Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезне чын күңелдән чакырабыз!

Сезне чын күңелдән чакырабыз!

Сезне чын күңелдән чакырабыз!

БЕЗ сезне Йәһвә Шаһитләренең гадәттә Вефиль дип аталган берәр филиалына килергә чакырабыз. Төрле илләрдә 118 андый үзәк бар. Вефильгә килүчеләр еш кына анда алып барылган эш өчен чын күңелдән үз рәхмәтләрен белдерә.

Изге Язмаларны өйрәнүче бер яшь кеше Мексика филиалында Йәһвәгә күңелләрен биреп хезмәт итүче күп кенә кешеләрне күргәч, шулхәтле тәэсирләнгән ки: «Миңа монда хезмәт итәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сораган. «Башта сиңа суга чумдырылырга кирәк. Ә аннары пионер, Патшалыкның тулы вакытлы вәгазьчесе, булып хезмәт итсәң, яхшы булыр иде»,—дип әйткәннәр аңа. Бу егет үзенә әйткәннәре буенча эш иткән, һәм ике елдан соң аны Мексикадагы Вефильгә хезмәт итәргә чакырганнар. Ул анда инде 20 ел хезмәт итә.

Вефиль нәрсә ул?

Борынгы яһүд телендә «Бәйтел», ягъни Вефиль, «Алла Йорты» дигәнне аңлата (Ярат. 28:19, искәрмә). Төрле филиаллардагы биналар һәм җиһазлар Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән әдәбиятны бастырып чыгарыр өчен вә таратыр өчен һәм шулай ук Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөньядагы 100 000 нән артык җыелышларын рухи яктан тәэмин итәр өчен кулланыла. 20 000 гә якын Вефиль хезмәтчеләре — чыгышлары һәм культуралары буенча төрле ир-атлар һәм хатын-кызлар — Йәһвәгә һәм рухи кардәшләренә риясыз хезмәт итә. Күп еллар Вефильдә хезмәт иткән кардәшләр тырыш һәм эшчән яшьләр белән иңгә-иң эшли. Кичләрне һәм ял көннәрне Вефиль гаиләсе әгъзалары Йәһвә Шаһитләренең якындагы җыелышлары белән очрашуларда һәм вәгазь эшендә шатланып хезмәттәшлек итә. Шулай ук алар буш вакытларында Изге Язмаларны өйрәнә, ял итә һәм башка шәхси эшләре белән шөгыльләнә.

Вефиль гаиләсе әгъзаларына һәр ай кечкенә генә акчалата ярдәм бирелә. Алар тәмле һәм файдалы ризык ашый, чиста һәм җыйнак бүлмәләрдә яши. Вефильдәге йортлар бай булмаса да, анда бар кирәклесе бар. Вефильгә килүчеләр андагы яхшы хәлдә булган биналар, якын тирәдәге территория һәм яхшы оештырылган эшкә генә түгел, ә анда хөкем сөргән ярату һәм хезмәттәшлек рухына да таң кала. Һәрберсе тырышып эшли, һәм һәрберсенең эше күп булса да, алар барысы да дусларча игътибарлы. Вефильдә иҗтимагый бүленешләр юк, һәм хезмәтләре төрле булса да, беркем дә үзен өстен тотмый. Башкарылган һәр эш — җыештырумы, бакча караумы, ризык пешерүме я типография белән офиста хезмәт итүме — барысы да мөһим. Вефильдәге кардәшләр Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегенә булышлык күрсәтер өчен, бер төркем булып хезмәттәшлек итә (Көл. 3:23).

Вефильдә хезмәт итүчеләр белән таныш

Әйдәгез бу халыкара гаиләгә кергән кардәшләр белән якыннан танышыйк. Аларны Вефильдә хезмәт итәргә нәрсә дәртләндергән? Марио мисалын карап чыгыйк. Ул Германиядәге бер дәрәҗәле автокомпаниядә акчалы эштә эшләгән, һәм аның хезмәттә күтәрелү мөмкинлеге булган. Йәһвә Шаһите булып суга чумдырылганнан соң берникадәр вакыт үткәч, ул үз илендәге Вефильдә бер атна типографиядә ярдәм иткән. Марио Вефильдә хезмәт итүче кардәшләрнең эшендәге хезмәттәшләреннән никадәр аерылып торганын күргән. Һәм ул Вефильдә хезмәт итәр өчен анкета тутырган. Күп кенә туганнары һәм эштәге хезмәттәшләре аның карарын аңламаса да, Марио хәзер Германиядәге Вефильдә рәхәтләнеп хезмәт итә.

Күп кенә кардәшләрнең Вефильлгә хезмәт итәргә килгәндә ниндидер махсус белемнәре я күнекмәләре булмаган. Мексикадагы Вефильдә инде 15 ел хезмәт иткән Абел белән дә шулай булган. «Вефиль минем өчен иң яхшы мәктәп булды,— дип әйтә ул.— Мин бик катлаулы китап басу машинасында эшләргә өйрәндем. Андый һөнәр белән мин зур акчалы эшкә урнаша алганымны беләм, ләкин тормышым мондагы кебек тыныч һәм канәгатьләндерерлек булмас иде, чөнки күп кенә дөньяви оешмаларда эшләгән кешеләр борчылулар кичерә һәм бер-берсе белән ярышырга омтыла. Мин рухилыгымны һәм акыл сәләтләремне үстерергә ярдәм иткән иң яхшы белемнәр алдым. Мин рухи файда китерүче андый белемнәрне иң атаклы университетта да ала алмас идем».

