Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Аллаһының гаделлеген данлый

Гайсә Аллаһының гаделлеген данлый

Гайсә Аллаһының гаделлеген данлый

«Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп... Үзенең хаклыгын раслады» (РИМ. 3:25).

1, 2. a) Изге Язмалар буенча, кешелек нинди хәлдә? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

ГАДӘН бакчасында булган фетнә турында яхшы билгеле. Безнең һәрберебез Адәм гөнаһының нәтиҗәләрен кичерә. Изге Язмаларда моның турында болай диелә: «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар» (Рим. 5:12). Без, дөрес булганны эшләргә тырышсак та, барыбер ялгышабыз, һәм Аллаһының кичерүенә мохтаҗ. Хәтта рәсүл Паул да болай дип зарланган: «Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, бәлки теләмәгән явызлыкны эшлим мин. Мескен кеше мин!» (Рим. 7:19, 24).

2 Бу мәкаләдә мондый мөһим сораулар каралачак: барыбыз да мирас итеп гөнаһ алганга, насаралы Гайсә ничек гөнаһсыз туган, һәм ни өчен ул суга чумдырылу үткән? Гайсә үз тормышы белән ничек Йәһвәнең гаделлеген данлаган? Һәм иң мөһиме, Мәсихнең үлеме белән нәрсә чынга ашкан?

Аллаһының гаделлеге шик астына алынган

3. Шайтан Хауваны ничек алдаган?

3 Безнең беренче ата-анабыз, Адәм белән Хаува, ахмаклык эшләп, Аллаһының хакимлеген кире каккан вә «иблис һәм шайтан дип аталган борынгы еланның» идарәсен сайлаган (Ачыл. 12:9). Моның ничек булганын карап чыгыйк. Шайтан Хаувадан: «Алла чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» — дип сорап, Йәһвә Аллаһының идарә итү рәвешенең гаделлеген шик астына алган. Хаува җавап итеп, Аллаһының бер агачның җимешләренә кагылмаска, юкса бу үлемгә китерәчәк дигән ачык әмерен кабатлаган. Ә Шайтан: «Юк, үлмисез»,— диеп, Аллаһыны ялганда гаепләгән. Аннары ул Хауваны ышандырырга тырышып, Аллаһы аны яхшы нәрсәдән мәхрүм итә һәм ул бу җимешне ашаса, үзе Аллаһы кебек булып, бәйсезлеккә ия булачак, ягъни нәрсә яхшылык, ә нәрсә яманлык икәнен үзе карар итәчәк дип алдаган (Ярат. 3:1—5).

4. Кешелек Аллаһының дошманы Шайтанның хакимлеге астына ничек эләккән?

4 Шайтанның, асылда, кешелек Аллаһыдан бәйсез яшәсә, бәхетлерәк булачак дип әйтәсе килгән. Адәм, Аллаһының гадел хакимлеген яклар урынына, үз хатынын тыңлап, тыелган җимешне ашаган. Ул инде Йәһвә алдында тәкъва булмаган һәм безне үлем белән гөнаһ коллыгына саткан. Шул ук вакытта кешелек Аллаһының дошманы, «бу гасырның илаһы», Шайтанның хакимлеге астына эләккән (2 Көр. 4:4; Рим. 7:14).

5. a) Йәһвә үзенең сүзенә ничек тугры булган? б) Аллаһы Адәм белән Хауваның буыннарына нинди өмет биргән?

5 Үзенең әйткән сүзенә тугры булып, Йәһвә Адәм белән Хаувага үлем хөкемен чыгарган (Ярат. 3:16—19). Ләкин бу Аллаһының нияте үтәлмәячәк дигәнне аңлатмаган, юк. Аларга хөкем чыгарганда Йәһвә аларның киләчәк буыннарына якты өмет биргән. Ул үзенең «нәсел», ягъни токым, булдырырга нияте турында әйткән. Бу ният буенча, Шайтан вәгъдә ителгән Токымны үкчәсеннән чагарга, ә ул бу ярадан савыгып, Шайтанның башын ярырга тиеш булган (Ярат. 3:15). Изге Язмаларда бу тема ачыкланып, Гайсә Мәсих турында: «Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде»,— диелә (1 Яхъя 3:8). Ләкин Гайсәнең эш итү рәвеше һәм үлеме Аллаһының хаклыгын, ягъни гаделлеген, ничек данлаган?

Гайсәнең суга чумдырылуы нәрсә аңлаткан?

