Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яклауны Аллаһы халкы арасында эзлә

Яклауны Аллаһы халкы арасында эзлә

Яклауны Аллаһы халкы арасында эзлә

«Зур җыенда Сине данлыйм» (МӘД. 34:18).

1—3. a) Ни өчен кайбер мәсихчеләр рухи яктан куркыныч хәлгә эләгергә мөмкин? б) Рухи яклауны кайда табып була?

ОТПУСК вакытында Джо хатыны белән су астында мәрҗән рифлар арасында йөзгән төрле төстәге һәм төрле зурлыктагы балыкларны күзәткән. Бу рифның матурлыгына мавыгып, алар ярдан ераграк йөзеп киткәннәр. Диңгезнең төбе күренми башлагач, Джоның хатыны: «Без ераграк киттек бугай»,— дигән. «Борчылма, барысы яхшы булыр»,— дип җавап биргән Джо. Бераздан Джо бар булган балыкның каядыр юкка чыгуын күреп гаҗәпләнгән. Коты очып, ул моның сәбәбен аңлаган. Ул диңгез тирәнлегеннән үзенә таба акуланың йөзеп килгәнен күргән. Аның гомере кыл өстендә булган. Әмма акула, аңардан бер метр чамасында булганда, кинәт борылып, юкка чыккан.

2 Мәсихче Шайтанның дөньясындагы кызыктыргыч нәрсәләр белән, мәсәлән, күңел ачулар, эш, мал-мөлкәт җыю белән, шулхәтле мавыгып китәргә мөмкин, хәтта куркыныч хәлгә эләккәнен абайламыйча да кала ала. «Бу очрак мине кем белән аралашканыбыз турында уйланырга этәрде,— дип әйтә мәсихче өлкән Джо.— Куркынычсыз һәм күңелле урында, җыелышта, „йөзегез“!» Җыелыштан аера алган нәрсәләргә бирелеп, куркыныч тирән урыннарга «йөзмәгез». Андый хәлгә эләккәнсез икән, кичектермичә «куркынычсыз урынга» кире кайтыгыз. Югыйсә, сез үзегезне рухи һәлакәткә дучар итәсез.

3 Мәсихчеләр өчен бүгенге дөнья — куркыныч урын (2 Тим. 3:1—5). Шайтан, вакыты аз калганын белгәнгә, уяу булмаганнарны йотарга әзер (1 Пет. 5:8; Ачыл. 12:12, 17). Ләкин Йәһвә үз халкын яклаусыз калдырмаган. Безнең рухи ышык урыныбыз — мәсихче җыелыш бар.

4, 5. Күпләр үз киләчәкләренә ничек карый һәм ни өчен?

4 Бүгенге җәмгыятьтә үзеңне чын мәгънәдә физик һәм эмоциональ яктан куркынычсыз хис итеп булмый. Күпләр бәяләр артканга, җинаятьчелек, көч куллану, һәм хәтта әйләнә-тирәдәге мохитнең пычрануы аркасында иминлекләре куркыныч астында икәнен тоя. Бар кешеләр картлык һәм начар сәламәтлек китергән авырлыклар кичерә. Эшләре, йортлары, акчалары һәм чагыштырмача яхшы сәламәтлекләре булган кешеләр боларның барысын югалтырга курка.

5 Күпләр шулай ук күңел тынычлыгын да тапмый. Кызганычка каршы, никахта һәм гаиләдә иминлек һәм канәгатьлек табарга өметләнгән күпләрнең ышанычы акланмый. Рухи ихтыяҗлар турында әйткәндә, дин тотучы күп кенә кешеләр руханилардан алган җитәкчелекнең кыйммәтлеген шик астына алып, аптырашта кала. Бу аеруча ул руханиларның шикле тәртибе һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматлары аркасында була. Нәтиҗәдә, күпләр я фәнгә я башкаларның кешелекле булуына өметләнә башлый. Шуңа күрә кешеләрнең үзләрен ышанычсыз хис иткәннәренә я үз киләчәкләре турында уйлыйсы да килмәгәннәренә гаҗәпләнәсе юк.

6, 7. a) Ни өчен Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кешеләрнең карашларында аерма бар? б) Без нәрсә карап чыгарбыз?

