Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахтагы хыянәт бирешмәскә нәрсә булышыр?

Никахтагы хыянәт бирешмәскә нәрсә булышыр?

Никахтагы хыянәт бирешмәскә нәрсә булышыр?

МАРГАРИТА һәм аның ире Рауль күп еллар бергәләшеп Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт иткән *. Ләкин беренче балалары тугач, Рауль Йәһвәдән читләшә башлаган. Нәтиҗәдә, Рауль әхлаксыз тормыш белән яши башлаган һәм мәсихче җыелыштан чыгарылган булган. Маргарита болай дип әйтә: «Шул вакытта мин үләм дип уйлаган идем. Мине зур кайгы басты, һәм мин нәрсә эшләргә белмәдем».

Джейн кияүгә чыкканнан соң, аның ире аның ышанычына һәм мәхәббәтенә башкача хыянәт иткән. Ул аны кыйный башлаган. Джейн болай дип сөйли: «Ул миңа беренче тапкыр суккач, мин шаккаттым, оятка калдым һәм кимсендем. Ул мине кыйный иде, аннары гафу үтенә иде — андый тәртип аның гадәтенә кереп китте. Аны һәрвакыт кичерергә һәм барысын онытырга — бу минем мәсихче бурычым дип уйлый идем. Берәрсенә, хәтта җыелыштагы өлкәннәргә, проблемабыз турында сөйләсәм, бу хыянәт булыр дип саный идем. Кыйнау һәм гафу үтенү гадәте елларга сузылды. Шул вакыт дәвамында ирем мине яратсын өчен, мин берәр нәрсә эшли алам дип уйлый идем. Ләкин ул мине һәм кызыбызны ташлап китте. Ә мин, тагын нәрсәдер эшләгән яки әйткән булсам, без әле дә никахта булыр идек, ләкин минем кулымнан килмәде дип уйлый идем».

Син дә, Маргарита һәм Джейн кебек, ирең сиңа хыянәт иткәнгә, эмоциональ һәм рухи яклардан газап чигәргә мөмкин, шулай ук синең акча белән авырлыклар булырга мөмкин. Яки сиңа хатының тугры калмаса, бу җан газабы һәм авырлыклар китерергә мөмкин. Һичшиксез, без Изге Язмаларда әйтелгәнчә «авыр вакытларда» яшибез. Бу пәйгамбәрлек буенча, «соңгы көннәрдә» күп гаиләләрдә эчкерсез ярату бөтенләй булмаганга, никах сынаулар белән очраша. Кайберәүләр Аллаһыга хезмәт итәргә вәгъдәләрен үти алмадылар (2 Тим. 3:1—5). Чын мәсихчеләр дә андый проблемалар белән очраша, ләкин тормыш иптәшең хыянәт иткән булса, сиңа нәрсә ярдәм итә ала?

Үзеңә Йәһвә караган кебек кара

Башта, яраткан кешең сине шулкадәр рәнҗетә алганына син ышанып бетмисеңдер. Син тормыш иптәшеңнең гөнаһлы тәртибе аркасында хәтта үзеңне гаепли башларга мөмкин.

Әмма шуны истә тот: камил кеше Гайсәгә дә ул яраткан һәм ышанган бер кеше хыянәт иткән. Гайсә үзенең иң якын дусларын, рәсүлләрен, җентекләп уйлагач һәм дога кылгач сайлаган. Димәк, бар 12 шәкерте Йәһвәнең ышанычка лаеклы хезмәтчеләре булган. Шуңа күрә, Гайсәгә Яһүднең «хыянәт итүе», һичшиксез, зур кайгы китергән (Лүк 6:12—16). Ләкин Йәһвә Яһүднең эшләре өчен Гайсә җаваплы дип санамаган.

Әлбәттә, бер тормыш иптәше дә камил түгел. Никахтагы ике кеше дә хата эшли. Рухландырылган мәдхия җырлаучының сүзләре хак булган: «Син кешенең канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр?» (Мәд. 129:3). Йәһвәнең үрнәге буенча, ир белән хатын бер-берсенең кимчелекләрен кичерергә әзер булырга тиеш (1 Пет. 4:8).

Әмма, «безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (Рим. 14:12). Тупас сүзләр яки эшләр ирнең яки хатынның гадәтенә кереп китсә, ул гаепле булып, Йәһвә алдында җаваплы булачак. Йәһвә көч куллануны һәм тупас сөйләшүне хөкем итә, шуңа күрә тормыш иптәшеңне шулкадәр яратмау һәм хөрмәт итмәү берничек тә акланмый (Мәд. 10:5; Эфес. 5:33; Көл. 3:6—8). Мәсихче тәүбә итмичә һәрвакыт ярсуга бирелсә һәм үзгәрергә теләмәсә, аны мәсихче җыелыштан чыгарырга кирәк (Гәл. 5:19—21; 2 Яхъя 9, 10). Гаепсез ир яки хатын үз тормыш иптәшенең яраксыз тәртибе турында өлкәннәргә әйткәне өчен үзен гаепләргә тиеш түгел. Йәһвә көч кулланудан газап күргән кешеләрне чынлап та кызгана.

