Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Телегездә яратучан игелек сүзләре булсын

Телегездә яратучан игелек сүзләре булсын

Телегездә яратучан игелек сүзләре булсын

«Аның авызы акыллы сүзләр белән ачылыр, телендә яратучан игелек сүзләре булыр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 31:26, ЯД).

1, 2. a) Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди сыйфат үстерергә дәртләндерелә? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

БОРЫНГЫ заманда яшәгән Лемуил патшага анасы әйтеп калдырган үгет-нәсыйхәтләр игелекле хатынның бер мөһим үзенчәлеген үз эченә ала (Гыйб. сүз. 31:1, 10). Аңа игелекле хатын турында болай диелгән булган: «Аның авызы акыллы сүзләр белән ачылыр, телендә яратучан игелек сүзләре булыр» (Гыйб. сүз. 31:26, ЯД) *. Яратучан игелек сүзләре акыллы хатынның һәм шулай ук Йәһвә Аллаһыга яраклы булырга теләгән башкаларның да телендә булса, яхшы булыр иде. Хак Аллаһының бар хезмәтчеләре яратучан игелек сүзләре белән аерылып торырга тиеш.

2 Яратучан игелек нәрсә ул? Кемгә ул күрсәтелергә тиеш? Телебездә «яратучан игелек сүзләре» булсын өчен, нәрсә эшләргә? Бу гаилә әгъзалары һәм имандашларыбыз белән аралашуыбызга ничек тәэсир итәчәк?

Яратучан игелек нәрсә ул?

3, 4. а) Яратучан игелек нәрсә ул? б) Яратучан игелек гадәттә күрсәтелә торган игелектән нәрсә белән аерылып тора?

3 Яратучан игелек ярату һәм игелек белән бәйле. Ул игелекне үз эченә ала, ягъни бу башкалар белән эчкерсез кызыксынуны һәм моны файдалы эшләр һәм уйлап әйтелгән сүзләр белән күрсәтүне аңлата. Яратучан игелеккә ярату кергәнгә, ул башкаларның иминлеге турында, аларны яратканга, кайгыртып күрсәтелә. Әмма Изге Язмаларның төп нөсхәсе язылган телдә яратучан игелек дигән сүз яратудан чыгып күрсәтелгән игелеккә караганда үз эченә күбрәкне ала. Яратучан игелек — бу берәр кемгә теләп һәм тугрылык белән игелекле булу; һәм бу игелек аңа карата кирәкле максатка ирешелгәнче күрсәтелә.

4 Яратучан игелек игелектән башка яктан да аерылып тора. Гадәттә күрсәтелә торган игелек чит кешеләргә дә күрсәтелергә мөмкин. Рәсүл Паул һәм аның белән кораб һәлакәтенә эләккән 275 кешегә андый игелек күрсәтелгән; Мальта утравында яшәүчеләр аларны белмәсәләр дә, аларга гадәттән тыш кунакчыл булганнар (Рәс. 27:37—28:2). Ә яратучан игелекне инде якын мөнәсәбәтләр урнашкан шәхесләр, үзара тугры булганга, күрсәтә *. Нәкъ яратучан игелекне кынлылар «бар Исраил угылларына алар Мисырдан чыкканда» күрсәткән (1 Пат. 15:6).

Уйлану белән дога кылуның мөһимлеге

5. Телебезне тыярга нәрсә ярдәм итәчәк?

5 Сөйләмдә яратучан игелек күрсәтү җиңел түгел. Шәкерт Ягъкуб тел турында болай дип язган: «Беркем дә телне буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм үтергеч агулар белән тулы» (Ягък. 3:8). Тәнебезнең тыярга авыр булган бу әгъзасын тезгендә тотарга нәрсә ярдәм итәчәк? Гайсәнең ул көннәрдәге дин җитәкчеләренә әйткән сүзләреннән моны күреп була. Ул болай дигән: «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була» (Мат. 12:34). Телебездә яратучан игелек сүзләре булсын өчен, ул сыйфат күңелебезгә, безнең эчке кешебезгә, тирән кереп урнашырга тиеш. Әйдәгез, уйлану һәм дога кылу бу яктан ничек ярдәм итә икәнен карап чыгыйк.

6. Ни өчен без Йәһвәнең яратучан игелек эшләре турында рәхмәт хисе белән уйланырга тиеш?

