Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгыз укырга вә өйрәнергә яратсын

Балаларыгыз укырга вә өйрәнергә яратсын

Балаларыгыз укырга вә өйрәнергә яратсын

БАЛАЛАРЫҢНЫ укырга һәм өйрәнергә тырышып өйрәтү — аларның киләчәген яхшыртыр өчен мөһим юлларның берсе. Нинди шатлыклы була андый шөгыльләр! Кайберәүләр ата-аналарының үзләренә укуын балачактагы иң яраткан мизгелләре дип исләренә төшерә. Уку, укуның нәтиҗәләре кебек үк, канәгатьлек китерә ала. Моның белән аеруча Аллаһы хезмәтчеләре ризалашыр, чөнки Изге Язмаларны өйрәнгәндә алар рухи яктан үсә. Бер мәсихче ата болай дигән: «Без кадерләгән нәрсәләр уку һәм өйрәнү белән бәйле».

Яхшы өйрәнү гадәтләре балаларыгызга Аллаһы белән тагы да якынрак мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә ала (Мәд. 1:1—3, 6). Укый белү котылу өчен таләп ителмәсә дә, Изге Язмаларда уку зур файда китерә дип әйтелә. Мәсәлән, Ачылыш 1:3 тә болай диелә: «Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар һәм тыңлаучылар... бәхетле». Өстәвенә, өйрәнү өчен мөһим якның — игътибарны туплауның — мөһимлеге Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып Тимутегә язган мондый киңәшендә ачык итеп күренә: «Шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла». Ни өчен? «Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен» (1 Тим. 4:15).

Кеше укый һәм өйрәнә белсә, бу аңа һичшиксез файда китерәчәк дигәнне аңлатмый әле. Бу сәләтләргә ия булган күпләр аларны тиешенчә кулланмый, ә үз вакытларын әһәмиятсез нәрсәләргә сарыф итә. Шуңа күрә ата-аналар балаларында файдалы белемгә ия булу теләген ничек үстерә ала?

Сезнең яратуыгыз һәм үрнәгегез

Балалар өйрәнү вакытында ата-аналарының яратуын һәм кайгыртуын сизсә, аларның күңеле өйрәнүгә тартылачак. Мәсихче ирле-хатын, Оуэн һәм Клаудия, ике балалары турында болай дип исләренә төшерә: «Алар өйрәнү вакытын түземсезлек белән көттеләр, чөнки ул аерым бер вакыт иде: аларга тыныч һәм рәхәт иде. Бу аларны шатландыра иде». Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә хөкем сөргән җылы мөнәсәбәтләр балаларның, авыр яшь үсмер чакларында да, өйрәнүгә карашын тәрбияләвен дәвам итәчәк. Оуэн белән Клаудиянең балалары хәзер пионерлар булып хезмәт итә, һәм балачактан үк ярата башлаган уку һәм өйрәнү аларга файда китерә.

Ата-аналарның үрнәге балаларга көчле йогынты ясый. Балалар үз ата-аналарының еш укуын һәм өйрәнүен күрсә, бу шөгыльләрнең аларның да гадәтенә кереп китүе бик ихтимал. Ләкин сезгә, ата-ана буларак, бу яктан үрнәк булырга авыр булса, нәрсә эшләргә? Сезгә көндәлек тәртипне я укуга карашыгызны үзгәртергә туры килер (Рим. 2:21). Уку көндәлек тормышыгызда мөһим урында торса, бу балаларыгызга бик нык тәэсир итәчәк. Сезнең куйган тырышлыкларыгыз — аеруча Изге Язмаларны укыганда, очрашуларга әзерләнгәндә һәм гаилә белән өйрәнгәндә — андый шөгыльләрнең мөһим икәнен күрсәтәчәк.

Шулай итеп, балаларыгызда укырга теләк үссен өчен сезнең яратуыгыз һәм үрнәгегез кирәк. Бу яктан нәрсә эшләп була?

Укырга теләкне күңелләренә салыгыз

Балаларыңны укырга яратырга ничек өйрәтергә? Берничә мөһим адым карап чыгыйк. Балаларыңның кечкенә чактан үк үз китаплары булсын. Ата-анасы күңеленә укырга теләк салган бер мәсихче өлкән болай ди: «Балаларыгызның үз китаплары булсын. Ул чакта китаплар аларның дуслары һәм тормышларының өлеше булып китә». Шулай итеп, «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы», «Бөек Остаздан өйрән» дигән китаплар күп балаларның әле укырга өйрәнгәнче үк якын дусларына әйләнә. Үз балаларыгыз белән андый басмаларны укыганда, сез аларны телгә дә, «Рух өйрәткән сүзләргә» һәм «рухи хакыйкатькә» дә өйрәтәсез (1 Көр. 2:13).

