Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи эшләрдә катнашу сезгә көч өстәп торсын

Рухи эшләрдә катнашу сезгә көч өстәп торсын

Рухи эшләрдә катнашу сезгә көч өстәп торсын

«Минем камытымны үзегезгә алыгыз... һәм үзегезнең җаныгызга тынычлык табарсыз» (МАТ. 11:29, «Яхшы хәбәр»).

1. Аллаһы Синай тавы янында нинди закон биргән булган һәм ни өчен?

СИНАЙ тавы янында Канун килешүе гамәлгә кертелгәндә, шимбә көне турында закон бирелгән булган. Йәһвә үзенең вәкиле Муса аша Исраил халкына мондый әмер биргән: «Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне эшләмәгез: үгезләрегез һәм ишәкләрегез ял итсеннәр, шулай ук колларыгызның угыллары һәм читтән килгән кешеләр дә ару-талчыгудан арынсыннар» (Чыг. 23:12). Шулай итеп Йәһвә, Канун буенча яшәүчеләргә хөрмәт һәм ярату күрсәтеп, аларга ял итү көне биргән, һәм аның халкы «ару-талчыгудан арына» алган.

2. Шимбә көне турындагы законны үтәү исраиллеләргә нинди файда китергән?

2 Шимбә көне ял итү көне генә булганмы? Юк, ул исраиллеләрнең Йәһвәгә гыйбадәт кылуның аерылгысыз өлеше булган. Шимбә көнен тоту гаилә башлыкларына үз гаиләләрен «Раббы юлына күндерергә» һәм аларны «гадел булырга» өйрәтергә вакыт биргән (Ярат. 18:19). Ул, шулай ук, гаиләләргә һәм дусларга бергә җыелып, Йәһвәнең эшләре хакында уйланыр өчен һәм бергә шатланып аралашыр өчен мөмкинлек биргән (Ишаг. 58:13, 14). Иң мөһиме шул: шимбә көне турында закон Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең вакытын пәйгамбәрлек итеп күрсәткән. Ул вакытта кешеләр чын җан тынычлыгын татыячак (Рим. 8:21). Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә юллары буенча йөрергә теләгән чын мәсихчеләр үзләренә җан тынычлыгы, көч кайдан һәм ничек таба ала?

Мәсихче аралашу көч өсти

3. Беренче гасыр мәсихчеләре бер-берсенә нинди яклардан таяныч булган, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

3 Рәсүл Паул мәсихче җыелышны «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе» дип атаган (1 Тим. 3:15). Беренче мәсихчеләр бер-берсен дәртләндереп һәм мәхәббәт ярдәмендә ныгытып, күп яклардан бер-берсенә таяныч булганнар (Эфес. 4:11, 12, 16). Эфестә Паул янына Көринт мәсихчеләре килеп-киткән һәм аны дәртләндергәннәр. Рәсүл Паул үзе моның турында болай дип язган: «Мин Эстефәнәснең, Фөртүнәтнең һәм Әхәйкнең килеп җитүенә шатмын... Чөнки алар минем... рухымны тынычландырдылар» (1 Көр. 16:17, 18). Титус Көринт шәһәренә, андагы кардәшләргә хезмәт итәр өчен, киткәч, Паул кабат бу җыелышка: «Сез барыгыз да аның [Титусның] күңелен күтәргәнсез»,— дип язган (2 Көр. 7:13). Бүген дә Йәһвә Шаһитләренә үз мәсихче кардәшләре белән аралашу көч өстәп тора.

4. Җыелыш очрашулары безгә ничек көч өстәп тора?

4 Сез үзегез дә җыелыш очрашулары зур шатлык китергәнен беләсез. Анда без «уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерәбез» (Рим. 1:12). Мәсихче имандашларыбыз безнең белән җыелышка йөргән таныш кешеләр генә түгел, алар безнең чын дусларыбыз. Без аларны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар белән регуляр рәвештә җыелу безгә шатлык һәм юаныч китерә (Фил. 7).

5. Конгрессларда без бер-беребезгә ничек көч өсти алабыз?

