Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ачуыңны тыеп, яманлыкны җиң

Ачуыңны тыеп, яманлыкны җиң

Ачуыңны тыеп, яманлыкны җиң

«Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз... [...] бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң[егез]» (РИМ. 12:19, 21).

1, 2. Йәһвә Шаһитләре юлда булганда нинди яхшы үрнәк күрсәткән?

УТЫЗ ДҮРТ Йәһвә Шаһите бер филиалга аның багышлануына барган. Ләкин бер кечкенә аэропортта самолетка ягулык салырга тукталганда, техник җитешсезлекләр аркасында аларның рейсын тоткарлаганнар. Һәм бер сәгатьлек тукталыш 44 сәгатьлек сынауга әйләнгән. Анда тиешле азык, су һәм кирәкле уңайлыклар булмаган. Күп пассажирлар ярсыган һәм аэропорт хезмәткәрләренә яный башлаган. Ә безнең кардәшләребез үзләрен тыныч тоткан.

2 Ахыр чиктә, кардәшләребез багышлау программасының соңгы өлешенә генә килеп җиткән. Алар, арыган булсалар да, программа тәмамлангач, андагы кардәшләр белән аралашырга калган. Соңрак билгеле булганча, аларның сабыр булганнары һәм үзләрен кулда тотканнары игътибарсыз калмаган икән. Алар белән бергә барган бер кеше авиакомпания хезмәткәрләренә болай дигән: «Безнең арабызда ул 34 мәсихче булмаса, аэропортта чуалыш килеп чыгар иде».

Без ачулы дөньяда яшибез

3, 4. а) Кайчаннан бирле ачуны тыймау кешеләргә зыян китерә, һәм моның нәтиҗәсе нинди? б) Кабил үз ачуын йөгәнли алганмы? Аңлатыгыз.

3 Бу явыз дөньядагы авырлыклардан интеккәнгә, кешеләр ачулы булып китәргә мөмкин. Еш кына бу нәфрәт тудыра һәм хәтта көч куллануга китерә. Шуңа күрә илләр арасында һәм эчендә сугышлар бара, ә гаиләдәге ызгышлар өйләрдә сугыш чыгара. Андый ярсу һәм көч куллану борынгыдан ук килә. Адәм белән Хауваның беренче улы, Кабил, ярсуы һәм көнчелеге аркасында үзенең энесен, Һабилне, үтергән. Кабил бу кабахәтлекне, Йәһвә аны үзенең тойгыларын йөгәнләргә өндәп, моның өчен фатихаларга вәгъдә итсә дә, эшләгән. (Яратылыш 4:6—8 не укы.)

4 Мирас итеп алынган камилсезлегенә карамастан, Кабил үз ачуын тыярга сәләтле булган. Шуңа күрә ул үзенең җинаяте өчен тулысынча җаваплы булган. Безгә дә, камил булмаганга, ярсудан һәм явызлык эшләүдән тыелып калу авыр. Өстәвенә, бу «авыр вакытларда» башка җитди проблемалар да стресска китерә (2 Тим. 3:1). Мәсәлән, акча ягыннан авырлыклар безне эмоциональ яктан җәфаларга мөмкин. Тәртип саклау хезмәткәрләре һәм гаиләгә булышлык күрсәтү оешмалары ярсуны тыя алмау һәм гаиләләрдә көч куллану очракларының күбәюен икътисад кризистан күрә.

5, 6. Дөньяның ярсып китүгә карашы безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

5 Өстәвенә, безгә эш итәргә туры килгән күп кенә кешеләр «үзләрен генә сөючән», «һавалы» һәм хәтта «шәфкатьсез» дә. Андый сыйфатлар безгә дә йогарга һәм безне ачулы итәргә мөмкин (2 Тим. 3:2—5). Күп кенә фильмнарда һәм телетапшыруларда үч алу яхшы эш һәм көч куллану, проблеманы чишәр өчен, табигый һәм акланган чара итеп күрсәтелә. Еш кына фильмдагы вакыйгалар тамашачыны мавыктыра, һәм ул явыз кешенең үз җәзасын алуын түземсезлек белән көтеп утыра. Нәтиҗәдә, фильмның төп герое аны җәберләп үтерә.

6 Моның барысы Аллаһы юлларына өйрәтми, ә бу дөньяның һәм аның ярсулы идарәчесе Шайтанның рухын тарата (1 Көр. 2:12; Эфес. 2:2; Ачыл. 12:12). Бу рух тән теләкләрен канәгатьләндерергә этәрә, һәм ул — Аллаһының изге рухы вә аның җимешенең капма-каршысы. Чөнки мәсихчеләрнең төп тәгълиматларының берсе — бу явызлыкка явызлык кылмау. (Маттай 5:39, 44, 45 не укы.) Без Гайсә өйрәткәннәрен тормышыбызда ничек тагы да төгәлрәк куллана алабыз?

