тагын ничек кайгыга салмаска?

12, 13. а) Эфеслеләргә 4:29 буенча, без нинди сүзләр сөйләмәскә тиеш? б) Безнең сөйләмебез нинди булырга тиеш?

12 Без әйткән сүзләребезгә игътибарлы булырга тиеш. Паул болай дигән: «Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын» (Эфес. 4:29). Рәсүл яңадан безнең нәрсә эшләмәскә һәм нәрсә эшләргә тиеш икәнебезне әйтә. Аллаһының изге рухының тәэсирендә булганга, безнең телебездә «тыңлаучыларга файда китерү өчен... үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә» булачак. Өстәвенә, без «бернинди кирәксез сүз» сөйләмәскә тиеш. «Кирәксез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе черегән җимеш, балык яки иткә карата кулланыла. Андый ризык бездә җирәнү хисе уяткан кебек, без Йәһвә начар дип санаган сүзләрне нәфрәт итәбез.

13 Безнең әйткән сүзләребез әдәпле, игелекле һәм «мавыктыргыч» булырга тиеш (Көл. 3:8—10; 4:6). Кешеләр безне тыңлаганда башкалардан аерылып торганыбызны күрергә тиеш. Шуңа күрә әйдәгез башкаларны «үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр» белән ныгытыйк. Һәм бездә мәдхия җырлаучы кичергән хисләр булсын. Ул болай дип җырлаган: «Әй Ходаем, булышучым, Йолып Алучым, авызымның сүзләре, күңелемнең үгет уйлары гел Сиңа яраулы булсыннар иде» (Мәд. 18:15).

14. Эфеслеләргә 4:30, 31 буенча, без нәрсәдән баш тартырга тиеш?

14 Без ачыну, ачу, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартырга тиеш. Аллаһы рухын кайгыга салмаска кисәтү ясаганнан соң, Паул: «Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз»,— дип язган (Эфес. 4:30, 31). Камил булмаганга, безгә барыбызга да һәрвакыт нәрсә уйлаганыбызны һәм нәрсә эшләгәнебезне тикшереп торырга кирәк. «Ачыну, ярсу [һәм] ачуны» тыймасак, без Аллаһы рухын кайгыга салыр идек. Үзебезгә каршы эшләнгән яман эшләрне истә тотып, үпкәләп йөрсәк һәм рәнҗетүче белән татулашырга теләмәсәк тә, шулай ук булачак. Изге Язмалардагы киңәшләрне игътибарга алмый башласак, без рухка каршы гөнаһ кылуга китерә алган сыйфатлар үстерергә мөмкин, ә моның нәтиҗәсе аяныч була ала.

15. Берәрсе безне рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?

15 Без игелекле, шәфкатьле һәм кичерүчән булырга тиеш. Паул: «Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез»,— дип язган (Эфес. 4:32). Берәрсе безне бик нык рәнҗетсә дә, Аллаһы безне кичергән кебек, аны кичерик (Лүк 11:4). Әйтик, имандашыбыз безнең хакта берәр начар нәрсә сөйләгән ди. Без бу хәлне җайга салырга теләп, аның янына барабыз. Ул үкенеп, кичерүен сорый. Без аны кичерәбез, ләкин бу җитәрлек түгел. «Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма; якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат. Мин — Раббы»,— дип әйтелә Левиләр 19:18 дә.

Уяу булыгыз

16. Йәһвә рухын кайгыга салмас өчен, кайвакыт үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күрсәтүче мисал китерегез.

16 Без берүзебез булганда да, Аллаһы хупламаганны эшләвебез бар. Мәсәлән, абый-кардәш шикле музыка тыңлыйдыр. Ахыр чиктә, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» басмалары аша бирелгән Изге Язмалардагы киңәшләрне игътибарга алмаганга, аны вөҗданы газаплый башлый (Мат. 24:45). Ул моның турында дога кылып, Паулның Эфеслеләргә 4:30 дагы сүзләрен исенә төшерәдер. Аллаһы рухын кайгыга салырлык бернәрсә дә эшләмәскә тәвәккәл булып, ул шикле музыканы гел тыңламаска була. Йәһвә бу абый-кардәшне фатихалаячак. Шулай итеп беркайчан да Аллаһы рухын кайгыга салмыйк.

17. Уяу булмасак һәм дога кылмасак, нәрсә булырга мөмкин?

17 Уяу булмасак һәм дога кылмасак, рухны кайгыга салачак начар я бозык эшләргә бирелүебез бар. Изге рухның эш итүендә күктәге Атабызның сыйфатлары чагылганга, изге рухны кайгыга салганда, без Йәһвәне кайгыга салабыз я рәнҗетәбез, ә без моны бер дә эшләргә теләмәс идек (Эфес. 4:30). Беренче гасырдагы яһүд канунчылары Гайсә эшләгән могҗизаларны Шайтанныкы дип күрсәтеп, гөнаһ кылганнар. (Марк 3:22—30 ны укы.) Мәсихнең бу дошманнары «Изге Рухка каршы көфер сүз» әйтеп, кичерелмәслек гөнаһ эшләгән. Безнең белән андый хәл була күрмәсен!

18. Кичерелмәслек гөнаһ эшләмәгәнебезне без ничек билгели алабыз?

18 Безнең кичерелмәслек гөнаһ кылырлык дәрәҗәгә якынлашасыбыз да килми, шуңа күрә Паулның рухны кайгыга салмаска дигән сүзләрен истә тотарга кирәк. Ләкин җитди гөнаһ кылсак, нәрсә эшләргә? Без тәүбә итеп, өлкәннәрдән ярдәм алганбыз икән, бу Аллаһы безне кичергәнен һәм безнең изге рухка каршы гөнаһ эшләмәгәнебезне күрсәтә. Аллаһы ярдәме белән без рухны кайгыга сала алган һәрнәрсәдән саклана алабыз.

19, 20. a) Безгә нәрсәдән сакланырга кирәк? б) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Аллаһының изге рухы ярдәмендә аның халкы арасында мәхәббәт, шатлык һәм бердәмлек хөкем сөрә (Мәд. 132:1—3). Шуңа күрә без зыянлы гайбәт таратып, рух белән билгеләнгән көтүчеләрнең абруйларын төшерә торган сүзләр сөйләп, рухны кайгыга салмаска тиеш (Рәс. 20:28; Яһүд 8). Киресенчә, безгә җыелышта бердәмлекне ныгытырга һәм башкаларны хөрмәт итәргә кирәк. Һәм һичшиксез без Аллаһы халкы арасында төркемнәргә бүленүләрне хупларга тиеш түгел. Паул болай дип язган: «Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: сез барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда төрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын» (1 Көр. 1:10).

20 Йәһвә безгә үз рухын кайгыга салмаска ярдәм итәргә сәләтле һәм моны тели дә. Шуңа күрә әйдәгез изге рух сорап дога кылыйк һәм аны кайгыга салмаска тәвәккәл булыйк. «Рухка чәчеп», аның җитәкчелеген хәзер һәм мәңге эзлик.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Аллаһы рухын кайгыга салу нәрсә аңлата?

• Йәһвәгә багышланган мәсихче аның рухын ничек кайгыга салырга мөмкин?

• Изге рухны ничек кайгыга салмаска?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[30 биттәге иллюстрация]

Фикер каршылыкларын шунда ук җайга сал

[31 биттәге иллюстрация]

Синең сөйләмең нинди җимешләргә охшаш?