Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йолым безне ничек коткара?

Йолым безне ничек коткара?

Йолым безне ничек коткара?

«Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче [буйсынмаучы, ЯД] тормыш күрмәячәк, бәлки аның өстендә Аллаһының ачуы торачак» (ЯХЪЯ 3:36).

1, 2. «Сион күзәтү манарасы»ның чыгарыла башлавының бер сәбәбе нинди?

«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ тырышып өйрәнүче һәркем анда Мәсихнең үлеменә нинди зур әһәмиятнең бирелгәнен ап-ачык күрә»,— дип әйтелгән бу журналның 1879 елның октябрь аенда чыккан дүртенче чыгарышындагы бер мәкаләдә. Ул мондый сүзләр белән тәмамланган булган: «Әйдәгез, бернәрсәгә дә Мәсих үлеменең гөнаһлар өчен корбан һәм йолым буларак әһәмиятен киметергә я юкка чыгарырга юл куймыйк». (1 Яхъя 2:1, 2 не укы.)

2 1879 елны июль аеннан башлап «Сион күзәтү манарасы» дигән журналның бастырыла башлавының бер максаты бу Изге Язмалардагы йолым тәгълиматын яклау булган. Аның битләрендәге мәгълүмат «үз вакытында» бирелгән рухи ризык булган, чөнки XIX гасыр ахырында үзләрен христиан дип атаган тагы да күбрәк кешеләр Гайсә үлеменең гөнаһларыбызны йолып ала алганын шик астына ала башлаган (Мат. 24:45). Ул вакытта күпләр эволюция теориясенең йогынтысына бирелгән. Бу теория буенча, кеше камиллекне югалтмаган. Эволюционистлар өйрәткәнчә, кеше үзе камилләшә бара һәм йолымга мохтаҗ түгел. Шуңа күрә рәсүл Паулның Тимутегә биргән мондый киңәше аеруча урынлы: «Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дөньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор. Кайберәүләр, шуларга бирелеп, иманнан читләштеләр» (1 Тим. 6:20, 21).

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Сез, һичшиксез, иманнан читләшмәскә тәвәккәл. Шуңа күрә мондый сорауларны карап чыгу яхшы булыр иде: ни өчен мин йолымга мохтаҗ? Бу йолым өчен нинди бәя түләнгән? Аллаһы ярсуыннан коткара алган бу кыйммәтле йолым миңа нинди файда китерә?

Аллаһы ярсуыннан котылып була

4, 5. Хәзерге бозык дөнья тезелеше өстендә Аллаһы ярсуы тора икәнен нәрсә күрсәтә?

4 Изге Язмалар һәм кешелек тарихы күрсәткәнчә, Адәм гөнаһ кылганнан бирле кешеләрнең өстендә Аллаһының ачуы тора (Яхъя 3:36). Бу бер кешенең дә үлемнән котыла алмаганыннан күренә. Шайтанның хакимлеге кешелекне өзлексез була торган бәлаләрдән сакларга сәләтсез, һәм бернинди кешелек хөкүмәте үз гражданнарының төп ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый (1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә кешелек сугышлардан, җинаятьчелектән һәм фәкыйрьлектән һаман да интегә.

5 Әйе, бу бозык дөнья төзелешендә Йәһвәнең фатихасы юк икәнлеге күренеп тора. Паул әйткәнчә, «кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына... күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара» (Рим. 1:18—20). Димәк, тәүбә итмичә, Аллаһы каршында бозык тормыш алып барган кешеләр үз тәртипләренең нәтиҗәләреннән кача алмаячак. Бүген Аллаһының ярсуы Шайтан дөньясына бәла-казалар сыман түгелә барган хөкем хәбәрләре аша чагыла. Андый мәгълүмат безнең Изге Язмаларга нигезләнгән күп кенә басмаларда бастырыла (Ачыл. 16:1).

6, 7. Майланган мәсихчеләр нинди эш белән җитәкчелек итә, һәм Шайтан дөньясының өлеше булган кешеләрнең әле дә нинди мөмкинлеге бар?

6 Моның барысы кешеләргә, Шайтан хакимлеге астыннан котылып, Аллаһы хуплавын алырга инде соң икәнен аңлатамы? Юк, чөнки Йәһвә белән татулашуга китерүче ишек әле дә киң ачык. «Мәсихнең вәкилләре» булган майланган мәсихчеләр вәгазь эше белән җитәкчелек итеп, бар халык кешеләрен: «Аллаһы белән татуланыгыз»,— дип чакыра (2 Көр. 5:20, 21).