Ир яки хатын зина кылганда, үз гаепсез тормыш иптәшенә генә түгел, ә Йәһвәгә дә каршы гөнаһ эшли (Мат. 19:4—9; Евр. 13:4). Гаепсез ир яисә хатын Изге Язмаларның принциплары буенча яшәргә тырышса, ул зина кылучының хыянәтендә үзен гаепләргә тиеш түгел.

Йәһвә синең нәрсә хис иткәнеңне белә, моны онытма. Изге Язмаларда ул үз-үзен Исраил халкының ире һәм хуҗасы кебек тасвирлый, һәм анда үз халкының рухи зина кылуы аркасында Аллаһының кызганычын күрсәткән күп дулкынландыргыч сүзләр язылган (Ишаг. 54:5, 6; Ирем. 3:1, 6—10). Тормыш иптәшең сиңа берәр ничек хыянәт итсә, түгелгән күз яшьләрең Йәһвәгә бик яхшы билгеле булганын онытма (Мал. 2:13, 14). Ул синең юатуга һәм дәртләндерүгә мохтаҗ булганыңны белә.

Йәһвә безне ничек юата?

Йәһвә, мәсәлән, мәсихче җыелыш аша юата. Джейн шундый юату тапкан. Ул болай дип искә төшерә: «Район күзәтчесенең килүе минем боеккан чагыма туры килде. Ул ирем аерылышырга карар иткәне аркасында булган төшенкелегемне белә иде. Ул миңа 1 Көринтлеләргә 7:15 өстеннән уйланырга ярдәм итәр өчен вакыт бүлеп куйды. Изге Язмалардагы шигырьләр һәм аның йомшак сүзләре мине җәфалаган гаеп хисен җиңәргә һәм миңа җан тынычлыгын табарга ярдәм итте» *.

Мәкаләнең башында искә алынган Маргарита шулай ук Йәһвәнең кирәкле ярдәмне җыелыш аша биргәнен аңлаган. Ул болай дип әйтә: «Ирем тәүбә итмәгәне турында билгеле булгач, мин балаларымны үзем белән алып икенче шәһәргә күчендем. Анда килгәч, безгә яшәр өчен, мин ике бүлмә таптым. Киләсе көнне кайгы-хәсрәт кичереп әйберләребезне урнаштырып йөргәндә, кемдер ишеккә шакыды. Мин бу күршебез — йорт хуҗасы булыр дип уйлаган идем. Ләкин мин шаккаттым: бу гаиләбезгә хакыйкатьне белергә ярдәм иткән һәм әни белән өйрәнүне алып барган апа-кардәш булып чыкты. Ул да мине күрер дип уйламаган, чөнки ул йорт хуҗасы белән өйрәнүне үткәрер өчен шул өйгә килгән иде. Миңа җиңел булып китте, һәм мин үз хисләремне бүтән тыя алмадым. Мин үз хәлемне сөйләп бирдем, һәм без бергә утырып еладык. Ул безнең шул ук көнне җыелышта булуыбыз өчен барысын эшләде. Безне җыелышта җылы каршы алдылар, һәм өлкәннәр гаиләмнең рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга ярдәм иттеләр».

Башкалар ничек ярдәм итә ала?

Әлбәттә, мәсихче җыелышның әгъзалары төрлечә ярдәм итә алалар. Мәсәлән, Маргаритага эш табарга кирәк булган. Җыелыштагы бер гаилә мәктәптән соң кирәк чакта аның балаларын карарга үз ярдәмен тәкъдим иткән.

Маргарита болай дип сөйли: «Кардәшләр мине һәм балаларымны вәгазьгә чакырганда, мин аларга бик рәхмәтле була идем». Җыелышның әгъзалары шулай ярдәм итеп «бер-берсенең авыр йөкләрен күтәрешә» һәм «Мәсих канунын» үти (Гәл. 6:2).

Башкаларның гөнаһлары аркасында газап күргән кешеләр шундый ярдәмне бик кадерли. Моник исемле кардәшне ире ташлап киткән һәм аны кредитка алынган 10 000 евро бурыч белән һәм дүрт кечкенә бала белән калдырган. Шул апа кардәш болай дип әйтә: «Минем рухи кардәшләрем безгә карата бик яратучан булдылар. Алар ярдәм итмәсә, ничек түзәр идем — күз алдына да китерә алмыйм. Мин Йәһвәнең иң яхшы абый-кардәшләрне биргәнен күрәм, чөнки алар балаларым өчен үз вакытларын жәлләмәде. Мондый ярдәм белән балаларым рухи яктан тәҗрибәле булып киткәнен күрергә мин бик шат. Миңа киңәш кирәк булганда, өлкәннәр ярдәм иттеләр. Берәрсе белән сөйләшергә кирәк булганда, алар мине тыңладылар» (Марк 10:29, 30).

