Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Өйрәтү белән мәшгуль бул»

«Өйрәтү белән мәшгуль бул»

«Өйрәтү белән мәшгуль бул»

«СЕЗ Мине Остаз һәм Раббы дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын» (Яхъя 13:13). Бу сүзләрне шәкертләренә әйтеп, Гайсә үзенең өйрәтүче буларак роленә басым ясаган. Ә күккә күтәрелер алдыннан ул үз шәкертләренә болай дигән: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Мат. 28:19, 20). Соңрак рәсүл Паул да Аллаһы Сүзен өйрәтүчеләр булуның мөһимлегенә игътибар иткән. Ул мәсихче өлкән Тимутене: «Изге язманы бердәмлек алдында уку, вәгазь сөйләү һәм өйрәтү белән мәшгуль бул... Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла»,— дип өндәгән (1 Тим. 4:13—15).

Бүген дә, ул вакыттагы кебек, өйрәтү вәгазь эшендә һәм мәсихче очрашуларда билгеле бер үзенчәлек булып тора. Өйрәтү белән без алда да ничек мәшгуль була алабыз, һәм бу безгә Аллаһы Сүзен өйрәтүчеләр буларак остарырга ничек ярдәм итәчәк?

Бөек Остаздан үрнәк ал

Гайсәнең өйрәтүе аның күп кенә тыңлаучыларын җәлеп иткән. Аның сүзләре Насарадагы гыйбадәтханәгә килгән кешеләргә ничек тәэсир иткәненә игътибар ит. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә: «Барысы да Гайсәне мактадылар һәм, Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң кал[дылар]»,— дип әйтелә (Лүк 4:22). Гайсәнең шәкертләре вәгазьләгәндә үз Остазларыннан үрнәк алган. Рәсүл Паул имандашларын: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дип дәртләндергән (1 Көр. 11:1). Паул, Гайсәнең өйрәтү алымнарын үзләштергәнгә, «халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә» бик уңышлы өйрәткән (Рәс. 20:20).

«Базар мәйданында» өйрәтү

Паулның халык алдында искитәрлек итеп өйрәтүе турында Рәсүлләр китабының 17 нче бүлегендә язылган. Анда без аның Афина шәһәренә килгәне турында укыйбыз. Паул кая гына карамасын, урамнар, халык булган җирләр потлар белән тулган булган. Шуңа күрә Паулның күңеле әрнегәненә гаҗәпләнәсе юк. Шулай да ул хисләргә бирелмәгән, ә «гыйбадәтханәдә... һәр көн базар мәйданында очраган кешеләр белән сөйләшкән» (Рәс. 17:16, 17). Безнең өчен нинди яхшы үрнәк! Һәртөрле кешеләргә, аларны хөкем итмичә, ә хөрмәт итеп вәгазьләсәк, бу кайберәүләрне безне тыңларга һәм ахыр чиктә ялган диннең коллыгыннан азат ителергә дәртләндерәчәк (Рәс. 10:34, 35; Ачыл. 18:4).

Паул базар мәйданында вәгазьләгәндә күпләр аның хәбәренә ваемсыз булган. Аны тыңлаучылар арасындагы фәлсәфәчеләрнең карашлары ул вәгазьләгән хакыйкатьләргә туры килмәгән. Алар Паул белән бәхәскә керә башлагач, ул аларның әйткән сүзләрен исәпкә алган. Кайберәүләр аны «тел бистәсе» дип атаган (грекча сүзгә-сүз «орлыклар чүпләүче»); бу сүз тезмә ул вакытта мәгълүматны бөртекләп җыеп, соңыннан аны кирәк-кирәкмәгәндә сөйләүче кешеләргә кулланылган. Башкалар: «Ул чит илаһлар турында вәгазь итә булса кирәк»,— дигәннәр (Рәс. 17:18).

Әмма тыңлаучыларның кимсетеп әйтелгән сүзләре аркасында Паул өметсезлеккә бирелмәгән. Киресенчә, аны үз тәгълиматларын аңлатырга сорагач, ул мөмкинлекне кулланып, үзенең өйрәтү осталыгын күрсәтүче зирәк тулы нотык сөйләгән (Рәс. 17:19—22; 1 Пет. 3:15). Әйдәгез аның нотыгын җентекләп карап чыгыйк, һәм өйрәтү осталыгыбызны яхшыртырга ярдәм итә алган сабаклар алыйк.

Уртак тема тап

Паул болай дигән: «Афиналылар! Сезнең бөтен яклап аеруча диндар икәнегезне күреп торам... Чөнки сезнең изге әйберләрегезне карап йөргәндә мин „Билгесез илаһка“ дип язылган корбан китерү урынын да күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган шул билгесез Аллаһы турында вәгазь итәм» (Рәс. 17:22, 23).

Паул әйләнә-тирәдәге нәрсәләргә бик игътибарлы булган. Бу аңа үзенең тыңлаучылары турында күпне белергә ярдәм иткән. Без дә вәгазьләгәндә күзәтүчән булсак, йорт хуҗалары турында күбрәк белербез. Мәсәлән, ишегалдындагы уенчыклар я ишектәге ниндидер билгеләр аша күпне ачыклап була. Йорт хуҗасы турында берәр нәрсә белсәк, без нәрсә әйтәчәгебезне генә түгел, ә ничек моны әйтәчәгебезне дә белербез (Көл. 4:6).

Паул үз хәбәрен кешеләрне хөкем итмичә сөйләгән. Әмма ул афиналыларның табынулары төгәл булмаган белемнәргә нигезләнгән икәнен күргән. Ул аларга чын Аллаһыга гыйбадәт кыла алганнары турында ачык итеп әйткән (1 Көр. 14:8). Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне ачык итеп һәм беркемне дә хөкем итмичә сөйләү никадәр мөһим!