7 Рәсүл Паулның сүзләре буенча, Гайсә «безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак» (1 Тес. 1:10). Йәһвә бу соңгы ачуын белдергәндә тәүбә итмәгән гөнаһлылар мәңгегә юк ителәчәк (2 Тес. 1:6—9). Ул вакытта кем котылачак? Инҗилдә болай дип әйтелә: «Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның өстендә Аллаһының ачуы торачак» (Яхъя 3:36). Әйе, бу дөнья төзелеше юк ителгән вакытта яшәгән һәм Гайсәгә вә йолымга иман иткән кешеләр Аллаһының соңгы ярсу көнендә исән калачак.

Йолымның мәгънәсе

8. a) Адәм белән Хауваны нинди искиткеч киләчәк көткән? б) Йәһвәнең камил гаделлеккә ия булганы нәрсәдән күренә?

8 Адәм белән Хаува камил итеп яратылган булган. Алар, Аллаһыга тыңлаучан булып калган булсалар, хәзер җир йөзендә, Оҗмахта, балалары белән бәхетле яшәрләр иде. Әмма, кызганычка каршы, безнең беренче ата-анабыз белә торып Аллаһының әмерен бозган. Моның өчен алар мәңгелек үлемгә хөкем ителгән һәм беренче Оҗмахтан куылган булганнар. Адәм белән Хауваның балалары туганда гөнаһ инде кешелеккә тәэсир иткән, һәм беренче ир белән хатын-кыз ахыр чиктә картаеп үлгәннәр. Бу Йәһвәнең үз сүзендә торганын исбатлый. Өстәвенә, ул камил гаделлеккә ия. Йәһвә Адәмне ул тыелган җимешне ашаса, үләчәк дип алдан кисәткән. Шулай булган да.

9, 10. a) Ни өчен Адәм буыннары үлә? б) Мәңгелек үлемнән ничек котылып була?

9 Адәм токымыннан булганга без гөнаһ кылуга омтылучан һәм ахыр чиктә үләбез. Адәм гөнаһ кылгач, без дә, аның буыннары булып әле тумаган булсак та, гөнаһлы булып киткәнбез. Шуңа күрә үлем хөкеме безгә дә кагыла. Йәһвә картаю белән үлемне, йолым түләмичә, юкка чыгарган булса, ул үзенең сүзенә тугры булмас иде. Чынлыкта, Паул: «Без беләбез, канун — рухи; ә мин — дөньяви, гөнаһка кол итеп сатылганмын. Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» — диеп, безнең барыбызны да күздә тоткан (Рим. 7:14, 24).

10 Фәкать Йәһвә Аллаһы гына, гөнаһларыбызны хаклы рәвештә кичереп, безне мәңгелек үлем җәзасыннан коткара алыр өчен, законлы нигез сала алган. Йәһвә үзенең яраткан Улын, ул камил кеше булып туып, үз тормышын безнең хакка корбан итә алсын өчен, җиргә җибәргән. Адәмнән аермалы буларак, Гайсә камиллеген саклаган. Чыннан да, «ул һичнинди гөнаһ кылмаган» (1 Пет. 2:22). Шулай итеп, Гайсәнең камил кешелекнең атасы булырга мөмкинлеге булган. Әмма моның урынына ул Аллаһының дошманнарына үзен үтерергә юл куйган. Һәм шулай эшләп, ул Адәмнең гөнаһлы буыннарын үз балалары иткән һәм үзенә иман итүче кешеләргә мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек биргән. Изге Язмаларда бу болай дип аңлатыла: «Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул — бар кешеләр котылсын өчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә» (1 Тим. 2:5, 6).

11. a) Йолымның файдасын нинди мисал аша күрсәтеп була? б) Йолым кемгә файда китерә?

11 Йолымның мәгънәсен мондый мисал аша аңлап була. Бер банк җитәкчеләренең «кара» эшләре аркасында кешеләр анда салган бар акчаларын югалткан һәм шулай итеп бурычка батканнар. Гадел хөкем чыгарып, банк хуҗаларын күп елларга төрмәгә утыртканнар. Ләкин үз акчаларын югалткан гаепсез кешеләр белән нәрсә булыр? Әгәр игелекле һәм бай бер кеше банк белән идарәне үз кулына алып һәм аларның бар акчаларын кайтарып, аларны бурычларыннан азат итмәсә, алар фәкыйрьлеккә төшкәннән соң үзләре генә авыр хәлләреннән чыга алмас иде. Нәкъ шулай ук Йәһвә Аллаһы һәм аның яраткан Улы Адәм буыннарын Гайсәнең түгелгән каны нигезендә «сатып» алганнар һәм аларның бурычларын, ягъни гөнаһларын, юкка чыгарганнар. Шуңа күрә Чумдыручы Яхъя Гайсә хакында: «Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне»,— дип әйткән дә (Яхъя 1:29). Гөнаһлары алынган кешелек дөньясына яшәүчеләр генә түгел, үлгәннәр дә керә.

