Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ягымлы сөйләм яхшы мөнәсәбәтләр тудыра

Ягымлы сөйләм яхшы мөнәсәбәтләр тудыра

Ягымлы сөйләм яхшы мөнәсәбәтләр тудыра

«Сүзегез һәрвакыт ягымлы... булсын» (КӨЛ. 4:6).

1, 2. Бер абый-кардәшнең ягымлы сүзләре нинди яхшы нәтиҗәгә китергән?

«ӨЙДӘН-ӨЙГӘ йөреп вәгазьләгәндә мин бер ир-атны очраттым. Сөйләшкәндә ул миңа шулхәтле ачуланды, хәтта аның иреннәре дерелдәп, бөтен тәне калтырый башлады,— дип сөйли бер абый-кардәш.— Мин аның белән тыныч кына Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшергә тырыштым, ләкин аның ачуы кабарды гына. Аның хатыны белән балалары да миңа акыра башлады, һәм мин китәргә кирәк икәнен аңладым. Мин аларга изге ниятләр белән килгәнем һәм дусларча саубуллашырга теләгәнем турында әйттем. Аларга мәхәббәт, басынкылык, үз-үзеңне тота белү һәм иминлек турында әйтелгән Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тәге сүзләрне күрсәтеп, мин китеп бардым.

2 Соңрак, урамның икенче ягында вәгазьләгәндә, мин ул гаиләнең үз өйалды баскычында утырганын күрдем. Алар мине яннарына чакырып алды. „Хәзер нәрсә булыр микән?“— дип уйлап куйдым мин. Бу ир-атның кулында салкын сулы чүлмәк иде, һәм ул миңа эчәргә тәкъдим итте. Ул тупаслыгы өчен гафу үтенеп, мине нык иманым өчен мактады. Без дусларча саубуллаштык».

3. Ни өчен без үзебезне ачуландырырга юл куймаска тиеш?

3 Хәзерге басым тулы дөньяда ачулы кешеләрне без еш кына, шул исәптән вәгазьләгәндә дә, очратабыз. Ул чакта үзеңне «басынкылык һәм ихтирам белән» тоту бик мөһим (1 Пет. 3:15). Өстә искә алынган абый-кардәшнең өй хуҗасы ярсыганга һәм үзен тупас тотканга ачуы килгән булса, ул ир-ат бер дә йомшармас иде; хәтта ул тагы да көчлерәк кызып китәр иде. Абый-кардәш үз-үзен кулда тота алганга һәм ягымлы гына сөйләшкәнгә, нәтиҗәсе яхшы булган.

Сүзләребезне нәрсә ягымлы итә?

4. Ни өчен сүзләребез ягымлы булырга тиеш?

4 Җыелыштагылар, башка кешеләр, яки хәтта гаиләдәгеләребез, белән эш иткәндә, безгә рәсүл Паулның мондый киңәшен тоту үтә мөһим: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көл. 4:6). Андый күңелгә ятышлы, урынлы сүзләр ачык аралашу һәм тынычлык булсын өчен бик кирәк.

5. Ачык аралашу нәрсәне аңлатмый? Мисал китерегез.

5 Ачык аралашу, аеруча кәефең кырылганда, бөтен уйларыңны шунда ук әйтеп салу һәм хисләреңне сөйләп бирү дигәнне аңлатмый. Изге Язмалар буенча, ярсуны тыя белмәү — бу көчле булу билгесе түгел, ә көчсезлек билгесе. (Гыйбрәтле сүзләр 25:28; 29:11 не укы.) «Дөньядагы барлык кешеләрнең иң тыйнагы» Муса бер тапкыр Исраилнең фетнәсе аркасында ярсу тойгысына бирелгән һәм Аллаһыны данламаган. Ул ачык итеп үз хисләрен белдергән, ләкин бу Йәһвәгә ошамаган. Муса исраиллеләр белән 40 ел җитәкчелек итсә дә, Йәһвә аңа бу халыкны Вәгъдә ителгән җиргә кертергә рөхсәт итмәгән (Сан. 12:3; 20:10, 12; Мәд. 105:32).