Балаларыгызга регуляр рәвештә укыгыз. Балаларыгыз белән һәр көн уку графигын төзегез. Шулай эшләп, сез аларны сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтәсез һәм укырга теләкләрен арттырасыз. Ничек укыганыгыз да мөһим. Илһамланып укыгыз, алар да шулай эшләячәк. Һәм, әлбәттә, балаларыгыз кайбер хикәяләрне кат-кат укырга сорар. Укыгыз, аларның күңеле булсын. Вакыт узу белән алар яңаларын да белергә теләр. Ләкин сак булыгыз, укыганыгызны тыңларга балагызны мәҗбүр итмәгез. Гайсә үз тыңлаучыларын «аңлый алганга кадәр» өйрәтеп, үрнәк күрсәткән (Марк 4:33). Балаларыгызга басым ясамасагыз, алар һәр уку вакытын түземсезлек белән көтәчәк, һәм сез аларның күңеленә укырга теләкне сала алачаксыз.

Балаларыгызны катнашырга һәм укыганнарыгыз турында фикер алышырга дәртләндерегез. Алар, сезне шатландырып, тиздән күп сүзләрне аера, әйтә һәм аларның мәгънәсен аңлый башлаячак. Укыганнарыгыз турында фикер йөртүләр аларның бу яктан алга баруын бик тизләштерә ала. Әңгәмә алып бару балаларга «соңыннан укыганда аерырга һәм аңларга кирәк булачак сүзләрне белергә ярдәм итә» дип әйтелә ата-аналар өчен билгеләнгән бер китапта. «Үсә барган балаларга укый-яза белә торган кешеләр булып китәр өчен, бай эчтәлекле сөйләшүләр бик мөһим» дип дәвам ителә шул ук чыганакта.

Балаларыгызны үзегезгә укырга һәм сораулар бирергә дәртләндерегез. Ә, бәлкем, сез үзегез аларга сораулар бирергә һәм берничә җавап тәкъдим итәргә теләрсез. Ул чакта балалар китапларның мәгълүматлар чыганагы һәм укыганнарының мәгънәсе бар икәнен аңлаячак. Андый ысул аеруча иң тирән мәгънәле китапка, Аллаһы Сүзенә, нигезләнгән басмаларны укыганда файдалы (Евр. 4:12).

Әмма онытмагыз, балагыз үзеннән-үзе укырга өйрәнмәячәк. Моның өчен вакыт һәм бала белән шөгыльләнергә кирәк *. Балаларыгызның укырга теләкләре үссен өчен, мактауга саран булмагыз. Бу аларны уку шөгылен яратырга дәртләндерәчәк.

Файдалы һәм күңелле уку

Балаларны өйрәнү үткәрергә өйрәтсәк, уку аларга күбрәк файда китерәчәк. Өйрәнү — бу мәгълүматларны үзләштереп, аларның бер-берсе белән ничек бәйле икәнлеген аңлау. Моның өчен мәгълүматны эшкәртә, истә калдыра һәм куллана белергә кирәк. Бала өйрәнү үткәрергә өйрәнгәч һәм белгәннәрен ничек кулланырга икәнен күргәч, өйрәнү файдалы һәм күңелле булып китә (Вәг. 10:10).

Өйрәнү нигезләрен аңлатыгыз. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичләре, көндәлек шигырьне тикшерүләр һәм шуңа охшаш чаралар балаларыгызга өйрәнү нигезләрен өйрәтергә мөмкинлек бирә. Кыска вакыт эчендә тыныч кына утырып, берәр теманы дикъкать белән карап чыгу аларны игътибарларын тупларга өйрәтәчәк, бу өйрәнү өчен мөһим. Аннары улыгыз яңа гына өйрәнгәннәре инде белгәннәре белән ничек бәйле икәнен сөйләсен. Бу аны чагыштырулар ясарга өйрәтәчәк. Ә кызыгызны үз сүзләре белән укыганнарын кыскача сөйләп бирергә сорый аласыз. Бу аңа укыганнарының мәгънәсен аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итәчәк. Кабатлау, ягъни төп фикерләрне яңа баштан карап чыгу, аларны истә калдырырга тагын бер мөмкинлек. Хәтта кечкенә балаларны да гаиләдә үткән өйрәнүләр яки җыелыш очрашулар вакытында кыскача язулар алып барырга өйрәтеп була. Бу аларга тагы да игътибарлырак булырга булышачак! Андый гади генә өйрәнү чараларын куллану сезнең һәм балаларыгыз өчен өйрәнүне кызыклы һәм мәгънәле итәчәк.

