Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көне нәрсә ачыклар?

Йәһвә көне нәрсә ачыклар?

Йәһвә көне нәрсә ачыклар?

«[Йәһвә] көне якынлаша! Карак көтмәгәндә кергән кебек... [ул] киләчәк... Җир өстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк» (2 ПЕТ. 3:10).

1, 2. a) Хәзерге бозык дөнья төзелеше ничек юкка чыгачак? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

ХӘЗЕРГЕ бозык дөнья төзелеше мондый төп ялганга нигезләнеп яши: имеш кеше Йәһвәдән бәйсез җир белән уңышлы идарә итә ала (Мәд. 2:2, 3). Ялганга нигезләнгән берәр нәрсә мәңге яшәп килә алырмы? Һич тә юк! Шулай да без Шайтанның дөньясы үзеннән-үзе юкка чыгачак дип өметләнергә тиеш түгел, юк. Аны Аллаһы үзе билгеләгән вакытта һәм үзе теләгән юл белән юк итәчәк. Аллаһының бу бозык дөньяга каршы башкарган эшләре камил итеп аның гаделлеген һәм яратуын чагылдырачак (Мәд. 91:8; Гыйб. сүз. 2:21, 22).

2 «[Йәһвә] көне якынлаша! Карак көтмәгәндә кергән кебек... [ул] да шулай киләчәк. Күкләр көчле дөмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир өстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк»,— дип язган рәсүл Петер (2 Пет. 3:10). Биредә искә алынган «күкләр» һәм «җир» нәрсә ул? Таркалачак «күк җисемнәре» нәрсә аңлата? Петернең «җир өстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк» дигән сүзләрен ничек аңларга? Бу сорауларга җавап алу безгә якын киләчәктә булачак коточкыч вакыйгаларга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Юкка чыгачак күкләр һәм җир

3. 2 Петер 3:10 да искә алынган «күкләр» нәрсә ул, һәм алар ничек юкка чыгачак?

3 Изге Язмаларда «күкләр» дигән сүз, символик мәгънәдә кулланылганда, еш үз гражданнарыннан югарырак торган идарә итүче хакимиятләрне аңлата (Ишаг. 14:13, 14; Ачыл. 21:1, 2). Юкка чыгачак «күкләр» — бу алласыз җәмгыять белән хакимлек итүче кешеләр идарәсе. Аларның «көчле дөмбердәгән тавыш астында» юкка чыгуы бу күкләрнең бик тиз юк ителүен күрсәтергә мөмкин.

4. «Җир» нәрсә ул, һәм ул ничек юк ителәчәк?

4 «Җир» — бу Аллаһыдан читләшкән кешелек дөньясы. Андый дөнья Нух көннәрендә булган һәм Аллаһы кушуы буенча Туфанда юк ителгән. «Аллаһының шул ук сүзе белән хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү өчен хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр һәлак ителәчәкләр» (2 Пет. 3:7). Туфан бар явызларны бер үк вакытта юк иткән булган, ә якынлашып килүче «зур газап» бер-бер артлы баручы вакыйгалардан торачак (Ачыл. 7:14). Зур газапның башында Аллаһы бу дөньяның сәяси җитәкчеләрен «Бөек Бабылны» җимерергә этәрәчәк һәм шуның белән бу дини «фахишәне» нәфрәт иткәнен күрсәтәчәк (Ачыл. 17:5, 16; 18:8). Аннары зур газапның ахырында, Һармагедун сугышында, Йәһвә үзе Шайтан дөньясының калган өлешләрен юк итәчәк (Ачыл. 16:14, 16; 19:19—21).

«Күк җисемнәре» таркалачак

5. Образлы күк җисемнәренә нәрсә керә?

5 Таркалачак «күк җисемнәре» нәрсә ул? «Күк җисемнәре» — бу шушы дөньяның Аллаһыга яраксыз үзенчәлекләрен, карашларын, юлларын һәм максатларын билгеләгән төп нәрсәләр. «Күк җисемнәренә» «Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы» «бу дөньяның рухы» да керә. (Эфеслеләргә 2:1—3 не укы; 1 Көр. 2:12.) Шайтанның дөньясы бу рух, яки «һава», белән сугарылган. Ул кешеләрне «һавадагы рухи көчләр белән идарә итүче» тәкәббер һәм дорфа Шайтан кебек уйларга, планлаштырырга, сөйләргә һәм эш итәргә этәрә.

