Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәхәббәттә берләштерелгән. Еллык очрашуның отчеты

Мәхәббәттә берләштерелгән. Еллык очрашуның отчеты

Мәхәббәттә берләштерелгән. Еллык очрашуның отчеты

ЙӘҺВӘ Шаһитләренең Конгресслар Залында (Джерси-Сити, Нью-Джерси, АКШ) дулкынлану сизелә иде. 2009 нчы елның 3 нче октябрь көнендә иртән Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) 125 нче тапкыр үткәрелгән еллык очрашуында 5000 нән артык кеше җыелды. Меңләгән башка кешеләр Кушма Штатлардагы өч Вефиль комплексларында һәм Канададагы Вефильдә программаны аудио яки видео аша тыңлады һәм карады. Барысы бергә 13 235 кеше Йәһвәгә карата мәхәббәт белән берләштерелеп, өч сәгатьлек очрашуны рәхәтләнеп тыңлады.

Җитәкче советның әгъзасы Джеффри Джексон программа рәисе булып хезмәт итте. Ул программаның башында Вефильдә хезмәт итүчеләр хоры җырлаячагын әйтте. Бу хор безнең яңа җыр китабыннан җырлар җырлады. Шул хор белән Җитәкче советның башка әгъзасы Дейвид Сплейн җитәкчелек итте, һәм ул саф гыйбадәт кылуда музыканың мөһимлеге турында кыскача сөйләде. Бу очрашуда тыңлаучыларны өч яңа җыр җырларга чакырдылар, башта хор җырлады, соңыннан хор белән тыңлаучылар бергә җырлады. Хор бу махсус очрашу өчен генә оештырылды, һәм җыелышларда, конгрессларда шундый тәртип кулланылмаячак.

Филиаллардан отчетлар

Очрашуга килгән Филиал комитетының әгъзалары биш филиалдан отчет белән чыгыш ясады. Кеннет Литтл тиздән Кушма Штатлар һәм Канада өчен күпчелек журналлар Канадада бастырылачагы турында әйтте, һәм моның аркасында бу филиалда җитештерү эше ун тапкырга артачак, диде ул. Моны уңышлы итеп башкарыр өчен, күптән түгел сатып алынган китап басу машинасы ике сменалап, көненә 16 сәгать, эшләячәк.

Райнер Томпсон Доминика Республикасында, ә Альберт Оли Нигериядә Патшалык эшенең баруы турында сөйләделәр. Мозамбиктан килгән Эмиль Критцингер шул илдәге Йәһвә Шаһитләре дистәләгән еллар дәвамында эзәрлекләүләрдән соң 1992 елда хөкүмәт тарафыннан теркәлгәннәре турында әйтте. Бу өч илдә күптән түгел вәгазьчеләр саны бик арткан. Австралиядәге филиалдан килгән Вив Моритц Көнчыгыш Тимордагы үсеш турында сөйләде. Бу ил турында Австралиядәге кардәшләр кайгырта.

Җитәкче совет комитетлары

1976 елда Йәһвә Шаһитләренең бөтен эшчәнлеген Җитәкче советның алты комитеты күзәтә башлаган. Аннан соң башка сарыклар төркеменең кайбер әгъзалары ярдәм итәргә билгеләнгән булган. Хәзер алар арасыннан 23 кеше ярдәмче булып хезмәт итә. Аларның алтысы интервью бирделәр. Алар, тулаем алганда, 341 ел тулы вакытлы хезмәт итәләр — һәрберсе уртача 57 ел.

Вефильдә хезмәт итәр өчен 1943 нче елда килгән Дон Адамс Координаторлар комитетына башка биш комитетның координаторлары кергәне турында әйтте, һәм бу комитет башка биш комитетның эшләре тәртип буенча башкарылганы турында кайгырта. Бу комитет шулай ук бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренә кагылган гадәттән тыш хәлләр, эзәрлекләүләр, судлар, афәтләр һәм җитди авырлыклар булганда ярдәм итә.