Өйрәнү үткәрер өчен уңайлы шартлар булдырыгыз. Бүлмәдә саф һава, якты, тыныч һәм уңайлы булса, игътибарны туплау җиңелрәк булачак. Әмма иң мөһиме, бу ата-аналарның өйрәнүгә карашы. «Регуляр рәвештә уку һәм өйрәнү бик мөһим,— дип әйтә бер әни кеше.— Бу балаларыгызга тәртипле булып китәргә ярдәм итә. Алар һәр эшнең үз вакыты бар икәненә өйрәнә». Күп кенә ата-аналар өйрәнү вакытында башка шөгыльләрне тыя. Бер белгечнең сүзләре буенча, бу ысул балаларны яхшы өйрәнү гадәтләренә өйрәтүдә бик тәэсирле булып тора.

Өйрәнүнең мөһимлегенә басым ясагыз. Балаларыгызга шулай ук өйрәнүнең файдасын күрергә ярдәм итегез. Өйрәнүнең чын максаты — алган белемнәрне кулланырга өйрәнү. Бер яшь абый-кардәш болай ди: «Өйрәнгәннәремнең файдасын күрмәсәм, миңа андый өйрәнү авыр бирелә. Ләкин моның ничек кулланырга икәнен белсәм, минем моны аңлыйсым килә». Яшьләр өйрәнүне мөһим максатларга ирешү чарасы итеп санаса, алар моның белән бик теләп шөгыльләнәчәк. Алар, укырга яраткан кебек, өйрәнүне дә ярата башлаячак.

Иң яхшы әҗер

Балаларыгызда укырга теләкне үстерүнең файдасын санап бетерерлек түгел. Мәсәлән, мәктәптә һәм эштә уңышлар, башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр, дөнья вакыйгаларын аңлау, ата-анасы белән бала арасында тыгыз бәйләнешләр. Ә уку һәм өйрәнүдән алган канәгатьлек турында әйтеп торасы да юк.

Ә иң мөһиме, өйрәнүне ярату балаларга рухи карашлы кешеләр булып китәргә ярдәм итә ала. Өйрәнүне ярату Изге Язмалардагы хакыйкатьнең «киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә» төшенер өчен аларның акылларын һәм йөрәкләрен ачарга булыша (Эфес. 3:18). Әлбәттә, мәсихче ата-аналар үз балаларын күпкә өйрәтә ала. Алар үз балаларына вакытларын жәлләмичә, тиешле игътибар бирсә һәм тормышларында дөрес юнәлеш бирер өчен көчләреннән килгәнне эшләсә, балаларының ахыр чиктә Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәчәгенә өметләнә алачак. Үз балаларыгызны яхшы өйрәнү гадәтләренә өйрәтү — бу рухи иминлекләрен саклау һәм Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру чарасы. Шуңа күрә, балаларыгызда укырга һәм өйрәнергә теләк үстерергә тырышканда, һәрвакыт Йәһвәгә дога кылып, аның фатихасын сорагыз (Гыйб. сүз. 22:6).

[Искәрмә]

^ 14 абз. Укырга һәм өйрәнергә өйрәтү уку авыр бирелә торган балалар өчен аерым кыенлыклар тудыра. «Уяныгыз!» (рус) 1997 ел, 22 февраль, 3—10 битләрдәге мәкаләләр бу яктан ата-аналарга ярдәм итә ала.

[26 биттәге рамка/иллюстрация]

Уку

• Баланың үз китабы булсын

• Балагызга укыгыз

• Катнашырга дәртләндерегез

• Укыганнарыгыз турында фикер алышыгыз

• Балаларыгыз сезгә укысын

• Балаларыгызны сораулар бирергә дәртләндерегез

Өйрәнү

• Үрнәк күрсәтегез

• Балаларыгызны өйрәтегез...

○ игътибар тупларга

○ чагыштырулар ясарга

○ үз сүзләре белән сөйләргә

○ кабатларга

○ язулар алып барырга

• Өйрәнү үткәрер өчен уңайлы шартлар булдырыгыз

• Өйрәнүнең мөһимлегенә басым ясагыз