6. Бу дөньяның рухы нәрсәдә чагыла?

6 Шуңа күрә бу дөнья рухы белән агуланган кешеләр белә торып я белмичә Шайтанга үз акылларына һәм йөрәкләренә тәэсир итәргә юл куя, һәм алар аның уйларын вә карашларын чагылдыра. Нәтиҗәдә, алар, Аллаһы ихтыярын исәпкә алмыйча, теләгәннәрен эшли. Алар үзләрен горур я эгоистларча тота, хакимияткә буйсынырга теләми һәм «тән нәфесләренә, күзләр нәфесенә» бирелеп яши *. (1 Яхъя 2:15—17 не укы.)

7. Ни өчен без үз йөрәгебезне сакларга тиеш?

7 Шуңа күрә аралашыр өчен кешеләр, укырга әдәбият, күңел ачулар я Интернетта нинди сайтларга керергә икәнен сайлаганда Аллаһыдан килгән зирәклекне күрсәтеп, йөрәгебезне саклау бик мөһим (Гыйб. сүз. 4:23). Рәсүл Паул: «Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дөньяның идарә итүче көчләренә нигезләнеп, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен»,— дип язган (Көл. 2:8). Йәһвәнең көне якынлашкан саен, бу сүзләр тагы да мөһимрәк булып китә, чөнки ул көннең моңарчы булмаган «кызулыгы» Шайтан дөньясының бар «күк җисемнәрен» эретеп бетерәчәк, һәм аларның утка чыдам түгел икәннәре ачылачак. Бу Малахий 4:1 дә әйтелгән мондый сүзләрне искә төшерә: «Менә, мич сыман дөрләп яна торган көн туа, һәм үз-үзләренә чиктән тыш ышанучы вә явызлык эшләүче бар кешеләр салам кебек булачак. Бу киләчәк көн аларны йотачак».

«Җир өстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк»

8. «Җир өстендәге һәммә нәрсә» ничек фаш ителәчәк?

8 Петернең «җир өстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк» дигән сүзләре нәрсә аңлата? Йәһвә зур газап вакытында Шайтан дөньясының үзенә һәм Патшалыгына каршы булганын фаш итеп, аның юк ителүгә лаек икәнен күрсәтәчәк. Бу вакыт турында пәйгамбәрлек итеп Ишагыйя болай дигән: «Йәһвә җирдә яшәүчеләрне үзенә каршы эшләгән җинаятьләре өчен җавапка тартыр өчен, үз урыныннан чыга, һәм җир түгелгән канны ачачак һәм үзенең үтерелгәннәрен инде башка яшермәячәк» (Ишаг. 26:21).

9. a) Без нәрсәне кире кагарга тиеш һәм ни өчен? б) Без нәрсә үстерергә тиеш һәм ни өчен?

9 Йәһвә көнендә бу дөнья тәрбияләгән һәм аның бозык рухы буенча яшәгән кешеләр чын йөзләрен күрсәтәчәк, алар хәтта бер-берсен рәхимсез итеп үтерәчәк. Чыннан да, бүген киң таралган күп кенә мәрхәмәтсез күңел ачулар күпләрнең акылына йогынты ясый, һәм, бәлкем, шуңа күрә ул вакытта һәркемнең кулы «якынының кулына каршы күтәреләчәк» (Зәк. 14:13). Шунлыктан горурлык һәм рәхимсезлек кебек Аллаһы өчен җирәнгеч сыйфатларны бездә тудыра алган һәрнәрсәне — фильмнар, китаплар, видеоуеннар һәм башка нәрсәләрне кире кагу бик мөһим (2 Пат. 22:28; Гыйб. сүз. 6:16, 17). Әйдәгез Аллаһының изге рухы җимешен үстерик, чөнки бу җимеш тудырган сыйфатлар безгә Йәһвә көненең кызулыгына чыдарга ярдәм итәчәк (Гәл. 5:22, 23).

«Яңа күк» һәм «яңа җир»

10, 11. «Яңа күк» һәм «яңа җир» нәрсә ул?