6. Гайсәнең Адәм гөнаһын мирас итеп алмаганын без кайдан беләбез?

6 Гайсә җитлеккәч, ул бар яктан камил Адәмгә тиң булырга тиеш булган (Рим. 5:14; 1 Көр. 15:45). Димәк, ул камил булып туарга тиеш булган. Бу ничек мөмкин булган соң? Җәбраил фәрештә Гайсәнең анасы Мәрьямгә моны болай дип аңлаткан: «Сиңа Изге Рух иңәчәк... һәм синең өстеңә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте төшәчәк, шуңа күрә син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак» (Лүк 1:35). Кечкенә чагында Мәрьям Гайсәгә һичшиксез аның тууы белән бәйле кайбер вакыйгаларны сөйләгәндер. Шуңа күрә бер тапкыр Мәрьям белән Гайсәнең үги атасы Йосыф аны Аллаһы Йортында тапкач, яшь Гайсә алардан: «Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип сораган (Лүк 2:49). Билгеле, яшь чактан ук Гайсә үзенең Аллаһы Улы икәнен белгән. Шуңа күрә Аллаһы гаделлеген данлау аның өчен бик мөһим булган.

7. Гайсә нинди кыйммәтле нәрсәләргә ия булган?

7 Гайсә һәрвакыт гыйбадәт кылу очрашуларына йөреп, рухи нәрсәләр белән тирән кызыксынганын күрсәткән. Камил акылга ия булганга, ул бар ишеткәннәрен һәм Еврей Язмаларыннан укыганнарын йотып баргандыр (Лүк 4:16). Ул шулай ук кыйммәтле нәрсәгә — камил тәнгә ия булган. Ул аны кешелек өчен корбан итә алган. Суга чумдырылу үткәндә Гайсә дога кылган һәм, бәлкем, Мәдхия 39:7—9 дагы пәйгамбәрлек сүзләре турында уйлангандыр (Лүк 3:21; Еврейләргә 10:5—10 ны укы).

8. Ни өчен Чумдыручы Яхъя Гайсәгә суга чумдырылырга комачауларга тырышкан?

8 Чумдыручы Яхъя башта Гайсәгә суга чумдырылу үтәргә комачауларга теләгән. Ни өчен? Чөнки Яхъя Канунга каршы кылган гөнаһларыннан тәүбә иткән яһүдләрне суга чумдырган. Якын туганы буларак Яхъя Гайсәнең тәкъва булганын һәм шуңа күрә аңа тәүбә итәргә кирәк түгел икәнен белгәндер. Ләкин Гайсә аңа: «Хәзер шулай булсын. Аллаһы ихтыярын без шуның белән үтәрбез»,— диеп, үзенә суга чумдырылырга кирәк икәнен аңлаткан (Мат. 3:15).

9. Гайсәнең суга чумдырылуы нәрсә аңлаткан?

9 Камил кеше буларак, Гайсә үзенең, Адәм кебек, камил кешелекнең атасы булып яшәү мөмкинлеге булганы турында уйлый алган. Әмма ул андый киләчәкне беркайчан да теләмәгән, чөнки бу Йәһвәнең аңа карата ихтыяры булмаган. Аллаһы аны җиргә вәгъдә ителгән Токым, ягъни Мәсих, ролен үтәргә җибәргән. Бу Гайсәнең үз камил кеше тормышын корбан итүен дә үз эченә алган. (Ишагыйя 53:5 не укы *.) Әлбәттә, Гайсәнең суга чумдырылуының мәгънәсе безнекенә караганда башка төрле булган. Исраил инде Аллаһыга багышланган халык булганга, аңа Йәһвәгә багышланырга кирәк булмаган. Гайсә суга чумдырылу үтеп, үзен, Еврей Язмаларында Мәсих турында алдан әйтелгәнчә, Аллаһы ихтыярын үтәргә тәкъдим иткән.

10. Мәсих буларак Аллаһының ихтыярын үтәү үз эченә нәрсә алган, һәм Гайсә моның турында нәрсә уйлаган?

10 Йәһвәнең ихтыяры буенча, Гайсә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә, шәкертләр булдырып, аларны киләчәк уңыш җыю эшенә әзерләргә тиеш булган. Ул шулай ук эзәрлекләүләрне кичерергә һәм рәхимсез итеп үтерелергә әзер булган. Шулай итеп ул Йәһвәнең гадел хакимлеген яклаганын күрсәтер иде. Гайсә Күктәге Атасын чын мәгънәдә яратканга, Аллаһы ихтыярын үтәү һәм үз тәнен корбан итеп бирү аңа зур канәгатьлек китергән (Яхъя 14:31). Шулай ук үзенең камил тормышының бәясен Аллаһыга безне гөнаһ һәм үлем коллыгыннан йолып алыр өчен биреп була икәнен белү аны сөендергән. Аллаһы Гайсәнең үз өстенә андый зур җаваплылык алыр өчен үзен тәкъдим иткәнен хуплаганмы? Һичшиксез хуплаган!

