Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен»

«Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен»

«Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен»

ГАЙСӘ үз шәкертләренә: «[Сезне] сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис төрмәгә утыртачак»,— дип әйткән. Әмма бу сүзләрне әйтер алдыннан ул: «Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма»,— дигән. Шайтан Патшалыкны вәгазьләү эшен туктатыр өчен, төрмәгә утырту белән һаман да янаганга, кайбер илләрдә мәсихчеләр эзәрлекләнергә мөмкин (Ачыл. 2:10; 12:17). Шуңа күрә безгә Шайтанның усал ниятләренә каршы торырга әзер булырга һәм, Гайсә әйткәнчә, «һичнәрсәдән курыкмаска» нәрсә ярдәм итәчәк?

Әлбәттә, безнең һәрберебезнең үз гомерендә курку хисе кичергәне бардыр. Әмма Йәһвә үзенең Сүзе аша безне шуңа ышандыра: ул безгә куркуга бирелмәскә булышачак. Ничек? Мәсәлән, Йәһвә безгә Шайтан белән аның вәкилләре кулланган алымнарын ачыклап, аларның һөҗүмнәренә әзер булырга ярдәм итә (2 Көр. 2:11). Әйдәгез, борынгы заманда булган бер вакыйгага күз салыйк. Без шулай ук безнең көннәрдәге Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алган тугры имандашларыбызның мисалларына да игътибар итәрбез (Эфес. 6:11—13).

Аллаһыдан куркып яшәүче патша һәм явыз хаким

Б. э. к. VIII гасырда Ассирия патшасы Сеннахирим берничә халыкны үзенә буйсындырган. Аннары ул эреләнеп, Аллаһыдан куркып яшәүче Хизәкыйя патша идарә иткән Аллаһы халкын һәм аларның башкаласы Иерусалимны яулап алырга ниятләгән (4 Пат. 18:1—3, 13). Һичшиксез, Шайтан бу хәлдән файдаланып, Сеннахиримны үз ниятләрен үтәргә котырткан. Шулай итеп, ул хак гыйбадәт кылуны җирдән юк итәр иде (Ярат. 3:15).

Сеннахирим Иерусалимга шәһәрнең бирелүен таләп итәргә дип үз кешеләрен җибәргән. Алар арасында булган рабсак * патша исеменнән сөйләгән (4 Пат. 18:17). Ул яһүдләрнең рухын төшереп, аларның каршылыксыз бирелүен теләгән. Рабсак яһүдләрнең күңелләренә курку салыр өчен, нинди ысуллар кулланган?

Ярдәмсез кебек булсалар да, тугры

Рабсак Хизәкыйянең вәкилләренә болай дигән: «Менә нәрсә дип әйтә бөек патша, Ассирия патшасы: „Нәрсәгә син өметләнәсең?.. Син бу чатнаган камыш, Мисыр, ярдәменә өметләнәсең, аңа таянсаң, ул үч төбеңә кадалып, аны тишәр бит“» (4 Пат. 18:19, 21). Рабсакның гаепләве ялган булган, чөнки Хизәкыйя Мисыр белән килешү төземәгән. Шулай да үзенең бу сүзләре белән рабсакның яһүдләргә мондый фикерне әйтәсе килгән: «Беркаян да ярдәм көтмәгез. Берәү дә сезгә ярдәмгә килмәячәк».