10 2 Петер 3:13 не укы. «Яңа күк» — бу Аллаһының 1914 елны, «мәҗүсиләрнең вакыты» тәмамлангач, урнаштырылган күктәге Патшалыгы (Лүк 21:24). Бу хөкүмәт Мәсих Гайсә белән аның 144 000 хакимдәшеннән тора. Аларның күбесе үзләренең күктәге әҗерен алган инде. Ачылыш китабында бу сайланганнар «үзенең кияве өчен әзерләнгән, бизәнгән кәләш кебек, Аллаһыдан, күктән төшүче яңа изге Иерусалим шәһәре» итеп сурәтләнгән (Ачыл. 21:1, 2, 22—24). Җирдәге Иерусалим борынгы Исраилнең хөкүмәте урнашкан үзәк шәһәр булган, ә Яңа Иерусалим һәм аның кияве яңа дөнья төзелешенең хөкүмәте булып тора. Бу күктәге шәһәр нинди мәгънәдә «күктән төшәчәк»? Ул үз игътибарын җиргә юнәлтәчәк.

11 «Яңа җир» — бу Аллаһы Патшалыгына теләп буйсыначак җирдәге яңа кешеләр җәмгыяте. Аллаһы халкына хәзер шатлык китергән рухи оҗмах матур «киләчәк дөньяда» үзенең тиешле урынын алачак (Евр. 2:5). Бу яңа дөнья төзелешендә яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә?

Йәһвәнең бөек көненә әзерләнегез

12. Ни өчен Йәһвә көненең килүе бу дөньяны тетрәндерәчәк?

12 Паул да һәм Петер дә Йәһвә көне «карак» кебек, яшертен һәм көтмәгәндә, киләчәк дип алдан әйткән. (1 Тессалуникәлеләргә 5:1, 2 не укы.) Хәтта ул көнне көтеп торган мәсихчеләр дә аның кинәт килүенә гаҗәпләнәчәк (Мат. 24:44). Әмма бу дөнья кешеләре тетрәнәчәк. Паул болай дип язган: «[Йәһвәдән читләшкән] кешеләр: „Бар да тыныч, куркыныч түгел“,— диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар» (1 Тес. 5:3).

13. «Бар да тыныч, куркыныч түгел» дигән сүзләргә ничек алданмаска?

13 «Бар да тыныч, куркыныч түгел» дигән сүзләр — җеннәрнең тагын бер ялганы булачак; ләкин Йәһвәнең хезмәтчеләре алданмаячак. «Сез, туганнар, караңгылыкта түгел. Чөнки сез барыгыз да яктылыкныкы һәм көннеке»,— дип язган Паул (1 Тес. 5:4, 5). Шуңа күрә Шайтан дөньясының караңгылыгыннан читтә торып, яктылыкта йөрик. Петер болай дип язган: «Сөеклеләрем, бу хакта инде белгәнлектән, [мәсихче җыелыштагы ялган өйрәтүче] әхлаксыз кешеләр ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын һәм сез, ышанычлы нигездән егылып төшмәс өчен, сак булыгыз» (2 Пет. 3:17).

14, 15. a) Йәһвә безгә үз хөрмәтен ничек күрсәтә? б) Аллаһының нинди сүзләренә без колак салырга тиеш?

14 Игътибар итик, Йәһвә безгә «сак булыгыз» диеп кенә чикләнми, юк. Ул безгә хөрмәт күрсәтеп, киләчәктә гомүмән нәрсә булачагын ачыклап тора.

15 Әмма, кызганычка каршы, кайберәүләр үзләрен дорфа тотып, уяу булырга кирәк дигән искә төшерүләргә игътибар итми башлаган. «Без бу искә төшерүне инде еллар буе ишетәбез»,— дип әйтәләрдер алар. Әмма бу кешеләр шуны истә тотарга тиеш: алар андый сүзләр әйтеп, ышанычлы хезмәтче төркеменә генә түгел, ә Йәһвә белән аның Улына да ышанмаганнарын күрсәтә. «Көт аны»,— дигән Йәһвә (Авв. 2:3). Гайсә дә: «Уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит»,— дип әйткән (Мат. 24:42). Өстәвенә, Петер болай дип язган: «Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Пет. 3:11, 12). Ышанычлы хезмәтче төркеме һәм аның Җитәкче советы андый җитди сүзләргә беркайчан да ваемсыз булмаячак!