6 Мәсихче җыелыштагыларның һәм бу дөньяда булганнарның карашларында нинди зур аерма! Безгә, Йәһвә халкына, башка кешеләр кичергән авырлыклар һәм проблемалар белән очрашырга туры килсә дә, безнең моңа мөнәсәбәтебез бүтән төрле (Ишаг. 65:13, 14; Малахий 3:18 не укы *). Ни өчен? Чөнки без Изге Язмалардан кешелек эләккән шартларның сәбәбен аңлыйбыз һәм тормыштагы авырлыкларны ничек хәл итәргә икәнен беләбез. Шунлыктан без киләчәгебез турында чиктән тыш борчылмыйбыз. Йәһвәнең хезмәтчеләре булу безне бозык һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгән фикер йөртүдән, әхлаксыз тәртиптән һәм аның нәтиҗәләреннән яклый. Шуңа күрә мәсихче җыелыштагыларның башкаларда булмаган тынычлыгы бар (Ишаг. 48:17, 18; Флп. 4:6, 7).

7 Кайбер мисаллар безгә Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләрдә генә булган яклау турында уйланырга ярдәм итә ала. Бу мисаллар безне үз фикер йөртүебезне вә эшләребезне тикшерергә һәм Аллаһының безне яклар өчен бирелгән киңәшләрен тулысынча кулланабызмы икәнен карап чыгарга дәртләндерә ала (Ишаг. 30:21).

«Минем аякларым аздан гына авышмадылар»

8. Йәһвәнең хезмәтчеләре һәрвакыт нәрсә эшләргә тиеш булган?

8 Кешелек тарихының башыннан ук Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм буйсынырга теләгән кешеләр аны тыңламаган кешеләр белән якын аралашырга тырышмаган. Йәһвә хәтта үзенең хезмәтчеләре һәм Шайтанга иярүчеләрнең арасында дошманлык булачак дип алдан әйткән (Ярат. 3:15). Аллаһының принципларын нык тотканга аның халкы башка кешеләр кебек эш итмәгән (Яхъя 17:15, 16; 1 Яхъя 2:15—17). Бу кайвакыт авыр булган. Хәтта Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре дә кайчак фидакарь тормыш алып бару акыллы микән дип уйлаган.

9. 72 нче Мәдхия язучыны нинди фикерләр газаплаган?

9 Үзенең дөрес яшәвенә шикләнә башлаган Йәһвә хезмәтчеләренең берсе 72 нче Мәдхиянең язучысы булган (ул, күрәсең, Асаф нәселеннән булган). Мәдхия җырлаучы ни өчен канунсызланучылар Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре кебек сынаулар һәм авырлыклар кичермиләр, ә еш кына уңышлы, бәхетле, гөрләп яшәүче булып күренәләр дип сораган. (Мәдхия 72:1—13 не укы.)

10. Ни өчен мәдхия җырлаучы биргән сорау сиңа да кагыла?

10 Синең кайчан да булса үзеңә мәдхия җырлаучыныкына охшаш сораулар биргәнең бармы? Биргәнең булса, үзеңне гаепле итеп хис итәргә я иманымны югалттым дип уйларга кирәкми. Чынлыкта, Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләрендә, шул исәптән Йәһвә Изге Язмаларны язарга кулланган кешеләрдә дә, андый фикерләр туган (Әюб 21:7—13; Мәд. 36:1; Ирем. 12:1; Авв. 1:1—4, 13). Әйе, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән һәр кеше: «Аллаһыга хезмәт итү һәм буйсыну — иң яхшы тормыш юлымы?» дигән сорау турында җитди уйланып, аңа җавап алырга тиеш. Бу сорау Гадән бакчасында күтәрелгән бәхәсле сорау белән бәйле. Һәм ул Аллаһының хакимлеге турындагы сорауга җавап бирелсен өчен мөһим (Ярат. 3:4, 5). Шуңа күрә барыбыз да мәдхия җырлаучы биргән сорау хакында уйлансак, яхшы булыр. Без тормышлары җиңел булып күренгән мактанчык канунсызланучылардан көнләшергә тиешме? Безгә хак юлдан тайпылып, аларга иярергә кирәкме? Моны, әлбәттә, Шайтан теләр иде.

11, 12. a) Мәдхия җырлаучы үз шикләрен ничек бетергән, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? б) Мәдхия җырлаучы килгән нәтиҗәгә килергә сиңа нәрсә ярдәм итте?

