Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хатыннар, сез башчылыкны таныйсызмы?

Хатыннар, сез башчылыкны таныйсызмы?

Хатыннар, сез башчылыкны таныйсызмы?

«Хатынның башы — ир» (1 КӨР. 11:3).

1, 2. a) Рәсүл Паул Йәһвә урнаштырган башчылык һәм буйсыну тәртибе турында нәрсә язган? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

РӘСҮЛ Паул «һәр ирнең Башы — Мәсих», ә «Мәсихнең Башы — Аллаһы»,— диеп, Йәһвә урнаштырган тәртипне искә алган (1 Көр. 11:3). Үткән мәкаләдә Гайсәнең үз Башына, Йәһвә Аллаһыга, буйсынуны хөрмәт вә шатлык дип санаганына һәм мәсихче ир-атларның башы Мәсих икәненә игътибар ителде. Мәсих кешеләр белән мөгамәлә иткәндә үзенекен эзләмичә, игелекле, йомшак һәм кызганучан булган. Җыелыштагы ир-атлар башкаларга, аеруча үз хатыннарына, карата шундый ук булырга тиеш.

2 Әмма хатын-кызлар турында нәрсә әйтеп була? Аларның башы кем? «Хатынның башы — ир»,— дип язган Паул. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләргә хатын-кыз ничек карарга тиеш? Бу принцип ир Йәһвә Шаһите булмаганда, кулланырлыкмы? Иренә буйсыну хатынның никахта сүзсез булырга тиеш икәнен һәм карарлар кабул ителгәндә үз фикерен белдермәскә тиеш икәнен аңлатамы? Хатын-кыз мактауга ничек лаек була ала?

Аңа «ярдәмчене яратачакмын»

3, 4. Ни өчен никахта башчылык принцибы файдалы?

3 Башчылык тәртибен Аллаһы урнаштырган. Адәм барлыкка китерелгәннән соң, Йәһвә Аллаһы: «Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын»,— дигән. Хаува яратылгач, Адәм үзенә иптәш вә ярдәмче булуына шулкадәр сөенгән ки, хәтта: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит»,— дип әйткән (Ярат. 2:18—24). Адәм белән Хауваның бөтен камил кешелекнең ата-анасы булырга гаҗәеп мөмкинлеге булган. Алар җирне оҗмахка әйләндереп, мәңге бәхетле яшәр иде.

4 Беренче ата-анабыз фетнә күтәргәнгә, Гадән бакчасындагы камиллек югалтылган булган. (Римлыларга 5:12 не укы.) Ләкин башчылык принцибы гамәлдә калган. Аны дөрес куллану никахта зур файда һәм бәхет китерә. Нәтиҗәсе Гайсәнең үз Башы Йәһвәгә буйсынудан тойган хисләренә охшаш була. Кеше булып туганчы, Гайсә «Аллаһы янында... куанучы булган» (Гыйб. сүз. 8:30). Камилсезлек аркасында ир инде камил баш була алмый, һәм хатын да камил рәвештә буйсына алмый. Әмма ирләр һәм хатыннар, бу принципны кулланыр өчен, көчләреннән килгәнне эшләсә, никахларында бу дөньяда мөмкин булганынча зур канәгатьлек кичерәчәкләр.

5. Ни өчен ир белән хатын Римлыларга 12:10 дагы киңәшкә колак салырга тиеш?

5 Никах бәхетле булсын өчен, ирләргә һәм хатыннарга бөтен мәсихчеләргә кагылган Изге Язмалардагы мондый киңәшне үтәргә кирәк: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (Рим. 12:10). Шулай ук ир белән хатын бер-берсенә карата игелекле, шәфкатьле булырга, бер-берсен кичерергә тырышырга тиеш (Эфес. 4:32).

Тормыш иптәшеңә яхшылык кыл

6, 7. Мәсихче хатын Йәһвәгә ышанмаучы иренә буйсынса, бу нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин?

6 Тормыш иптәшең Йәһвәнең хезмәтчесе булмаса, сиңа нәрсә эшләргә? Гаиләдә еш кына ир Йәһвә Шаһите түгел. Ул чакта хатынга аның белән үзен ничек тотарга кирәк? Изге Язмаларда мондый җавап бирелә: «Хатыннар, сез... ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез» (1 Пет. 3:1, 2).

7 Аллаһы Сүзендә хатыннарга Йәһвәгә ышанмаучы ирләренә буйсынырга киңәш бирелә. Хатынының яхшы тәртибе ирне моның сәбәбе турында уйландырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, ир, бәлкем, үз мәсихче хатынының ышанулары турында белергә теләр һәм ахыр чиктә хакыйкатьне кабул итәр.

