Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәник

Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәник

Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәник

ОСТА гимнастның җитез нәфис хәрәкәтләре, карап торганда, бик матур күренә! Изге Язмаларда мәсихчеләргә гимнаст үзен күнектергән кебек фикер йөртү сәләтен үстерергә киңәш бирелә.

Еврейләргә язылган хатта рәсүл Паул болай дип әйткән: «Каты азык исә өлкәннәр өчен; алар тормыш итү тәҗрибәсе аша [гимнаст кебек] яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнәләр» (Евр. 5:14). Ни өчен Паул еврей мәсихчеләренә тәҗрибәле гимнаст үз мускулларын күнектергән кебек үз фикер йөртү сәләтләрен үстерергә киңәш биргән? Без яхшылык белән яманлыкны аерырга сәләтебезне ничек үстерә алабыз?

«Сез инде үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез»

Гайсәнең «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, шулай Аллаһы тарафыннан Баш Рухани итеп билгеләнгәне» турында аңлатканда, Паул болай дип язган: «Бу хакта [Гайсә турында] күп сөйләргә кирәк иде, ләкин сезгә аңлатуы бик кыен, чөнки сез сөйләгәнне бик авыр аңлый башладыгыз. Узган вакытка карасак, сез инде үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә өйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сөт бирергә кирәк» (Евр. 5:10 —12).

Күрәсең, беренче гасырдагы кайбер яһүди мәсихчеләр аңлауны киңәйтмәгән һәм рухи яктан үсмәгән. Мәсәлән, аларга Канунга һәм сөннәткә утыртуга кагылышлы яңа аңлауны кабул итәргә җиңел булмаган (Рәс. 15:1, 2, 27—29; Гәл. 2:11—14; 6:12, 13). Кайберәүләргә атна саен үткәрелгән Шимбә һәм ел саен үткәрелгән Гөнаһ йолу көне белән бәйле булган йолаларны калдырырга авыр булган (Көл. 2:16, 17; Евр. 9:1—14). Шуңа күрә, Паул аларны яхшылык белән яманлыкны аерыр өчен үз фикер йөртү сәләтләрен үстерергә һәм «камилрәгенә күчәргә» дәртләндергән (Евр. 6:1, 2). Аның сүзләре кайбер кешеләрне үз фикер йөртү сәләтләрен ничек кулланганы турында уйланырга этәргәндер һәм аларга рухи яктан үсәргә булышкандыр. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була?

Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрән

Без, рухи яктан җитлеккән булыр өчен, үз фикер йөртү сәләтебезне ничек үстерә алабыз? «Куллану аша»,— дигән Паул (ЯД). Гимнастлар матур һәм катлаулы хәрәкәтләрне башкарыр өчен, күнегүләр ярдәмендә үз мускулларын һәм тәннәрен ныгыткан кебек, без дә яхшылык белән яманлыкны аерыр өчен, фикер йөртү сәләтебезне үстерергә тиеш.

«Баш мие өчен иң яхшысы — аны эшләтү»,— дигән Джон Рейти, Гарвард медицина мәктәбендәге психиатрия профессоры. Джордж Вашингтон университетындагы Картаю, сәламәтлек һәм кешелек үзәгенең директоры Джин Коэн болай дип әйткән: «Баш миебезгә авыр мәсьәләләр биргәндә, ми күзәнәкләре яңа дендритлар җибәрә, ә алар үз чиратында синапслар, яки тоташу урыннарын, булдыра».

Шуңа күрә, фикер йөртү сәләтен үстерсәк һәм Аллаһы Сүзен яхшырак белергә тырышсак, без акыллы эш итәчәкбез. Шулай итеп без Аллаһының камил ихтыярын үтәргә яхшырак әзерләнгән булачакбыз (Рим. 12:1, 2).

«Каты азык»ка күчәргә тырыш

«Камилрәгенә күчәргә» теләсәк, безгә үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «Мин Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне тирәнрәк аңларга тырышаммы? Мине рухи яктан тәҗрибәле кеше дип саныйлармы?» Әни кеше үзенең сабыен, аның бала чагында, сөт һәм бала ризыгы белән рәхәтләнеп ашата. Ләкин еллар узу белән аның баласы каты азыкны ашамаса, аның ничек кайгырганы турында уйлап кына кара. Шулай ук безгә өйрәнүчебезнең багышланып суга чумдырылуны үткәнгә кадәр рухи яктан үскәнен күрү шатлык китерә. Әмма моннан соң өйрәнүчебез рухи яктан үсми башласа? Бу безне күңелсезләндермәсме? (1 Көр. 3:1—4). Өйрәтүче вакыт узу белән аның өйрәнүчесе шулай ук өйрәтүче булачагына өметләнә.

Яхшылык белән яманлыкны аера белү сәләтебезне кулланып, берәр фикер төзер өчен уйланырга кирәк, һәм моның өчен тырышлык таләп ителә (Мәд. 1:1—3). Әллә ни акыл көчен алмый торган эшләр, мәсәлән телевизор карау яки хобби, игътибарыбызны читкә юнәлдереп, мөһим нәрсәләр турында уйларга комачалаумасын. Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнер өчен, безгә Изге Язмаларны һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән басмаларны тикшерергә теләгебезне үстерергә һәм канәгатьләндерергә кирәк (Мат. 24:45—47). Изге Язмаларны һәр көн уку программабыздан тыш, безгә шулай ук гаилә белән гыйбадәт кылу киченә һәм Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнүгә вакыт бүлеп куярга кирәк.

Мексикадагы күчеп йөрүче күзәтче Херонимо үзе турында «Күзәтү манарасы»ның һәр санын алуга ук тикшерә дип әйтә. Шулай ук ул үз хатыны белән бергә өйрәнер өчен вакыт бүлеп куя. «Безнең гаиләбездә һәр көн бергәләп Изге Язмаларны уку гадәтебез бар, һәм без „Яхшы җиргә күз салыгыз“ (рус) дигән брошюраны кулланабыз»,— дип әйтә Херонимо. Рональд исемле мәсихче һәрвакыт Теократик мәктәбендәге Изге Язмаларны уку графигын тотканы турында әйтә. Аның шулай ук шәхси өйрәнүдә озак вакыт дәвамында тикшерер өчен, һәрвакыт бер-ике темасы бар. «Шундый темаларны тикшерү мине алдагы өйрәнүне түземсезлек белән көтәргә этәрә»,— дип әйтә Рональд.

Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без Изге Язмаларны өйрәнер өчен һәм Аллаһы Сүзендә укыганнар турында уйланыр өчен җитәрлек вакыт бүлеп куябызмы? Фикер йөртү сәләтебезне үстерәбезме һәм карарларны Изге Язмалардагы принциплар буенча кабул итәргә тырышабызмы? (Гыйб. сүз. 2:1—7). Рухи яктан тәҗрибәле кешеләр булырга максат куйыйк! Бу безгә фатихалар китерәчәк: без яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнәчәкбез һәм белем белән зирәклек җыячакбыз.

[23 биттәге иллюстрация]

Без фикер йөртү сәләтебезне куллану аша үстерәбез