Йолымның кыйммәтлеге

12, 13. Ибраһимның Исхакны корбанга китерергә әзерләгәндә кичергән хисләре безгә нәрсә ачыклый?

12 Күктәге Атабызга һәм аның яраткан Улына йолымның никадәр кыйммәткә төшкәнен без тулысынча аңлап бетерә алмыйбыз. Ләкин Изге Язмаларда бу яктан безгә уйланырга ярдәм итә алган очраклар бар. Мәсәлән, бервакыт Аллаһы Ибраһимга болай дип кушкан: «Бердәнбер сөекле угылыңны — Исхакны ал да Мориа җиренә юл тот, шундагы сиңа Мин күрсәтәчәк тауга барып җиткәч, корбанлык учагы өстендә угылыңны корбан чал». Аның, Аллаһыга буйсынып, Мориа тавына өч көн барганда нинди хисләр кичергәнен күз алдыгызга гына китерегез (Ярат. 22:2—4).

13 Ибраһим ниһаять билгеләнгән җиргә барып җиткән. Исхакның кул-аякларын бәйләп, аны үзе корган мәзбәх өстенә сузып яткырганда аның никадәр әрнүле тойгылар кичергәне турында уйлап кына карагыз. Үз улын үтерер өчен дип пычаклы кулын алга таба сузуы Ибраһимга бик авыр булгандыр! Исхакның да хисләрен күз алдыгызга китерегез: ул мәзбәх өстендә ята, тиздән үткен пычактан аның тәне калтырап куячак һәм аның гомере өзеләчәк. Йәһвәнең фәрештәсе Ибраһимны нәкъ вакытында туктаткан. Ибраһим белән Исхакның нәрсә эшләгәннәре безгә Йәһвәнең, үз Улын Шайтан вәкилләренә үтерергә рөхсәт итеп, никадәр зур бәя түләргә туры килгәнен аңларга ярдәм итә. Исхакның Ибраһимга теләп буйсынуы Гайсәнең безнең хакка газап чигәргә һәм үләргә әзер булуын яхшы сурәтли (Евр. 11:17—19).

14. Ягъкубның тормышындагы нинди очрак безгә йолымның бәясен аңларга ярдәм итә?

14 Йолымның никадәр кыйммәтле икәнен шулай ук Ягъкубның тормышында булган бер очрак аша күреп була. Ягъкуб Йосыфны бар угылларыннан да күбрәк яраткан. Кызганычка каршы, Йосыфның абыйлары аңардан көнләшкән һәм аны нәфрәт иткән. Шулай да атасы Йосыфны абыйларының хәлләрен белешеп кайтырга җибәргәндә, ул барырга әзер булган. Ул вакытта алар Хевроннан төньякка таба якынча 100 чакрым ераклыкта Ягъкубның көтүен көткәннәр. Ягъкуб Йосыфның канланган киемен алгач, нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга гына китерегез! «Бу — минем угылымның киеме,— дип кычкырган ул.— Йосыфымны ерткыч хайван ботарлаган булса кирәк!» Бу аның өчен зур кайгы булган, һәм ул озак көннәр кан-яшь түккән (Ярат. 37:33, 34). Йәһвә берәр нәрсә булганда үз хисләрен нәкъ камил булмаган кешеләр кебек белдерми. Шулай да Ягъкубның тормышындагы бу очрак турында уйлану Аллаһының яраткан Улы белән кешеләр начар мөгамәлә иткәндә һәм аны рәхимсез үтергәндә кичергән тойгыларын ниндидер дәрәҗәдә аңларга ярдәм итә.

Йолымның файдасы

15, 16. a) Йәһвә йолымны кабул иткәнен ничек күрсәткән? б) Сез йолымнан нинди файда аласыз?