5 Һәр ел үтә торган конгресслар да безгә көч өстәп тора. Бу зур рухи мәҗлесләр безне Аллаһы Сүзенең тормыш бирүче хакыйкать сулары белән тәэмин итә һәм кардәшләребез белән аралашып «күңелләребезне киңәйтергә» мөмкинлек ача (2 Көр. 6:12, 13). Әмма без оялчан булсак һәм кешеләр белән танышу безгә авыр булса, нәрсә эшләргә? Кардәшләребез белән танышыр өчен бер мөмкинлек — бу конгресслардагы эшләрдә катнашу. Халыкара конгрессына килгән кешеләргә ярдәм иткән бер апа-кардәш болай дигән: «Бу конгресста гаиләм белән кайбер дусларымнан башка бер таныш кешем дә юк иде. Әмма анда җыештыру эшендә катнашканда, мин күп кенә кардәшләр белән таныштым! Бу бик күңелле вакыт булды!»

6. Отпуск вакытында үзеңә ничек көч өстәп була?

6 Исраиллеләр Иерусалимга елына өч тапкыр үткәрелә торган бәйрәмнәргә барып, анда гыйбадәт кылганнар (Чыг. 34:23). Моның өчен аларга еш кына үз басуларын һәм кибетләрен калдырып, берничә көн буе тузанлы юл буенча җәяү барырга туры килгән. Моңа карамастан, гыйбадәтханәгә бару һәм андагы кешеләрнең «Йәһвәне мактаганнарын» күрү аларга «зур шатлык» китергән (2 Елъ. 30:21). Бүген дә күп кенә Йәһвә хезмәтчеләре үз гаиләләре белән Вефильгә, Йәһвә Шаһитләренең филиалына, барып кайталар. Анда булу аларга зур шатлык китерә. Сез дә киләсе отпуск вакытына үз гаиләгез белән андый «сәяхәтне» планлаштыра аласызмы?

7. а) Дуслар белән бергә очрашу кайсы яклардан файда китерә ала? б) Андый очрашуларның онытылмаслык һәм файдалы булуына үз өлешен нәрсә кертә?

7 Гаилә һәм дусларыбыз белән бергә очрашып алу безне шулай ук дәртләндереп җибәрә ала. Акыллы Сөләйман патша: «Кеше өчен ашап-эчү һәм үз хезмәте белән җанын сөендерүдән башка хозур нәрсә юк»,— дип әйткән (Вәг. 2:24). Дуслар белән очрашу безне рухландырып та җибәрә һәм, кардәшләребезне яхшырак белгән саен, мәхәббәт бәйләнешләрен дә ныгыта. Андый очрашулар онытылмаслык һәм файдалы булсын өчен, аларда әзрәк кеше булса һәм алар тиешлечә оештырылса, яхшырак булыр. Очрашуда исерткеч эчемлекләр булса, оештыруга зуррак игътибар бирергә кирәк.

Хезмәттә катнашу көч өстәп тора

8, 9. а) Гайсәнең хәбәрен һәм фарисейләр белән канунчыларның кагыйдәләрен чагыштырыгыз. б) Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән уртаклашу безгә нинди файда китерә?

8 Гайсә хезмәттә ашкынучан булган һәм үз шәкертләрен дә шундый булырга дәртләндергән. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен» (Мат. 9:37, 38). Гайсә сөйләгән хәбәр чыннан да көч өстәгән һәм «Яхшы хәбәр» булган (Мат. 4:23; 24:14). Ә фарисейләр чыгарган кагыйдәләр кешеләр өчен авыр йөк шикелле булган. (Маттай 23:4, 23, 24 не укы.)

9 Башкаларга Патшалык хәбәрен сөйләгәндә, без аларга рухи көч өстибез һәм шул ук вакыт Изге Язмалардагы кадерле хакыйкатьләрне үз акылыбызга һәм йөрәгебезгә сеңдерәбез. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Ходайны мактагыз, чөнки Аллабызга мәдхия җырлау бик изге, һәм... татлы» (Мәд. 146:1). Йәһвәне якыннарың алдында мактау күбрәк шатлык китерсен өчен, син нәрсә эшли аласың?

10. Хезмәтебездә уңышлы булуыбыз кешеләрнең без тараткан хәбәрне кабул итүләренә бәйлеме? Аңлат.

10 Кайбер җирләрдә кешеләр яхшы хәбәрне, башка җирләр белән чагыштырганда, зуррак теләк белән кабул итә. (Рәсүлләр 18:1, 5—8 не укы.) Син яшәгән җирдә кешеләр Патшалык хәбәрен әллә ни теләп кабул итмәсә дә, хезмәтеңдә башкарган яхшы эшләрең турында уйларга тырыш. Синең Йәһвә исемен игълан итәр өчен куелган өзлексез тырышлыкларың бушка булмаячагын исеңдә тот (1 Көр. 15:58). Шуны да әйтергә кирәк: безнең уңышлы булуыбыз кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләренә бәйле түгел. Һичшиксез, Йәһвә, эчкерсез кешеләрнең Патшалык хәбәрен кабул итәргә мөмкинлекләре булсын өчен, барсын да эшләячәк (Яхъя 6:44).