Кадрлар комитетының эше турында Дан Молчен сөйләде, бу комитет бөтен дөнья буенча Вефиль гаиләсендәге 19 851 кешенең рухи һәм физик ихтыяҗлары турында кайгырта. Дейвид Синклер филиаллар өчен кирәкле әйберләр һәм материаллар сатып алу эшен Бастыру комитеты күзәткәне турында әйтте. Аңардан соң Вефильдә якынча 60 ел хезмәт иткән Роберт Уоллен чыгыш ясады. Ул Хезмәт комитеты Йәһвә халкының вәгазь эшен һәм җыелышлардагы эшләрне күзәткәненә игътибар итте. Укыту комитеты конгресс программасын әзерләп, авыр эшне башкарганы турында Уильям Маленфант әйтте. Соңыннан, Джон Уисчук Язу комитеты турында сөйләде. Бу комитет басмаларыбыз өчен мәгълүматны тырышып әзерли һәм тикшерә *.

2010 нчы елның еллык шигыре мәхәббәт турында

Киләсе өч нотык белән Җитәкче советның әгъзалары чыгыш ясады. Геррит Лёш: «Башка кешеләрнең сине яратуын телисеңме?» — дигән сорау белән башлады. Ул аңлатканча, кеше мәхәббәткә бик мохтаҗ, һәм мәхәббәт безне бәхетлерәк итә. Без үз яшәвебез белән Йәһвә яратуына бурычлы, чөнки ул безне риясыз мәхәббәттән барлыкка китергән. Вәгазьләргә һәм өйрәтергә иң беренче итеп безне Йәһвәгә карата яратуыбыз дәртләндерә.

Принципларга нигезләнгән мәхәббәт якыннарыбызга гына түгел, ә шулай ук безнең дошманнарыбызга да тарала (Мат. 5:43—45). Тыңлаучыларга безнең өчен Гайсәгә нәрсә аша үтәргә туры килгәнен искә төшерделәр: аны кыйнаганнар, мыскыллаганнар, аңа төкергәннәр һәм аны кадаклаганнар. Моңа карамастан, ул аны кадаклаган гаскәриләр өчен дога кылган. Бу безне аны күбрәк яратырга дәртләндермиме? Геррит Лёш 2010 нчы елның еллык шигырен игълан итте: «[Мәхәббәт] һәрнәрсәгә... сабыр итә... Мәхәббәт беркайчан да бетмәс» (1 Көринтлеләргә 13:7, 8). Без мәңге яшәргә генә түгел, ләкин мәңге яратырга һәм яратуны сизәргә өметләнәбез.

Безнең бак буш түгелме?

Сэмюэл Хёрд үз нотыгын мисал белән башлады. Күз алдына китерегез: сез дустыгыз белән машинада юлга чыгасыз һәм сезгә 50 километр барырга кирәк. Пассажир урынына утырганда, сез приборлар буенча ягулыкның бетеп килгәнен күрәсез. Һәм дустыгызга моның турында әйтәсез. Ул сезгә борчылмаска куша; аның багында тагын якынча дүрт литр бар ди ул. Ләкин тиздән машинада ягулык бетә. Юлда булганда машинада ягулык тиздән бетәчәген белеп, буш бак белән бару акыллымы? Бакны тулы тоту никадәр яхшырак! Образлы әйткәндә, безгә «багыбызны» Йәһвә турындагы белем белән тутырырга кирәк.

Шуңа күрә безгә «бакны» ягулык белән һәрвакыт тутырып торырга кирәк. Моны эшләр өчен, дүрт ысул бар. Беренчедән, шәхси өйрәнү һәм Изге Язмаларны һәр көн уку ярдәмендә аны яхшырак белү. Моның өчен укып чыгу гына җитәрлек түгел, безгә укыганнарны аңларга тырышырга кирәк. Икенчедән, гаилә белән гыйбадәт кылу кичен яхшылап үткәрү. Без атна саен тукталып «багыбызны» тутырабызмы яки әзрәк кенә салабызмы? Өченчедән, очрашуларга әзерләнү һәм килү. Дүртенчедән, тынычлыкта ашыкмыйча Йәһвә юллары турында уйлану. Мәдхия 142:5 тә болай дип әйтелә: «Әүвәлге көннәрне исемә төшереп, Синең бар эшләрең турында уйланам».