Яхшы һәм начар мисаллар

7. Шәмгун белән Леви үз ярсуларын тыя белмәгәнгә, нәрсә булган?

7 Изге Язмаларда ачуны тыя белү турында күп киңәшләр бирелә, һәм анда моны эшләү-эшләмәү нәрсәгә китерә алганын күрсәтүче файдалы мисаллар бар. Ягъкубның уллары, Шәмгун һәм Леви, сеңелләре Динәне көчләгәне өчен Шехемнән үч алгач, нәрсә булганын карап чыгыйк. Алар «нәфрәт белән тәмам ярсыганнар» (Ярат. 34:7). Аннары Ягъкубның башка угыллары Шехем яшәгән шәһәргә һөҗүм итеп, аны талап чыкканнар һәм хатыннарны, бала-чаганы әсир иткәннәр. Алар моны Динә өчен үч итеп кенә түгел, ә, бәлкем, Шехемнең явыз эшенең үз горурлыкларына китереп сукканы аркасында эшләгән. Алар үзләрен һәм аталары Ягъкубны хурлаганнар дип санаган. Ә Ягъкуб аларның бу эшенә ничек караган?

8. Үч алу турында әйткәндә, Шәмгун белән Леви очрагы нәрсә күрсәтә?

8 Динә белән булган фаҗига, күрәсең, Ягъкубны кайгыга төшергәндер; әмма ул үз улларын үч алу юлына басканнары өчен хөкем иткән. Шәмгун һәм Леви кылган эшләрен акларга тырышып: «Ә сеңелебезне фахишә кыздай мыскыл итү ярый идемени?» — дигәннәр (Ярат. 34:31). Алар белән Йәһвә дә канәгать булмаган. Күп еллар үткәч, Ягъкуб Шәмгун белән Левинең кансыз һәм ярсулы эшләре өчен нәселләренең Исраил кабиләләре арасында сибеп таратылачагын алдан ук әйткән. (Яратылыш 49:5—7 не укы.) Әйе, үз ярсуларын тыя белмәгәнгә, Шәмгун белән Леви Аллаһының да, аталарының да хуплавын югалткан.

9. Давыт нинди очракта ярсуына чак кына бирелми калган?

9 Давыт патша исә башкача эш иткән. Аның үз дошманнарыннан үч алу мөмкинлекләре күп булган, ләкин ул алай эшләмәгән (1 Пат. 24:3—7). Әмма бер тапкыр ул чак кына ярсу тойгысына бирелми калган. Набал исемле бер бай кеше үз көтүләрен һәм көтүчеләрен саклаган Давыт кешеләрен хурлап ташлаган. Давыт, күрәсең, аеруча үз кешеләре өчен гарьләнеп, рәнҗетүчедән үч алырга әзер булган. Давыт үз кешеләре белән Набалга һәм өйдәгеләренә һөҗүм итәргә барганда, Набалның бер хезмәтчесе аның зирәк хатыны Әбигыягә булган хәл турында сөйләгән, һәм аны чара күрергә өндәгән. Әбигыя тиз генә күп бүләкләр алып, Давытның каршысына чыгып киткән. Ул тыйнак кына Набалның дуамаллыгы өчен гафу үтенеп, Давытның Йәһвәдән курыкканга явызлык эшләмәвенә инану белдергән. Давыт тынычланып, аңа: «Мине бүген кан коюдан тотып калганың өчен фатихалы бул»,— дигән (1 Пат. 25:2—35).

Мәсихче караш

10. Мәсихчеләрнең үч алуга карашы нинди булырга тиеш?

10 Шәмгун һәм Леви, Давыт һәм Әбигыя белән булган очраклар ачык итеп Йәһвәнең тыелгысыз ачуга һәм көч куллануга каршы булганын, ә тынычлык сакларга куелган тырышлыкларны фатихалаганын күрсәтә. «Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез.— дип язган рәсүл Паул.— Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“. Киресенчә, Изге язмада язылганча, „Дошманың ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең“. Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң» (Рим. 12:18—21) *.

11. Бер апа-кардәш үз ярсуын тыя белергә ничек өйрәнгән?