8, 9. Мәсихче хатын, Йәһвәгә ышанмаучы ире яхшы тәртибенә илтифат белән җавап бирмәсә, нәрсә эшли ала?

8 Әмма Йәһвә Аллаһыга ышанмаучы ир хакыйкать белән кызыксынмаса, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда хатыннар, ничек кенә авыр булмасын, һәрвакыт мәсихче сыйфатлар күрсәтергә дәртләндерелә. Мәсәлән, 1 Көринтлеләргә 13:4 тә: «Мәхәббәт түземле»,— дип әйтелә. Шуңа күрә мәсихче хатын булган хәлне тиешенчә түзеп, «һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр булса», бик яхшы булыр (Эфес. 4:2). Аллаһының эш итүче көче, изге рухы, ярдәмендә мәсихче сыйфатларны хәтта авыр шартларда да күрсәтеп була.

9 «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип язган Паул (Флп. 4:13). Аллаһы рухы никахтагы мәсихчегә төрле шартларда үзен дөрес тотарга ярдәм итә. Мәсәлән, ирнең я хатынның тупас мөгамәләсе тормыш иптәшен шулай ук җавап кайтарырга этәрергә мөмкин. Әмма Инҗилдә бар мәсихчеләргә болай диелә: «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз... [...] Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“» (Рим. 12:17—19). Шулай ук 1 Тессалуникәлеләргә 5:15 тә: «Карагыз аны, берәү дә явызлыкка явызлык белән җавап бирмәсен. Һәрвакыт бер-берегезгә һәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз»,— диелгән. Йәһвәнең изге рухы үз көчебез белән булдыра алмаганны булдырырга ярдәм итә. Шуңа күрә үзеңне дөрес тотар өчен, Аллаһының изге рухын сорап дога кылу никадәр урынлы!

10. Гайсә башкалар начар сүзләр әйткәндә я эшләр эшләгәндә үзен ничек тоткан?

10 Гайсә үзенә күңелсез нәрсәләр әйткән я эшләгән кешеләр белән эш итүдә яхшы үрнәк күрсәткән. «Мыскыл ителгән вакытта, Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды»,— дип әйтелә 1 Петер 2:23 тә. Без Гайсәнең искиткеч үрнәгенә иярергә телибез. Башкаларның начар тәртибе безне ташка таш белән атарга этәрмәсен. Бар мәсихчеләргә: «Шәфкатьле, тыйнак булыгыз. Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз»,— дигән киңәш бирелә (1 Пет. 3:8, 9).

Сүзсез генә буйсынумы?

11. Кайбер мәсихче хатын-кызлар нинди зур хөрмәткә лаек булачак?

11 Ирнең башчылыгына буйсыну хатынга никахта сүзсез булу һәм гаиләдәге я башка сораулар хәл ителгәндә үз фикерен белдермәү дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Йәһвә хатын-кызларга, ир-атларга кебек, бик күп хөрмәтле йөкләмәләр биргән. Мәсих җир белән идарә иткән чакта аның җитәкчелегендәге 144 000 кешенең күктә патшалар һәм руханилар булу хөрмәте турында уйлап кына кара! Бу санга хатын-кызлар да керә (Гәл. 3:26—29). Әйе, Йәһвә үз төзелешендә хатын-кызларга мөһим роль биргән.

12, 13. Хатын-кызларның пәйгамбәрлек иткәнен күрсәтүче мисал китерегез.

12 Изге Язмалар язылган чорда, мәсәлән, кайбер хатын-кызлар пәйгамбәрлек иткән. Йоил 2:28, 29 да болай дип алдан әйтелгән булган: «Мин үз рухымны һәр кешегә коярмын, һәм улларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек итәчәк... Ул көннәрдә хәтта ир-ат хезмәтчеләремә һәм хатын-кыз хезмәтчеләремә дә үз рухымны коярмын».

13 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә җыелган Гайсәнең якынча 120 шәкерте арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар да булган. Бар бу төркем Аллаһы рухы белән сугарылган булган. Шуңа күрә Петер Йоил пәйгамбәрнең сүзләрен китереп, аларны ир-атларга һәм хатын-кызларга да кулланган. Ул болай дигән: «Бу турыда Йоил пәйгамбәр аркылы алдан әйтелгән: „Аллаһы әйтә: „Ахыр көннәрдә Үз Рухымны коярмын бар кешеләргә. Улларыгыз, кызларыгыз Мин әйткән сүзләрне игълан итәрләр... Үз Рухымны коярмын ир-ат колларыма да, хатын-кыз колларыма да һәм Мин әйткән сүзләрне игълан итәрләр алар да“» (Рәс. 2:16—18).