«Тәкъва кешеләр... кояштай балкып торырлар»

Джон Барр соңгы өченче нотык белән чыгыш ясады, шул нотыкта ул Гайсәнең яхшы орлык белән тиле бодай турындагы ачык мисалын аңлатты (Мат. 13:24—30, 38, 43). Бу ачык мисал «уңыш» вакытына кагыла, ул вакытта «Патшалык кешеләрен» җыялар һәм тиле бодайны яндырыр өчен аералар.

Джон Барр шул җыелу мәңге дәвам ителмәячәген аңлатты. Ул Маттай 24:34 кә игътибар итте: «Бу буын алышынырга өлгермәс, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр». Ул ике мәртәбә мондый фикерне кабатлады: «Гайсәнең сүзләре буенча, 1914 нче елны билге ачык күренә башлаганда яшәгән майланганнарның гомерләре һәм зур афәтнең башлануын күрәчәк башка майланганнарның гомерләре „кисешергә“ тиеш». Без «бу буынның» гомер озынлыгын төгәл белмибез, ләкин бу ике төркемнәрнең гомерләре бер чорда «кисешкәнен» аңлата. Майланган мәсихчеләр төрле яшьтә булсалар да, бу ике төркемгә кергән кешеләр соңгы көннәрнең бер үк чорында яшиләр. 1914 нче елда билге ачык күренә башлаганда яшәгән олы яшьтәге майланганнар белән гомерләре бер чорда кисешкән һәм яшьрәк булган майланганнарның зур афәт башланганда үлмәячәген белү безне шатландыра!

«Патшалык кешеләре» үз күктәге өметләренең чынга ашуын түземсезлек белән көтсәләр дә, безгә барыбызга да тугры булырга һәм яп-якты итеп балкып торырга кирәк. Бүгенге көннәрдә «яхшы орлыкның» җыелганын күрү — безнең өчен зур хөрмәт.

Соңгы җырдан соң Теодор Ярач дога кылып очрашуны тәмамлады. Еллык очрашуда шулкадәр көч бирүче программа булды!

[Искәрмә]

^ 10 абз. Җитәкче советтагы алты комитетның эшләре турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы», 2008 нче ел, 15 май саны, 29 нчы битне кара.

[5 биттәге рамка]

ӨЛКӘННӘР ӨЧЕН МӘКТӘП

Шул еллык очрашуда Җитәкче советның әгъзасы Энтони Моррис җыелыш өлкәннәре өчен яңа мәктәп оештырылганы турында әйтте. Кушма Штатларда өлкәннәр өчен мәктәп 2008 елдан башлап Өйрәтү үзәгендә (Нью-Йорк, Паттерсон) үткәрелә башлаган. Күптән түгел 72 нче класс тәмамланган, һәм әлегә 6 720 өлкән генә укыган. Ләкин тагын күп эш кала. Кушма Штатларда гына 86 000 нән артык өлкән бар. Шуңа күрә, 2009 нчы елның 7 нче декабрь аеннан башлап, Җитәкче совет Бруклинда (Нью-Йорк) өстәмә мәктәпнең үткәрелүен хуплаган.

Паттерсонда ике ай дәвамында дүрт күчеп йөрүче күзәтче инструкторлар булыр өчен өйрәтелгән. Алар Бруклинга өйрәтер өчен барган, һәм шул үк вакытта тагын дүрт күзәтче өйрәтелгән. Алар да Бруклинга мәктәпне үткәрер өчен барган, ә беренче дүрт күзәтче мәктәпне Конгресслар Залларында һәм Патшалык Залларында үткәргән. 12 инструктор өйрәтелгәнгә кадәр шундый тәртип дәвам ителгән булган. Шул 12 кеше Кушма Штатларда атна саен инглиз телендә алты мәктәпне үткәргән. Аннан соң башка дүрт инструктор испан телендә өйрәтер өчен әзерләнгән булган. Шул мәктәп хәзерге Патшалык хезмәтенең мәктәбен алмаштырмаячак, яңа мәктәпнең максаты — өлкәннәрнең рухилыгын ныгыту. Бөтен дөнья буенча филиаллар 2011 нче хезмәт елы дәвамында шул мәктәпне Конгресслар Залларында һәм Патшалык Залларында үткәрә башлаячак.

[4 биттәге иллюстрацияләр]

Еллык очрашу «Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз» дигән яңа җыр китабыннан җыр җырлау белән башланды