Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әзер булу яхшы нәтиҗәләргә китерә

Әзер булу яхшы нәтиҗәләргә китерә

Әзер булу яхшы нәтиҗәләргә китерә

ҖЫЕЛЫШ территориягездә көтмәгәндә вәгазьләр өчен килеп чыккан мөмкинлекләрне кулланасыңмы? Финляндиядәге диңгез ярында урнашкан тарихи Турку шәһәрендә яшәгән мәсихче кардәшләребез мондый мөмкинлекне кулланган, һәм бу яхшы нәтиҗәләргә китергән.

Берникадәр вакыт элек Туркудагы кардәшләр Азиядән ир кешеләрнең килүен күргән, алар бу шәһәрдәге верфьтә зур диңгез пароходын төзеп бетерер өчен килгән булган. Соңрак бер абый-кардәш бу чит ил эшчеләренең нинди кунакханәләрдә туктаганын белгән. Ул шулай ук бу кешеләрнең иртән шәһәр үзәгендәге кунакханәдән портка автобус белән киткәннәрен күргән. Бу абый-кардәш шунда ук Туркудагы инглиз җыелышындагы кардәшләргә моның турында хәбәр иткән.

Шул җыелыштагы өлкәннәр чит илдән күп кешеләрнең килүе Патшалык хакындагы хәбәрне таратыр өчен көтелмәгән мөмкинлекләрне биргәнен аңлаган, һәм алар тиз арада махсус кампания оештырган. Шул атнаның якшәмбе көнендә иртәнге сәгать җидедә ун вәгазьче автобус тукталышы янында җыелган. Башта эшчеләр күренмәгән. «Әллә без соңга калдыкмы? Алар Туркудан киткәннәрме әллә?» — дип кардәшләр гаҗәпләнгән. Ләкин аннан соң урам чатыннан эш киеме кигән бер эшче килеп чыккан. Аңардан соң тагын берсе күренгән, һәм калганнары да килгән. Тиздән бар эшчеләр тукталыш янында җыелган. Вәгазьчеләр эшчеләргә инглиз телендәге басмаларны тәкъдим итеп вәгазьли башлаган. Бәхеткә каршы, эшчеләр автобуста урын табып утырганчы бер сәгать узган, һәм шуңа күрә кардәшләрнең күбесе белән сөйләшеп алыр өчен вакытлары җитәрлек булган. Автобуслар китеп баргач, эшчеләр 126 брошюра һәм 329 журнал үзләре белән алып киткән.

Мондый яхшы нәтиҗәләр кардәшләрне киләсе атнада район күзәтчесе килгәндә тагын бер мәртәбә шул кампанияне оештырырга дәртләндергән. Яңгыр яуган көнне иртәнге җиденче яртыда район күзәтчесе вәгазь өчен очрашу үткәргән, һәм 24 вәгазьче автобус тукталышына киткән. Бу юлы алар шулай ук тагал телендәге басмаларны үзләре белән алган, чөнки күп чит ил кешеләре Филиппиннан булган. Бу иртәдә, автобуслар портка таба кузгалгач, эшчеләр 7 китап, 69 брошюра һәм 479 журнал үзләре белән алып киткән. Кампаниядә катнашкан абый һәм апа-кардәшләрнең никадәр шатланганнарын һәм дулкынланганнарын күз алдына китер!

Эшчеләр туган җирләренә кайтып киткәнче, кардәшләрнең, алар тукталган кунакханәләргә килеп, кайбер эшчеләргә Патшалык хакындагы хәбәрне җентекләп аңлатыр өчен мөмкинлеге булган. Алар элек тә дөньяның башка җирләрендә Йәһвә Шаһитләрен очратканы турында әйткән. Эшчеләр бик рәхмәтле булган, чөнки алар Финляндиядә булганда кардәшләр тырышлыклар куеп алар белән сөйләшкән.

Җыелыш территориягездә көтмәгәндә вәгазьләр өчен килеп чыккан мөмкинлекләрне кулланасыңмы? Син чыгышлары белән төрле булган кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләргә омтыласыңмы? Алайса, Туркудагы кардәшләребез кебек син дә шатлык кичерә аласың.

[32 биттәге карта/иллюстрация]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

ФИНЛЯНДИЯ

ХЕЛЬСИНКИ

Турку

[Иллюстрация астына язылган сүзләр]

STX Europe