Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җыелышны ныгытыгыз

Җыелышны ныгытыгыз

Җыелышны ныгытыгыз

«Бер-берегезне... дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз» (1 ТЕС. 5:11).

1. Мәсихче җыелышта булу нинди фатихалар китерә, ләкин нинди авырлыклар әле кала?

МӘСИХЧЕ җыелышта булу — бу чыннан да зур фатиха. Син Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия. Аның Сүзе буенча яшәү сине Аллаһыга яраксыз тормыш итү рәвеше китергән начар нәтиҗәләрдән яклый. Синең күп кенә эчкерсез дусларың бар. Әйе, фатихалар бик күп. Ләкин мәсихчеләрнең авырлыклары да бар. Кайберәүләр Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне аңлауга мохтаҗдыр. Башкалар чирли я төшенкелеккә бирелгән, я алар акылсыз эш иткәнгә интегәдер. Һәм без барыбыз да бозык дөньяда яшибез.

2. Кардәшләребез авырлыклар кичергәндә без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

2 Безнең беребез дә имандашыбызның авырлыклардан газаплануына я кыенлыклар белән көрәшүенә ваемсыз кала алмый. Рәсүл Паул җыелышны тән белән чагыштырган һәм «бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә» дигән (1 Көр. 12:12, 26). Андый шартларда без кардәшләребезгә ярдәм кулы сузарга тиеш. Изге Язмаларда җыелыштагыларның бер-берсенә авырлыкларны җиңәргә булышканы турында күп очраклар бар. Аларны карап чыкканда үзеңнең дә кардәшләреңә, ул мисаллардагы кебек, ярдәм итә алуың турында уйлан. Син үз кардәшләреңә ничек рухи яктан булышып, Йәһвә җыелышын ныгыта аласың?

Алар «аны үзләре янына чакырып алдылар»

3, 4. Прискиллә белән Әкүл Апуллуска ничек ярдәм иткән?

3 Апуллус, Эфеска килгәндә, инде ашкынучан вәгазьче булган. Рәсүлләр китабында аның хакта болай диелә: «[Ул] Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Раббы хакында дөрес итеп сөйләде һәм өйрәтте». Апуллус «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән» суга чумдырылу турында белмәгән. Аңа, күрәсең, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә кадәр я Чумдыручы Яхъяның, я Мәсихнең шәкертләре шаһитлек иткән. Ул ашкынучан булса да, аңа кайбер мөһим нәрсәләр билгеле булмаган. Имандашлары белән аралашу аңа ничек ярдәм иткән? (Рәс. 1:4, 5; 18:25; Мат. 28:19).

4 Мәсихче ирле-хатынлы, Прискиллә белән Әкүл, Апуллусның гыйбадәтханәдә бик кыю сөйләгәнен ишетеп, аны үзләре янына чакырып алган һәм аңа Аллаһы юлы турында тулырак аңлаткан. (Рәсүлләр 18:24—26 ны укы.) Алар аңа игътибарлы булган. Һәм, әлбәттә, Прискиллә белән Әкүл аны бер дә тәнкыйтьләмичә, аңа әдәпле генә ярдәм иткәннәрдер. Аңа беренче мәсихчеләр җыелышының тарихын гына белергә кирәк булган. Һәм Апуллус һичшиксез яңа дусларына бу мөһим нәрсәләрне аңлатканнары өчен бик рәхмәтле булгандыр. Һәм хәзер инде ул Ахаядагы кардәшләренә «күп ярдәм» күрсәтеп, көчле шаһитлек бирә алган (Рәс. 18:27, 28).

5. Меңләгән Патшалык вәгазьчеләре нинди ярдәм күрсәтергә әзер, һәм моның нәтиҗәсе нинди?

5 Бүген мәсихче җыелыштагы күпләр үзләренә Изге Язмаларны аңларга ярдәм иткән кешеләргә бик рәхмәтле. Алар еш кына үз өйрәтүчеләре белән якын дуслар булып китә. Күпчелек очракларда, кешеләргә хакыйкатьне аңлатыр өчен, алар белән Аллаһы Сүзен айлар дәвамында өзлексез өйрәнергә кирәк. Ләкин Патшалык вәгазьчеләре алай эшләргә әзер, чөнки моның яшәү белән үлем мәсьәләсе икәнен аңлый (Яхъя 17:3). Һәм кешеләр хакыйкатьне аңлап, аның буенча яши башлагач һәм үз тормышларын Йәһвә ихтыярын үтәр өчен багышлагач, бу бик сөендерә!