Безнең көннәрдә дә хак гыйбадәт кылуга каршы торучылар мәсихчеләрнең йөрәкләренә курку салыр өчен, төрмә белән яный. Бер апа-кардәшне иманы өчен күп елларга, үз имандашларыннан аерып, төрмәгә утыртканнар. Аңа куркуга бирелмәскә нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дигән: «Дога миңа Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итте... Мин Ишагыйя 66:2 дә язылган сүзләрне, Аллаһы җәберләнгән һәм рухы төшенке кешегә игътибар итә дигән ышандыруны исемә төшерә идем. Бу миңа һәрвакыт көч өстәп торды һәм минем өчен зур юаныч булды». Ә еллар буе ялгыз камерада утырган бер абый-кардәш болай дигән: «Мин шуны аңладым: кешенең Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре булганда, төрмәдәге кечкенә турыпочмаклы бүлмә дә Галәм булырга мөмкин». Әйе, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр бу ике кардәшкә андый ялгызлыкны кичереп чыгарга кирәкле көч биргән (Мәд. 9:10, 11). Эзәрлекләүчеләре аларны гаиләләреннән, дусларыннан һәм имандашларыннан аера алса да, аларны Йәһвәдән беркайчан да аера алмаган; алар моны яхшы белгән (Рим. 8:35—39).

Шуңа күрә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен, һәр мөмкинлекне кулланыйк! (Ягък. 4:8). Без һәрвакыт үзебездән болай дип сорарга тиеш: «Мин Йәһвәне чын шәхес итеп саныйммы? Аның сүзләре кабул иткән көндәлек карарларыма, зурмы алар я кечкенәме, тәэсир итәме?» (Лүк 16:10). Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләребезне сакларга тырышсак, безгә куркыр өчен сәбәпләр булмаячак. Иремия пәйгамбәр рухы төшкән яһүдләр исеменнән болай дигән: «И, Йәһвә, мин сиңа исемең белән иң тирән чокырдан дәштем... Мин сиңа дәшкән көнне син якынлаштың. Син: „Курыкма“,— дидең» (Ирем. елав. 3:55—57).

Шик салу тырышлыклары уңышсыз

Рабсак яһүдләрдә шикләр тудырыр өчен, хәйлә корып, алар белән сөйләшкән. Ул болай дигән: «Хизәкыйя [Йәһвәнең] биеклекләрен һәм мәзбәхләрен юк итте түгелме соң?.. Йәһвә үзе миңа: „Бу җиргә каршы чык һәм аны харап ит“,— диде» (4 Пат. 18:22, 25). Шулай итеп рабсакның Йәһвә үз халкы өчен сугышмаячак, чөнки ул алар белән канәгать түгел дип әйтәсе килгән. Әмма бу нахак сүзләр булган. Йәһвә Хизәкыйяне һәм яңадан үзенә гыйбадәт кыла башлаган яһүдләрне хуплаган (4 Пат. 18:3—7).

Бүген дә мәкерле эзәрлекләүчеләр мәсихчеләрнең күңелләренә шик салырга тырыша. Аларның ышанычына керер өчен, алар ниндидер дөрес мәгълүматлар кулланырга мөмкин, ләкин моңа оста итеп ялган да өстәп җибәрә. Мәсәлән, төрмәдә утырган кардәшләргә илләрендәге бер җаваплы абый-кардәш үз иманыннан ваз кичкән һәм шуңа күрә алар да үз ышануларыннан баш тартса, дөрес булыр иде дип вакыт-вакыт әйтә торган булганнар. Әмма зирәк мәсихчеләр андый хәйләгә бирелми.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында бер апа-кардәш белән булган бер очракны карап чыгыйк. Төрмәдә утырганда аңа җаваплы бер кардәшнең үз иманыннан ваз кичүе турында язуны күрсәткәннәр. Сорау алучы ир-ат бу апа-кардәштән: «Син бу Шаһиткә ышанасыңмы?» — дип сораган. «[Ул] камил булмаган кеше генә бит»,— дип җавап биргән ул. Бу абый-кардәш Изге Язмалардагы принципларны кулланган чагында Аллаһы өчен яраклы булган дип өстәгән апа-кардәш. «Ләкин аның карары Изге Язмаларга туры килмәгәнгә, ул инде минем кардәшем түгел»,— дигән ул. Бу тугры апа-кардәш Аллаһының: «Коткара алмый торган башлыкларга, адәм улларына ышанып тормагыз»,— дигән киңәшен кулланып, акыллы эш иткән (Мәд. 145:3).

