Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөек рухи уңыш җыюда ашкынып катнаш

Бөек рухи уңыш җыюда ашкынып катнаш

Бөек рухи уңыш җыюда ашкынып катнаш

«[Раббы] эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз» (1 КӨР. 15:58).

1. Гайсә үз шәкертләрен нәрсә эшләргә чакырган?

ГАЙСӘ б. э. 30 елының ахырында Самарея өлкәсе аша үткәндә Сухар шәһәренә якын урнашкан кое янына ял итеп алырга утырган. Анда ул үз шәкертләренә: «Әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка өлгергән инде»,— дигән (Яхъя 4:35). Гайсә ашлык җыю турында түгел, ә рухи уңыш җыю, ягъни үзенең шәкертләре булып китәчәк эчкерсез кешеләрне җыю, турында әйткән. Асылда, ул үз шәкертләрен бу эштә катнашырга чакырган. Эш бик күп, ә вакыт әз булган!

2, 3. a) Урак өсте вакытында яшәгәнебез нәрсәдән күренә? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Гайсәнең уңыш җыю турындагы сүзләре безнең көннәрдә аеруча мөһим. Без бөтендөнья басуы «агарып уракка өлгергән» вакытта яшибез. Һәр ел миллионлаган кеше яшәү бирүче хакыйкатьләрне белергә чакырыла, һәм меңләгән кеше суга чумдырылу үтеп, яңа шәкертләр булып китә. Ашлык Хуҗасы, Йәһвә Аллаһы, карамагында тарихтагы иң бөек урак өстендә катнашу безнең өчен зур хөрмәт. Син бар көчеңне куеп, бу эштә катнашасыңмы? (1 Көр. 15:58).

3 Җирдә өч ел ярым хезмәт иткәндә Гайсә үз шәкертләрен рухи иген уручылар булырга әзерләгән. Ул аларны төрле мисаллар аша күп мөһим нәрсәләргә өйрәткән. Бу мәкаләдә аларның өчесе каралачак. Аларның һәрберсендә безнең өчен мөһим булган сыйфатка басым ясала. Алар безгә шәкертләрне җыюда көчебездән килгәнне эшләргә ярдәм итәчәк. Әйдәгез бу сыйфатларны бер-бер артлы карап чыгыйк.

Басынкылык мөһим

4. Гайсә басынкы булуның мөһимлеген ничек күрсәткән?

4 Күз алдыгызга китерегез: шәкертләр яңа гына араларында кайсысы иң бөек икәне турында бәхәсләшкән. Йөзләрендә әле дә шикләнү һәм ачу чагыладыр. Шуңа күрә Гайсә бер кечкенә баланы чакырып алып, алар каршына бастыра. Аңа күрсәтеп, ул: «Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр»,— дип әйтә. (Маттай 18:1—4 не укы). Бу дөнья кешене җәмгыятьтә нинди хакимлеккә ия булганына, байлыгына һәм дәрәҗәсенә карап бәяли. Шәкертләр исә кешенең бөек булуы аның башкалар алдында «үзен кече итеп» тотуына бәйле икәнен аңларга тиеш булган. Алар чын басынкылык күрсәтсә генә, Йәһвә аларны фатихалар һәм кулланыр иде.

5, 6. Ни өчен уңыш җыю эшендә ашкынып катнашыр өчен, басынкы булырга кирәк? Мисал китерегез.

5 Бүген дә бу дөньяда күп кенә кешеләр хакимлек итәргә, бай һәм дәрәҗәле булырга омтыла. Нәтиҗәдә, алар рухи нәрсәләр белән бик әз кызыксына я бөтенләй кызыксынмый (Мат. 13:22). Ә Йәһвә халкы ашлык Хуҗасының фатихасын һәм хуплавын алыр өчен, кешеләр алдында үзләрен «кече итеп» тотарга әзер (Мат. 6:24; 2 Көр. 11:7; Флп. 3:8).

6 Көньяк Америкада яшәүче һәм өлкән булып хезмәт итүче Франциско мисалын карап чыгыйк. Яшь чагында пионер хезмәтен башлар өчен, ул университетны калдырган. «Соңыннан өйләнгәч,— дип сөйли ул,— мин акча ягыннан авырлыклар булмасын өчен яхшы эш таба алыр идем. Ләкин без тормышыбызны гадиләштерергә һәм хатыным белән бергә тулы вакытлы хезмәтне дәвам итәргә булдык. Соңрак балаларыбыз туды һәм мәшәкатьләребез артты, ләкин Йәһвә безгә гади тормыш алып бару тәвәккәллегебезне сакларга ярдәм итте». Франциско болай дип тәмамлый: «30 елдан артык мин өлкән булып хезмәт итәргә һәм күп башка вазифалар башкарырга шатмын. Без гади тормыш алып баруыбызга беркайчан да үкенмәдек».