11. Йәһвә Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих буларак хуплаганын ничек күрсәткән?

11 Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр Йәһвә Аллаһының Гайсә Үрдүн елгасы суыннан чыкканда хуплау сүзләрен ачык итеп әйткәнен язган. «Мин Рухның күгәрчен рәвешендә Гайсәгә иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем... [...] Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул — Аллаһы Улы»,— дип әйткән Чумдыручы Яхъя (Яхъя 1:32—34). Өстәвенә, ул вакытта Йәһвә: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— дип игълан иткән (Мат. 3:17; Марк 1:11; Лүк 3:22).

Үлгәнгә тикле тугры

12. Гайсә суга чумдырылганнан соң, өч ел ярым дәвамында нәрсә эшләгән?

12 Алдагы өч ел ярым дәвамында Гайсә үзен тулысынча кешеләрне үз Атасы һәм Аллаһының гадел хакимлеге турында өйрәтүгә багышлаган. Вәгъдә ителгән җирне җәяү аркылыга-буйга узып талчыгып бетсә дә, аны хакыйкать турында төпле шаһитлек бирүдән бернәрсә дә туктата алмаган (Яхъя 4:6, 34; 18:37). Гайсә башкаларны Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән. Авыруларны могҗизалы рәвештә савыктырып, ач халыкны ашатып һәм хәтта үлеләрне терелтеп, ул Патшалыкның кешелек өчен нәрсә эшләячәген күрсәткән (Мат. 11:4, 5).

13. Гайсә дога турында нәрсә әйткән?

13 Гайсә кешеләрне өйрәткән һәм савыктырган. Моның өчен ул үзенә дан эзләмәгән, ә басынкы рәвештә бар данны Йәһвәгә биреп, яхшы үрнәк күрсәткән (Яхъя 5:19; 11:41—44). Ул шулай ук без дога кылырга тиеш булган мөһим нәрсәләр турында әйткән. Догаларыбызда без Аллаһы исеме Йәһвәнең изге дип икърар ителүе турында сорарга тиеш. Шулай ук Аллаһы ихтыяры «күктәге кебек, җирдә дә... гамәлгә ашсын» өчен, безгә Шайтанның бозык идарәсе аның гадел хакимлеге белән алмашынсын дип дога кылырга кирәк (Мат. 6:9, 10). Өстәвенә, Гайсә безне «барыннан да бигрәк... [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләп», андый догалар буенча эш итәргә өндәгән (Мат. 6:33).

14. Гайсә камил булса да, ни өчен аңа Аллаһының ниятендә үз ролен үтәр өчен, көч куярга кирәк булган?

14 Үзенең корбан үлеме якынлашкан саен, Гайсәгә, өстендә зур җаваплылык булганга, эмоциональ яктан тагы да авыррак була барган. Атасының абруе һәм ниятенең үтәлүе Гайсәнең гаделсез сынауларны һәм рәхимсез үлемне кичерә алуына бәйле булган. Үлеменә биш көн калгач, Гайсә болай дип дога кылган: «Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? „Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!“ — дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуның өчен килдем дә». Кеше өчен табигый булган бу тойгыларын белдергәннән соң, Гайсә үзе турында уйламыйча, игътибарын мөһимрәк нәрсәләргә туплап: «Атам! Исемеңне данла»,— дип дәвам иткән. Йәһвә шунда ук: «Мин данладым һәм данлаячакмын»,— дигән җавап кайтарган (Яхъя 12:27, 28). Әйе, Гайсә кешеләр беркайчан да дучар булмаган иң авыр сафлык сынавы аша үтәргә әзер булган. Ләкин күктәге Атасының бу сүзләре Гайсәне Йәһвә хакимлеген уңышлы итеп данлаячагына һәм аның идарә итәргә хокукын яклаячагына һичшиксез ышандырган. Һәм ул уңышлы булган да!

Гайсәнең үлеме белән нәрсә чынга ашкан?

15. Ни өчен үлеме алдыннан Гайсә: «Чынга ашты!» — дигән?

