Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Харан гөрләп торган борынгы шәһәр

Харан гөрләп торган борынгы шәһәр

Харан гөрләп торган борынгы шәһәр

ИЗГЕ Язмалар белән таныш булган кешеләр Харан турында ишетү белән тугры ыруг башлыгын Ибраһимны искә төшерә. Ур шәһәреннән Кәнган җиренә сәяхәт иткәндә, ул хатыны Сара белән, шулай ук әтисе Терах һәм бертуганының улы Лут белән, Харанда туктаган. Анда Ибраһим күп мал-мөлкәт туплаган. Аның әтисе үлеп киткәннән соң, Ибраһим хак Аллаһы вәгъдә иткән җиргә сәяхәтен дәвам иткән (Ярат. 11:31, 32; 12:4, 5; Рәс. 7:2—4). Соңрак, Ибраһим иң өлкән хезмәтчесен Харанга яки аның тирәсенә Исхак өчен хатын табарга җибәрә. Ибраһимның оныгы Ягъкуб та күп еллар дәвамында анда яшәгән (Ярат. 24:1—4, 10; 27:42—45; 28:1, 2, 10).

Яһүдия патшасы Хизәкыйягә янаганда, Ашшур патшасы Сеннахирим үз иленең патшалары яулап алган «халыклар» арасында Харан турында әйтә. «Харан» дигән исем шәһәрне генә түгел, ә шулай ук аның тирә-якларын да аңлаткан (4 Пат. 19:11, 12). Йәзәкил пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, Харан күбесенчә Тир белән сәүдә иткән, бу Харанның мөһим сәүдә үзәге булганын күрсәтә (Йәз. 27:1, 2, 23).

Бүген Харан көнчыгыш Төркиядәге Шанлыурфа дигән урын янында урнашкан бәләкәй генә шәһәр. Ләкин элек борынгы Харан шәһәре гөрләп торган. Изге Язмаларда кулланылган исемнәрен саклаган борынгы урыннар күп түгел, һәм Харан аларның берсе. Ашшур телендәге аның исеме — Харрану — «юл» яки «кәрван юлы» дигәнне аңлата, бу Харанның зуррак шәһәрләр арасындагы төп сәүдә юлларында урнашканын күрсәтә. Харанда казып табылган язулар буенча, Бабыл патшасы Набонидның әнисе Харандагы ай илаһының Син гыйбадәтханәсендә төп каһинә булган. Набонид бу гыйбадәтханәне яңадан торгызган дип сөйлиләр. Шул вакыттан бирле Харан төрле империяләрнең үскәненә һәм җимерелгәненә шаһит булып торган.

Бүгенге Харан үткәндәге шәһәрдән нык аерылып тора. Борынгы Харан аеруча кайбер вакытлар дәвамында алдынгы һәм мөһим шәһәр булган. Әмма хәзерге Харанда берничә гөмбәз түбәле йорт кына бар. Ә тирә-якта борынгы цивилизацияләрнең җимерекләре. Аллаһының яңа дөньясында кайчандыр Харанда яшәгән күп кешеләр, мәсәлән Ибраһим, Сара һәм Лут, терелтеләчәк. Алар безгә Харанның гөрләп торган чагы турында күбрәк сөйли алачак.

[20 биттәге иллюстрация]

Харанның җимерекләре

[20 биттәге иллюстрация]

Гөмбәз түбәле йортлар

[20 биттәге иллюстрация]

Бүгенге Харан