Вефильгә бару ныгыта ала

Хәтта Вефильгә бару да кешенең рухилыгына уңай яктан тәэсир итә ала. Мексикада яшәүче Омар белән шулай булган. Аны әнисе Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәткән. Ләкин 17 яшендә Омар мәсихче җыелышларга йөрми башлаган һәм вәгазьләүдән туктаган. Ахыр чиктә ул бозыклыкка бирелеп, акча артыннан куып яши башлаган. Соңрак ул бер компаниядә эшләгәндә, Мексикадагы Вефильгә белгечләр төркеме белән кайбер җиһазлар презентациясенә барган. Омар болай дип сөйли: «Презентация үткәннән соң безгә экскурсия үткәрделәр. Күргәннәрем һәм миңа күрсәтелгән яхшы мөгамәлә мине Йәһвәдән читләшеп алып барган тормышым турында уйланырга этәрде. Мин шунда ук яңадан очрашуларга йөри һәм Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Вефильдә булганнан соң алты ай үткәч, мин суга чумдырылу үттем. Вефильгә бару тормышымда үзгәрешләр ясарга этәргеч булганы өчен мин Йәһвәгә бик рәхмәтле».

Япониядә яшәүче Масахико да Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үскән. Әмма ул мәсихче тормыш юлы аны чикли дип уйлый башлаган. Ул башы белән укуга чумган һәм мәсихче җыелышларга йөрүдән һәм вәгазьләүдән туктаган. Масахико болай дип исенә төшерә: «Бер көнне минем гаиләм берничә мәсихче дуслар белән Вефильгә экскурсиягә барырга булды. Гаиләдәгеләрем бик нык өндәгәнгә мин дә алар белән бардым. Экскурсия вакытында мин беркайчан да сизмәгән күңел күтәренкелеге кичердем. Башка мәсихчеләр белән аралашканда мин Йәһвә Шаһитләре булмаган дусларым белән аралашу китермәгән рәхәтлек тойдым. Миндә мәсихчеләрчә яшәү теләге уянды, һәм мин яңадан берәр кардәш белән Изге Язмаларны өйрәнергә булдым». Хәзер Масахико уз җыелышында тулы вакытлы хезмәт итә.

Франциядә яшәгән бер апа-кардәш Мәскәүгә эшләргә күченеп килгән. Анда ул Йәһвәнең халкы белән элемтәне югалткан һәм рухи яктан хәлсезләнгән. Ул гөнаһ эшләгән һәм ахыр чиктә дөнья кешесенә кияүгә чыккан. Аннары Франциядән бер апа-кардәш аңа кунакка килгән, һәм алар бергә Санкт-Петербургка Россиянең филиалына барганнар. Ул болай дип яза: «Вефильдә безне бик җылы итеп каршы алдылар һәм минем күңелем тулды. Анда шундый тыныч иде. Мин Йәһвәнең рухын сиздем. Ничек инде мин Йәһвәнең оешмасыннан читләшеп, шулай ялгышканмын икән? Вефильгә барып кайтканнан соң мин Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылдым һәм бер дә икеләнмичә үз балаларым белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым». Бу апа-кардәшкә, бәлкем, рухи ярдәм күрсәтелгән булса да, Вефильгә бару аны аеруча ныгыткан, һәм ул рухи яктан үсә башлаган.

Ә Йәһвә Шаһитләре белән таныш булмаган кешеләргә Вефильгә бару ничек тәэсир итәргә мөмкин? 1988 елны сәясәт белән җитди шөгыльләнгән Альберту Бразилидәге Вефильгә барган. Чисталык, тәртип һәм аеруча анда алып барылган эшнең сер итеп тотылмавы аны таң калдырган. Моңарчы ул каенише рухани булып хезмәт иткән семинариягә барган булган. Альберту аермага игътибар иткән. «Семинариядә бар нәрсә сер итеп тотыла»,— дип әйтә ул. Вефильгә барганнан соң күп тә үтмәгән ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан, сәясәтне калдырган һәм хәзер җыелышта өлкән булып хезмәт итә.

Вефильгә рәхим итегез!

Күпләр үз илләрендәге филиалга барыр өчен, зур тырышлыклар куя. Мәсәлән, Бразилиядә яшәүче Паулу белән Эужения Вефильгә барыр өчен дүрт ел буе акча җыйганнар. Анда барып җитәр өчен алар ике көн автобуста 3 000 километр ара үткәннәр. Алар болай ди: «Безнең тырышлыкларыбыз юкка гына булмады. Хәзер без Йәһвәнең оешмасын тагы да яхшырак беләбез. Изге Язмаларны өйрәнүчеләребезгә Вефильдә башкарылган эш хакында сөйләгәндә алар кайвакыт: „Сез үзегез анда булдыгызмы соң?“ — дип сорый. Хәзер без „әйе“ дип әйтә алабыз».

Сезнең илегездә я якындагы илдә Вефиль бармы? Без сезне анда барырга өндибез. Сезне бик җылы итеп кабул итәчәкләр, һәм сез алда да Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндереләчәксез.

[18 биттәге иллюстрация]

Марио

[18 биттәге иллюстрация]

Абел

[18 биттәге иллюстрация]

Германия

[18 биттәге иллюстрация]

Япония

[18 биттәге иллюстрация]

Бразилия