7. Римлыларга 12:16 һәм Эфеслеләргә 4:2 дәге киңәшләрне син ничек кулланырга тырышасың?

7 Бу дөньяның «тәкәбберлегенә» юк диеп, «һәрвакыт тыйнак» булсаң, син дә уңыш җыю эшендә тагы да күбрәк фатихаларга һәм вазифаларга ия булачагыңа өметләнә аласың (Рим. 12:16; Эфес. 4:2; Мат. 4:19, 20; Лүк 18:28—30).

Тырышлык бүләкләнә

8, 9. a) Гайсәнең талантлар хакындагы кинаясен сөйләп бирегез. б) Бу киная аеруча кем өчен юанычлы?

8 Уңыш җыю эшендә ашкынып катнашыр өчен, тырыш булу сыйфаты да кирәк. Гайсә моны талантлар хакындагы кинаяне сөйләп күрсәткән *. Бу кинаядә бер кеше, чит илгә киткәндә, өч хезмәтчесенә үз милкен ышанып тапшырган. Берсенә ул биш талант, икенчесенә ике талант һәм өченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган. Хуҗалары китеп баргач, аның милкен арттырыр өчен, беренче һәм икенче хезмәтче тырышлык куеп, шунда ук эшкә керешкән. Өченче хезмәтче исә «ялкау» булган. Ул үз талантын яшереп, җиргә күмеп куйган. Әйләнеп кайткач, хуҗалары беренче ике хезмәтчене, аларга «зурысын йөкләп», бүләкләгән. Ә өченче хезмәтчесеннән ул үзе биргән талантны тартып алып, аны өеннән куып чыгарган (Мат. 25:14—30).

9 Син, һичшиксез, Гайсәнең кинаясендәге тырыш хезмәтчеләренә охшарга һәм шәкертләр булдыру эшендә көчеңнән килгәнне эшләргә телисең. Ләкин ниндидер шартлар аркасында син теләгәнчә хезмәт итә алмасаң, нәрсә эшләргә? Сиңа, бәлкем, акча ягыннан авырлыклар булганга, гаиләңне тәэмин итәр өчен, күп эшләргә туры киләдер. Яки олы яшьтә булганга, синең сәламәтлегең начар һәм көчең күп түгелдер. Алайса, талантлар хакындагы бу киная синең өчен бик юанычлы булыр.

10. Талантлар хакындагы кинаядәге хуҗаның зирәк булуы нәрсәдән күренә, һәм ни өчен бу сине юата?

10 Игътибар ит, бу кинаядәге хуҗа һәр хезмәтчесенең сәләте төрле булганын аңлаган. Бу аның «һәркайсына сәләтенә карап» акча калдырганыннан күренә (Мат. 25:15). Һәм шуңа күрә беренче хезмәтченең икенчесенә караганда акчаны күпкә күбрәк эшләп тапканы аңлашыла да. Ләкин хуҗа аларның икесенә дә: «Син — яхшы һәм тугры хезмәтче»,— диеп һәм бер үк әҗер биреп, тырышлыкларын югары бәяләгәнен күрсәткән (Мат. 25:21, 23). Ашлык Хуҗасы Йәһвә Аллаһы да синең шартларың хезмәтеңдә күпме эшли алганыңа тәэсир иткәнен белә. Ул хезмәтеңдә чын күңелдән куйган тырышлыкларыңны югары бәяләячәк һәм сиңа тиешле әҗерен бирәчәк (Марк 14:3—9; Лүк 21:1—4 не укы).

11. Авыр шартлардагы хезмәттә тырыш булу ничек фатихалана ала? Мисал китер.

11 Бразилиядә яшәүче Сельмира исемле апа-кардәшнең мисалы Аллаһыга хезмәт итүдә тырыш булу тормышта уңайлы шартларның булу-булмавына бәйле түгел икәнен күрсәтә. Егерме ел элек аның ирен үтергәннәр, һәм ул өч кечкенә баласы белән берүзе калган. Ул өй җыештыручы булып күп сәгатьләр эшләгән, һәм аңа арып-талып шыгрым тулы шәһәр транспортында йөрергә туры килгән. Бу авырлыкларга карамастан ул үз эшләрен тиешле оештырып, гомуми пионер булып хезмәт итә алган. Соңыннан ике баласы аның кебек пионер хезмәтен башлаган. «Бу еллар дәвамында мин 20 дән күбрәк кеше белән Изге Язмаларны өйрәндем, һәм алар минем «гаиләм» әгъзалары булып китте,— дип әйтә ул.— Аларның яратуы һәм дуслыгы күңелемне һаман да җылытып тора. Бу — бернинди акчага сатып алмаслык хәзинә». Ашлык Хуҗасы һичшиксез Сельмираның зур тырышлыкларын бүләкләгән!