14. Беренче гасырда мәсихчеләр динен таратуда хатын-кызлар нинди роль уйнаган?

14 Беренче гасырда хатын-кызлар мәсихчеләр динен таратуда мөһим роль уйнаган. Алар башкаларга Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләгән һәм вәгазь белән бәйле эшләрдә катнашкан (Лүк 8:1—3). Мәсәлән, рәсүл Паул Фойбәне «Кенхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе» дип атаган. Һәм хезмәттәшләренә сәламнәр җибәргән чакта, берничә тугры хатын-кызны, шул исәптән «Раббы өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусаны» искә алган. Ул шулай ук «Раббы өчен күп тырышлыклар куйган кадерле дусты» Персисә турында да әйткән (Рим. 16:1, 12).

15. Яхшы хәбәрне таратуда хатын-кызлар безнең көннәрдә нинди роль уйный?

15 Безнең көннәрдә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне бөтен дөнья буенча тараткан җиде миллионнан артык кешенең зур өлеше — бу төрле яшьтәге хатын-кызлар (Мат. 24:14). Аларның күбесе пионерлар, миссионерлар булып һәм Вефильләрдә хезмәт итә. Мәдхия җырлаучы Давыт хатын-кызлар турында: «Сөенеч әйтүчеләргә Ходай зур куәте белән сүз иңдергән»,— дип җырлаган (Мәд. 67:12). Бу сүзләр чыннан да үтәлә! Йәһвә хатын-кызларның яхшы хәбәрне таратыр өчен һәм аның ниятләрен үтәр өчен куйган тырышлыкларын кадерли. Әйе, мәсихче хатын-кызларның буйсынуы һичшиксез аларның сүзсез булуын аңлатмый.

Алар үз карашларын белдергән

16, 17. Сараның мисалы никахта хатыннар сүзсез ярдәмчеләр түгел икәнен ничек күрсәтә?

16 Йәһвә Аллаһы хатын-кызларга бик күп хөрмәтле йөкләмәләр биргән икән, ирләр, җитди карарлар кабул иткәнче, үз хатыннары белән киңәшләшергә тиеш түгелмени? Алар шулай эшләсә, акыллы булыр иде. Изге Язмаларда үзлегеннән әйткән я эш иткән хатыннарның берничә мисалы китерелә. Ике очракны карап чыгыйк.

17 Ыруг башлыгы Ибраһимның хатыны, Сара, аңа җариясен угылы белән бергә, үзләрен хөрмәтсез тотканнары өчен, өйдән куып чыгарырга дип кат-кат әйткән. Бу Ибраһимга ошамаган, ләкин Аллаһының моңа карашы башка төрле булган. Йәһвә аңа: «Угылың белән җарияң өчен кайгырма... Һәр нәрсәдә Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла»,— дип әйткән (Ярат. 21:8—12). Ибраһим Йәһвәгә буйсынган һәм Сараны тыңлап, ул әйткәнчә эшләгән.

18. Әбигыя үзлегеннән нинди эш башкарган?

18 Набал хатыны Әбигыя турында да уйланыйк. Давыт, көнчел Шаул патшадан качып йөргәндә, күпмедер вакыт Набалның көтүләре янында чатырларда яшәгән. Ул үз кешеләре белән бу бай ир-атның бер нәрсәсенә дә тимичә, аның милкен саклаган. Әмма Набал «тупас һәм явыз кеше» булган. Ул «юньсез кеше» һәм «аның акылсызлыгы үзе белән» иде. Давытның кешеләре хөрмәт белән аңардан ризык сорагач, Набал аларны «хурлап ташлап», аларга бернәрсә бирмәгән. Әбигыя моның турында ишеткәч, нәрсә эшләгән? Иренә бер сүз дә әйтмичә, ул «ике йөз икмәк, ике зур чүлмәк шәраб, тиресе туналган биш сарык, биш үлчәү кыздырылган ашлык бөртеге, йөз бәйләм йөзем, ике йөз бәйләм киптерелгән инҗир алып», Давытка һәм аның кешеләренә илтеп биргән. Әбигыя дөрес эшләгәнме? Аннан соңгы вакыйгалар аның дөрес эш иткәнен күрсәтә. Изге Язмаларда: «Йәһвә Набалны үлемгә дучар итте һәм үл үлде»,— дип әйтелә. Соңрак Давыт Әбигыягә өйләнгән (1 Пат. 25:3, 14—19, 23—25, 38—42).

Мактауга лаеклы хатын

19, 20. Хатын-кызны чын мактауга нәрсә лаеклы итә?