Әдәпле бул һәм кешеләргә бертигез кара

Паул болай дип дәвам иткән: «Дөньяны һәм аның эчендәге һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы — Ул күкләрнең һәм җирнең Раббысы. Ул кеше кулы белән төзелгән изге йортларда яшәми һәм Ул кешеләрнең Аңа хезмәт итүләренә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (Рәс. 17:24, 25).

Паул монда Йәһвәгә Яшәү Бирүчегә буларак игътибар итеп, аның турында ипле генә ул «күкләрнең һәм җирнең Раббысы» дигән. Диннәре һәм культуралары төрле булган эчкерсез кешеләргә Йәһвә Аллаһының бар нәрсәнең яшәү Чыганагы икәнлеген аңларга ярдәм итү нинди зур хөрмәт! (Мәд. 35:10).

Аннары Паул болай дигән: «Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны һәм яшәү урыннарының чикләрен билгеләде. Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр өчен, Аны капшанып эзләп тапмаслармы икән, дип эшләде. Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел» (Рәс. 17:26, 27).

Безнең өйрәтүебез без гыйбадәт кылган Аллаһыбызның нинди икәнлеген күрсәтә. Кешеләрне аермыйча, Йәһвә төрле милләт кешеләренә үзен «капшанып эзләп» табарга мөмкинлек бирә. Безгә дә очраткан һәр кешегә бертигез карап вәгазьләргә кирәк. Без Барлыкка Китерүчегә ышанган кешеләргә аңа якынлашырга ярдәм итәргә тырышабыз. Бу аларга мәңгелек фатихалар китерә ала (Ягък. 4:8). Ләкин Аллаһының барлыгына шикләнгән кешеләргә ничек ярдәм итәргә? Без Паулның үрнәгенә иярәбез. Аның алдагы әйткән сүзләренә игътибар итик.

«Сезнең кайбер шагыйрьләрегез: „Без дә аның нәселеннән“,— дип әйткән кебек „без Аңарда яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез“. Шуңа күрә без, Аллаһы нәселеннән буларак, илаһилык ул... сурәт рәвеше алган алтынга, көмешкә яки ташка охшаш, дип уйларга тиеш түгелбез» (Рәс. 17:28, 29).

Паул афиналыларны кызыксындырыр өчен, алар белгән һәм таныган шагыйрьләр сүзләрен китергән. Без дә тыңлаучыларыбыз кабул итәчәк нәрсәләр турында фикер йөртеп, алар белән уртак тел табабыз. Мәсәлән, Паулның еврейләргә язган хатындагы мондый мисал бүген дә ышандырырлык булып тора: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган» (Евр. 3:4). Йорт хуҗалары белән бу гади генә мисал турында фикер йөртеп, аларга сөйләгәннәребезнең хаклыгын танырга ярдәм итә алабыз. Паулның нотыгындагы уңышлы өйрәтүнең тагын бер үзенчәлеге — бу тыңлаучыларны эш итәргә дәртләндерү.

Вакытның ашыгыч икәненә басым яса

Паул болай дигән: «Шулай итеп, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бөтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә. Чөнки Аллаһы галәмне гадел хөкем итү көнен билгеләде. Ул Үзе билгеләгән Зат аша хөкем итәр» (Рәс. 17:30, 31).

Аллаһы явызлыкның булуын вакытлыча рөхсәт итеп, безнең һәрберебезгә асылда без нинди икәнлегебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Без яшәгән вакытның ашыгыч икәнлеге һәм Патшалык идарәсе китерәчәк фатихаларның бик якын булуы турында ышандырырлык итеп сөйләү бик мөһим (2 Тим. 3:1—5).

Кешеләр төрлечә кабул итә

«Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: „Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз“,— диделәр. Шуннан соң Паул Арейпәгтән чыкты. Кайбер кешеләр, ул сөйләгәннәргә ышанып, иман китерделәр» (Рәс. 17:32—34).

Кайберәүләр безнең өйрәтүебезне шунда ук кабул итә, ә башкаларга моның өчен күбрәк вакыт кирәк булыр. Ләкин хакыйкатьне ачык һәм гади итеп аңлатуыбыз хәтта бер кешегә генә дә Йәһвә турында төгәл белем алырга ярдәм итсә, Аллаһының безне кулланып, үз Улына кешеләрне җәлеп иткәне өчен без никадәр рәхмәтле! (Яхъя 6:44).

Алган сабаклар

Паулның нотыгы турында уйлану безгә Изге Язмалардагы хакыйкатьне башкаларга ничек аңлатырга икәне турында күбрәк белергә ярдәм итә. Безнең җыелышта ачык нотык белән чыгыш ясау хөрмәтебез булса, без Паулның үрнәге буенча, җыелышка яңа килгән кешеләрнең хисләрен исәпкә алып, ипле генә сөйли алабыз. Бу аларга хакыйкатьләрне аңларга һәм кабул итәргә булышачак. Андый хакыйкатьләрне безнең аңлаешлы итеп сөйлисебез килә, ләкин җыелышка яңа килгәннәрнең карашларын хөкем итмәс өчен, безгә сак булырга кирәк. Без вәгазьләгәндә дә ышандырырлык һәм әдәпле итеп сөйләргә тырышабыз. Шулай эшләп, без Паулның: «Өйрәтү белән мәшгуль бул»,— дигән киңәше буенча эш итәбез.

[30 биттәге иллюстрация]

Паул ачык, гади һәм әдәпле итеп өйрәткән

[31 биттәге иллюстрация]

Вәгазьдә кешеләрнең хисләрен исәпкә алып, без Паулдан үрнәк алабыз