12. Вәгазьләү эшендә без ничек тырышлык күрсәтә алабыз?

12 Хәзерге шартларың хезмәттә үткәрә алган вакытыңны чикләсә дә, син хезмәтеңне уңышлырак итәргә тырышып, уңыш җыю эшендә күбрәк эшли аласың. Син һәр атна үтә торган хезмәт очрашуында бирелгән файдалы киңәшләрне тырышып куллансаң, төрле шаһитлек итү ысулларын үзләштереп, вәгазьләү эшендә остара аласың (2 Тим. 2:15). Шулай ук, җыелыш белән регуляр рәвештә вәгазьли алыр өчен, әһәмиятсез эшләрне, мөмкин булса, я калдырып я икенче вакытка күчереп була (Көл. 4:5).

13. Тырыш булыр өчен, иң мөһиме нәрсә?

13 Онытма, күңелендә рәхмәт хисе булган кеше генә тырыш була ала (Мәд. 39:9). Гайсәнең кинаясендә искә алынган өченче хезмәтче хуҗасын таләпчән һәм дуамал дип санап, аңардан курыккан. Нәтиҗәдә, ул хуҗасының милкен арттырыр урынына акчасын яшереп, җиргә күмеп куйган. Андый гамьсез караш бездә булмасын өчен, безгә ашлык Хуҗасы, Йәһвә, белән якын мөнәсәбәтләр үстереп, аларны сакларга кирәк. Аның искиткеч сыйфатларын — яратуы, сабырлыгы һәм мәрхәмәтен — яхшырак белер өчен һәм алар турында уйланыр өчен, вакыт бүлеп куй. Бу сине чын күңелдән бар тырышлыкларыңны куеп, аңа хезмәт итәргә дәртләндерәчәк (Лүк 6:45; Флп. 1:9—11).

«Изге булыгыз»

14. Уручылар булырга теләүчеләр нинди мөһим таләпкә туры килергә тиеш?

14 Тәүраттан өземтә китереп, рәсүл Петер Аллаһының җирдәге хезмәтчеләренә карата ихтыяры турында болай дип әйтә: «Сезне чакырган Аллаһы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. Изге язмада: „Изге булыгыз, чөнки Мин изге“,— дип язылган бит» (1 Пет. 1:15, 16; Лев. 19:2; Кан. 18:13). Бу сүзләрдән уңыш уручыларга әхлакый һәм рухи яктан саф булырга кирәк икәнлеге күренә. Бу мөһим таләпкә без, образлы әйткәндә, чистарыныр өчен кирәкле адымнар ясап, туры килә алабыз. Моны ничек эшләп була? Бу яктан Аллаһы Сүзендәге хакыйкать ярдәм итә.

15. Изге Язмалардагы хакыйкатьнең нинди көче бар?

15 Аллаһы Сүзендәге хакыйкать чистарта торган су белән чагыштырыла. Мәсәлән, рәсүл Паул майланган мәсихчеләр җыелышы Аллаһы алдында, Мәсих өчен гыйффәтле кәләш кебек, чиста дип язган. Мәсих аны «изге һәм керсез итеп» «сүз аша су белән пакьләндергән» (Эфес. 5:25—27). Гайсә дә үзе игълан иткән Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьнең чистарту көче турында сөйләгән. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә сөйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз» (Яхъя 15:3). Димәк, Изге Язмалардагы хакыйкатьнең әхлакый һәм рухи яктан чистарту көче бар. Без Аллаһы хакыйкатенә үзебезне чистартырга юл куйсак кына, безнең гыйбадәтебез аңа яраклы булачак.

16. Рухи һәм әхлакый яктан ничек чиста булып калырга?