15 Йәһвә Аллаһы үзенең тугры булып калган Улын аңа данлы рухи тән биреп терелткән (1 Пет. 3:18). Терелтелгән Гайсә 40 көн дәвамында үз шәкертләренә күренеп, аларның иманнарын ныгыткан һәм аларны алдагы бөек вәгазь эшенә әзерләгән. Аннары ул күккә күтәрелеп, Аллаһыга үзенең түгелгән канының бәясен тапшырган. Бу бәя аның йолым корбанының кыйммәтле булуына ышанган тугры шәкертләре хакына кулланыла алган. Йәһвә Аллаһы Мәсихнең йолымын кабул иткәнен күрсәтеп, Гайсәне б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимда җыелган шәкертләренә изге рухны кояр өчен билгеләгән (Рәс. 2:33).

16 Мәсихнең майланган бу шәкертләре үз имандашларын, гөнаһлары кичерелсен өчен, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтеп, Аллаһының ачуыннан котылырга шунда ук өнди башлаган. (Рәсүлләр 2:38—40 ны укы.) Шул тарихи көннән башлап бүгенге көнгә кадәр бар халыклардан миллионлаган кеше Гайсәнең йолым корбанына иман итү нигезендә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ия була (Яхъя 6:44). Ә хәзер безгә мондый ике сорау карап чыгарга кирәк: мәңгелек тормышка өмет безгә яхшы эшләребез өчен бирелгәнме? Андый искиткеч өметкә ия булып, без аны югалтырга мөмкинме?

17. Аллаһы дусты булу бүләгенә без ничек карарга тиеш?

17 Асылда, бер кеше дә йолымга лаек түгел. Ләкин йолымга иман итеп, миллионлаган кеше бүген Аллаһының дуслары булып киткән, һәм аларның җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләре бар. Әмма Йәһвәнең дуслары булып китү бу аның белән андый мөнәсәбәтләр һәрвакыт булачак дигән сүз түгел әле. Аллаһының киләчәк ачу көненнән котылыр өчен, безгә алда да «йолып алучы Мәсих Гайсә» түләгән йолым өчен чын күңелдән рәхмәтле булырга кирәк (Рим. 3:24; Филиппуйлыларга 2:12 не укы).

Алда да йолымга иман ит

18. Йолымга иман итү үз эченә нәрсә ала?

18 Бу мәкаләнең төп шигыре, Яхъя 3:36, күрсәткәнчә, Раббы Гайсә Мәсихкә иман итү аңа буйсынуны да үз эченә ала. Йолым өчен рәхмәтле булу безне Гайсәнең тәгълиматлары, шул исәптән аның әхлак турында өйрәткәннәре, буенча яшәргә дәртләндерергә тиеш (Марк 7:21—23). Тәүбә итмичә килешсез шаяртулар яратучы, фәхешлек һәм һәртөрле «бозыклык» кылучы, шул исәптән порнография карауны дәвам итүче, кешеләргә «Аллаһының ачуы» килә (Эфес. 5:3—6).

19. Йолымга иман иткәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

19 Йолым өчен рәхмәтле булу безне «Аллаһыга багланган булуыбызны» күрсәтүче эшләр белән мәшгуль булырга этәрергә тиеш (2 Пет. 3:11). Әйдәгез өзлексез һәм эчкерсез итеп дога кылу өчен, Изге Язмаларны шәхси өйрәнү, очрашуларга йөрү, гаилә белән гыйбадәт кылу һәм Патшалыкны ашкынып вәгазьләү өчен җитәрлек вакыт бүлеп куйыйк. Һәм кешеләргә игелек эшләүне, үзебездә булганны бер-беребез белән бүлешүне онытмыйк, чөнки бу «Аллаһы ярата торган корбан» (Евр. 13:15, 16).

20. Йолымга иман итүен дәвам иткән бар кешеләрне киләчәктә нинди фатихалар көтә?

20 Йәһвәнең ачуы бу явыз дөнья төзелешенә «ишелеп» яуганда йолымга иман иткәнебезгә һәм аның өчен өзлексез рәхмәтле булганыбызга без бик сөенәчәкбез! Һәм Аллаһының вәгъдә ителгән яңа дөньясында безне Аллаһы ачуыннан коткарган бу искиткеч йолым өчен мәңге рәхмәтле булачакбыз. (Яхъя 3:16; Ачылыш 7:9, 10, 13, 14 не укы.)

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без йолымга мохтаҗ?

• Йолым өчен нинди бәя түләнгән?

• Йолым нинди файда китерә?

• Гайсәнең йолым корбанына иман иткәнебезне ничек күрсәтергә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Йәһвә белән татулашуга китерүче ишек киң ачык

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән булган очраклар турында уйлану йолым өчен нинди зур бәя түләнгән икәнен аңларга ярдәм итә ала