6. Сөйләшкәндә акыллы булу нәрсәне аңлата?

6 Сөйләшкәндә сабыр һәм акыллы, яки уйлап эш итүчән, булу Изге Язмаларда мактап телгә алына. «Күп сөйләү гөнаһка китерер, ә телен тыйган акыллы булыр» (Гыйб. сүз. 10:19; 17:27). Әмма уйлап эш итүчән булу — бу үз фикерләреңне белдерергә ярамый дигән сүз түгел, юк. Сүзләребез һәрвакыт ягымлы булырга һәм телебез телгәләү өчен түгел, ә дәвалау өчен кулланылырга тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 12:18; 18:21 не укы.)

«Дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар»

7. Сөйләмебез нинди булырга тиеш түгел һәм ни өчен?

7 Эштә хезмәттәшләр һәм вәгазьдә очраткан кешеләр белән сөйләшкәндә үзебезне ягымлы һәм сабыр тотарга кирәк булган кебек, безгә җыелыштагылар вә өйдәгеләр белән дә үзебезне шулай тотарга кирәк. Нәтиҗәләр турында уйламыйча ачу белдерү үзеңә һәм башкаларга рухи, эмоциональ һәм физик яктан зыян китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 18:6, 7). Тискәре тойгылар — камил булмавыбызның чагылышы, шуңа күрә аларны тезгенләп торырга кирәк. Яман теллелек, мыскыл итү һәм нәфрәт итүне белдергән ачу бар кешеләргә дә зарар китерә (Көл. 3:8; Ягък. 1:20). Моның барысы башка кешеләр һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерә ала. Гайсә болай дип өйрәткән: «Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“,— дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“,—дип әйтүче җәһәннәм утына лаек» (Мат. 5:22).

8. Нинди очракларда үз хисләрең турында сөйләшергә кирәк, ләкин моны ничек эшләргә?

8 Син, бәлкем, кайбер очракларда үз хисләреңне белдерергә кирәк дип уйларсың. Берәр кардәш сине рәнҗетсә һәм син моны оныта алмасаң, яман хисләргә үз йөрәгеңне агуларга юл куйма (Гыйб. сүз. 19:11). Берәрсе синең ачуыңны чыгарса, үз тойгыларыңны йөгәнлә һәм туган хәлне җайга салыр өчен кирәкле адымнар яса. Паул: «Кояш батканчы ачуыгыз басылсын»,— дип язган. Бу проблема сине борчыганга, уңай вакыт табып, аны әдәпле генә чишәргә тырыш. (Эфеслеләргә 4:26, 27, 31, 32 не укы.) Татулашырга теләп, кардәшең белән ачыктан-ачык, әмма шул ук вакыт хөрмәт белән сөйләш (Лев. 19:17; Мат. 18:15).

9. Ни өчен башкалар белән сөйләшкәнче, үз тойгыларыңны йөгәнләргә кирәк?

9 Әйе, сиңа кардәшең белән сөйләшер өчен уңайлы вакыт сайларга кирәк. Чөнки «дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәг. 3:1, 7). Өстәвенә, «тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтер» (Гыйб. сүз. 15:28). Бәлкем, сөйләшүне беразга калдырып торырга кирәк булыр. Кәефең кырылган вакытта сөйләшү хәлне начарайтырга гына мөмкин; ләкин озакка сузу да акыллы булмас.

Игелекле эшләр мөнәсәбәтләрне яхшырта

10. Игелекле эшләр башкалар белән мөнәсәбәтләрне ничек яхшырта ала?