11 Мәдхия җырлаучыга үз шикләрен бетерергә нәрсә ярдәм иткән? Ул тәкъвалык юлыннан «аздан гына» тайпылмый калган булса да, «Алланың Изге Йортына кергәч», ягъни Аллаһының чатырында я гыйбадәтханәсендә рухи кешеләр белән аралашып, Аллаһының ниятләре турында уйлангач, аның карашы үзгәргән. Мәдхия җырлаучы явызлык эшләүчеләрнең әҗерен уртаклашасы килмәгәнен ачык итеп аңлаган. Ул аларның тормыш итү рәвешләре һәм сайлаулары аркасында «тайгак юлларда» торганына төшенгән. Ул Йәһвәдән читкә тайпылучыларның һәрберсе көтмәгәндә «харап булачак», ә үзенә хезмәт итүчеләргә Йәһвә ярдәм итәчәк дигән нәтиҗәгә килгән. (Мәдхия 72:16—19, 27, 28 не укы.) Һичшиксез, син бу сүзләрнең дөреслеген күргәнсеңдер. Аллаһы кануннарын үтәмичә, үзләре өчен генә яшәү күпләргә кызыктыргыч булып күренергә мөмкин, ләкин андый тормыш юлының начар нәтиҗәләре котылгысыз (Гәл. 6:7—9).

12 Мәдхия җырлаучының очрагыннан без тагын нәрсәгә өйрәнәбез? Ул Аллаһы халкы арасында иминлек һәм зирәклек тапкан. Йәһвәгә гыйбадәт кылу урынына баргач, ул ачык һәм акылга ятышлы итеп фикер йөртә башлаган. Бүген дә мәсихче җыелышта акыллы киңәшчеләр бар, һәм без анда файдалы рухи ризык белән тукланабыз. Шуңа күрә Йәһвә үз хезмәтчеләрен мәсихче очрашуларга йөрергә чакыра да. Анда алар акыллы эш итәргә дәртләндерелә һәм бер-берсен рухландыра (Ишаг. 32:1, 2; Евр. 10:24, 25).

Файдалы аралашу — бу яклау

13—15. a) Динә белән нәрсә булган, һәм аның очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? б) Ни өчен имандашлар белән аралашу безне яклый?

13 Ягъкуб кызы Динәнең мисалын карап чыгыйк. Ул гаиләсе яшәгән җирдәге дөнья кешеләре белән аралашканга бәлагә эләккән. Яратылыш китабында Динә турында аның кәнган кызлары белән аралашу гадәте булган дип әйтелә. Кәнганлылар Йәһвә хезмәтчеләрендә булган югары әхлакый нормалар буенча яшәмәгән. Киресенчә, археологлар тапкан нәрсәләр күрсәткәнчә, аларның яшәү рәвеше аркасында илләре потка табыну, әхлаксызлык һәм көч куллануга баткан, ә гыйбадәтләре җенси бозыклык белән тулган булган (Чыг. 23:23; Лев. 18:2—25; Кан. 18:9—12). Динәнең бу кешеләр белән аралашуы нәрсәгә китергнен искә төшерик.

14 «Атасы гаиләсендә иң абруйлы кеше» Шехемнең Динәгә күзе төшкән, һәм ул аны көчләп, намусын таптаган (Ярат. 34:1, 2, 19). Нинди аяныч хәл! Динә үзе белән андый хәлнең булуын хәтта күз алдына да китерә алмагандыр. Бәлкем, ул җирле яшьләр белән дуслашудан зарар булмас дип санагандыр. Әмма Динә бик нык ялгышкан.

15 Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнәбез? Йәһвәгә иман итмәүчеләр белән аралашу безгә зыян китермәс дип уйлау дөрес түгел. Инҗилдә «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза» дип әйтелә (1 Көр. 15:33). Ә бер үк дини карашлар, югары әхлакый нормалар тотучы һәм Йәһвәне яратучы кешеләр белән аралашу безне яклый. Андый файдалы аралашу сине акыллы эш итәргә дәртләндерәчәк (Гыйб. сүз. 13:20).

Сез «юылып чистарындыгыз»

16. Рәсүл Паул Көринт җыелышындагы кайберәүләр турында нәрсә дигән?