16. Без нинди караштан сакланырга тиеш һәм ни өчен?

16 Асылда, Хуҗасы соңлый дигән нәтиҗәгә килгән «хезмәтче начар» ул (Мат. 24:48). Бу начар хезмәтче 2 Петер 3:3, 4 тә сурәтләнгән төркемгә керә. «Соңгы көннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучы кешеләр чыгачак»,— дип язган Петер. Алар Йәһвә көнен тыңлаучанлык белән истә тоткан кешеләрдән көлә. Әйе, андый мыскыллаучы кешеләр игътибарларын Патшалык эшләренә туплау урынына, үзләре һәм тән нәфесләре турында уйлый. Бездә беркайчан да андый тыңламаучанлык рухы һәм куркыныч караш булмасын! Киресенчә, әйдәгез Патшалыкны вәгазьләү вә шәкертләр булдыру эшендә һәрвакыт катнашып, «Раббының сабырлыгын... котылу мөмкинлеге» итеп саныйк. Ә вакыйгаларның вакытын Йәһвә Аллаһы билгеләгәнгә, аларның кайчан булачагы турында чиктән тыш борчылмыйк (2 Пет. 3:15; Рәсүлләр 1:6, 7 не укы).

Коткаручы Аллаһыга өметләнегез

17. Тугры мәсихчеләр Гайсәнең Иерусалимнан качыгыз дигән күрсәтмәсе буенча ничек эш иткән һәм ни өчен?

17 Рим гаскәрләре б. э. 66 елында Яһүдиягә басып кергәннән соң, тугры мәсихчеләр мөмкинлек тугач та Гайсәнең күрсәтмәсе буенча Иерусалимнан качып киткән (Лүк 21:20—23). Ни өчен алар тиз һәм тәвәккәл эш иткән? Һичшиксез, алар Гайсәнең кисәтүен истә тоткан. Һәм алар, Мәсих алдан әйткәнчә, качып киткәч, үзләренә авыр булачагын белгәннәр. Ләкин шул ук вакыт аларга Йәһвәнең үзенә тугры булганнарны беркайчан да калдырмаячагы билгеле булган (Мәд. 54:23).

18. Гайсәнең Лүк 21:25—28 дә язылган сүзләре якынлашып килүче зур газапка карашыңа ничек тәэсир итә?

18 Без дә Йәһвәгә тулысынча өметләнергә тиеш, чөнки ул гына, хәзерге дөнья кешелек тарихындагы иң зур газапка дучар булганда, безне коткара алачак. Зур газап башланганнан соң, ләкин әле Йәһвә бу дөньяның калган өлешен юк иткәнче, «галәмгә киләчәк афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр». Әмма Аллаһының дошманнары калтырап торганда аның тугры хезмәтчеләре бер дә курыкмаячак. Киресенчә, котылулары инде якын икәнен белгәнгә, алар сөенәчәк. (Лүк 21:25—28 не укы.)

19. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Әйе, бу дөньядан һәм аның «күк җисемнәреннән» читтә торган кешеләрне искиткеч киләчәк көтә! Әмма, киләсе мәкаләдә аңлатылганча, без, мәңгелек тормыш аласыбыз килсә, яманлыктан сакланудан тыш Йәһвәгә яраклы сыйфатлар үстерергә һәм аңа яраклы эшләр башкарырга тиеш (2 Пет. 3:11, 12).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Бу дөнья рухы тудырган үзенчәлекләр турында күбрәк белер өчен, «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабының 135—139 нчы битләрен кара.

Сез аңлата аласызмы?

• Хәзерге «күкләр» һәм «җир» нәрсә ул?

• «Күк җисемнәре» нәрсә аңлата?

• «Яңа күк» һәм «яңа җир» нәрсә ул?

• Ни өчен безгә тулысынча Аллаһыга өметләнергә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге иллюстрация]

Син үз йөрәгеңне саклап, бу дөньядан ничек читтә тора аласың?

[6 биттәге иллюстрация]

Раббының сабырлыгын котылу мөмкинлеге икәнен ничек күрсәтергә?