11 Без бу киңәш буенча эш итә алабыз. Мәсәлән, бер апа-кардәш өлкәнгә яңа начальниктан, аны гаделсез һәм явыз диеп, зарланган. Бу апа-кардәш ачулы булган һәм эшеннән китәсе килгән. Өлкән исә аңа ашыкмаска киңәш биргән. Ул бу апа-кардәшнең начальнигына ярсулы мөнәсәбәте белән үз хәлен тик кискенләштергәнен аңлаган (Тит. 3:1—3). Бу өлкән ул яңа эшкә урнашса да, аңа начар мөнәсәбәткә үз карашын үзгәртергә кирәк булачагын күрсәткән. Ул аңа, Гайсә өйрәткәнчә, үзенә нәрсә эшләүләрен теләсә, үз начальнигына да шуны эшләргә киңәш иткән. (Лүк 6:31 не укы.) Апа-кардәш тырышып карармын дигән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Күпмедер вакыт үткәч, аның начальнигы йомшарган, һәм апа-кардәшкә эштәге хезмәте өчен рәхмәтләрен белдергән.

12. Ни өчен мәсихчеләр арасындагы фикер каршылыклары аеруча рәнҗетергә мөмкин?

12 Андый проблемалар җыелышта булмаган кешеләр белән килеп чыкса, бу, бәлкем, безне гаҗәпләндермидер. Без Шайтан дөньясындагы тормыш гаделсез икәнен һәм явыз кешеләр безне ярсытмасын өчен тырышлыклар куярга кирәк икәнен беләбез (Мәд. 36:1—11; Вәг. 8:12, 13; 12:13, 14). Әмма кардәшләребез белән туган проблемалар безне бигрәк тә рәнҗетергә мөмкин. Бер апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Изге Язмаларны өйрәнгән чакта Йәһвә халкы камил булмаган кешеләрдән торганын кабул итү миңа иң авыры иде». Салкын һәм ваемсыз дөньядан чыкканнан соң, без җыелыштагыларның барысының да бер-берсенә мәсихче игелекне күрсәтәчәгенә өметләнәбез. Шуңа күрә имандашыбыз, бигрәк тә җыелышта җаваплы вазифа үтәгән кардәшебез, акылсыз эш иткәндә яки үзен мәсихчеләрчә тотмаганда, бу безне рәнҗетергә яки ачуыбызны китерергә мөмкин. Без: «Ничек инде мондый хәл Йәһвә халкында була ала?!» — дип гаҗәпләнәбездер. Чынлыкта андый хәл беренче гасырда яшәгән майланган мәсихчеләр белән дә булган (Гәл. 2:11—14; 5:15; Ягък. 3:14, 15). Рәнҗетелсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13. Ни өчен туган проблемаларны чишәргә тырышырга кирәк, һәм моны ничек эшләргә?

13 «Мин рәнҗетүчеләрем өчен дога кылырга өйрәндем. Бу миңа һәрвакыт булыша»,— дип әйткән өстә искә алынган апа-кардәш. Инде укыганыбызча, Гайсә безне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылырга өйрәткән (Мат. 5:44). Ә кардәшләребез өчен без бигрәк тә дога кылырга тиеш! Ата кеше балалары арасында ярату булуын теләгән кебек, Йәһвә дә үз хезмәтчеләренең тату яшәвен тели. Без түземсезлек белән яңа дөньяны көтәбез, анда без бергә тыныч һәм бәхетле итеп мәңге яшәячәкбез, һәм моңа безне Йәһвә инде хәзер өйрәтә. Без аның бөек эшен үтәгәндә ул безнең хезмәттәшлек итүебезне тели. Шуңа күрә, әйдәгез туган проблемаларны хәл итеп яки кардәшләребезнең хаталарын күрмәскә тырышып, бердәмлекне саклыйк. (Гыйбрәтле сүзләр 19:11 не укы.) Проблемалар килеп чыкканда кардәшләрдән читләшер урынына, без, Йәһвәнең беләкләре безне мәңге тотсын өчен, бер-беребезгә Аллаһы халкы арасында калырга ярдәм итәргә тиеш (Кан. 33:27).

Яхшы мөгамәлә — яхшы нәтиҗә

14. Шайтанның бүленүләр чыгарырга тырышуларына ничек каршы торырга?

14 Шайтан һәм җеннәр, яхшы хәбәрне таратырга комачаулар өчен, бар көчләре белән бәхетле гаиләләрне һәм җыелышларны таркатырга тырыша. Җыелыш эчендәге бүленүләр җимергеч икәнен белгәнгә, алар кардәшләр арасында ызгыш-талаш чыгарырга омтыла (Мат. 12:25). Аларның явыз һөҗүмнәренә каршы торганда, Паулның: «Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга [тиеш]»,— дигән киңәшен тоту акыллы булыр (2 Тим. 2:24). Исеңдә тот, «без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә... каршы көрәшәбез». Бу көрәшүдә җиңәр өчен, безгә рухи хәрби киемнәр белән коралланырга, шул исәптән «иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп кияргә» кирәк (Эфес. 6:12—18).

15. Йәһвәнең дошманнары аның халкына һөҗүм иткәндә, без үзебезне ничек тотарга тиеш?