Әлбәттә, яратучы дус кайгы-хәсрәт турында кайчан искә төшермәскә яхшырак икәнен беләчәк (Вәг. 3:7). Маргарита болай дип сөйли: «Без яңа җыелыштагы апа-кардәшләр белән, минем проблемаларымнан башка, бөтен нәрсә турында сөйләштек: вәгазьләү, Изге Язмалар өйрәнүләребез, балаларыбыз — һәм бу миңа шатлык китерде. Үткәнемне искә төшермәгәннәре өчен һәм тормышымны яңадан башларга булышканнары өчен, мин аларга рәхмәтле идем».

Үч алу теләгенә каршы тор

Кайчакта, тормыш иптәшенең гөнаһлары өчен гаеп хисе урынына, синең аның хаталары аркасында күп газап кичергәнең өчен ачу хисе барлыкка килергә мөмкин. Ачу хисенә үсәргә рөхсәт итсәң, ул Йәһвәгә тугры калырга теләгеңне какшата ала. Мәсәлән, синең тугры булмаган тормыш иптәшеңә үч кайтарырга теләгең туарга мөмкин.

Синдә андый хисләр үскәнен күрсәң, сиңа Ешуа белән Кәлебнең үрнәкләре турында уйлану файдалы булыр. Бу тугры ир кешеләр Вәгъдә ителгән җирне тикшереп чыгар өчен, үз тормышларын куркыныч астына куйган. Башка шымчыларның иманнары булмаган, һәм алар кешеләрне Йәһвәне тыңламаска котырткан. Ешуа һәм Кәлеб халыкны Йәһвәгә тугры калырга дәртләндергән, ә кайбер исраиллеләр аларны моның өчен хәтта ташлар белән тукмарга теләгән (Сан. 13:25—14:10). Исраиллеләр шулай эшләгәнгә күрә, Ешуага һәм Кәлебкә үзләренең хаталары аркасында түгел, ә башкаларның хаталары аркасында 40 ел чүл буйлап йөрергә туры килгән.

Ешуа һәм Кәлеб күңелсезләнгән булса да, алар үз кардәшләренең гөнаһлары аркасында үпкәләмәгән. Аларның тормышларында беренче урында Йәһвәгә хезмәт итү булган. Кырык ел үткәч, алар фатихаланган булган: шул буыннан алар һәм левиләр генә исән калган һәм Вәгъдә ителгән җиргә кергән (Сан. 14:28—30; Ешуа 14:6—12).

Тугры булмаган тормыш иптәшеңнең эшләре сиңа озак вакыт дәвамында кайгы китерергә мөмкин. Аерылышудан соң да, син эмоциональ яктан газап чигәргә һәм синең акча белән бәйле авырлыклар булырга мөмкин. Әмма караңгы уйларга бирелер урынына, шуны истә тот: Йәһвә аның кануннарын белә торып бозган кешеләр белән үзен ничек тотарга икәнен яхшырак белә, тугры булмаган исраиллеләр белән чүлдә булган хәл моңа дәлил булып тора (Евр. 10:30, 31; 13:4).

Син җиңеп чыга аласың!

Бу начар уйлар сине басмасын, шуның өчен үз акылыңны Йәһвәнең уйлары белән тутыр. Джейн болай дип әйтә: «„Күзәтү манарасы“ һәм „Уяныгыз!“ дигән журналларның аудиотасмаларын тыңлау миңа бирешмәскә ярдәм итте. Җыелышлар шулай ук зур көч бирде. Очрашуларда яхшы катнашу миңа проблемалар турында уйламаска булышты. Вәгазьләү дә миңа ярдәм итте. Башкаларга Йәһвәгә иманнарын ныгытырга булышып, мин үз иманымны да ныгыттым. Изге Язмалар өйрәнүчеләр хакында кайгырту да миңа мөһим нәрсәләр турында онытмаска булышты».

Мәкаләдә искә алынган Моник болай дип сөйли: «Очрашуларга һәрвакыт йөреп һәм вәгазь эшендә булдыра алганча катнашып, мин нык булып калдым. Гаиләдәге һәм җыелыштагы мөнәсәбәтләребез ныгыды. Сынауларда мин үз кимчелекләремне күрә башладым. Бу сынауны мин Йәһвәнең ярдәме белән генә җиңеп чыктым».

Син дә шундый авырлыкларны җиңеп чыга аласың. Хыянәт аркасында кайгы кичерсәң дә, Паулның рухландырылган шундый киңәшен тотарга тырыш: «Игелек эшләргә арымагыз, чөнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уңышны урып алырбыз» (Гәл. 6:9).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 13 абз. Изге Язмаларның аерылышуга һәм аерым яшәүгә карашы турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» китабының 125—130, 219—221 нче битләрен кара.

[31 биттәге иллюстрация]

Тормыш иптәшләре ташлап киткән мәсихчеләр вәгазьдә катнашырга ярдәм иткән кардәшләргә рәхмәтле