6 Йәһвә Аллаһы «рәхим-шәфкатьле» дип әйтелә Тәүратта (Чыг. 34:6). «Әй Ходай, мәрхәмәтең белән җир тулы»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Мәд. 118:64). Изге Язмаларда Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә яратучан игелек күрсәткәне турында күп мисаллар китерелә. Йәһвәнең эшләре турында рәхмәт хисе белән уйлану бездә Аллаһыга яраклы бу сыйфатны үстерергә теләк тудыра ала. (Мәдхия 76:13 не укы.)

7, 8. a) Йәһвә Лутка һәм гаиләсенә ничек яратучан игелеген күрсәткән? б) Аллаһының яратучан игелеген тойгач, Давыт нәрсә хис иткән?

7 Мәсәлән, Йәһвә Ибраһимның бертуган абыйсының улы Лутны гаиләсе белән, алар яшәгән Сәдүм шәһәрен юк иткәндә коткарганы турында уйлап кара. Шәһәрне юк итү вакыты килеп җиткәч, Лут янына килгән фәрештәләр аны гаиләсе белән тиз генә шәһәрдән чыгып китәргә өндәгән. «Лут акрын кыймылдаган»,— дип әйтелә Тәүратта. Йәһвә Лутны кызганганга, фәрештәләр «аны һәм хатыны белән ике кызын култыклап алганнар да шәһәр читенә алып чыкканнар». Бу чыннан да Аллаһының яратучан игелеге булган. Әллә Йәһвәнең бу коткару эше турында уйлану безнең күңелләребездә тирән тойгылар уятмыймы? (Ярат. 19:16, 19).

8 Борынгы Исраил патшасы Давытның да мисалына игътибар итик. Ул: «[Йәһвә] синең бар канунсызлыгыңны кичерә, һәм бар чиреңнән савыктыра»,— дип җырлаган. Йәһвә Давытның Бирсәбия белән кылган гөнаһын кичергәч, ул аңа никадәр рәхмәтле булгандыр! Давыт Йәһвәне: «Күк җирдән ни хәтле югары булса, Үзеннән куркучыларга Ходайның мәрхәмәте шул хәтле»,— дип данлаган (Мәд. 102:3, 11). Изге Язмалардагы бу һәм башка очраклар турында уйланганда безнең йөрәкләребез Йәһвәнең яратучан игелеге өчен рәхмәт хисе белән тула; бу безне аны мактарга һәм рәхмәтләребезне белдерергә дәртләндерә. Йөрәкләребездә рәхмәт хисе арткан саен, хак Аллаһыга охшарга теләгебез дә үсә бара (Эфес. 5:1).

9. Йәһвәнең хезмәтчеләренә көндәлек тормышта яратучан игелек күрсәтер өчен нинди нык этәргеч көч бар?

9 Изге Язмалардагы мисаллардан күренгәнчә, Йәһвә үз яратучан игелеген — тугры яратуын — үзе белән инде хупланган мөнәсәбәтләргә ия булган кешеләргә күрсәтә. Ә Аллаһы белән андый якын мөнәсәбәтләр булмаган кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә алар белән кырысмы? Һич тә юк. «Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы»,— дип әйтелә Лүк 6:35 тә. «Аллаһы кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Мат. 5:45). Хакыйкатьне белгәнче һәм аның буенча яши башлаганчы, Аллаһы безгә барлык кешеләргә күрсәткән игелеген күрсәтә иде. Әмма аның хезмәтчеләре булгач, без аның тугры яратуын — яратучан игелеген тоябыз. (Ишагыйя 54:10 ны укы *.) Моның өчен без аңа бик рәхмәтле була алабыз! Һәм бу чыннан да сөйләмебездә һәм көндәлек тормышыбызның башка якларында да яратучан игелек күрсәтер өчен нык этәргеч көч булып тора!

10. Ни өчен дога, яратучан игелек безгә хас үзенчәлек булып китсен өчен, зур ярдәм булып тора?

10 Дога — яратучан игелек сыйфатын үстерер өчен иң кыйммәтле ярдәм. Чөнки яратучан игелек үз эченә алган ярату белән игелек — Йәһвәнең изге рухы җимешенең өлешләре (Гәл. 5:22). Безгә бу рух тәэсир иткәндә, йөрәкләребездә яратучан игелек тамырлана ала. Йәһвәнең изге рухын алыр өчен иң яхшы мөмкинлек — бу аны догада сорау (Лүк 11:13). Шуңа күрә Аллаһы рухын кат-кат догада сорау һәм рух җитәкчелеге буенча эш итү мөһим. Әйе, телебездә яратучан игелек сүзләрен булуын теләсәк, безгә уйланырга һәм дога кылырга кирәк.