10 Ягымлы сөйләм һәм ачык аралашу башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләр булдырырга һәм сакларга ярдәм итә. Әйе, башкалар белән мөнәсәбәтләребезне яхшыртыр өчен хәлебездән килгәнне эшләү алар белән аралашуыбызны яхшырта ала. Башкаларга булышырга мөмкинлекләр эзләү, чын йөрәктән бүләкләр бирү һәм кунакчыллык күрсәтү алар белән ачык аралашырга ярдәм итә. Андый риясыз һәм игелекле эшләр белән без хәтта кешенең башына «утлы күмер» өярбез, шулай итеп аның яхшы сыйфатлары ачылырга мөмкин, һәм аның белән аралашу җиңелрәк булачак (Рим. 12:20, 21).

11. Ягъкуб Эсауның күңелен ничек йомшарткан, һәм нәтиҗәсе нинди булган?

11 Ыруг башлыгы Ягъкуб игелекле эшләрнең мөһим икәнен аңлаган. Аның игезәк абыйсы Эсау аңа шулхәтле ярсыган ки, Ягъкуб ул аны үтерер дип куркып, качып киткән. Күп еллар үткәннән соң Ягъкуб кире кайткан. Эсау аны 400 кешесе белән каршыларга чыккан. Ягъкуб Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылган. Аннары ул үзе алдыннан Эсауга бүләк итеп күп мал-туар җибәргән. Бу бүләк Эсауның күңеленә хуш килгән, һәм ул, Ягъкубны күргәч, аның каршысына йөгереп килеп, муенына сарылган (Ярат. 27:41—44; 32:6, 11, 13—15; 33:4, 10).

Ягымлы сүзләр белән башкаларны дәртләндер

12. Ни өчен без кардәшләребез белән сөйләшкәндә ягымлы сүзләр әйтергә тиеш?

12 Мәсихчеләр кешеләргә түгел, ә Аллаһыга хезмәт итә. Шулай да без башкаларның хуплавын алырга телибез. Безнең ягымлы сүзләр кардәшләребезнең йөкләрен җиңеләйтергә мөмкин. Әмма тупас тәнкыйть бу йөкләрен тагы да авыррак итәргә һәм хәтта кайберәүләрнең Йәһвә хуплавын югалтканнар дип уйлавына китерергә мөмкин. Шуңа күрә башкаларга чын күңелдән дәртләндергеч сүзләр әйтик, «тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телебездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын» (Эфес. 4:29).

13. Өлкәннәр а) киңәш биргәндә б) хатлар язганда нәрсәне истә тотарга тиеш?

13 Аеруча өлкәннәр «ягымлы» булырга һәм көтү белән назлы мөгамәлә итәргә тиеш (1 Тес. 2:7, 8). Киңәш бирергә кирәк булганда, алар моны «басынкылык белән» эшләргә тиеш, хәтта «өйрәтүләргә карышучылар» белән дә аларга үзләрен шулай тотарга кирәк (2 Тим. 2:24, 25). Өлкәннәр башка җыелышның өлкәннәр советына я филиалга хат язганда да ягымлы булырга тиеш. Аларга, Маттай 7:12 дәге сүзләр буенча, игелекле һәм әдәпле булырга кирәк.

Гаиләңдә ягымлы сүзләр куллан

14. Паул ирләргә нинди киңәш бирә һәм ни өчен?

14 Безнең сүзләребез, чыраебыз һәм хәрәкәтләребез башкаларга нык тәэсир итә. Моны аңлау бик мөһим. Кайбер ир-атлар, мәсәлән, үз сүзләренең хатын-кызларга никадәр тирән тәэсир иткәнен аңлап бетермәскә мөмкин. Бер апа-кардәш: «Иремнең миңа ачуланып тавышын күтәрүе мине куркыта»,— дип әйткән. Каты сүзләрнең хатын-кызга ир-атка караганда тәэсире көчлерәк булырга һәм аларның күңелендә озак вакыт калырга мөмкин (Лүк 2:19). Аеруча хатын-кыз үзенең яраткан һәм хөрмәт итәсе килгән кешесеннән андый сүзләрне ишеткәндә бу хак. Паул ирләргә: «Хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз»,— дигән киңәш биргән (Көл. 3:19).