19 Изге Язмаларда Йәһвә нияте буенча эш иткән хатын мактап телгә алына. Гыйбрәтле хикәяләр китабында «игелекле хатын» турында болай диелә: «Андый хатын асылташлардан да кадерлерәк. Андый хатынга ире бөтен йөрәге белән ышаныр, ул беркайчан да мохтаҗлык күрмәс. Андый хатын иренә яманлык кылмас, гомере буе игелекле булыр». Өстәвенә, «аның авызы акыллы сүзләр белән ачылыр, телендә фәкать ягымлы-тыйнак үгет-нәсыйхәт сүзләре булыр. Андый хатын үзенең хуҗалыгы һәм өе хакында кайгыртыр, бушка икмәк ашап ятмас. Балалары аның: „Син бәхетле“,— диярләр; ире дә аны мактар» (Гыйб. сүз. 31:10—12, 26—28).

20 Хатын-кызны чын мактауга нәрсә лаеклы итә? «Ягымлылык — ышанычсыз, гүзәллек тә — буш нәрсә; әмма Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүче хатын мактауга лаек»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 31:30 да. Йәһвәдән курку Аллаһының башчылык принцибына теләп буйсынуны үз эченә ала. «Һәр ирнең Башы — Мәсих», ә «Мәсихнең Башы — Аллаһы» булган кебек, «хатынның башы — ир» (1 Көр. 11:3).

Бу — Аллаһы бүләге

21, 22. a) Никахтагы мәсихчеләр Аллаһыга нәрсә өчен рәхмәтле? б) Ни өчен без Йәһвәнең хакимлек һәм башчылык принципларын хөрмәт итәргә тиеш? ( 17 нче биттәге рамканы кара.)

21 Никахтагы мәсихчеләр Аллаһыга бик күп нәрсәләр өчен рәхмәтле! Алар бәхетле булып, иңгә-иң яши ала. Аллаһының фатихалы бүләге, никах, өчен алар аеруча рәхмәтле була ала, чөнки бу аларга берләшеп, Йәһвә белән йөрергә мөмкинлек бирә (Рут 1:9; Мих. 6:8). Ул никахка Нигез Салучы буларак, гаилә бәхетле булсын өчен, нәрсә кирәк икәнен төгәл белә. Һәрвакыт аның ихтыяры буенча эш итегез һәм, хәтта бүгенге тынычсыз дөньяда да, «Йәһвә шатлыгы» сезнең ныгытмагыз булачак (Них. 8:10).

22 Хатынын үз-үзен яраткан кебек яраткан мәсихче ир башчылыкны назлы һәм кайгыртучанлык белән башкарачак. Аның мәсихче хатыны чыннан да сөйкемле булачак, чөнки ул аңа булышлык итеп, аны тирән хөрмәт итәчәк. Ә иң мөһиме, аларның үрнәк никахлары безнең мактауга лаек Аллаһыбыз Йәһвәгә дан китерәчәк.

Хәтерлисезме?

• Йәһвә урнаштырган башчылык һәм буйсыну тәртибе үз эченә нәрсә ала?

• Ни өчен никахта үзара хөрмәт итү булырга тиеш?

• Мәсихче хатын ышанмаучы иренә нинди мөгамәлә күрсәтергә тиеш?

• Ни өчен ирләр, җитди карарлар кабул иткәнче, үз хатыннары белән киңәшләшергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

 [17 биттәге рамка]

Ни өчен хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?

Йәһвә акылга ия затлар өчен хакимлек һәм башчылык принципларын урнаштырган. Бу рухи затларга да һәм кешеләргә дә файда китерә. Андый тәртип аларга үз ихтыяр иреге буенча эш итәргә һәм Аллаһыга үзара тату вә бердәмлектә хезмәт итеп, аны хөрмәт итәргә мөмкинлекләр бирә (Мәд. 132:1).

Майланган мәсихчеләр җыелышы Гайсә Мәсихнең хакимлеген һәм башчылыгын таный (Эфес. 1:22, 23). Йәһвәнең хакимлеген танып, ахыр чиктә «Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:27, 28). Шуңа күрә Аллаһыга багышланган кешеләрнең җыелышта һәм гаиләдә башчылык принцибын тотуы бик урынлы (1 Көр. 11:3; Евр. 13:17). Шулай эшләп, без Йәһвә хуплавын һәм фатихасын алабыз (Ишаг. 48:17).

[13 биттәге иллюстрация]

Дога мәсихче хатынга тиешле сыйфатлар күрсәтергә булыша ала

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә хатын-кызларның Патшалык эшләрендә куйган тырышлыкларын кадерли