Яратучан игелек ир белән хатынның телендә

11. a) Йәһвә ирләрнең үз хатыннарына яратучан игелек күрсәтүләрен тели икәнен без каян беләбез? б) Яратучан игелек иргә үз телен тыярга ничек ярдәм итә ала?

11 Рәсүл Паул: «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз»,— дип әйтә (Эфес. 5:25). Паул шулай ук аларга Йәһвәнең Адәм белән Хаувага әйткән сүзләрен исенә төшерә. Рәсүл: «[Кеше] үз ата-анасын калдырып, хатыны белән кушылыр, һәм икесе дә бер тән булыр»,— дип яза (Эфес. 5:31). Билгеле, Йәһвә ирләрнең үз хатыннарына һәрвакыт яратучан игелек күрсәтеп, тугры булуларын тели. Телендә тугры ярату сүзләре булган ир башкалар алдында үз хатынының хаталары турында сөйләми һәм аны кимсетми. Ул аны мактарга ярата (Гыйб. сүз. 31:28). Мөнәсәбәтләрендә берәр кыенлыклар туса, яратучан игелек ирне үз телен хатынына кимсетү сүзләр әйтүдән тыеп калырга дәртләндерә.

12. Телендә яратучан игелек сүзләрнең булуын хатын ничек күрсәтә ала?

12 Яратучан игелек сүзләре шулай ук хатынның да телендә булырга тиеш. Аның сөйләменә бу дөньяның рухы тәэсир итәргә тиеш түгел. Ирен хөрмәт итеп, ул башкалар алдында аның турында яхшыны гына сөйли һәм аның абруен арттыра (Эфес. 5:33). Балалары алдында аталарының абруен төшерергә теләмәгәнгә, ул алар янында аңа каршы килми һәм аның фикерен шик астына алмый. Килеп чыккан сорауларны ул ире белән икәүдән-икәү калганда хәл итә. «Акыллы хатын үзенең өен җыеп тотар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 14:1). Ул йортка ямь кертә, һәм бар гаиләгә анда рәхәт.

13. Яратучан игелек аеруча кайда хөкем сөрергә тиеш, һәм моның өчен нәрсә эшләргә?

13 Хәтта өйдә икәү генә булганда да, ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итеп сөйләшергә тиеш. «Сез боларның һәммәсеннән,— дип язган Паул,— ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз». Аннары ул болай дип дәвам итә: «Сез... шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көл. 3:8, 12, 14). Ата-аналарның телендә гел ярату һәм игелек сүзләре булса, балаларга рәхәт тә булачак, һәм алар ата-аналарына сөйләмнәрендә теләбрәк охшарга да тырышачак.

14. Гаилә башлыклары үзләре кайгырткан кешеләргә булышыр өчен, телләрен ничек куллана ала?

14 Мәдхия җырлаучы: «Әй Ходай, Синең мәрхәмәтең миңа бик булышты»,— дип язган (Мәд. 93:18). Йәһвә үз халкына үгет-нәсихәт һәм җитәкчелек биреп булыша (Мәд. 118:105). Гаилә башлыклары күктәге Атабыздан үрнәк алып, үзләре кайгырткан кешеләргә булышыр өчен үз телләрен ничек куллана ала? Алар моны тиешле җитәкчелек биреп һәм аларны дәртләндереп эшли ала. Гаилә белән гыйбадәт кылу киче рухи хазинәләрне ачыклар өчен нинди яхшы мөмкинлек! (Гыйб. сүз. 24:4).

Имандашларга тугры ярату күрсәт

15. Мәсихче өлкәннәр һәм рухи яктан җитлеккән кардәшләр җыелыштагыларны саклар өчен, үз телләрен ничек куллана ала?

15 «Синең мәрхәмәтең һәм хаклыгың мине бертуктаусыз саклап торалар»,— дип дога кылган Давыт патша (Мәд. 39:12). Мәсихче өлкәннәр һәм җыелыштагы рухи яктан җитлеккән башка кардәшләр Йәһвәдән бу яктан ничек үрнәк ала ала? Без телебезне Изге Язмалардагы мәгълүматка нигезләнеп куллансак, бу һичшиксез яратучан игелек күрсәтү булачак (Гыйб. сүз. 17:17).

16, 17. Телебездә яратучан игелек сүзләре булуын без ничек күрсәтә алабыз?