15. Ни өчен ир хатыны белән үзен назлы тотарга тиеш? Мисал китерегез.

15 Бер тәҗрибәле өйләнгән абый-кардәш ни өчен ир үз хатыны белән, аның «көчсезрәк [«савыт», ЯД]» икәнен исәпкә алып, үзен назлы итеп тотарга тиеш икәнен мондый мисал аша күрсәткән. «Кыйммәтле һәм тиз ватылучан вазаны кысып тотарга ярамый, аның чатнавы ихтимал, соңыннан ярыгын сылап куйсаң да, ул барыбер калачак,— дип әйткән ул.— Ир хатыны белән сөйләшкәндә каты сүзләр әйтсә, аның күңелен җәрәхәтләргә мөмкин. Бу аларның араларын озак вакытка боза ала». (1 Петер 3:7 не укы.)

16. Хатын үзенең өен ничек җыеп тота ала?

16 Ир кешеләрне дә башкаларның, шул исәптән хатыннарының, әйткән сүзләре я рухландыра, я күңелсезләндерә ала. Ире бөтен йөрәге белән ышанган «акыллы хатын» аның тойгыларын исәпкә ала, һәм ул да аңа игътибарлы булыр дип өметләнә (Гыйб. сүз. 19:14; 31:11). Әйе, хатын гаиләсенә яхшы я начар яктан тәэсир итә ала. «Акыллы хатын үзенең өен җыеп тотар, ә акылсыз хатын аны үз куллары белән җимерер» (Гыйб. сүз. 14:1).

17. a) Балалар ата-аналары белән ничек сөйләшергә тиеш? б) Зурларның яшьләргә карата мөгамәләсе нинди булырга тиеш һәм ни өчен?

17 Ата-аналар һәм балалар да бер-берсен хөрмәт итеп сөйләшергә тиеш (Мат. 15:4). Балаларга карата игътибарлы булу аларның «ачуын чыгармаска» яки аларны «ярсытмаска» булышачак (Эфес. 6:4; Көл. 3:21). Балаларны төзәтергә кирәк булганда да, ата-аналар һәм өлкәннәр аларны ихтирам итеп сөйләшергә тиеш. Зурлар шулай эшләсә, яшьләргә тәртипләрен үзгәртергә һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен саклап калырга җиңелрәк булачак. Һәм алар үзләренә кул селтәгәннәр дип уйламас һәм үзләрен өметсезләр дип санамас. Балалар үзләренә бирелгән кайбер киңәшләрне онытырга мөмкин, ләкин алар башкаларның үзләренә карата яхшы мөгамәләсен онытмаячак.

Саф йөрәктән яхшы сүзләр әйт

18. Зыянлы уйлардан һәм тойгылардан арынырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Ачуны тезгенләү үзеңне тышкы яктан тыныч тоту белән генә чикләнми. Безнең максатыбыз көчле тойгыларыбызны тыюдан гына тормый. Эчтән ярсу кайнаганда, тышкы яктан тынычлык саклау безнең өчен зыянлы. Бу бер үк вакытта машинаның тормозына да, газына да басу сыман була, һәм аның ватылуына китерә ала. Шуңа күрә эчеңдә ачу саклама, ул соңрак ташып чыгарга мөмкин. Йәһвәдән күңелеңдәге зыянлы тойгылардан арынырга ярдәм итүен сора. Йәһвәнең рухы аның ихтыяры буенча синең акылыңны һәм йөрәгеңне үзгәртсен. (Римлыларга 12:2; Эфеслеләргә 4:23, 24 не укы.)

19. Нинди адымнар каршылыкларны булдырмаска булыша?