15 Гайсә җәфалану баганасында соңгы сулышын алыр алдыннан: «Чынга ашты!» — дигән (Яхъя 19:30). Өч ел ярым дәвамында Гайсә үзенең суга чумдырылуыннан алып үлеменә кадәр Аллаһы ярдәме белән бөек эшләр башкара алган! Гайсә үлгәч, бик каты җир тетрәгәнгә җәзалау өчен җаваплы булган Рим армиясенең йөзбашы: «Ул чыннан да Аллаһы Улы булган икән»,— дип әйткән (Мат. 27:54). Бу йөзбашы, күрәсең, Гайсәнең үзен Аллаһы Улы дип атавы өчен мыскыл ителүен күргән. Бар кичергән газапларына карамастан Гайсә үз сафлыгын саклаган һәм Шайтанның ата ялганчы икәнен раслаган. Аллаһы хакимлеген яклаган бар кешеләр турында Шайтан: «Үз җаны өчен кеше үзендә булган барысын бирәчәк»,— дигән (Әюб 2:4). Тугрылыгын саклап, Гайсә шуны күрсәткән: Адәм белән Хаува күпкә җиңелрәк сынауларын кичерә алырлар иде. Ә иң мөһиме, Гайсәнең тормышы һәм үлеме Йәһвә хакимлегенең гаделлеген яклаган һәм данлаган. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не укы.) Гайсәнең үлеме белән тагын берәр нәрсә чынга ашканмы? Һичшиксез ашкан!

16, 17. a) Йәһвәнең Мәсих килгәнчегә кадәр яшәгән шаһитләре аның алдында ничек тәкъва була алган? б) Йәһвә үз Улын тугры булганы өчен ничек бүләкләгән, һәм Раббы Гайсә Мәсих нәрсә эшләвен дәвам итә?

16 Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре Гайсә җиргә килгәнчегә кадәр яшәгән. Алар Аллаһы алдында тәкъва булганнар һәм терелтелүгә нык ышаныч алганнар (Ишаг. 25:8; Дан. 12:13). Ләкин изге Аллаһы, Йәһвә, нәрсә нигезендә гөнаһлы кешеләрне шундый искиткеч итеп фатихалый алган? Изге Язмаларда болай дип аңлатыла: «Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. Ул шулай итеп хаклыгын хәзер дә күрсәтә: Ул Үзе хак һәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый» (Рим. 3:25, 26) *.

17 Йәһвә Гайсәне терелтеп, аны җиргә килгәнчегә кадәрге дәрәҗәсеннән дә югарырак күтәргән. Хәзер Гайсә — үлемсезлеккә ия булган данлы рухи зат (Евр. 1:3). Баш рухани һәм Патша буларак Раббы Гайсә Мәсих үз шәкертләренә Аллаһының гаделлеген данларга ярдәм итүен дәвам итә. Һәм күктәге Атабыз, Йәһвә, моны эшләүче һәм, Улыннан үрнәк алып, үзенә тугры хезмәт итүче бар кешеләрне бүләкли. Моның өчен без аңа никадәр рәхмәтле! (Мәдхия 33:4; Еврейләргә 11:6 ны укы.)

18. Киләсе өйрәнү мәкаләсендә нәрсә каралачак?

18 Һабил көннәреннән алып Йәһвәгә тугры булган кешеләрнең аның белән якын мөнәсәбәтләре булган, чөнки алар вәгъдә ителгән Токымга иман иткәннәр һәм аңа өметләрен баглаганнар. Йәһвә үз Улының тугры булып калачагын һәм аның үлеме «дөньяның гөнаһын» тулысынча йолып алачагын белгән (Яхъя 1:29). Гайсәнең үлеме бүген яшәүче кешеләргә дә файда китерә (Рим. 3:26). Ә сиңа Мәсихнең йолымы нинди фатихалар китерә ала? Бу киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Ишагыйя 53:5: «Ул исә безнең җинаятьләр өчен чәнчелде һәм безнең гөнаһлар өчен үтерелде. Ул дучар булган җәза безгә тынычлык китерде, һәм без аның яралары белән савыктырылдык».

^ 16 абз. 6 —7 нче битләрдәге «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Аллаһының гаделлеге ничек шик астына алынган булган?

• Гайсәнең суга чумдырылуы нәрсә аңлаткан?

• Гайсәнең үлеме белән нәрсә чынга ашкан?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Син Гайсәнең суга чумдырылуы нәрсә аңлатканын беләсеңме?