Гаилә белән гыйбадәт кылу көч өстәп тора

11. Йәһвә ата-аналарга нинди җаваплылык йөкләгән, һәм алар бу вазифаларын ничек үти ала?

11 Аллаһыга табынучы ата-аналар үз балаларын Йәһвә һәм аның юллары турында өйрәтү өчен җаваплы (Кан. 11:18, 19). Сез балаларыгызга, күктәге яратучы Атабыз турында белем бирер өчен, вакыт бүлеп куясызмы? Ата-аналарга бу мөһим җаваплылыкны үтәр өчен һәм үз гаиләләре турында кайгыртыр өчен, Йәһвә китап белән журналлар, видео һәм аудио материал кебек файдалы рухи ризыкны мул итеп биргән.

12, 13. а) Гаилә белән гыйбадәт кылу киче гаиләләргә нинди файда китерә? б) Гаилә белән гыйбадәт кылу рухи көч бирсен өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала?

12 Өстәвенә, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен гамәлгә керткән. Һәр атна гаиләләр бу вакытны, бергәләп Изге Язмаларны өйрәнер өчен, бүлеп куя. Күпләр шуны таныган: андый өйрәнү аларның гаиләләрен берләштереп, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгыткан, һәм алар бер-берсен ныграк ярата башлаган. Ләкин гаилә белән гыйбадәт кылу рухи көч бирсен өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала?

13 Гаилә белән гыйбадәт кылу киче чиктән тыш җитди һәм күңелсез булмасын. Без «мөбарәк Аллаһыга» табынабыз, ә ул безнең аңа шатлык белән гыйбадәт кылуыбызны тели (1 Тим. 1:11; Флп. 4:4). Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләр турында сөйләшер өчен бүлеп куелган тагын бер кич — бу чын фатиха. Әти-әниләргә гаиләдәге хәлне һәм балалары белән булган үзгәрешләрне исәпкә алып, өйрәтү ысулларын үзгәртергә, иҗатчан һәм тапкыр акыллы булырга кирәк. Мәсәлән, ун яшьлек Брендон исемле бер малай еланнарны яраткан һәм Шайтанның елан белән чагыштырылуы аны күңелсезләндергән. Шуңа күрә аның ата-анасы «Ни өчен Йәһвә Шайтанны елан дип атаган?» дигән тема буенча чыгыш ясарга кушкан. Кайбер гаиләләр вакыт-вакыт Изге Язмаларга нигезләнгән театраль тамашалар куялар. Алар Изге Язмаларның берәр өзеген алып үзара рольләрне бүлешәләр дә, Изге Язмалардан үз сүзләрен укыйлар, я бу вакыйганы сәхнәләштерәләр. Өйрәнүнең бу ысулларын куллану кызык та, һәм балаларга өйрәнүдә катнашырга мөмкинлек тә бирә. Шулай итеп Изге Язмаларның принциплары аларның йөрәкләренә үтеп керә *.

Көчсез калдыра алган эшләрдән кач

14, 15. а) Соңгы көннәрдәге стресс һәм өметсезлек артуы турында нәрсә әйтә аласыз? б) Без нинди өстәмә авырлыклар белән очрашырга мөмкин?

14 Стресс һәм өметсезлек бу явыз дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә арта бара. Эшсезлек һәм бүтән экономик авырлыклар аркасында миллионнарча кеше борчылып яши. Хәтта эш урыннары булган кешеләр дә еш кына үзләренең тишек акча янчыгы өчен эшләгәннәрен таный. Аларның эшләп алган акчалары гаиләләренә әз файда китерә. (Аггей 1:4—6 ны чагыштыр.) Сәяси эшлеклеләре һәм башка җитәкчеләр, терроризм һәм явызлыкның бүтән чыганаклары белән көрәшкәндә, үзләрен көчсез хис итәләр. Күп кешеләр үз кимчелекләре аркасында боеккан (Мәд. 37:5).

15 Чын мәсихчеләр дә Иблиснең явыз төзелеше китергән авырлыкларга һәм аның басымына дучар була (1 Яхъя 5:19). Мәсих шәкертләре Йәһвәгә тугры калырга тырышканга, кайбер очракларда өстәмә авырлыклар белән очрашырга мөмкин. «Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дигән Гайсә (Яхъя 15:20). Әмма «безне эзәрлекләсәләр» дә, «Аллаһы безне ташламый» (2 Көр. 4:9). Ни өчен алай дип әйтеп була?