19 Үз тойгыларныңны йөгәнләргә булышачак адымнар яса. Берәрсе белән киеренке хәлнең тууын һәм ачуыңның кабаруын сизсәң, аны калдырып, чыгып китүең яхшырак булыр. Бу сиңа тынычланырга вакыт бирәчәк (Гыйб. сүз. 17:14). Әңгәмәдәшеңнең ачуы килә башлаганын күрсәң, аеруча ягымлы итеп сөйләшергә тырыш. Онытма: «Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр» (Гыйб. сүз. 15:1). Кырыс я чәнчүле сүзләр, йомшак әйтелгән булса да, майга ут кына төртер иде (Гыйб. сүз. 26:21). Шуңа күрә ниндидер хәлдә кызып китүең бар икән, «сөйләргә һәм ачуланырга ашыкма». Йәһвәнең рухы сиңа начар сүзләр әйтмәскә, ә яхшы сүзләр әйтергә ярдәм итсен дип дога кыл (Ягък. 1:19).

Чын күңелдән кичер

20, 21. Башкаларны кичерергә безгә нәрсә ярдәм итә ала, һәм ни өчен без алай эшләргә тиеш?

20 Кызганычка каршы, безнең беребез дә үз телен камил итеп тыя алмый (Ягък. 3:2). Бар тырышлыкларына карамастан, хәтта гаиләдәгеләр дә һәм безнең кадерле кардәшләребез дә уйламыйча әйтелгән сүзләре белән безне кайвакыт рәнҗетергә мөмкин. Шунда ук үпкәләр урынына сабыр гына аларның моны ни өчен эшләгәннәрен аңларга тырыш. (Вәгазьче 7:8, 9 ны укы.) Алар, бәлкем, ниндидер кыен шартларга эләккән булгандыр, нәрсәдәндер курыккандыр, үзләрен начар хис иткәндер, я берәр проблема белән көрәшкәндер.

21 Андый сәбәпләр ярсып китүне акламый. Ләкин аларны белгәч, без кешеләрнең рәнҗетүче нәрсәләрне ни өчен кайвакыт эшләгәнен я әйткәнен аңлый башларбыз, һәм бу безне кичерүчән булырга дәртләндерер. Безнең барыбыз да башкаларны кыерсытырлык сүзләр әйтә я эшләр эшли, һәм без үзебезне чын күңелдән кичерерләр дип өметләнәбез (Вәг. 7:21, 22). Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһы безне кичерсен өчен, без үзебез башкаларны кичерергә тиеш (Мат. 6:14, 15; 18:21, 22, 35). Шуңа күрә безгә гафу үтенергә һәм кичерергә әзер булырга кирәк. Шулай итеп без гаиләбездә һәм җыелышта «һәммәсен берләштерә» торган мөхәббәтне сакларбыз (Көл. 3:14).

22. Ни өчен сүзләребез ягымлы булсын өчен тырышлыклар куярга кирәк?

22 Бу ярсулы дөнья үз ахырына якынлашкан саен, безгә шатлыклы булу һәм бердәмлекне саклау авыррак булыр. Аллаһы Сүзендәге принциплар буенча яшәү безгә үз телебезне зыян китерер өчен түгел, ә файдага кулланырга булышачак. Һәм җыелышта вә гаиләдә тынычлык булачак, һәм без үз тәртибебез белән безнең «мөбарәк Аллаһы», Йәһвә, турында башкаларга искиткеч шаһитлек бирәчәкбез (1 Тим. 1:11).

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен проблема турында сөйләшер өчен уңайлы вакыт табу мөһим?

• Ни өчен гаиләдәгеләр бер-берсен хөрмәт итеп сөйләшергә тиеш?

• Безгә рәнҗетүче сүзләрне әйтмәскә нәрсә ярдәм итә?

• Кичерүчән булырга безгә нәрсә булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Башта тынычлан, ә аннары уңайлы вакыт табып сөйләш

[23 биттәге иллюстрация]

Ир кеше үз хатыны белән һәрвакыт йомшак кына сөйләшергә тиеш