15 Йәһвәнең дошманнары аның тыныч халкына ярсу белән һөҗүм итә. Аларның кайберләре Йәһвә Шаһитләренә физик яктан зыян китерә. Башкалары исә матбугатта һәм судларда безгә пычрак ата. Гайсә үз шәкертләренә андый мөнәсәбәтнең булачагын алдан ук әйткән (Мат. 5:11, 12). Ә безгә үзебезне ничек тотарга? Без беркайчан да сүзләребез һәм эшләребез белән «яманлыкка каршы яманлык кылырга» тиеш түгел (Рим. 12:17; 1 Петер 3:16 ны укы).

16, 17. Бер җыелыш нинди кыен хәлгә эләккән?

16 Шайтан безгә нинди генә зыян китермәсен, без «яманлыкны яхшылык белән җиңеп», искиткеч шаһитлек бирә алабыз. Мәсәлән, Тын океанның бер утравындагы җыелыш искә алу Кичәсен үткәрер өчен бер залны арендага алган. Җирле чиркәү әһелләре моның турында белгәч, үз гыйбадәтләрен искә алу Кичәсен үтәчәк вакытка планлаштырып, үз мәхәллә кешеләрен шул залда җыелырга чакырган. Әмма полиция начальнигы чиркәү җитәкчеләренә Йәһвә Шаһитләре җыелачак вакытка залны бушатырга кушкан. Шулай да ул вакыт килеп җиткәч, зал чиркәү кешеләре белән тулган һәм аларның гыйбадәте башланган.

17 Полиция көч кулланып, залны бушатырга булганда, чиркәү башлыгы бер өлкән янына килеп: «Сез монда берәр мөһим нәрсә үткәрергә җыенган идегезме әллә?» — дип сораган. Абый-кардәш аңа искә алу Кичәсе турында әйткәч, тегесе аңа: «Алай икән, мин бит моны белмәгән идем»,— дип җавап кайтарган. Полиция хезмәткәре моны ишетеп: «Без сезгә моның турында иртән үк әйткән идек, түгелме соң?!» — дигән. Рухани өлкәнгә таба борылып, хәйләкәр елмаю белән аңардан: «Нәрсә эшләрсез инде? Полиция ярдәмендә тулы зал кешене куып чыгарырсызмы?» — дип сораган. Аның, хәйлә корып, Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләүчеләр итеп күрсәтесе килгән. Безнең кардәшләребез үзләрен ничек тотар?

18. Кардәшләр килеп чыккан кыен хәлне ничек җайга салган, һәм бу нәрсәгә китергән?

18 Кардәшләребез чиркәү әһелләренә ярты сәгатьлек гыйбадәтләрен уздырырга тәкъдим итеп, Кичәне соңрак үткәрергә булганнар. Ләкин аларның гыйбадәтләре озакка сузылган, ә зал бушагач, искә алу Кичәсе башланган. Икенче көнне шәһәр хакимияте килеп чыккан хәлне тикшерергә дип, махсус комиссия билгеләгән. Барысын карап чыккач, комиссия чиркәү әһелләренә проблеманың Йәһвә Шаһитләре аркасында түгел, ә чиркәү башлыгы аркасында туган икәнен игълан итәргә кушкан, ә Йәһвә Шаһитләренә кыен хәлне сабыр гына җайга салганнары өчен рәхмәтләрен белдергән. Кардәшләребезнең «барлык кешеләр белән дә тату яшәргә» тырышулары яхшы җимешләр китергән.

19. Башкалар белән тату яшәргә тагын нәрсә булыша?

19 Башкалар белән тату яшәр өчен, сөйләмебез дә ягымлы булырга тиеш. Киләсә мәкаләдә ягымлы сөйләм нәрсә ул, һәм без аны ничек үзләштерә вә куллана алабыз икәне каралачак.

[Искәрмә]

^ 10 абз. «Утлы күмер» дигән сүзләр борынгы вакыттагы металл эретү ысулы белән бәйле: металлны аерыр өчен, руданы күмергә салып, аның өстен дә күмер белән каплаганнар. Безгә игелек эшләмәгән кешеләргә игелекле булып, без, бәлкем, аларның күңелләрен йомшарта алырбыз, һәм аларның уңай сыйфатлары күренер.

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен бу дөньядагы кешеләр шулхәтле ачулы?

• Изге Язмалардагы нинди мисаллар ярсуны тыя белү-белмәү нәрсәгә китерә икәнен күрсәтә?

• Имандашыбыз безне рәнҗетсә, без нәрсә эшләргә тиеш?

• Йәһвәнең дошманнары аның халкына һөҗүм иткәндә, без үзебезне ничек тотарга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрация]

Шәмгун белән Леви ярсуларына бирелгәннән соң өйләренә кайта

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Игелекле булу башкаларның мөнәсәбәтен йомшарта ала