Сүз дә юк, мәкерле кешеләрнең хәйләсе безнең иманда нык торырга тәвәккәллегебезне киметә ала. Шуңа күрә Аллаһы Сүзеннән төгәл белем алу һәм аның киңәшләрен куллану безне андый хәйләләрдән яклаячак (Эфес. 4:13, 14; Евр. 6:19). Димәк, безгә Изге Язмаларны һәр көн укыр өчен һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк. Шулай итеп без, басым ясалганда, аек фикер йөртергә сәләтле булачакбыз (Евр. 4:12). Әйе, хәзер белемебезне тирәнәйтү һәм иманыбызны ныгыту вакыты. Күп еллар ялгыз камерада утырып, иманда нык калган бер абый-кардәш болай дигән: «Минем һәр мәсихчене бар рухи ризыкның кадерен белергә дәртләндерәсем килә, чөнки моның кайчан аеруча файдалы булачагын без белмибез». Чыннан да, Аллаһы Сүзен һәм хезмәтче төркеме бүген биргән басмаларны тырышып өйрәнсәк, тормышыбызның авыр вакытларында изге рух өйрәнгәннәребезне хәтеребезгә төшерәчәк (Яхъя 14:26).

Куркуга бирелмәскә нәрсә ярдәм итә?

Рабсак яһүдләрне куркытырга тырышкан. «Әйдә, минем хуҗам, Ассирия патшасы, белән бәхәсләшеп кара,— дигән ул,— мин сиңа ике мең ат бирермен һәм, карарбыз, син алар өчен җайдаклар таба алырсыңмы икән. Ничек инде син хуҗамның иң кечкенә хезмәтчеләренең берсе булып торган идарәчегә каршылык күрсәтә алырсың?» (4 Пат. 18:23, 24). Кеше карашыннан Хизәкыйя һәм аның халкы Ассириянең көчле армиясенә берничек тә каршы тора алмас иде.

Бүген дә эзәрлекләүчеләр, аеруча аларга хөкүмәт ярдәм итсә, бик көчле булып күренергә мөмкин. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар эзәрлекләүчеләре Аллаһының күп хезмәтчеләрен куркытырга тырышкан. Төрмәдә күп еллар үткәргән бер абый-кардәшебез соңрак үзен ничек куркытырга тырышканнарын сөйләгән. Бер тапкыр бер офицер аңа болай дигән: «Күрдеңме, энекәшеңне атып үтерделәр. Бу синең өчен сабак». «Мин Йәһвәнең шаһите һәм аның шаһите булып калачакмын»,— дип җавап биргән абый-кардәш. «Алайса, чираттагысы син булачаксың»,— дип янаган тегесе. Шулай да кардәшебез нык булып калган, һәм ул янавыннан туктаган. Кардәшкә куркуга бирелмәскә нәрсә ярдәм иткән? «Мин Йәһвә исеменә өметләндем»,— дип әйткән ул (Гыйб. сүз. 18:10).

Йәһвәгә тулысынча иман итеп, без кулларыбызга зур калкан алабыз. Бу безне Шайтанның рухилыгыбызга зыян китерә алган бар һөҗүмнәреннән яклый (Эфес. 6:16). Шуңа күрә Йәһвәдән иманыбызны ныгытырга ярдәм итсен дип сорасак, яхшы булыр иде (Лүк 17:5). Шулай ук безгә иманыбызны ныгытыр өчен, тугры хезмәтче төркеме биргән бар нәрсәдән файда алырга кирәк. Дошманнар безне янаулар белән куркытканда без Йәһвәнең Йәзәкил пәйгамбәргә биргән ышандыруын исебезгә төшерә алабыз. Үҗәт халыкка хәбәр җиткергән Йәзәкилгә Йәһвә болай дигән: «Мин синең йөзеңне,— аларның йөзләре кебек үк, һәм синең маңгаеңны, аларның маңгайлары кебек үк, каты иттем. Синең маңгаеңны чакматаштан катырак булган алмаз кебек иттем» (Йәз. 3:8, 9). Әйе, Йәзәкил Йәһвә ярдәме белән алмаз кебек нык булырга тиеш булган. Йәһвә безгә дә нык булырга ярдәм итә ала.