16. Безгә шат калырга нәрсә булыша ала?

16 Гайсә болай дигән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен» (Мат. 11:28). Мәсихнең йолым корбанына тулысынча ышанып, без үзебезне Йәһвәгә тапшырабыз дип әйтеп була. Шулай итеп без «гаять зур кодрәткә» ия булабыз (2 Көр. 4:7). «Яклаучы-Юатучы», ягъни Аллаһының изге рухы, иманыбызны шактый ныгытып тора. Бу безгә сынаулар белән авырлыкларны да кичереп чыгарга һәм шатлыкны да сакларга ярдәм итә (Яхъя 14:26; Ягък. 1:2—4).

17, 18. а) Без үзебезне нинди рухтан сакларга тиеш? б) Бу дөнья тәкъдим иткән күңел ачуларга чиктән тыш күп игътибар бирсәк, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

17 Бу дөнья кешеләре күңел ачулар дип котырына, шуңа күрә чын мәсихчеләргә, бүген бу рухка бирелмәс өчен, үзләрен сак тотарга кирәк. (Эфеслеләргә 2:2—5 не укы.) Югыйсә без «тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» тозагына эләгергә мөмкин (1 Яхъя 2:16). Яисә без ялгышып тән нәфесләренә бирелү көч өсти дип уйлый башларга мөмкин (Рим. 8:6). Мәсәлән, кайбер кешеләр, үз хисләрен кузгатыр өчен, наркотиклар куллана, чиктән тыш күп исерткеч эчемлекләр эчә, порнография карый, спортның куркыныч төрләре белән шөгыльләнә яисә бүтән ярамаган эшләрдә катнаша. Шайтанның «мәкерле ниятләренең» максаты бер: кешене андый күңел ачулар имеш аңа көч өсти дип ышандыру (Эфес. 6:11).

18 Әлбәттә, ашау-эчүнең һәм файдалы күңел ачуларның бернинди начар ягы да юк, әмма бу шулай булсын өчен, чаманы белергә кирәк. Без бу эшләргә тормышыбызда беренче урынга басарга рөхсәт итмибез. Акыл белән эш итү һәм үз-үзеңне кулда тоту аеруча без яшәгән көннәрдә мөһим. Үз теләкләребезне тормышка ашырырга омтылу безне көчсез калдырырга һәм нәтиҗәдә безнең «Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүебез файдасыз һәм уңышсыз» булып китәргә мөмкин (2 Пет. 1:8).

19, 20. Нәрсә чыннан да көч өсти?

19 Фикер йөртүебез Йәһвә нормалары буенча үзгәртелгән булса, без шуны танырбыз: бу дөнья тәкъдим иткән күңел ачуларның һәркайсы төре вакытлыча гына. Муса моны аңлаган, һәм без дә аңлыйбыз (Евр. 11:25). Безнең күктәге Атабызның ихтыярын үтәү — менә нәрсә чыннан да көч өсти һәм тирән, озак вакытлы шатлык белән канәгатьлек хисе китерә (Мат. 5:6).

20 Әйдәгез, алда да рухи эшләрдә катнашып, үзебезгә көч өстәп торыйк. Шулай эшләп, без «алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагабыз [...] Шул ук вакытта безнең бөек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шөһрәте килүенә куанычлы өметебез бар» (Тит. 2:12, 13). Шуңа күрә, әйдәгез, Гайсәнең хакимлегенә буйсыныйк һәм аның җитәкчелеге буенча яшик — аның камытын киеп йөрик! Шулай эшләп, без чын бәхет һәм җан тынычлыгы табарбыз!

[Искәрмә]

^ 13 абз. Гаилә белән гыйбадәт кылу тагы да кызыграк һәм файдалырак булсын өчен, «Күзәтү манарасы», 2009 ел, 15 октябрь санындагы «Гаилә белән гыйбадәт кылу котылу өчен мөһим!» дигән мәкаләне карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә халкына бүген нәрсә көч өстәп тора?

• Хезмәттә катнашу безгә һәм безне тыңлаучыларга ничек көч өсти?

• Гаилә башлыклары, гаилә белән гыйбадәт кылу көч өстәп торсын өчен, нәрсә эшли ала?

• Безне рухи яктан нәрсә көчсез калдыра?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә камытын алып, без үзебезгә көч өстәп торабыз