Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Ни өчен Аллаһы Һарунга алтыннан бозау ясаганы өчен җәза бирмәгән?

Һарун Аллаһының потка табыну турындагы канунын бозган (Чыг. 20:3—5). Әмма Муса Һарун өчен Аллаһыга дога кылган, һәм аның ялваруы «зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия» булган (Ягък. 5:16). Һарун күп еллар тугры булган. Һәм халык басымына бирелеп, бозау ясаган булса да, ул соңрак аның йөрәге алар белән булмаганын күрсәткән, чөнки ул Леви уллары белән Йәһвә ягына баскан (Чыг. 32:25—29) (15.05., 21 нче бит).

• Мәсихчегә тормыш иптәшенең хыянәтен кичереп чыгарга нәрсә булыша ала?

Гаепсез ир яки хатын Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә тырышса, тормыш иптәшенең хыянәте өчен үзен гаепле итеп сизәргә тиеш түгел. Аллаһы синең юатуга һәм дәртләндерүгә мохтаҗ икәнеңне белә. Ул имандашларың аша юату бирергә мөмкин (15.06., 30—31 нче бит.).

• Син авырып киткән кешегә ничек ярдәм итә аласың?

Аны тыңлый бел (Вәг. 3:1, 7). Аның хәленә керә бел һәм игътибарлы бул (Рим. 12:15). Ныгытучы сүзләр әйт һәм ярдәм итәргә әзер бул (Көл. 4:6; 1 Яхъя 3:18). Якын мөнәсәбәтләрне сакла (Гыйб. сүз. 17:17) (июль—сентябрь, 20—23 нче бит.).

• Аллаһының башлангычы булмаганын без каян беләбез?

Моны без Мусаның догасыннан күрәбез (Мәд. 89:3). Шуңа күрә Йәһвәне генә «Мәңгелек Патша» дип атап була (1 Тим. 1:17) (июль—сентябрь, 13 нче бит).

• Укырга теләкне балаларыгызның күңелләренә ничек салырга?

Ата-аналарының яратуы һәм үрнәге балаларда укырга теләкне үстерергә ярдәм итә. Шулай ук аларның үз китаплары булсын. Балагызга укыгыз. Катнашырга һәм укыганнарыгыз турында фикер алышырга дәртләндерегез. Алар сезгә укысын, һәм аларны сораулар бирергә дәртләндерегез (15.07., 26 нче бит).

• Ни өчен без җәмгыять фикеренә каршы торырга тиеш?

Җәмгыять фикере Йәһвәнең нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәненә карашын исәпкә алмый. Мәсихчеләр буларак, без күктәге Атасын ихтирам иткән, җәфалану баганасына «кадаклану хурлыгына игътибар итмәгән» Җитәкчебез Гайсә Мәсихтән үрнәк алабыз (Евр. 12:2) (15.08., 5 нче бит).

• Гайсә нәрсә нигезендә шәһәрдә гөнаһлы эшләре белән билгеле булган бер хатынны кичергән?

Беренче кешеләр фетнә күтәргәннән соң әйтелгән иң беренче пәйгамбәрлектә Йәһвәнең нияте, токымның, ягъни Мәсихнең, киләчәге, хакында әйтелгән булган. Йәһвәгә үзенең ниятен үтәргә бернәрсә дә комачаулый алмаганга, Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек әйтелгән вакыттан ук Аллаһы бу йолымны инде түләнгән дип санаган. Йолым корбаны киләчәктә китерелергә тиеш булса да, аның түләнәчәге шул кадәр бәхәссез булган ки, хәтта аның кыйммәтлеген инде хәзер бу хатын кебек кешеләргә карата кулланып булган (15.08., 6—7 нче бит.).