Вәсвәсәләргә каршы тор

Каршы килүчеләр ачыклаганча, вәсвәсәле тәкъдимнәр кайвакыт, бар башка ысуллар уңышсыз булып чыкканда, кешене үз сафлыгын бозарга этәрә ала. Рабсак та андый ысулны кулланган. Ул Иерусалимдагы кешеләргә болай дигән: «Бирелегез һәм минем яныма чыгыгыз... Мин килеп, сезне үзегезнең җирегезгә охшаш җиргә, ашлык һәм яңа шәраб булган җиргә, икмәк һәм йөзем агачлары булган җиргә, зәйтүн агачлары һәм бал булган җиргә алып китәрмен. Шулай сез исән калырсыз, үлмәссез» (4 Пат. 18:31, 32). Яңа ипи ашау һәм яңа шәраб эчү мөмкинлеге шәһәр эчендә бикләнгән кешеләргә бик кызыктыргыч булып күренгәндер!

Андый вәсвәсәле бер мөмкинлек бер тапкыр төрмәдә утырган миссионерга карата кулланылган: аны, тәвәккәллеген киметер өчен, алты айга «матур бакчадагы бер уңайлы йортка» күчергәннәр. Әмма абый-кардәш рухи яктан уяу булган һәм мәсихче карашларыннан баш тартмаган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Соңрак ул болай дип аңлаткан: «Мин Патшалыкка гына өмет багладым... Аллаһы патшалыгы турындагы белемнәрем булганга һәм аның чынлыгына ышанганга, мин бер дә шикләнмәдем, алар мине сындыра алмадылар».

Ә безнең өчен Аллаһы Патшалыгы чынбарлыкмы? Ыруг башлыгы Ибраһим, рәсүл Паул һәм Гайсә Патшалыкның чынлыгына ышанганга, авыр сынауларны кичерә алган (Флп. 3:13, 14; Евр. 11:8—10; 12:2). Патшалыкны алда да тормышыбызда беренче урынга куйсак һәм аның мәңгелек фатихаларын истә тотсак, без дә авырлыклардан вакытлыча коткара алган вәсвәсәле тәкъдимнәрне кире кага алачакбыз (2 Көр. 4:16—18).

Йәһвә безне калдырмаячак

Рабсакның яһүдләрне куркытырга бар тырышлыкларына карамастан, Хизәкыйя һәм аның халкы Йәһвәгә тулысынча өметләнгән (4 Пат. 19:15, 19; Ишаг. 37:5—7). Йәһвә исә аларның ярдәм сорап дога кылганнарына җавап итеп, фәрештәсен җибәргән. Ул бер төн эчендә Ассириянең 185 000 гаскәриен үтергән. Икенче көнне үк Сеннахирим үз армиясе калдыгы белән хурлыктан башкаласы Нинәвигә качкан (4 Пат. 19:35, 36).

Күргәнебезчә, Йәһвә үзенә өметләнгәннәрне калдырмаган. Сынаулар вакытында нык торган кардәшләребезнең хәзерге мисаллары да шуны ук күрсәтә. Шуңа күрә күктәге Атабыз безне дә болай дип ышандыра: «Мин, синең Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам һәм: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен“,— дип әйтәм» (Ишаг. 41:13).

[Искәрмә]

^ 6 абз. «Рабсак» бу Ассириядәге дәрәҗәле түрәнең титулы булган. Изге Язмаларда бу кешенең исеме әйтелми.

[13 биттәге текст]

Үзенең Сүзендә Йәһвә 30 тапкырдан күбрәк үз хезмәтчеләрен: «Курыкма»,— дип ышандыра

[12 биттәге иллюстрация]

Рабсакның һәм Аллаһы халкының бүгенге дошманнарының алымнары охшашмы?

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр сынауларда сафлыгыбызны сакларга булыша