Аның турыда «яхшы сүзләр генә сөйләделәр»

6, 7. a) Ни өчен Паул үзенең ярдәмчесе итеп Тимутене сайлаган? б) Тимутегә нинди уңышлар ясарга булышканнар?

6 Рәсүлләр Паул һәм Силас икенче миссионерлык сәяхәт вакытында Лустрага килгәч, 20 яшьләр тирәсендә булган Тимуте исемле яшь кешегә игътибар иткәннәр. «Лустрадагы һәм Икүниундагы... [кардәшләр] Тимуте турында яхшы сүзләр генә сөйләгән». Тимутенең әнисе Әүникә һәм әбисе Лоис мәсихчеләр булганнар, ә әтисе Мәсихкә иман итмәгән (2 Тим. 1:5). Паул бу гаилә белән берничә ел элегрәк, ул җирдә беренче тапкыр булганда, танышкандыр. Ләкин хәзер рәсүл Паул Тимуте белән аеруча кызыксынган, чөнки аның яхшы сыйфатларын күргән. Һәм җирле өлкәннәр советы хуплавы буенча, Тимуте Паулның миссионер хезмәтендә ярдәмчесе булып киткән. (Рәсүлләр 16:1—3 не укы.)

7 Тимуте үзенең олырак иптәшеннән бик күпкә өйрәнгән. Рухи яктан ул шулхәтле үскән ки, хәтта вакыт узу белән Паул аны бер дә икеләнмичә җыелышларга үзенең вәкиле итеп җибәргән. Паул белән якынча 15 ел хезмәттәшлек иткәнгә, Тимуте, тәҗрибәсез һәм, бәлкем, оялчан яшь кеше, искиткеч күзәтче булып киткән (Флп. 2:19—22; 1 Тим. 1:3).

8, 9. Җыелыштагылар яшьләргә ничек ярдәм итә ала? Мисал китерегез.

8 Бүген дә мәсихче җыелышта киләчәктә зур уңышлар көтәргә ышаныч уята торган күп кенә яшьләр бар. Аларны рухи карашлы кардәшләр өйрәтсә һәм рухи максатлар куярга рухландырса, бу яшьләр Йәһвә халкы арасында үз өсләренә зуррак җаваплылык алырга тырышачак. Җыелыштагыларыңа күз сал. Син, Тимуте кебек, хезмәттә күбрәкне эшләргә әзер булган яшьләрне күрәсеңме? Синең ярдәмең белән алар пионерлар, Вефиль хезмәтчеләре, миссионерлар һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр булып китәргә мөмкин. Андый максатларга ирешергә син аларга ничек булыша аласың?

9 Инде 20 ел Вефильдә хезмәт иткән Мартин исемле абый-кардәш бер район күзәтчесен рәхмәт хисе белән исенә төшерә. Мартин аның белән 30 ел элек бергә вәгазьләгәндә ул аңа бик игътибарлы булган. Ул күтәренке рух белән яшь чагында Вефильдә хезмәт иткәне турында сөйләгән. Ул Мартинны да үзен шундый ук хезмәттә сынап карарга дәртләндергән. Мартин уйлавынча, бу онытылмаслык сөйләшү аның соңрак ясаган карарында хәлиткеч булган. Кем белә, бәлки, син дә яшьләр белән андый максатлар турында сөйләшеп, аларга бик ярдәм итә алырсың.

Күңел төшенкелегенә бирелгәннәрне юатыгыз

10. Эпафрудит нинди хисләр кичергән һәм ни өчен?

10 Эпафрудит, үз иманы өчен төрмәдә утырган рәсүл Паулның хәлен белер өчен, Филиппуйдан Римга кадәр озын һәм алҗыткыч юл үткән. Аны филиппуйлылар Паулга ярдәмгә илче итеп җибәргән. Эпафрудит рәсүлгә аларның бүләген тапшыру өчен генә түгел, ә авыр шартларында янында калып, аңа хәленнән килгәнчә булышырга җыенган. Әмма Римда булганда ул бик нык авырып киткән, хәтта үлем хәлендә булган. Эпафрудит үзенә тапшырылган эшне башкара алмаган дип уйлап, күңел төшенкелегенә бирелгән (Флп. 2:25—27).