16 Шулай итеп, Аллаһының уңыш җыю эшендә уручылар булып китәр өчен, без иң башта Аллаһы хупламаган эшләрдән арынабыз. Әйе, бу хөрмәтле эштә алда да катнашыр өчен, безнең тормышыбыз Йәһвәнең югары әхлакый һәм рухи нормаларына туры килеп, үрнәк алырлык булырга тиеш. (1 Петер 1:14—16 ны укы.) Үзебезне физик яктан чиста килеш саклаган кебек, без Изге Язмалардагы хакыйкатьләр аша үзебезне һәрвакыт «чистартып» торырга тиеш. Бу Изге Язмаларны укырга һәм мәсихче очрашуларга йөрергә кирәк дигәнне аңлата. Шулай ук без Аллаһының искә төшерүләрен чын күңелдән кулланырга тырышырга тиеш. Шулай эшләп, без үзебезнең гөнаһлы омтылышларыбыз белән көрәшергә һәм бу дөньяның пычрак йогынтысына каршы торырга сәләтле булачакбыз (Мәд. 118:9; Ягък. 1:21—25). Чыннан да Аллаһы Сүзендәге хакыйкать безгә хәтта җитди гөнаһтан да «юылып чистарынырга» булыша икәнен белү никадәр безне юата! (1 Көр. 6:9—11).

17. Чиста булып калыр өчен, без Изге Язмалардагы нинди киңәшләрне кулланырга тиеш?

17 Син Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә үзеңне «чистартырга» юл куясыңмы? Мәсәлән, сиңа бу дөньядагы бозык күңел ачуларның куркыныч икәнлеге турында кисәтеп әйтелгәндә, син моңа ничек карыйсың? (Мәд. 100:3). Син Йәһвәгә хезмәт итмәгән классташларың я эштәге хезмәттәшләрең белән якын аралашудан сакланасыңмы? (1 Көр. 15:33). Йәһвә каршында пычрата алган теләкләреңне син үзеңә буйсындырырга тырышасыңмы? (Көл. 3:5). Син сәяси бәхәсләрдән читтә торасыңмы һәм күп кенә спорт ярышларында чагылган милләтчелек рухыннан сакланасыңмы? (Ягък. 4:4).

18. Әхлакый һәм рухи яктан чиста булу безгә уңышлы уручылар булырга ничек ярдәм итә?

18 Андый нәрсәләрдә Аллаһыга тыңлаучан булу искиткеч нәтиҗәләргә китерәчәк. Үзенең майланган шәкертләрен йөзем агачының ботаклары белән чагыштырып, Гайсә болай дигән: «[Атам] Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта» (Яхъя 15:2). Изге Язмалардагы хакыйкать суы белән һәрвакыт чистарынып торсаң, син тагы да күбрәк җимеш бирәчәксең.

Бүгенге һәм киләчәктәге фатихалар

19. Гайсәнең шәкертләре уңыш җыю эшендә тырыш булганнары өчен, ничек фатихаланган?

19 Гайсәнең өйрәтүләрен кабул иткән тугры шәкертләре, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Мәсих хакында «дөньяның читенә кадәр» шаһитлек бирер өчен, изге рух белән сугарылган булган (Рәс. 1:8). Алар җитәкче совет әгъзалары, миссионерлар, күчеп йөрүче өлкәннәр булып хезмәт иткән һәм яхшы хәбәрне «дөньядагы һәр җан иясенә» игълан итүдә мөһим роль уйнаган (Көл. 1:23). Алар чыннан да мул фатихалар алган һәм башкаларга зур шатлык китергән!

20. a) Рухи уңыш җыю эшендә ашкынып катнашу безгә нинди фатихалар китерә? б) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Әйе, басынкы һәм тырыш булсак һәм Аллаһы Сүзендәге югары нормалар буенча яшәсәк, без алда да хәзер барган бөек уңыш җыю эшендә ашкынып һәм тырышып катнашачакбыз. Бу дөньяда байлык артыннан куып һәм үз рәхәтен генә күреп яшәгән күп кешеләр өметсезлеккә бирелә һәм йөрәк әрнүеннән интегә. Без исә чын шатлык һәм канәгатьлек кичерәбез (Мәд. 125:6). Ә иң мөһиме, безнең хезмәтебез «Раббы алдында бушка булмаячак» (1 Көр. 15:58). Ашлык Хуҗасы Йәһвә Аллаһы безне хезмәтебез һәм аңа булган мәхәббәтебезне күрсәткәнебез өчен мәңге бүләкләячәк (Евр. 6:10—12).

[Искәрмә]

^ 8 абз. Талантлар хакындагы киная башлыча Гайсәнең майланган шәкертләре белән мөнәсәбәтләренә кагылса да, андагы принциплар бөтен мәсихчеләргә кулланырлык.

Хәтерлисезме?

Уңыш җыю эшендә ашкынып катнашырга тырышканда...

• ни өчен басынкы булу мөһим?

• без ничек тырыш булып кала алабыз?

• ни өчен әхлакый вә рухи яктан чиста булып калу мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Басынкылык безгә Патшалык эшләренә тупланган гади тормыш алып барырга булыша ала