16 Берәр мәсихченең тәртибе Изге Язмалардагы принципларга туры килмәгәнен күрсәк, без нәрсә эшләргә тиеш? Әллә яратучан игелек безне үз телебезне аны төзәтер өчен кулланырга дәртләндермәсме? (Мәд. 140:5). Имандашыбызның җитди гөнаһ эшләгәнен белсәк, без аңа тугры яратуыбызны күрсәтеп, аны «иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырырга» дәртләндерербез, һәм «алар, Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылыр» (Ягък. 5:14). Ул моны эшләмәсә, ә без аның гөнаһ эшләгәнен өлкәннәргә барып әйтмәсәк, бу аңа карата яратучан игелек күрсәтү булмас иде. Безнең кайберәүләребез, бәлкем, үзләрен ялгыз хис итәдер, төшенкелеккә бирелгәндер я үзен бернәрсәгә дә яраксыз дип уйлыйдыр. Андый боеккан кардәшләрне дәртләндерү — телебездә яратучан игелек сүзләренең булуын күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек (1 Тес. 5:14).

17 Аллаһының дошманнары имандашларыбыз хакында имеш-мимешләр таратканда, без үзебезне ничек тотарга тиеш? Кардәшләребезнең сафлыгына шикләнер урынына, без дәшмичә андый сөйләшүләрне кире кагарга тиеш я гаепләүчедән, бу урынлы булса, ул моны нәрсәгә нигезләнеп сөйли икәнен сорап була. Аллаһы халкының дошманнары безнең кардәшләребезгә зыян китерү максаты белән аларның кайда икәннәрен белергә теләсә, кардәшләребезгә булган тугры ярату андый мәгълүматны бирмәскә мәҗбүр итәчәк (Гыйб. сүз. 18:24).

Яшәүгә ия булачак кеше

18, 19. Ни өчен имандашларыбыз белән мөгамәлә иткәндә яратучан игелек безнең телдән төшмәскә тиеш?

18 Имандашларыбыз белән башкарган бар эшләребездә тугры ярату күренергә тиеш. Хәтта авыр шартларда да телебездән яратучан игелек сүзләре төшмәскә тиеш. Исраил улларының яратучан игелеге «иртәнге чык сыман» булып киткәндә, Йәһвәгә бу ошамаган (Һош. 6:4, 6). Ә яратучан игелекне даими күрсәтү Йәһвәне сөендерә. Ул моңа омтылган кешеләрне ничек фатихалый?

19 Гыйбрәтле сүзләр 21:21 дә (ЯД) болай дип әйтелә: «Тәкъвалыкка һәм яратучан игелеккә омтылучы кеше яшәүгә, тәкъвалыкка һәм данга ия булачак». Андый кеше кыска гына гомер итүгә түгел, ә мәңгелек тормышка да ия булачак. Йәһвә аңа «чын тормышка» ирешергә ярдәм итә (1 Тим. 6:12, 19). Шуңа күрә әйдәгез, һәрвакыт «бер-беребезгә яратучан игелек күрсәтик» (Зәк. 7:9).

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Изге Язмаларның төп нөсхәсе язылган телләрдә «яратучан игелек» дигән сүз татар телендәге Изге Язмаларда төрлечә, мәсәлән, «рәхим-шәфкатьле», «мәрхәмәт» һәм «шәфкать» дигән сүзләр белән тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә бу мәкаләдә китерелгән шигырьләрдә бу сүзләр очраган урыннарда «яратучан игелек» дигән сүз булырга тиеш.

^ 4 абз. «Күзәтү манарасы» 2002 ел, 1 август, 8—13, 14—19 битләрне карагыз. Анда яратучан игелекнең (ул мәкаләләрдә мәрхәмәтнең) тугрылыктан, яратудан һәм игелектән ничек аерылып торганы турында әйтелә.

^ 9 абз. Ишагыйя 54:10: «„Таулар читкә китәр һәм калкулыклар какшар, ә минем яратучан игелегем синнән читкә китмәс һәм минем тынычлык турындагы килешүем какшамас“,— дип әйтә сиңа миһербанлы булган Йәһвә».

Сез аңлата аласызмы?

• Яратучан игелек нәрсә ул?

• Телебездә яратучан игелек сүзләре булсын өчен нәрсә эшләргә?

• Телләрендә яратучан игелек сүзләрнең булуын ир белән хатын ничек күрсәтә ала?

• Имандашларыбызга карата яратучан игелекнең булуы нәрсәдән күренә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Давыт Йәһвәнең яратучан игелеген данлаган

[24 биттәге иллюстрация]

Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен сез даими үткәрәсезме?