11. a) Ни өчен җыелышта кайберәүләр күңел төшенкелегенә бирелсә, гаҗәпләнәсе юк? б) Паул филиппуйлыларга нинди киңәш биргән?

11 Бүген кешеләр төрле сәбәпләр аркасында депрессиядән азаплана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматлары буенча, җирдә яшәүче кешеләрнең биштән бер өлеше үз гомеренең берәр чорында депрессиядән интегә. Йәһвә халкын да андый күңел төшенкелеге читләтеп үтми. Гаиләне тәэмин итү авыр булганга я начар сәламәтлеге, хаталары яки башка сәбәпләр аркасында кеше боегырга мөмкин. Филиппуйлылар Эпафрудитка ярдәм итәр өчен, нәрсә эшли алган? Паул болай дип язган: «Сез барыгыз да Раббыныкы булганга, аны зур шатлык белән сәламләгез һәм аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез. Чөнки хезмәтегезнең җитешмәгән җирләрен җиткерү өчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше өчен ул аздан гына үлми калды» (Флп. 2:29, 30).

12. Күңел төшенкелегенә бирелгән кардәшләрне ничек юатырга?

12 Без дә боеккан я күңел төшенкелегенә бирелгән кардәшләрне юатырга тиеш. Аларның Йәһвәгә хезмәт итүе турында без һичшиксез яхшы сүзләр әйтә алабыз. Бәлкем, мәсихче булып китәр өчен я тулы вакытлы хезмәтне башлар өчен, алар тормышларында зур үзгәрешләр ясагандыр. Без аларның бу тырышлыкларын кадерлибез, һәм Йәһвә дә хезмәтләрен югары бәяли икәненә аларны ышандыра алабыз. Олы яшь я начар сәламәтлек аркасында кайбер тугры мәсихчеләр элек эшли алганны инде булдыра алмаса да, алар күп еллар хезмәт иткәннәре өчен безнең хөрмәткә лаек. Боегуның сәбәбе нинди генә булмасын, Йәһвә үзенең бар тугры хезмәтчеләренә: «Курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз»,— дигән киңәш бирә (1 Тес. 5:14).

«Аны гафу итегез һәм рухландырыгыз»

13, 14. a) Көринт җыелышы нинди җитди чара күргән һәм ни өчен? б) Җыелыштан чыгару нинди файда китергән?

13 Беренче гасырда Көринт җыелышындагы бер кеше фәхешлек кылып, тәүбә итмәгән булган. Аның тәртибе җыелышның чисталыгын куркыныч астына куйган һәм хәтта иман итмәүчеләрне дә шаккатырган. Шуңа күрә Паулның аларга бу кешене үз араларыннан сөрергә кушуы урынлы булган (1 Көр. 5:1, 7, 11—13).

14 Андый чара файда китергән: җыелыш бозык тәэсирдән якланган булган, ә гөнаһ кылучы акылына килеп, чын күңелдән тәүбә иткән. Бу кешенең тәүбә итүен күрсәтүче эшләренә нигезләнеп, Паул көринтлеләргә язган икенче хатында аны җыелышка кире кабул итәргә чакырган. Ләкин бу җитәрлек булмаган. Паул аларга шулай ук ул кеше «чиктән тыш көенмәсен өчен... аны гафу итегез һәм рухландырыгыз» дигән. (2 Көринтлеләргә 2:5—8 не укы.)

15. Җыелышка кире кайткан кешегә без ничек карарга тиеш?

15 Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнәбез? Берәрсе җыелыштан чыгарылса, бу безне бик күңелсезләндерергә мөмкин. Ул Аллаһы исеменә һәм җыелышка тап төшергәндер. Ул хәтта безгә карата гөнаһ кылгандыр. Әмма гөнаһ кылган кешенең эшен карап чыгарга билгеләнгән өлкәннәр, Йәһвә җитәкчелеге буенча, бу тәүбәгә килгән кешене җыелышка кайтарырга карар итсә, аны Йәһвә кичергән дип әйтеп була (Мат. 18:17—20). Без Аңардан үрнәк алырга тиеш түгелмени? Асылда, кырыс булу һәм кичерергә теләмәү Йәһвәгә каршы килүне аңлатыр иде. Шуңа күрә Аллаһы җыелышында тынычлык вә бердәмлекне саклар өчен һәм Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, чын күңелдән тәүбә иткән һәм җыелышка кире кайткан кешегә мәхәббәтебезне күрсәтик (Мат. 6:14, 15; Лүк 15:7).

