Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Ни өчен Гайсә гөнаһлы бер хатынга: «Гөнаһларың кичерелде»,— дип әйтә алган? (Лүк 7:37, 48).

Гайсә Шимун исемле фарисейнең өендә, табын алдында утырганда, бер хатын ул йортка килеп, «Гайсәнең артында елап басып торган». Ул хатын күз яшьләре белән аның аякларын чылатып, күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөрткән. Аннары ул аның аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлаган. Инҗилдә бу хатын турында ул «шәһәрдә яшәүче [гөнаһлы эшләре белән билгеле] гөнаһлы бер хатын» булган дип әйтелә. Әлбәттә, камил булмаган һәр кеше гөнаһлы, ләкин Изге Язмаларда «гөнаһлы» дигән сүз гадәттә гөнаһлары башкаларга ап-ачык булган я башкалар алдында гөнаһ кылучы итеп билгеле булган кешегә карата кулланыла. Бу хатын, күрәсең, фахишә булган. Һәм нәкъ андый кешегә Гайсә: «Гөнаһларың кичерелде»,— дигән (Лүк 7:36— 38, 48). Бу сүзләр белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Йолым корбаны әле түләнмәгәнгә, ул хатынның гөнаһлары ничек кичерелгән соң?

Бу хатын Гайсәнең аякларын юып, майлаганнан соң, ләкин ул аны кичергәнче, Гайсә өй хуҗасы Шимунга мөһим фикерне аңлатыр өчен бер мисал китергән. Гөнаһны түли алмаслык бик зур бурыч белән чагыштырып, Гайсә Шимунга болай дигән: «Ике кешенең әҗәткә биреп торучы берәүгә бурычлары бар икән: берсенең бурычы биш йөз динар, ә икенчесенең — илле динар. Ләкин, алар түли алмаганлыктан, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?» «Бурычы күбрәк булганыдыр, дип фараз кылам»,— дигән Шимун. Гайсә аңа: «Син дөрес уйлыйсың»,— дип җавап биргән (Лүк 7:41— 43). Безнең барыбыз да Аллаһыга тыңлаучан булырга бурычлы. Шуңа күрә Аллаһыга буйсынмаганда һәм гөнаһ кылганда, без аңа тиешлесен бирмибез. Шулай итеп, без бурычка батабыз. Әмма Йәһвәне бурычларны бәхилләргә әзер булган әҗәткә биреп торучы белән чагыштырып була. Менә ни өчен Гайсә үз шәкертләрен Аллаһыга дога кылып, аңардан: «Без үзебезгә бурычлы булганнарны кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер»,— дип сорарга дәртләндергән (Мат. 6:12, «Яхшы хәбәр»). Лүк 11:4 буенча, бурычлар — бу гөнаһлар.

Үткәндә Аллаһы нәрсә нигезендә гөнаһларны кичергән? Аның камил гаделлеге таләп иткәнчә, гөнаһ өчен җәза — үлем. Шунлыктан, Адәм кылган гөнаһы өчен үз тормышы белән түләгән. Әмма Исраил халкына бирелгән Канун буенча, гөнаһ кылучы Йәһвәгә корбанга хайван китереп, гөнаһларыннан арына алган. Рәсүл Паул болай дип язган: «Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый» (Евр. 9:22). Яһүдләр башкача кичерелү алып булмый икәнен яхшы белгән. Шуңа күрә Гайсә белән бергә табын артында утыручыларга ул хатынга әйткән сүзләре бер дә ошамаган. Алар бер-берсе белән: «Кем Ул? Ул хәтта гөнаһларны да кичерә!» — дип сөйләшә башлаган (Лүк 7:49). Алайса, бу бик гөнаһлы хатынның кылган эшләре нәрсә нигезендә кичерелгән соң?

Беренче кешеләр Йәһвәгә каршы фетнә күтәргәннән соң, ул шунда ук пәйгамбәрлек итеп, үзенең ниятен белдергән. Бу ният буенча, «токым» килергә һәм Шайтан үзенең «нәселе» белән аны «үкчәсеннән чагарга» тиеш булган (Ярат. 3:15). Бу Аллаһының дошманнары Гайсәне үтергәч үтәлгән (Гәл. 3:13, 16). Гайсәнең түгелгән каны кешелекне гөнаһ белән үлемнән азат итә торган йолым булып тора. Йәһвәгә үзенең ниятен үтәргә бернәрсә дә комачаулый алмый. Шуңа күрә Яратылыш 3:15 тә язылган беренче пәйгамбәрлек әйтелгән вакыттан ук Аллаһы бу йолымны инде түләнгән дип санаган. Һәм хәзер ул аның вәгъдәләренә ышанган кешеләрне кичерә алган.

Борынгы вакытларда Йәһвә күп кенә кешеләрне гадел дип санаган. Алар арасында Ханух, Нух, Ибраһим, Рәхәб, Әюб булган. Алар Аллаһы вәгъдәләренең үтәлүен иман белән көткән. «Ибраһим Аллаһыга ышанды,— дип язган шәкерт Ягъкуб,— һәм моның белән Аллаһы тарафыннан хак саналды». Ә Рәхәб турында Ягъкуб болай дигән: «Уйнашчы хатын Рәхәб шулай ук кылган гамәленә карап Аллаһы тарафыннан акланды» (Ягък. 2:21—25).

Борынгы Исраил патшасы Давыт берничә җитди гөнаһ эшләгән, ләкин аның Аллаһыга нык иманы булган, һәм ул бу гөнаһларыннан чын күңелдән тәүбә иткән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. Ул шулай итеп хаклыгын хәзер дә күрсәтә: Ул Үзе хак һәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый» (Рим. 3:25, 26). Йәһвә Гайсәнең киләчәктә китерелергә тиеш булган йолым корбаны нигезендә, үзенең гадел нормаларын бозмыйча, Давытның канунсызлыкларын кичергән.

Күрәсең, Гайсәнең аякларын майлаган хатынның очрагында да шулай булган. Ул бозык тормыш алып барган, ләкин тәүбә иткән. Бу хатын үзенең гөнаһлардан йолып алынуга мохтаҗ икәнен аңлаган һәм Йәһвә кешеләрне йолып алыр өчен җибәргән шәхесне чын күңелдән кадерләгәнен үз эшләре белән күрсәткән. Йолым корбанның түләнәчәге шул кадәр бәхәссез булган ки, хәтта аның кыйммәтлеген инде хәзер бу хатын кебек кешеләргә карата кулланып булган. Шуңа күрә Гайсә аңа: «Гөнаһларың кичерелде»,— дигән.

Бу очрактан күренгәнчә, Гайсә гөнаһлы кешеләрдән читләшмәгән. Ул аларга игелекле булган. Өстәвенә, Йәһвә үз гөнаһларында тәүбә итүче кешеләрне кичерергә әзер. Безнең кебек камил булмаган кешеләр өчен нинди искиткеч һәм җылы ышандыру!

[7 биттәге иллюстрация]

Алар гадел дип саналган