16 Мәсихче җыелыш күп кешеләргә пычрак эшләрдән арынырга ярдәм иткән. Рәсүл Паул Көринт җыелышына язган беренче хатында мәсихчеләрнең, Аллаһының нормалары буенча яшәр өчен, ясаган үзгәрешләре турында язган. Аларның кайберәүләре, мәсәлән потка табынучылар, зиначылар, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, караклар һәм эчкечеләр булган. «Әмма... [сез] юылып чистарындыгыз»,— дигән Паул аларга. (1 Көринтлеләргә 6:9—11 не укы.)

17. Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәү күпләрнең тормышын ничек үзгәрткән?

17 Иманнары булмаган кешеләрнең тормышларында акыллы җитәкче принциплары юк. Алар үзенчә яши я, мәсихчеләр булып киткәнче, борынгы Көринттәге кайбер кешеләр эшләгән кебек, башкалар алып барган әхлаксыз тормышларына иярә (Эфес. 4:14). Әмма Аллаһы Сүзен һәм аның ниятләрен төгәл аңлау Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча яшәгән кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә (Көл. 3:5—10; Евр. 4:12). Бүген күп кенә мәсихчеләр, Йәһвәнең гадел нормаларын белгәнче һәм аларны кулланганчы, әхлаклы тормыш алып бармаганнары турында сөйли ала. Әмма алар канәгатьсез һәм бәхетсез булган. Аллаһы халкы белән аралашып, Изге Язмалар принциплары буенча яши башлагач кына, алар тынычлык тапкан.

18. Бер яшь апа-кардәш нәрсә кичергән, һәм бу нәрсә ачыклый?

18 Ә үткәндә мәсихче җыелышны, «куркынычсыз урынны», калдырырга булган кайберәүләр моңа хәзер бик үкенә. Бер апа-кардәш, аны Тәнзилә дип атыйк, үзе турында «балачактан ук хакыйкать белән таныш идем» дип әйтә. Ләкин 16 яшендә ул «дөньяга кызыгып», җыелыштан киткән. Бу күп күңелсез нәтиҗәләргә китергән, шул исәптән ул балага узып, аборт ясаган. Ул болай дип сөйли: «Җыелышка йөрмәгән өч ел күңелемдә беркайчан да төзәлмәслек шыксыз яралар калдырды. Мине һаман да тумаган баламны үтерүем газаплый. Минем бу дөньяны, аз гына булса да, „татып карарга“ теләгән бөтен яшьләргә: „Алай эшләмәгез!“ — дип әйтәсем килә. Башта рәхәт булырга мөмкин, ләкин ахыры аяныч булачак. Бу дөнья кайгыдан башка бернәрсә тәкъдим итә алмый. Мин беләм. Мин татып карадым. Йәһвәнең оешмасында калыгыз! Бу бәхет китерә торган бердәнбер тормыш юлы».

19, 20. Мәсихче җыелыш нинди яклау бирә һәм ничек?

19 Уйлап кына кара, синең өчен яклау булып торган мәсихче җыелышны калдырып китсәң, синең белән нәрсә булыр иде? Күпләрнең хакыйкатькә кадәр алып барган мәгънәсез тормышларын исләренә дә төшерәсе килми (Яхъя 6:68, 69). Мәсихче кардәшләрең белән тыгыз бәйләнештә торып, син Шайтан дөньясындагы күптөрле кайгылардан һәм хәсрәтләрдән саклана аласың. Алар белән аралашу һәм җыелыш очрашуларына һәрвакыт йөрү Йәһвәнең гадел нормаларының акыллы икәнен гел исеңә төшереп, сине алар буенча яшәргә дәртләндереп торачак. Һәм син моның өчен, мәдхия җырлаучы кебек, «зур җыенда... [Йәһвәне] данлаячаксың» (Мәд. 34:18).

20 Сүз дә юк, бар мәсихчеләрнең төрле сәбәпләр аркасында үз сафлыкларын саклау кыен булып тоелган чаклары була. Аларга хәтта берәрсенең киңәше дә кирәк булырга мөмкин. Ул вакытта җыелыштагылар имандашларына ничек ярдәм итә ала? Ә син нәрсә эшли аласың? Киләсе мәкаләдә кардәшләрне ничек «дәртләндереп һәм рухи яктан ныгытып» була икәне каралачак (1 Тес. 5:11).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Малахий 3:18: «Сез тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• 72 нче мәдхияне язучы очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

• Динә очрагыннан без нинди сабак алабыз?

• Ни өчен син мәсихче җыелышта иминлек таба аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Куркынычсыз урында „йөзегез“; җыелышта калыгыз!