«Ул миңа ярдәм итә ала»

16. Ни өчен Марк Паулның ышанычын акламаган?

16 Изге Язмалардагы тагын бер очрак өметебезне өзгән кешеләргә карата тискәре хисләр сакларга тиеш түгел икәнебезне күрсәтә. Мәсәлән, Яхъя Марк рәсүл Паулның ышанычын акламаган. Ничек? Паул белән Барнаб беренче миссионерлык сәяхәткә чыкканда алар белән ярдәмче булып Марк та барган. Әмма сәяхәт вакытында билгесез сәбәп аркасында ул аларны калдырып, өенә кайтып киткән. Бу Паулны шулхәтле күңелсезләндергән ки, хәтта икенче миссионерлык сәяхәтен планлаштырганда аның белән Барнаб арасында Маркны алыргамы, юкмы икәне турында җитди каршылык туган. Беренче сәяхәттә булган хәлне исәпкә алып, Паулның Маркны үзләре белән аласы килмәгән. (Рәсүлләр 13:1—5, 13; 15:37, 38 не укы.)

17, 18. Паул белән Марк арасындагы киеренке хәлнең җайга салынганын без кайдан беләбез, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

17 Марк Паулның мөнәсәбәте аркасында чиктән тыш боекмаган, чөнки ул үз миссионерлык хезмәтен башка җирдә Барнаб белән дәвам иткән (Рәс. 15:39). Ул үзен тугры һәм ышанычка лаек икәнен исбатлаган. Бу Паулның берничә ел үткәч аның турында язган сүзләреннән күренә. Рим төрмәсендә утырганда Паул хат язып, үзе янына Тимутене чакырган. Шул ук хатта Паул: «Маркны үзең белән алып кил, чөнки хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала»,— дип язган (2 Тим. 4:11). Әйе, Паулның Марк турындагы фикере үзгәргән.

18 Моннан сабак алып була. Марк яхшы миссионерга хас сыйфатлар үстергән. Паул аны үзе белән алмаган булса да, бу аның өчен киртә булмаган. Ул да, Паул да рухи кешеләр булган, һәм алар арасындагы киеренкелек озакка сузылмаган. Киресенчә, Паул соңрак Маркны файдалы ярдәмче итеп таныган. Шуңа күрә кардәшләр арасындагы авырлыклар хәл ителгәч, алар алга баруын һәм башкаларга рухи яктан үсәргә ярдәм итүен дәвам итсәләр, дөрес булыр иде. Уңай караш саклау җыелышны ныгыта.

Җыелыш һәм син

19. Җыелыштагы кардәшләр бер-берсенә ничек ярдәм итә ала?

19 Бу «авыр вакытларда» син җыелыштагы кардәшләреңнең ярдәменә, ә алар синең ярдәмеңә мохтаҗ (2 Тим. 3:1). Кайвакыт мәсихче килеп чыккан берәр хәлне ничек җайга салырга икәнен белми. Ләкин моны Йәһвә белә. Һәм ул бу мәсихчегә дөрес юлдан барырга булышыр өчен, төрле кардәшләрне, шул исәптән сине дә, куллана ала (Ишаг. 30:20, 21; 32:1, 2). Шуңа күрә әйдәгез, алда да рәсүл Паулның: «Хәзер ничек эшлисез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз»,— дигән сүзләре буенча эш итик (1 Тес. 5:11).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен мәсихчеләргә бер-берсен ныгытырга кирәк?

• Син башкаларга нинди авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә аласың?

• Ни өчен без кардәшләребезнең ярдәменә мохтаҗ?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрация]

Берәр имандашыбызга ярдәм кирәк булганда, без аңа булыша алабыз

[12 биттәге иллюстрация]

Бүген мәсихче җыелышта киләчәктә зур уңышларга ия була алган күп яшьләр бар